Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел".

Гарифуллина Ильгамия Раисовна

Материалы на участника Всероссийского конкурса мастер-класс учителей родного языка и литературы «Туган тел»

Видеофрагмент мастер-класса "Хатлар стиле" - https://youtu.be/WVSR917G5K0

Скачать:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Гарифуллина Иламия Рәис кызы. Зәй районы Югары Пәнәче мәктәбе. 

Эссе. Мин - укытучы.

 Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык...  Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды.  Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга институтына  укырга китерде.   Мөгаллимлек хезмәтемне Алабуга шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбендә башладым. Зәй районы Югары Пәнәче мәктәбендә  17 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп китте.   Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым –  һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... 
         Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып  кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда, төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләрен яратып үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар да өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың!  Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.  

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле.  Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә.  

Икенчеләре,бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле.   Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

 Фәнни җитәкче булу җиңел түгел. Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. Укучыларымның беренче-өченче  урын алулары өчен сөенеп бетә алмыйм. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?!  Мәктәпне тәмамлаган укучыларымның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем?

Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Укучыларымның “Минем яраткан укытучым”, “Безнең гаилә” темаларына язылган иншалары да Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына лаек булды.   Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле.

Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Республика бәйгеләренә җибәрелгән иншаларны туплап, җыентык итеп чыгарырлык.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да.  Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел сезнең белән сөйләшә.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып үзем дә мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен,  мультимедиа презентацияләр  кулланам. Яңа теманы  шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультемедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!  

Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими таныштырып барырга туры килә. Артка борылып карасаң  үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта.  Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы?

Уйлап карасаң, кайберәүләр укытучы эшен  мөһим һөнәргә санамыйлар. Чөнки укытучыга карата  мөнәсәбәт үзгәрде. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз  укытучы  образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы,  киң фикер йөртүче, иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле?   Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар...  Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак  булырга этәрде. Балаларга  белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара,  дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын  кулланып белем бирү — заман таләбе.

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә!  Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны  тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында  калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны  үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә тели. Аларның  теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен  аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын! 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ПОРТФОЛИО

Слайд 2

Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче төп гомуми белем мәктәбе бинасы

Слайд 3

Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәле була. Риза Фәхреддин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Ил һамия Рәис кызы

Слайд 4

Укытучы турында м ә гъл ү мат Туган елы: 1976 Белеме: югары Уку йорты: Алабуга педагогия институты Факультеты: филология Белгечлек: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эшчәнлеге: 1998нче елдан

Слайд 5

Белемне камилләштерү “Татар теле һәм әдәбияты укыту методикасының актуал ь проблемалары ” ӨПББИ,Яр Чаллы, 2013 “Яңа федерал ь белем стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту ”. Алабуга институты (филиал) КФУ, 2014 “Федера ль д әүләт белем стандартлары шартларында “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәннәрен укыту методикасы һәм эчтәлегенең яңаруы”. СПТРИ, Яр Чаллы, 2015

Слайд 6

Проблемалы курслар “Укыту процессында компьютер технологияләрен куллану”. РИКҮ, Зәй, 2012 “Татар теле һәм әдәбияты укытуда иннова цион технология ләр”.Алабуга институты (филиал), КФУ, 2014 “Яңа федерал ь белем стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту ”. Алабуга институты ( филиал ), КФУ, 2014

Слайд 7

Сертификат, белешмәләр “ Тарих эзләреннән” Бөтенроссия конкурсында катнашу, сертификат, 2015 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗатына багышланган бәйге-викторинасында катнашу. 2014

Слайд 8

Дипломнар Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан уздырылган әдәби викторинада катнашкан өчен, 2011 Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика күләмендә үткәрелгән “Җиңү ядкаре” бәйгесендә катнашкан өчен, 2015 Татар теленнән Республика күләм олимпиаданың I турында җиңүчеләр әзерләгән өчен , 2016.

