Дәрес эшкәртмәләре

Шамсивалеева Разиля Минвалеевна

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 24нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең 1 кв. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

 

Тема:  хәл фигыль һәм аның төрләре

Максат:  1) хәл фигыль турында төшенчә бирү, мәгънәсен ачыклау;

           2) хәл фигыльләрне сөйләмдә куллана һәм таба белү;

           3) укучыларның тел турындагы белемнәрен арттыру.

Җиһазлау: ноутбук, карточка, дәреслек-7класс, таблица.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты

2. Өй эшен тикшерү

3. Узган материалны кабатлау

    -фигыльләрне төрле заман формаларына куярга: утыра, кия, бара,              сөйли, белә, килеп, куя, ала, биргәч, кайт.

    -артык сүзләрне билгеләргә.

4. Яңа тема өстендә эш

А) таблица буенча теманы аңлату, кушымчаларын аеру

Б) һәр төрен экранда карау:

1) –п, -еп, -ып, -ап, -әп

Карап, белеп, утырып

Карап язу, белеп сөйләү, утырып уку

2) –а, -ә, -ый, -и

 Бара-бара сөйләү, әйтә-әйтә бару, әйтә тора, сөйли-сөйли язу.

     3) –гач, -гәч, -кач, -кәч

     Баргач күрү, белгәч әйтү, кайткач эшләү, әйткәч белү

     4) –ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче

 Барганчы белү, күргәнче әйтү, кайтканчы көтү, әйткәнче эшләү.

 Һәр төренә җөмлә төзетеп бару

5. Теманы ныгыту

а) Фигыльләрне 4 төренә дә куярга

1

2

3

4

 

Эшлә, киен, сикер, кайт, кара, сана, укы, җырла, йокла, ят.

б) хәл фигыльләр кулланып һәр көнне нәрсә эшләүләре турында  

җөмлә төзетү.

Дүшәмбе дәресләргә әзерләнеп утырам.  Чәршәмбе шигырь  ятлый-ятлый йөрдем. Пәнҗешәмбе  хикәя укыгач ял иттем. Җомга кешеләрдәге    матур, гүзәл сыйфатлар  турында сочинение язганчы газета укыдым.

6. Ял минуты

    Р. Харисның “Кеше кайчан матур була?” шигырен уку.  

    Төп фикерне чыгару:

    “Кешенең бар нәрсәсе: йөзе дә, киеме дә, фикерләре дә матур булырга тиеш”

                                                                              А. П. Чехов

    в) Хикәя төзү: “Кеше һәр яктан да гүзәл булырга тиеш”. Һәр җөмләдә хәл фигыль булсын.

    г) Хәл фигыльләр белән җөмләне тулыландыр.

                      Ул баса.                  Ул ярата.                     Ул ашый.

Ул чыга.               Ул сикерә.                 Ул йөгерә.

 Ул киенә.               Ул укый.                   Ул йоклый

       д) хәл фигыльләргә –рак, -рәк кушымчалары өстәргә:

      Төшереп, манып, тырышып, иелеп, көлеп, кызартып, кычкырып  

      е) экранда җөмлә бирелә, хәл фигылләргә морфологик анализ      ясарга.

     Бичара егет нишләгәнен белмичә, иптәшенә кулын сузды.

     Кыз түзмәде, чайкала-чайкала көләргә тотынды.

      ж) китап белән эш.

     171 нче күнегү. Хәл фигыльнең тиешле төрен ясап, җөмләләрне яз.

      1 вариант – 1, 2, 3 җөмлә; 2 вариант – 4, 5, 6 җөмлә.

7. Өй эше

      174нче күнегү. Хәл фигыльләрнең төрләрен яз.

8. Йомгаклау

    - Хәл фигылнең ничә төре бар?

    - Һәр төренең кушымчаларын әйтегез.

    - Һәр төренә мисаллар китерегез.

 



Предварительный просмотр:

 Казан шәһәре Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган  24нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең 1 кв. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

 

Тема: Лексик КВН

Максат: укучыларның тел турындагы белемнәрен камилләштерү;

              телгә карата кызыксыну уяту, җитезлекләрен арттыру;

              кошлар тормышы белән кызыксыну уяту.  

Җиһазлау: кош рәсемнәре, карточкалар, компьютер.

Дәрес барышы

                                            Бүген була КВН –

Гаҗәп күңелле уен!

Бишенчеләр көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

1. Сәламләү. Командаларга бүленү, исем һәм девиз сайлау.

