Внеклассные мероприятия и классные часы

Сайфутдинова Зульфия Зиннатулловна

Разработки внеклассных мероприятий и классных часов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Разработка классного часа23.32 КБ
Файл "Уңыш бәйрәме"26.84 КБ

Предварительный просмотр:

Классный час на тему «Урок добра».

1. Вступительная беседа.

  • - Добрый день, дорогие ребята! Предлагаю начать нашу встречу с прослушивания песни. Она поможет вам узнать, о чём у нас сегодня пойдёт разговор. (Звучит песня "Дорога добра".)
  • - Правильно, мы поговорим о доброте. Итак, что такое добро? Где вы его встречали? (Дети отвечают)
  • Да, это всё хорошее, доброе, красивое. Например: солнце, весна, улыбка, мама, папа,…. Добро – это когда люди  помогают друг другу. (Слайд 2)
  • Добрый человек – это тот, кто…
  •  любит людей и готов в трудную минуту прийти им на помощь;
  •  любит природу и бережёт её;
  •  вежлив в общении, уважителен к взрослым и младшим;
  •  любит птиц, помогает им выжить в зимнюю стужу.
  • Добрый человек замечает в других, прежде всего хорошее, злой – дурное.
  •  Ребята, а вам знаком Кот Леопольд? Помните, какие слова он всё время говорил, обращаясь к мышатам? (Дети отвечают: “Ребята, давайте жить дружно”)
  •  Жить дружно- это хорошо или плохо? Дружба- это доброе дело?

2. Работа над пословицами.

- Построим ручеёк, встав в 2 линии лицом друг к другу. Ручеёк поможет нам узнать, какими качествами вы обладаете. Один из вас проходит по ручейку, а остальные ребята, дотрагиваясь до проходящего, выражают ему свою похвалу, любовь и одобрение.

Из ручейка выходит счастливый человек. Счастливым его сделало доброе слово. Чаще говорите людям комплименты, добрые слова.

  •  А теперь прочитайте пословицу (Слайд 3) “Доброе слово и кошке приятно”.
  • Как вы понимаете её смысл? Какие добрые слова знаете? Эти слова ещё называют «волшебными». Как вы думаете, почему? (Дети отвечают)

3. Игра  “Вежливые слова”.

  •  Сейчас будет игра «Вежливые слова». Я начинаю фразу, а вы продолжаете.
  • Растает даже ледяная глыба от слова тёплого … (спасибо)
  • Зеленеет старый пень, когда услышит … (добрый день)
  • Если больше есть не в силах, скажем маме мы… (спасибо)
  • Когда нас ругают за шалости, говорим мы … (прости, пожалуйста)
  • И во Франции, и в Дании на прощанье говорят… (до свидания).  Молодцы!
  •  Но не только слова, но и дела должны быть добрыми, ведь как гласит пословица (Слайд 4)“Не одежда красит человека, а его добрые дела”.

Подумайте и скажите, какие добрые дела вы можете сделать в классе, дома, на улице, на  природе?

Дерево добрых дел. (каждый ученик перечислять свои добрые дела)

  • Мы попали в сад Добра. Пройдёмся по этому саду и представим, что мы -деревья, растущие в саду. Я буду называть дела, которые совершают ребята. Если вы одобряете поведение детей, то поднимаете руки вверх. Дерево радуется, шелестит листочками. Если вам не нравится поведение ребят, то опускаете руки вниз. Дерево огорчается, веточки плачут.
  • - поздороваться при встрече
  • - уступить место в автобусе пожилому человеку
  • -жаловаться на всех подряд
  • - смастерить скворечник
  • - перебивать взрослых, которые разговаривают
  • - приготовить маме подарок на 8 Марта
  • - помочь полить летом грядку на огороде
  • - сорить в классе и в других общественных местах
  • - помочь товарищу решить задачу
  • Трудно ли быть добрым? (Ответы детей)
  •  Для этого надо иметь доброе сердце, добрую душу; пусть ваша душа будет доброй, как у героя стихотворения А. Барто “Вовка- добрая душа”

Добрым быть совсем-совсем непросто,

Не зависит доброта от роста,

Не зависит доброта от цвета.

Доброта- не пряник, не конфета.

4. Старинные весы.