Слайд 9

уку елы сыйфат % өлгереш % Татар теле 2013-2014 62,8% 100% 2014-2015 75,6% 100% Татар әдәбияты 2013-2014 64,9% 100% 2014-2015 80,7% 100% Татар теле һәм әдәбиятыннан өлгереш һәм сыйфат диагностикасы 2013-2015 нче уку елы

Слайд 10

Татар теле һәм әдәбиятыннан өлгереш һәм сыйфат диаграммасы . Татар теле Татар әдәбияты

Слайд 11

Сыйныфтан тыш чаралар Ике телем – ике канатым. Әдәби-музыкал ь композиция. 21.02.14. КВН “Татарстан республикасы символлары”. 8 класс. 17.10.14 Татарстан – туган ягым. Сыйныфтан тыш чара.8,9 класс. 24.10.14. Интеллектуал ь уен “Тамчы шоу”, 5,6 класслар. 20.09.14. Татар халкының милли традицияләре . Түгәрәк өстәл . 7-8 класслар . 25.02.14 Тукай эзләре буйлап. Сәяхәт-дәрес. 5-9 класс. 24.04.14 Көз бәйрәме. 06.10.15. Могҗизалар кыры.5-9 класс. 29.01.16

Слайд 12

Олимпиадалар Шакирова Айсылу, татар теленнән район туры олимпиадасында , җиңүче,2014. Шакирова Айсылу, татар әдәбиятыннан район туры олимпиадасында,призёр,2014. Шакирова Айсылу, татар теленнән район туры олимпиадасында, җиңүче,2015. Шакирова Айсылу, татар әдәбиятыннан район туры олимпиадасында,җиңүче, 2015 Шакирова Айсылу, татар әдәбиятыннан республика күләм олимпиадасында,җиңүче , 2016 Рамазанова Алинә , 4 сыйныф , Татар теле IV халыкара олимпиадада катнашучы сертификаты, 2015. Шакирова Айсылу , 8нче сыйныф , «Минем яраткан укытучым » конкурсында катнашучы сертификаты, 2015. Морозова Альбина, 9 сыйныф , Татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ региональ предмет олимпиадасының интер нет турында призер,2015. Шакирова Айсылу , 9 сыйныф , Татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ региональ предмет олимпиадасының интер нет турында призер, 2015 . Галеева Диләрә, Шакирова Рамилә, 8 сыйныф , Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиаданың интер нет турында катнашучы сертификаты, 2015.

Слайд 13

Конкурслар Шакирова Айсылу , 8нче сыйныф “Зирәк тиен” республика конкурсында катнашучы сертификаты, 2014. Морозова Альбина, Шарифуллина Рузилә, 8нче сыйныф , “Зирәк тиен” республика конкурсында катнашучы сертификаты, 2014. Шакирова Айсылу , 9нчы сыйныф , “Зирәк тиен” республика конкурсында катнашучы сертификаты, 2015.

Слайд 14

Укучылар уңышы Шакирова Рамилә, Галеева Диләрә, 8 нчы сыйныф , т атар теленнән халыкара дистан цион олимпиадасында катнашучы сертификаты, 2015. Шакирова Айсылу, Морозова Альбина, 9 нчы сыйныф , т атар теленнән халыкара дистан цион олимпиадасында катнашучы сертификаты , 2015 .

Слайд 15

Публика цияләр Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлектә дәрес эшкәртмәләре. 2005 “Фән һәм мәктәп” журналында татар телендә кичә эшкәртмәләре. 2012 “ Ачык дәрес.Мәктәп “ гәҗитендә бәйрәм кичәләре өчен эшкәртмәләр. 2014 «

Слайд 16

Заманча белем бирү технологияләрен куллану Тест биремнәрен куллану ; Проект эше ; Эзләнү эше ; Заманча технолгияләр куллану ; Электив курслар ; Интерактив укыту методлары : үзара аралашу дәресе ; сәяхәт - дәрес ; ә кият-дәрес ; - дәрес -монолог ; дәрес - диалог; дәрес – интервью; дәрес -конференция

Слайд 19

Без тарихта эзлебез

Слайд 20

Миңа сорау бирсәләр: Сөенечең ни?- дисәләр, Сөенечем – таңнан торып, Эшкә килгән иртәләр. Миңа сорау бирсәләр: -Шатлыгың ни? - дисәләр, Шушы мәктәп сукмаклары Шатлыгыма илтәләр. Миңа сорау бирсәләр: Бәхет ни ул? – дисәләр, Бәхет – шушы укучылар Кеше булып үссәләр. К. Булатова


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче төп гомуми белем мәктәбе

Слайд 2

Илһамия Рәис кызы Гарифуллина татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алабуга Дәүләт педагогия институты 1998 ел Эш стажы- 18 ел Укысыннар, бар да белем алсын Туган телем – татар телендә. Туган телен сөйгән кеше генә Бәхет яулый туган илендә.