    1 команда – Юлбарыслар

    Девиз: без юлбарыстай көчлебез.

    2 команда – Йолдызлар

    Девиз: без – иң якты йолдызлар.

2. Фикерләү сәләтен тикшерү

    1  Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

        Күлмәкне урталайга бүлгәч нәрсә була? (Күл. Мәк)

        Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана? (Н хәрефенә)

        Тугай кайчан сайрый? (“р” хәрефе өстәгәч)

     2 Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша? (Бөгелмә)

        Суда нинди таш булмый? (Коры)

        Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

        Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фа, соль)

     3. Кем күбрәк белә?

         Һәр командадан бер укучы чыга. Әкрен генә атлый, атлаган саен “А” һәм “И” хәрефенә кеше исемнәре атый.

     4. “Алтын” сүзен ике шакмакка, “Бишек” сүзен өч шакмакка тутырырга.      

6

н

5

Е

К

     5. Пантомимо күрсәтү.

     6. Мәкальләрне дәвам итү.

           а) Кош (сайравыннан билгеле)

               Аккош (ялгыз яшәмәс)

             Бөркетнең канаты (очканда ныгый)

             Карга килсә (кар китәр)

         б) Карлыгач (сандугачка иярә алмас)

             Сандугач (үз кадерен үзе белер)

             Сыерчык (бала чыгарганчы гына сайрый)

             Торна (торган суына кайта)

7.  Кем тапкыр, кем зирәк,

     Әйтеп бирсен тизрәк.

     Без табышмак әйтәбез,

     Сездән җавап көтәбез.

   Беренче табышмак барлык катнашучыларга.

          Югары менә чылбырсыз,

          Түбән төшә баскычсыз,

          Өйләр сала балтасыз.     (кош)

          Димәк, табышмаклар кошлар турында булачак. Җавапны тапкач, кошларның рәсемнәрен тактадан табып күрсәтергә кирәк була.

     1 Гөлдер-гөлдер-гөлдер бу,

       Кызыл тәпи – кемдер бу?    (күгәрчен)

       Тук-тук- тукран, тукылдатып утырам.    (тукран)

       Соскы борын бакылдык,

       Күп сөйләшә такылдык.     (үрдәк)

 

    2 Суда юынып алды,

       Өсте коры калды.    (каз)

       Башы тарак, койрыгы урак,

       Кычкыртып быргысын, уята барысын.    (әтәч)

       Үзе йомырка басмый, баласын да бакмый.   (күке)

  8. Рәсем җыю. Кошларның рәсемнәре берничә кисәккә бүленгән. Кайсы команда тизрәк җыя.

  9. Күзне бәйләп кош рәсемен ясау.

  10. Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару, җиңүчеләрне бүләкләү.



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 24нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең 1 кв. татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

 Тема: тартык аваз хәрефләре

Максат: 1) тартык аваз хәрефләре турындагы белемнәрен ныгыту;

               2) сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

               3) әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: кошлар рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар, җимлек,                       “Голоса птиц” дигән аудиокассета.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты
  2. Актуальләштерү

Тартык авазларны искә төшерү

  1. Төп өлеш
  1. Таблицадагы сүзләрне уку һәм кагыйдәләрен чыгару.
  • Бу сүзләрдә без өйрәнгән нинди тартык аваз бар? (В, W)

Бавыр

Вакыт

Валчык

Савыт

Авыл

Тау – тавы

Дәү – дәве

Бау – бавы

Буяу – буявы

Ашау - ашавы

Ваза

Вагон

Вафля

Витамин

Вертолет

  1. 162нче күнегү. [в] һәм [w] авазы булган сүзләрне табып язу.

[в]: витамин, …

[w]: давыл, …

          3. Сүзлек диктанты язу. Сорауларның җавапларын язып бару.

1) Нинди кош сайрый да, эт булып та «өрә», мияулый да белә? (Сыерчык)

2) Нинди кош йомыркаларын башка кош оясына сала? (Күке)

3) Нинди кош бик үткен томшыклы, каты агачлардан да корт чүпли? (Тукран)

4) Казлар, әтәчләр, күркәләр нәрсә ярдәмендә сакланалар? (Томшык)

5) Чыпчыклар нишлиләр? (Чыркылдыйлар)

6) Күгәрченнәр нишли? (Гөрли)

7) Каргалар нишли? (Каркылдый)

8) Кошлар нишли? (Сайрый)

 Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз кебек тоелыр иде. Россиядә 700дән артык төр кош яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә – 200, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

Кошлар тавышын тыңлап ял итү.