- Как вы думаете, зачем мы сегодня завели разговор о доброте? Чего на земле больше: добра или зла?

Разобраться в этом вопросе нам помогут старинные весы. На одну чашу весов мы будем " класть зло", на другую - "добро".В последнее время появилось много зла. Зло совершается по отношению друг к другу, к природе.

- Что вы считаете злом? ( Зависть, жадность, грубость, предательство, ложь, война.)

- В вашей жизни были случаи, когда вас обижали? ( Дети берут из корзиночки капельки синего цвета и помещают их на чашу "зла".)

Чтобы победить зло, надо наполнить чашу весов с добром. Вспомните, какие добрые дела вы совершили и положите их на чашу весов с добром. ( Дети берут из корзиночки капельки жёлтого цвета и помещают их на чашу "добра".) Совершая добрые дела, можно победить зло. Капельки добра, сливаясь, превращаются в ручеёк, ручейки - в реку, реки - в море добра. Сделав добро, человек сам становится лучше, чище, светлее. 

Добрый человек – это тот, кто любит людей и готов в трудную минуту прийти им на помощь. Добрый человек бережёт природу, любит птиц и зверей, помогает им выжить в зимнюю стужу. Добрый человек старается быть аккуратным, вежливым и уважительным в общении с товарищами и взрослыми.

5. Итог. Исполнение песни.

  • Ведь делать добро- это здорово! А теперь я предлагаю вам спеть песню кота Леопольда “Если добрый ты”. (Слайд 5)

Сейчас мы с вами и еще раз повторим что же такое доброта ?

– Что такое доброта?

– Как вы проявляете ее?

– К кому мы проявляем доброту и заботу?

– Что значит быть добрым?

Пожелания детям:-Ребята, творите добро!Будьте добрыми, нежными, ласковыми, будьте терпимее к друг другу. И тогда рядом с вами будут только хорошие отзывчивые люди, ваши родители, ваши друзья, учителя, знакомые и просто люди среди которых мы живём.



Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме

Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела. Уртага ике алып баручы чыга, калган укучылар ике яклап тезеләләр.

1 Кыз:  Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

2 кыз: Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

1 Кыз:  Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

2 кыз: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

1 Кыз: Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

1 бала Күңелләргә якты нур өләшеп,

         Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

         Үз муллыгы белән көзләр килә,

         Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 бала Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

3 бала Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

          Көз җиткәнен алар белдерә.

          Алтын көзең синең, туган ягым,

          Күңелемә якын, бер генә.

4 бала Һәркайда да муллык, туклык,

        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

         Кочагыңда муллык, байлыклар.

5 бала Хәерле көн, якын дуслар,

        Котлы булсын уңыш бәйрәме!

        Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

        Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Җыр – “Көз килә”

2 кыз: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

1 Кыз: Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!

Көз:

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм. Ә монысын, дустым, син уйнат!

2 кыз: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә бу кроссвордны дөрес чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.

Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

2 кыз: Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.

1 Кыз:

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.

“Яфрак тану” уены.

Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

2 кыз: Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап.

 Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

Бар иде, – дип, – безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

Хушыгыз, язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...”

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып.

 “Яфраклар бәйрме” җыр

1 Кыз: Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.

“Табышмак” уены

Исемем- боерык,

Зурлыгым- йодырык;

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык. (Алма)

         

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.           (Помидор)

Ул- витамин казыгы,

Куян, кеше азыгы,

Ашыйлар кетер-кетер,

Аның исеме ...             (Кишер)

Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат.

           (Суган)

                       Залда кулларына яшелчә рәсемнәре тоткан балалар чыгышы

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Җыр – “Что нам осень принесет?”

2 кыз: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

Күрешергә кирәк кояш белән,

Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып, җылы җирне

“Җаным!” – диеп кирәк үбәргә.

Җыр –“Чайкала иген кырлары”

1 Кыз: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.

Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

1 кыз. Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,

Көч түкмичә бер ни уңалмый.

Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,

Бәрәңгесез аш та булалмый.

2 кыз: Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.

“Кем тизрәк чүпләр?” уены

Гамил Афзал сүзләренә язылган “Бигрәк тәмле бәрәңге” җырын башкару.

1 Кыз:

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

Чын бакчага әйләнде.

2 кыз:

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

1 Кыз:

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы

Гел яңгырап торсын.

2 кыз

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!