Балачакның матур шагыйре

Безнең укытучыбыз “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый каралык”, дип әйтә һәм еш кына дәреслектә булмаган әсәрләрнең эчтәлеге белән таныштыра, теге яки бу авторның әсәрләрен тәкъдим итә. Без укытучыбызны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, аның белән әдәбият дөньясына кереп чумабыз.  Әсәр геройлары белән шатланабыз һәм борчылабыз, күңелдән ярдәм итәргә тырышабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл issled.r.bshr_.docx31.46 КБ

Предварительный просмотр:

Республиканский конкурс исследовательских

и проектных работ учащихся 1-4 классов

 «Я познаю мир»

Секция: татарский язык и литература

Балачакның  матур шагыйре

(Рәшит Бәшәр иҗаты )

Сайфутдинова Алсу

МОУ «СОШ № 3 п.г.т. Кукмор», 4 класс,

п.г.т. Кукмор, Кукморского района

Научный руководитель:

Яппарова Миляуша Равиловна,

учитель татарского языка и литературы

2012г

Эчтәлек

   I Кереш                                                                                                           3 бит

  II Төп өлеш                                                                                    

1.  Язучы якташым Рәшит Бәшәр                                                             4 бит

2.  Бала күңелле шагыйрь                                                                           6 бит

   III Йомгаклау                                                                                            8 бит

Кулланылган әдәбият                                                                                       9 бит

Ι.   Кереш өлеш

Безнең укытучыбыз “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый каралык”, дип әйтә һәм еш кына дәреслектә булмаган әсәрләрнең эчтәлеге белән таныштыра, теге яки бу авторның әсәрләрен тәкъдим итә. Без укытучыбызны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, аның белән әдәбият дөньясына кереп чумабыз.  Әсәр геройлары белән шатланабыз һәм борчылабыз, күңелдән ярдәм итәргә тырышабыз.

 Эшемнең максаты: Рәшит Бәшәрнең тормыш юлы белән танышу, шигырләренең үзенчәлеген ачу.

Предметы: Рәшит Бәшәрнең иҗаты

Объекты:   балаларга багышланган шигырьләре

Бурычлар:

1. Р.Бәшәрнең иҗатын өйрәнү;

2. Шигырьләренең бала күңеленә үтемле булуын ачыклау,

3. Шигырьләрнең нәниләр тормышында әһәмиятен ассызыклау.

ΙΙ.      Төп өлеш

  1. Язучы якташым Рәшит Бәшәр

Җил генэ тәгәрәтеп

    Алып китте тубымны.

Рәшәле болыннарга

Сузып калдым кулымны...

                                                                                              Рәшит Бәшәр

Безнең Кукмара төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән күренекле кешеләре күп. Исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташ абый – апаларыбыз бар, һәм без алар белән горурланабыз. Шулар арасында балачакның безнең киләчәгебез турында уйланып, күңелле әсәрләр язучы, нәниләрнең  рухи дөньясын баетучыматур әдипләре дә бар.

Мин Кукмара ягында туып үскән күп кенә танылган язучыларның исемнәрен беләм. Мәсәлән, халык авыз иҗатын җыеп туплап барган һәм тәрҗемәче Мөхәммәттаип Гыйльман улы Яхин , язучы, юрист Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин ,  шагыйрь Рәниф Шәрипов. Ә менә шигырьләре, хикәяләре белән балаларны сөендергән Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәшит абый Бәшәрне мин бигрәк тә яратып укыйм.

Миңа бабамның әнисе – Сәгъдия әбием “Күңел биреп эшләгән өлге булыр” дигән мәкальне әйтергә ярата. Өлге үрнәк дигән сүз. Әлеге бәяне мин якташым, язучы Рәшит Бәшәров шигырьләре турында әйтер идем. Ни өчен иҗаты ошый дисәгез, миңа аның шигырьләре бер укуда ук аңлашыла һәм кызыклы.Ә бәлки шигырьләренең якын булуы безнең аның белән якташлар булудадыр?

Рәшит Гаффар улы Бәшәр 1949 елның7 октябрендәКукмара районыЯнил авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 19671972 елларда Казан дәүләт университетында ана теле буенча белем ала, аннары эшли башлый.ТатарстанныңЛениногорск районыКуакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы булып эшли. Аннан соң Лениногорск шәһәренең 32 номерлы профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары була. «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында корректор вазифасын да үти. Рәшит абый югары белемле тел белгече булса да, Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елдаулЧаллышәһәренәкүчепкиләһәмшулвакыттанбирлеКамАЗның рам заводында инженер-диспетчер булыпэшли. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәндә ул үзен яңа шәһәр төзүчесе итеп хис итә:

Мин яңа шәһәр төзим,

Ул шундый шәһәр булыр:

Чәчәкле урамнарда

Машина чабып торыр.

Бу шәһәрдә кошларга

Таш атмаслар малайлар.

Усал малайлар күреп

Шаккатмаслар агайлар.

(“Шәһәр төзим” Р.Бәшәр)

Миңа бу шигырь үзенең гадилеге белән бик ошады. Күз  алдыма кояшлы, чәчәкләргә күмелгән шәһәр урамыннан бәхетле балаларның курыкмыйча үзләренең генә йөрүе килеп басты.