- Кайсы сүз артык? (Сайрый)

- Ни өчен? Барлык сүзләрдә дә [к], [г] тартыклары бар.

Таблица белән эш. [к], [г] тартыкларының дөрес язылышын тикшерү.

Сыерчык

Күке

Тукран

Томшык

Чыркылдый

Каркылдый

Гөрли

Тәкъдим

Мәгълүм

Мәгърифәт

Мәгънә

Нәкъ

Ягъни

Галим

Гаилә

Каләм

Кагыйдә

Мәкалә

Мәгариф

4.Карточкадагы биремне үтәү. Аны үтәү өчен тапкырлык, җитезлек сорала. Иҗекләрдән җөмлә китереп чыгару.

лар       яр       и        кош        тик       га       дәм

(Кошларга ярдәм итик.)

- Кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

        Кошлар бик тә ашамсак кош ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар, бураннар уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу кыенлаша. Андый чакта күп кошлар һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамый торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк.

       5. Өй эше бирү. Шушы темага в, к, г хәрефләрен күбрәк кулланып хикәя язарга.

       6. Тәрбияви момент. Экранда шигырь.

Болай бер эшсез                                       Сулар китереп,

Өйдә ятканчы                                            Идәнне юсам,

Әнием арып,                                              Бөтен өй эче

Эштән кайтканчы,                                     Нурланыр иде,-

Бик тәмле ашлар                                       Дип уйлый Сәфәр,-

Пешереп куйсам,                                       Кыз булсам әгәр.

                    (Г.Садә. «Аклану»)

_ [к], [къ] авазры булган сүзләрне тап.

а) - Шигырьдә сүз кем турында бара?

    - Ул нинди?

б) Мин сезгә яхшы һәм начар эшләрне әйтәм. Сез яхшы эшкә – кызыл, начар эшкә кара сигнал белән җавап бирегез.

 Бик матур кыз гөлләргә су сибә.

 Бала песинең койрыгыннан тартып, аны кычкырта.

 Бала әнисенә сумкасын күтәреп кайтырга булыша.

 Малай кошларны куркыта, рогаткадан таш белән ата.

7. 165нче күнегү. Сүзләрнең транскрипциясен язарга.

[гъәди], [гъәдәт], [гъәйрәт], [гъәрлэк], [гъөмөр].

8. Карточка белән эш. Сигналлар белән [в], [w],[г], [гъ],[к], [къ] авазларын дөрес күрсәтү.

Авыз

Авария

Вазелин

Вәкил

Ванна

Ватык

Кардәш

Карый

Иген

Икмәк

Гомер

Гамәл

9. Экранда сүзләр бирелгән. Төшеп калган хәрефләрне кую.

.аен, .мәл, .уян, .агон, .адәт, .омер, мә.алә.

10. Кошка җимлеккә очып кунарга ярдәим ит. Һәр кошта бер сүз. Сүзләрне дөрес яз.

[гъәдәт], [wәгъдә], [гъөмөр], [аwыр], [гъәләмәт], [къәрдәш].

  1. Йомгаклау.

Экранда тест сораулары

  1. Татар телендә тартыкларның калын яки нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?

а) тартык авазларга

б) сузык авазларга.

2. Ирен-ирен [w] тартыгы белән ирен-теш [в] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла?

а) алынма сүзләрдә

б) татар теленең үз сүзләрендә

3. Ирен-ирен [w] тартыгы белән ирен-теш [w] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла?

а) икесенә бер хәреф

б) һәрберсенә аерым  хәреф

4. Ябык (нечкә) иҗек ахырында килгән [гъ], [къ] авазларының язуда

а) ь хәрефе белдерә

б) ъхәрефе белдерә.

5. Ачык нечкә иҗек башында килгән [гъ], [къ] авазларының катылыгын язуда

а) калын сузык аваз хәрефләре белдерә

б) ъ хәрефе белдерә.



Предварительный просмотр:

1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

Тема: сыйфат фигыльне кабатлау

Максат: 1. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

               2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

               3. Фәнгә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, карточка, плакат, кыш темасына рәсем.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты
  2. Өй эшен тикшерү

“Әдәбият” дәреслегеннән язып алган җөмләләрен укыту һәм сыйфат фигыльнең заманын әйттерү

  1. Төп өлеш.
  1. Сыйфат фигыльнең заман кушымчаларын искә төшерү һәм вариантлап бирем үтәү.

