Көньяк Американың табигый зоналары.Кеше үзгәрткән территория

Хабира Мухаматгалеева

Конспект урока для 7 класса.Природные зоны Южной Америки.Изменение природы человеком.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez_ukuchylar.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты

Исәнмесез укучылар!

.

  1. Актуальләштерү.

Дәресебезне мин риваять белән башлап җибәрергә телим:

Бер һинд кабиләсенең башлыгы яшүсмер егетләрне Акокагуа тавының түбәсенә җибәргән: “Көчегез күпмегә җитә, шуның кадәр барыгыз. Кем арый, шуңа кире кайтырга була. Ләкин ул кеше үзе туктаган җирдән бер үсемлек ботагын алып кайтырга тиеш”, - дигән ул.

Тиздән бер егет кайтып та төшкән, ул башлыкка кактус сузган. “Син чүлне дә уза алмагансың, тау итәген дә күрмәгәнсең”, - дигән аңа башлык.

Икенче егет әрем ботагы алып кайткан. “Син тау итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелә дә башламагансың”.

Өченче егет тополь (тирәк) ботагы алып кайткан.

Дүртенчесе – эт шомырты...

Бишенчесе – кедр ботагы алып кайткан. Башлык аны: “Сиңа тау түбәсенә менеп җитәргә ярты юл калган”, - дигән.

Ә иң соңгы егет бер нинди үсемлексез, буш кул белән кайткан. Ул үзе барып җиткән урында үсемлекләрнең булмавын, ләкин ялтырап ятучы диңгезне күрүен сөйләгән. “Сиңа үсемлек ботагы алып кайту кирәк түгел, синең җиңүең тавышыңда һәм күзләреңдә күренә. Син тау түбәсен бар матурлыгы белән күргәнсең”, - дигән аңа башлык.

  • Балалар, ни өчен башлык соңгы егет тау түбәсенә менеп җиткән дип уйлый?

(Анд тауларында 4700м дан соң үсемлекләр юк, анда бары тик таш кыялар, кар һәм бозлыклар гына. Ә егет күргән күл – Титикака күле) (бер укучы картада күрсәтә)  

  • Безгә дә сезнең белән озын юл үтәсе булыр,тау түбәсенә менергә тырышыйк. Сез әзерме? 2 минут

  1. Гомумиләштерү, системалаштыру, белемнәрне тикшерү.

  • Сингапур методы куллану            4 минут

Сораулар әзерләргә һәр укучыга

Укытучы. Балалар, сез узган дәресләрдә Көньяк Америка турында бик күп мәгълуматлар белдегез, аның төрле почмаклары турында өйрәндегез, материкның рельефын, эчке суларын өйрәндегез

Ә хәзер әйдәгез әле бу төшенчәне тыңлап карагыз

Нәрсә соң ул табигый зоналар?

Табигый зона-температура шартлары һәм дымлылыкның, туфракның,үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының уртаклыгына ия булган эре табигый комплекс ул.

Табигый зонага аңлатма бирдек ,әйдәгез дәрескә максат куйык әле

Дәреснең максаты: нинди табигый зоналар урнашкан, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының,температура шартларына бәйлелеге.

Җир барлыкка килгәннән бирле барлык материкларда да табигый зоналар күп үзгәрешләр кичергән,литосфера плиталары хәрәкәт итү,таулар җимерелү,климат үзгәрү нәтиҗәсендә.

Презентация      2минут

Дәфтәрләрне ачтык .Дәреснең темасын язып куябыз 2 минут

Сельва-дымлы экваториаль  урманнар

Кампос- саванналар

Пампа-Дала

- Атласларны ачабыз.            Бит. Табигый зоналарны билгелибез         2 минут

1.Дымлы экваториаль урманнар –Сельва

2.Алмаш дымлы урман (шул исәптән муссонлы климат)

3.Каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар

4.Саванналар һәм урманнар (Саванны и редколесий)Кампос

5.Чүлләр һәм ярымчүлләр (полупустыни и пустыни)

6.Дала ( степи) пампа

7.Катнаш урманнар (смешанные леса)

8 Биеклек пояслылыгы өлкәләре (области высотной поясности)

Видеодәрестән (Сюжет) 1,5 минут

Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәртелгән җирләр

Видиодәресән сез нәрсә аңладыгыз

Укучы җавабы

Әйе укучылар видедәрестән аңлаганыбызча Көньяк Америка материгының табигате бик нык үзгәргән.Кеше табигатьтә нәрсәләр генә үзгәртми. Йортлар,промышленность, юллар салабыз,урманнарны кисәбез,һәваны пычыратабыз.Ләкин нәрсә генә эшләсәк тә табигатьне сакларга якларга кирәк.

Физкультминутка 1,15 минут

Ә хәзер дәресне ныгытып үтик.

Белемнәрне гомумиләштерү

Тест уздыру.Игътибар белән мондый сораулау  ГИА  хәзергечә ОГЭ сорауларында очрарга мөмкин. 3 минут

Йомгаклау.Укучылар әйдәгез дәрескә йомгак ясыйбыз.Бу дәрестә нәрсәләр белдек.

Укучылар: Бөтен табигый зоналар да бер –берсеннән үсемлекләр,хайваннар дөньясы белән,мәйданы белән, климатның үзгәрүе белән аерыла.Төрле  табигый зоналар төрле климат поясларында яталар

Укучылар без тауның башына менә алдыкмы? тауга менгәдә кыенлыклар тумасын өчен  тагын          ныгытырбыз.

Өй эше бирү

 Кайсы  табигый зонада нинди хайваннар,нинди үсемлекләр үсә,нинди климат поясына карый  дәфтәрдә эшләп киләбез.

Билге кую. Укучылар үзләре куя Смайликлар.

Дәрестә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.Уңышлар сезгә.