Слайд 3

Таулар кичеп , сулар гизеп Кырларыңа кердем киң . - Туган җирем ! Җан рәхәтен Синдә генә сиздем мин!

Слайд 4

Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче төп гомуми белем мәктәбе бинасы

Слайд 5

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призёры әзерләгән өчен м әгариф министрлыгы мактау грамотасы (2016 ел)

Слайд 6

ТатарТелеИнфо о ештырган “Минем яраткан укытучым” сочинение к онкурсында катнаштым

Слайд 7

“Татар әдәбияты дәресләрендә ФГОС алымнары” мастер-класс

Слайд 8

ТатарТелеИнфо о ештырган “Минем яраткан укытучым” сочинение к онкурсы

Слайд 9

nsportal социаль челтәрендә мини-сайтым бар

Слайд 10

Вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләрем

Слайд 11

Укучыларымның уңышлары Республика күләмендә үткәрелгән татар әдәбияты олимпиадасы призёры Айсылу Шакирова (2016 ел) Мин бәхетле: керсез күңелләргә Бәрәкәтле орлык сибәмен. Шул күзләрнең борчу-шатлыкларын, Хыялларын шунда ук сизәмен.

Слайд 13

Татар халкы тарихы эзләреннән...

Слайд 14

«Минем гаиләм » сочинение к онкурсында у ңышлы катнаштык

Слайд 15

“Коррупциягә юл куймыйк” сочинение конкурсы

Слайд 16

“Минем туган җирем” сочинение конкурсы

Слайд 17

“Минем шәҗәрәм” сочинение конкурсы

Слайд 19

Тормыш – спектакль. Аның күпме дәвам итүе әһәмиятле түгел, иң мөһиме – соңыннан алкышлар яңгырасын.



Предварительный просмотр:

Мастер – класс. Тема.  «Әдәбиятта хатлар»

Максат: 

  –укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; 

-укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә  һәм шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

-аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

- Хөрмәтле укучылар, сезгә бүгенге дәреснең темасын белергә хәзер яңгыраячак җыр ярдәм итәр. Тыңлап карагыз әле. Салават Фәтхетдинов “Яшьлегемә хатлар язам”  

- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Аның төрләре, язу нормалары, этикеты белән танышырбыз.

Сез ничек уйлыйсыз?- Хат нәрсә ул? Хатның нинди төрләрен беләсез?

-Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәр битенә язалар.

-Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (ул 3 минуттан артырга тиеш түгел): фикерләр охшашлыгы яки аермасы ачыклана;

-Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә (алда әйтелгәннәр кабатланырга тиеш түгел). 

Җаваплар:

-Хат ул - тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Хат - аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.

-Хатның төрләре... Слайдларда күрсәтү.

Рәсми хатлар – официальные письма

Шәхси хатлар – личные письма

Мәхәббәт хатлары – любовные письма

Дуслык хатлары – дружеские письма

Көтеп алынган хатлар – долгожданные письма

Җавап хаты – ответное письмо

Фронт хатлары – фронтовые письма

Электрон хатлар – электронные письма

Әйе, дуслар, хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Хат - аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.

Хәзер сезгә хатлар өләшеп чыгам, хат белән танышып, сәнгатьле укырга әзерләнегез.

1.Ф. Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасы,

  2. Аяз Гыйләҗев “Кызлар хатлары”,

 3. Галимҗан Гыйльманов “Әткәйнең сугыш көндәлеге”,

 4. Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану”,

 5. Һади Такташ “Киләчәккә хатлар”,  

 6. Шәүкәт Галиев “Әткәйгә хат”

7. Харәзми “Мәхәббәтнамә”

Кулланыштан төшеп калган хатлар...

Өчпочмаклы хат.