Iв – сыйфатларны ачыклаучы сүзе белән,

IIв – сыйфат фигыльләрне ачыклаучы сүзе белән язып бара.

   Кызыл алма, кызарган алма, ак кар, агарган җир, киң яфрак,  өзелә торган яфрак, кадерле кунак, киләсе кунак, матур сүз, әйтер сүз.

  1. Җөмләләр эченнән сыйфат фигыльне ачыклаган исеме белән табу.

   Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр. (Г.Әпс.)

   Ишектән керүче кыз зиһенемне алды. Аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде. Укыган кешеләрне бик яратабыз без. Аңа әйтер бер сүз дә таба алмадым. Монда эчәсе суым эчеп, йотасы утым йотылып бетмәгән.

  1. Җөмләне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү

   Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр.

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ ясарга.

Килгән (кешене) – сыйфат фигыль,  үткән заманда, барлыкта, исемләшмәгән,                                         затланышсыз, тамыр нигез, җөмләдә аергыч.

  1. Сыйфат фигыльләрне исемләштереп укы.

Моны һәркем белергә тиеш!

     Су коену йөрәкнең эшчәнлеген яхшырта, нерв системасын һәм сулыш алу органнарын ныгыта. Ләкин коенучы кешеләр бату куркынычы барлыгын да онытмаска тиешләр.

     Йөзә белмәүче кешеләр күбесенчә саксызлык һәм ваемсызлык аркасында баталар. Ләкин яхшы йөзә белүче кешеләрнең дә батуы ихтимал. Су җылынып җитмәгән чакта коена башлаган кешеләр белән дә шулай була.

  1. Тексттан сыйфат фигыльләрне билгеләп бару. (Бер кат эчтән укып чыгалар. Аннан соң укытучы укый).

     1236нчы елга кадәр Идел һәм Чулман елгалары буенда Болгар дәүләте яшәп килә. Исеме дөньяга танылган бу дәүләт матди тормыш, хәрби һәм фән-мәдәният үсеше ягыннан нык үеш ала. Аның башкаласы – Казан шәһәре. Казан шәһәре койма белән әйләндереп алынган. Казанның халык яши торган бистәләрендә йортлар нигездә агачтан эшләнгән. Кешеләр үз туган телләрендә сөйләшкән. Ислам дине кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне билгели торган төп канун булып киткән.

     Шәһәр үзәгендә, Казансу өстендәге калку урында, хан сарае урнашкан.

     Әлбәттә, Кремльдәге иң биек булып торган бина – Сөембикә манарасы. Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора.

     Манараның эченнән, тар һәм текә баскычларга баса – баса, өске катларга күтәрелергә мөмкин. Тәрәзәләрдән гаҗәеп матур күренеш ачыла. Идел буйлап килүче көймәләр әллә кайлардан ук күренә.

Канун – закон.

  • Сез тагын Казанның нинди урыннарын беләсез?
  • Казанда тагын нәрсәләр бар?
  • Казанның ничә еллыгын билгеләп үттек?

(Танылган (дәүләт), яши торган (бистәләрендә),билгели торган( канун), килүче (көймәлә)р.)

  1. Ял минуты.

“Казан кичләре” дигән җырны тыңлау һәм җырлау.

  1. “Кыш” темасына, сыйфат фигыльләрнең төрле заманнарын кулланып, хикәя төзергә.
  2. Рәсемдәге кар бөртегенә карата сыйфат фигыльләр уйлау. Алар белән җөмлә төзү.
  3. Мәкальләрне тутырып язарга.

Әйт... сүз, ат... ук.

Укы... үлмәс, укыма... көн күрмәс.

Кал... эшкә кар ява.

Дус кил... көн – бәйрәм көн.

  1.  Сыйфат фигыльләрне таблицага тутыр.

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Үткән  заман сыйфат фигыль

 Киләчәк заман сыйфат фигыль

     Сайрар кошлар, чиккән сөлге, килүче кеше, сайраган тургай, очраган кеше, уздырылачак җыелыш, алынасы хат, үскән чәчәкләр, баскан эз, бирәсе киңәш, чәчәк атмый торган гөл.

     Йомшак укучылар хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формасын аерып яза.

     Баручы кеше, укый торган китап, күренми торган хезмәт, җырлаучы апа, керүче кыз.

  1. Өй эше.

“Кыш” темасына яза башлаган хикәяне тагын да тулырак итеп язып килергә.

  1. Йомгаклау.
  • Бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Бу кушымчалар кайсы заманныкы? Мисал китер.

