Экспериментальная работа

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының           бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөр­ле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала ма­тематиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар­га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер­төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлеге­нең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлге­решенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шун­дый аерымлык аларның шәхси сыйфатлары­на караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.