Минем кулымда бабамның 1942 елны сугыш кырыннан язган хаты. Беренче һәм соңгы хаты. Шушы хатны әтием 73 ел буе саклады. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән әтием өчен бу хат кадерле ядкарь булды. Әтием –Әхтәмҗанов Рәис Каюм улы әлеге хатны күз карасы итеп саклады. Бабам сугышка киткәндә, әтиемә нибары 2 яшь була. Ул 1939 елгы иде. Алар өч бала булалар. Наҗия апага, Әзһәр абый һәм әтием Рәискә әтиләрен күрү бәхете тәтеми. Инде хәзер әтием дә мәрхүм.Ул гомер буе сугышта хәбәрсез югалган әтисенең каберен табып, аның изге рухына дога кылырга хыялланды, тик әлеге хыялы тормышка ашмады. Бабамның бер генә фоторәсеме булмаганга, бу хат әтием өчен алтыннан да кадерле байлык булды.

Минем бабам - Әхтәмҗанов Каюм Әхтәмҗан улы 1907 елның 5 декабрендә Мамадыш районы (элек Кызыл Йолдыз районы дип йөртелгән) Югары Сөн авылында дөньяга килә. Сугыш башлануга, 1941 елның июнендә 3 баласын һәм хатынын калдырып, 34 яшендә сугыш кырларына китә. Әлеге хатны 1942 елның 7 гыйнварында яза. Бу аның гаиләсенә килеп ирешкән бердәнбер хаты була. Хатта ул: “Без хәзер Тулески облеста яферимейскойе роюнда торабыз” дип язган (бабам хатта ничек язган мин дә шулай яздым)

Әлеге хатта бабам түбәндәге шигырь юлларын да язып җибәргән.

“Көн дә уйланып ятам

Тотам да өйгә кайтам.

Уянып китсәм шаккатам,

Таш казармада ятам.

Машиналарда барабыз,

Туктап сулар алабыз.

Кая безгә рәхәт көннәр,

Ут эченә барабыз.”

1942 елның 18 февралендә әбиемә бабамның хәбәрсез югалуы турында өчпомаклы кара хат килә. Шәмседоха әби өч бала белән тол кала. Бу вакытларда сугыш Смоленский тирәсендә барган. Шуңа күрә аны шул тирәдә үлгән дип фаразлыйлар. Күп кенә чыганаклардан эзләп карадык, тик бабабыз турында бернинди дә мәгълүмат тапмадык.

-Хөрмәтле укучылар, алдыгыздагы битләргә бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне кулланып, хат язып карагыз. Хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз.

1 нче төркем- яшьлек дустыңа, 2 нче төркем- электрон хат, 3 нче төркем- мәхәббәт хаты, 4 нче төркем- солдат хаты , 5нче төркем  атаклы шәхескә хат язарга тиеш булалар. Слайдлар күрсәтү.

 Хат ничек языла?

а) Хат кемгә багышлану белән башланып китә, ягъни исәнләшү, мөрәҗәгать  була.

  • Исәнме, кадерле әнием!
  • Исәнме, кадерле укытучым ..!
  • Исәнме, якын дустым ..!
  •  Хәерле көн, газиз әнием!

б) Хатны алырга тиешле кешенең хәлләрен, сәламәтлеген сорашу кирәк булыр. Сез нинди җөмләләрдән файдалана алырсыз икән? Әйтеп карагыз әле.

-  Хәлләрегез ничек?

- Исән – сау гына яшисезме?

- Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?

в) Үз хәлләрегез белән таныштыру башлана.  Әйдә, кем әйтеп карый?

Укучылар, бу дәрестә хат төрләре белән таныштык, төрле эчтәлектәге хатлар язып карадык, иҗади сәләтебезне үстердек. Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне  тормышта дөрес итеп куллануыгызны телим.  Уңышлар  Сезгә, дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

(Көй куела, хат укыла.)

Әтиемә хат.

Әтиемә хат язам,

Ак кәгазь битләренә.

Бәлки, алар барып җитәр,

Ерак ил читләренә.

Ак кәгазьнең битләре

Ука белән читләнгән,

Кич утырып язгангамы.

Ай нурлары сирпелгән.

Сәлам хаты, ай нурлары

Әтиемә барыгыз.

Шомырт кара күзләреннән,

Минем өчен үбегез.

Мин үзем дә барыр идем,

Әгәр конвертка сыйсам,

Я булмаса, язын килгән

Сабан тургае булсам.

Йомгаклау сүзе. ( смайлик белән билге кую)

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!