Закирова Алсу Наилевна

Балачактан ук укытучы булырга хыяллана идем.  Һәнәр сайлауга этәргечне миңа әнием – рус теле укытучысы Зәкиева Вәзирә бирде.  Ә фәнгә килгәндә, мин әни кебек рус теле, я математика укытучысы булырга теләдем. Сыйныф җитәкчебез һәм остазым Алкин Разит Рияз улы  безгә математика фәненең матурлыгын бөтенлеге белән ачкач, бернинди икеләнүсез математика укытучысы булачагым турында уйладым. Бу хыялымны тормышка ашыру өчен 1991 елда исемендәге КДПИ ның математика факултетына укырга кердем. Хылыма тугры калып, 1996 нчы елдан бирле укучыларым белән математика фәне үрләрен яулыйм. Идеал укучы булмыйдыр да ул. Әгәр бала идеал булса, алар белән хәзерге вакытта без эшли торган балалар белән күңелле булган кебек булмас иде. Укытучы хәзерге вакытта укытып кына калмый, балага һәряклап үсәргә, иҗади сәләтләрен ачарга, балага дус, ярдәмче, киңәшче, авыр вакытта таяныч та була белергә тиеш. 

Яббарова Альфира Мансуровна

Алсу Наилевна! Сайтыгыз бик үзенчәлекле, бай. Сезгә шәхси һәм профессиональ уңышлар теләп калам.

Добавить запись

Защита от спам-роботов