Сез мәңге безнең йөрәктә!

Шарафуллина Ильвера Наримановна

Бөек Ватан сугышында вафат булган абыйларыбызның язмышы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                   Кереш

Туганнарыбыз ( әниемнең ике абыйсы) Бөек Ватан сугышы елларында кичергән вакыйгалар турында , хатлар буенча эчтәлеген сөйләү , сугыш афәтенең һәр кеше ,һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү ,тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнү; гаилә, нәсел тарихы белән кызыксыну.

Эшнең максаты :Туганнарыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуы.

Куйган максатлардан киләсе мәсьәләләр чишелде:

1)Бөек Ватан сугышында абыйларның катнашуы турында чыганаклар табарга.

2)Сугышка киткән абыйларның карточкаларын, хатларын тупларга.

Тикшерү объекты :хатлар белән танышу,телдән туганнарыбыз хакында  әнине тыңлау.

Шулай итеп, минем эшем сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен, фаҗига булуын күрсәту,тыныч тормышның кадерен белү,гаиләбезнең тарихы  белән кызыксыну.

  Сталинград өчен сугышларның 70 еллыгы  бик зурлап билгеләп үтелде.Әйе, Бөек Ватан сугышы бездән ераклаша барса да, халкыбыз күрсәткән батырлыкның әһәмияте кимеми, алай гына да түгел , туган илебез өчен барган геройларча көрәшнең яңадан-яңа сәхифәләре ачыла . Сталинград сугышы турындагы тапшыруларны мин күз яшьләре белән карадым .Әлеге канлы бәрелешләр безнең гаиләгә дә кагылган шул.Якын туганнарым – әниемнең ике абыйсы 1943 елда Сталинград шәһәрен азат итүдә катнашкан.

Иске Әнҗерә авылында гомер иткән дәү әтием белән дәү әнием Сөләйман һәм Зәбәрҗәт Гарифуллиннар авылның бик хөрмәтле кешеләре иде.Алар гомерләре буе күпләрне сокландырып тату яшәделәр. Дәү әтием склад мөдире булып эшләде,дәү әнием 9 баланың (дөрес,аларның алтысы гына исән-имин үсә алган)әнисе иде.Томышта очраган барлык зур һәм вак мәсьәләләрне Ходайдан бирелгән зирәк акыллары, сабырлыклары белән җиңеп килгәннәрдер алар.Ә сынауларның иң авыры аларга ил белән бергә ,сугыш елларында килә.Баһадирдай ике уллары Идрис(рәсемдә) белән Вакыйф Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Дәү әти белән дәү әни көн саен аларның фронттан җибәргән өчпочмаклы хатларын кат-кат укыйлар,күңелләрендәге якты һәм авыр хатирәләрне уртаклашып ,бер-берсен юаталар иде...Аларның үз тормышлары белән яшәүче ике кызлары – минем әнием Галия (ике ел элек бакыйлыкка күчте ) һәм Иске Камка авылындагы туган апабыз Зәмзәмия дә очрашканда бертуганнары Идрис абый белән Вакыйф абыйны чиксез сагынып-юксынып бик еш искә алалар ,алар турында сөйләгәндә яшьле күзләрен сөртәләр иде.

Боларны гел күреп,ишетеп үскәнгәдер, Ватаныбызны саклап һәлак булган абыйларыбызның якты истәлеге балачактан ук безнең күлләргә тирән уелып калды. Без аларны батыр сугышчылар итеп кузаллый ,алар белән ихлас күңелдән горурлана идек.

Әнинең сөйләүләренә караганда,абыйларбыз зыялы, үтә булдыклы,тырыш ,тәвәккәл кешеләр булганнар . Алар икесе дә укытучы: Идрис абый тарих фәненнән гыйлем биргән,Ургәгар мәктәбе директоры булып эшләгән, ә Вакыйф абый шул ук мәктәптә зоология фәнен укыткан.Сугышка киткәнче Идрис абый гаилә корырга өлгергән, аның Юныс исемле бер яшьлек улы калган.Ә Вакыйф абый утка кергәндә бары 20 яшьлек егет кенә булган әле.Ике улларына да фронтка чакыру кәгазые килгәч,әниләре :

-И улларым,бер туйганчы тыныч матур тормышта яши дә алмадыгыз,- дип елаган.Ә Вакыйф абый:

-Әй,әни,сине күреп туя алмадым ,-дип ,кулындагы гармунын өздереп уйнап җырлап җибәргән:

Безнең таулар биек иде,

Менмибез генә икән .

Бергә чаклар рәхәт булган ,

Белмибез генә икән .

Абыйлар икесе дә оста гармунчылар булганнар, бик матур җырлаганнар.

Идрис абыйның фронттан язган күп кенә хатлары сакланган.Әмма, ни кызганыч, Вакыйф абыйның фоторәсеме дә, хатлары да юк шул.

Идрис абый хатларыннан: “...Әни,әти,сезнең яхшылыклар бер дә онытылмый.Әле мин сезне бик аз карадым.Исән булсам,фронттан кайткач гомерем буе кадерләп тәрбияләр идем...”,”...Их,кыен сугыш хәлләре.Белмим, кайчан моның чиге булыр...Мин пуля ярчыгы белән яраландым , ике җирдә .Яраларым авыр түгел, таякка таянып йөрим. Монда җиңел яралану зур бәхет .Урман тулы кулсыз-аяксыз ,үлә алмый тилмерүчеләр дә куп.Өйдән китүемә тугыз ай була. Минем улым зур үскәндер инде.Их, шуны күреп бер сөяр идем соң... Дошман каты сугышка әзерләнә диләр...” Идрис абый фронтта берничә мәртәбә яраланган , госпитальдә дәваланып ,кабат частенә кайткан.

Хатларында абыйлар командирлар мәктәбендә укуларын да әйткән булганнар.Нинди урыннарында сугышларын,күрәсе , язарга ярамагандыр. Хатларда цензура тарафыннан бетерелгән сүзләр булганлыгын да әйтәләр иде әниләр.Әмма әни абыйларының Сталинград сугышында катнашуын анык белеп сөйли иде.Бер Татарстаннан гына да 22 меңнән артык сугышчы Сталинград территориясендә ут эченә кергән бит...

Абыйларның һәлак булу хәбәре килгәч бөтен өй белән елауларын,күрше апаларының да алар белән бергә хәсрәтләнеп күз яше түгүләрен,әнисенең:”Улым,бәгырькәем у л г ә н      б и т !” дип бергәләнүен Зәмзәмия туган апам әле дә әрнеп искә ала.

“Хәтер китабы”нда Идрис абый турында мәгълүматлар бар,әммә аның һәлак булган елы күрсәтелмәгән. Вакыйф абый исә 1943 елның 3 декабрендә ,батырларча сугышып , Витебск өлкәсендә һәлак булган , шунда җирләнгән...

Абыйларым, миллионнарча совет сугышчылары кебек үк ,безгә тыныч тормыш яулау өчен гомерләрен биргәннәр.Сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмаган батыр якташларыбызны онытмау ,аларның хатирәләрен кадерләп саклау безнең изге бурычыбыз.