Рәшит абый  Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре —алтмышынчы елларда күренә башлый.Ул «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

 

2.   Бала күңелле шагыйрь

Безгә ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле.  Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына дип язылган өч шигъри җыентыгы («Әйлән-бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан») басылып чыга. Шул өч китабы өчен Рәшит Бәшәр 1985 елдаСССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

Күренеп тора, бу шагыйрь тырышлыгы өчен күп дәрәҗәләргә ирешкән. Иҗаты да, чынлап, дәрәҗә бирерлек!

Мин үзем күп вакытта табигатькә сокланам. Кояш батканын, учак янганын, ләйсән яңгырны һәм тәңкә карларны күзәтергә яратам. Рәшит абый да мин игътибар иткән күп кенә нәрсәләр турында яза:

Чәчәкләрне үпте җил,

Болыт эзләп китте җил.

Җиргә тамчы сипте җил,

Юешләнеп бетте җил.

Чыкты кояш. Аязды,

Кипте чәчәк. Кипте җил.

                   (“Юеш җил”)

        Бу юлларда табигать күренешләре җанланып киткән кебек. Җил образы шаян малай булып күз алдына килә.

Ямъ-яшел таулар — өстә.

Ак чәчәкләр — уртада.

Кызыл җиләклек—аста.

Бутама син, бутама!

Сеңлем шушы рәсемне

Ясады әле генә.

Бик тә охшап тора ул

Илебез әләменә.

                                                                           (“Рәсем”)

Минем үземнең сеңлем әлегә бик кечкенә, тик шулай да рәсем ясарга бик ярата. Бу шигырьне укыгач, балалар бакчасыннан кайткач ук рәсем ясарга утырган сеңлем күз алдына килә.

Җәйне яраткангадыр инде, Р Бәшәрнең “Җәй” исемле шигыре миңа бик якын, укырга да, ятларга да бик җиңел:

Җәй,

Җәй,

Җәй,

Җәймә җәй!

Кавыннар һәм карбызлар,

Карлыганнар – җәй яме.

Җәйсәң җәй син җәймәңне,

Уңганнарга җәй, яме!

Бу шигырьне мин иптәш кызлар белән уйнаганда, санамыш итеп тә әйтәм.

        Мин еш кына әби - бабамның туган авылларына кайтам һәм күл буендагы матурлыкны күзәтергә яратам. Минем күзәтүләрем Рәшит абый Бәшәровның “Иртән” шигырендә дә ачык чагыла:

Яшел күлдә бакалар

Борчылып сөйләшәләр,

Нәрсәдер киңәшәләр.

Яр буена чыгалар,

Тагын суга чумалар.

Аңлалым ич, аңладым:

Бит юарга сабыннары

Юк икән бит аларның.

Әлеге охшашлыкларны тапкач, мин бик сөенәм! Бәлки ул минем авылым күле турында язгандыр?

Тагы миңа Р.Бәшәрнең “Томан” исемле шигыре ошый:

Томан төште авылга.

Үземне дә күрмим мин,

һәм күренми өйләр дә.

Томан турында, белмим,

Кемгә генә сөйләргә.

Мин томан төшкәнне яратам. Бөтен табигать серле пәрдә белән ябынган кебек тоела башлый. Урамга чыксаң, күрше апаларны да күрмисең. Ә Рәшит абыйның  шигырендә герой томан эчендә калган маэмай дустын эзләп китә. Ул томандагы әкияти җан ияләреннән дә курыкмый!                                                                                                                   Димәк, Рәшит Бәшәрнең балалар өчен барлыкка китергән әкияти дөньсы яшәвен дәвам итә. Аның табигатьне яратып язган шигырьләре, безгә,балаларга, күңелле, мавыктыргыч мизгелләрне бүләк итә. Ә иң ошаганы: Р.Бәшәр нәкъ син яшәгән тирәлек турында, син уйлаган хәлләр турында язган кебек. Шуңа күрәдер дә, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм, язучы Рәшит Бәшәр иҗатына мондый бәя бирә: “Мин татар балалар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәргән өч кенә шагыйрьне беләм: Тукай, Бари Рәхмәт, Рәшит Бәшәр.”

ΙΙΙ.        Йомгаклау

Рәшит Бәшәрнең иҗаты тәэсирендә туган әхлак кичерешләре балаларның якты куңелен, дөньяга карашын формалаштыруда зур роль уйный. Нәниләрнең хис – тойгыларына тәэсир итеп, матур әдәби әсәрләре матурлыкны таныта, уңай геройларга охшау омтылышы, әхлак нормалары, зәвык тәрбияли. Җанлы сүзле шигырьләре балаларда тел матурлыгын тоемлауны, танып белү эшчәнлеген үстерә. Авторның җанлы сөйләме кечкенәләрнең күзаллый белүен үстерә, фикере җанлы картиналар аша бала күңеленә үтеп керә. Өлкәннәр олайгач та бала вакытларындагы  шигырьләрне онытмыйча сөйлиләр. Р.Бәшәрнең дә иҗаты  балалар йөрәгендә уелып калырлык дәрәҗәдә. Алар җиңел укыла һәм гади тел белән язылганга күрә истә кала.

Кулланылган әдәбият

  1. “Якташ язучылар” дәреслек – хрестоматия , Кукмара 2003
  2. “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия” 2 томда, Л.И.Минхаҗева, И.С.Мияссарова   Казан  2011
  3. “Раушан көзге” Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия Казан “Мәгариф” 1993
  4. “Әйлән – бәйлән” Р.Бәшәр, Казан  Татарстан китап нәшрияты  1975
  5. “Яшел океан” Р.Бәшәр,  Казан  Татарстан китап нәшрияты  1981