-учы/-үче

-а, -ә, -я; -ый/-и + торган

-ган/-гән, -кан/-кән

-ар/-әр, ыр/-ер/-р

-асы/-әсе, -ыйсы/-исе

-ачак/-әчәк, ячак/-ячәк

  1. Билгеләр кую

     



Предварительный просмотр:

1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсивәлеева Рәзилә Минвәли кызы

Тема: Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау

Максат: 1. Аналитик иярчен җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту һәм    

                  тирәнәйтү.

                2. Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү

                3. Укучыларда активлык булдыру. Телгә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, таблицалар , карточкалар, схемалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

     II. Актуальләштерү

а) Сорауларга җавап бирү

1) Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була?

3) Нинди җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала?

4) Аналитик иярчен җөмләне баш җөмләгә нинди чаралар бәйли?

б) Өй эшен тикшерү.

Иярченле җөмләләр кулланып “Сыйныф бүлмәсен ничек чиста тотарга?” дигән темага хикәя.

  1. Белемнәрне ныгыту.

Аналитик иярчен җөмләләр өстендә эш.

а) Таблица буенча җөмләләр тикшерү. Мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү.

Башы ничек, ахыры шулай китә. (... ничек), [... шулай ...]. (а.и.р.җ.)

Тирә-юнь ап-ак, әйтерсең җир ак юрган ябынгын. [ ], (әйтерсең ...). (а.и.р.җ.)

Мин уйлыйм ки, бу иптәшләр бүген күңелле итеп бәйрәм итәргә лаеклылар.  [... ки], (  ). (а.и.т.җ.)

Бүреләрне тагы каты курку басты, чөнки хәзер башлыклары китеп качты. [ ], (чөнки ...).   (а.и.с.җ.)

Кем укый, шул белә.  (кем ...), [шул ...]. (а.и.и.җ.)

Минем туган ягым матур, мин шуңа горурланам.    (  ), [шуңа ...]. (а.и.т.җ.)

б) Китап белән эш.

67нче күнегү. Бәйләүче чаралары мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, көттерү паузасы булган җөмләләрнең схемасын төзергә, таблицага язарга.

Мөнәсәбәтле сүзләр

Ияртүче теркәгечләр

Көттерү паузасы

  1. [шунысы]: ( ).
  2. [ ], (чөнки).
  3. [ ]: ( ).

в) Схема буенча җөмләләр төзү.

1. (кем ...), [шул ... ].

2. [ ], (чөнки ...).

3. [ ], (... диярсең).

4. [... ки], ( ).

5. [ ]: ( ).

Бирелгән җөмләләрдән аналитик җөмлә төзү.

Бик күңелле. Хәзерге вакытта Татарстанда мөстәкыйльлек әйбәт кенә урнашты. (Әңгәмә кору)

г) Таблицадагы җөмләләр арасыннан аналитик иярчен җөмләләрне генә язып алырга.

Тагын шунысы кызык: Наил бер сүз дә әйтми иде. (Ә.Е)

Ул үзе менә шунда утыра, ә күңеле әллә кайларда йөри. (Г.Б.)

Кояш чыкса, көн матурланыр иде. Кем тырышып укый, шул зур хөрмәткә ия.

д) Таблицада бирелгән җөмләләрне тиешле бәйләүче чаралар куеп язарга.

Идарәнең карары ... : бүгенге көннән башлап син ындыр бригадиры буласың. (Г.Б.)

Хикмәт тә ... : сүзләре пеште, серләре килеште. (Җ.Р.)

Көтүчесе ... , көтүе ... . (М.)

... берлек, ... көч. (М.)

Бүген көнозын кар яуды, ... вакытында очып китә алмадык.

IV.  Йомгаклау

1) Өй эше бирү

143нче күнегү. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрне язып алырга.

2) Тест

1. Аналитик иярчен җөмләне бәйләүче чаралар:

а) парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

б) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;

в) көттерү паузасы;

г) бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

2. Кайсы җөмлә аналитик иярченле кушма җөмлә:

а) Эш беткәч уйнарга ярый.

б) Укучыларга мәгълүм ки, аңлы дисциплина - яхшы укуның нигезе.

3. Кайсы җөмлә бирелгән схемага туры килә. (кем ...), [шул …].

а)Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.

б) Мин кыз киткән якка карап калдым.

в) Кем эшләми, шул ашамый.

3. Укучыларның эшен бәяләү, билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

 1кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна

Тема: Интернациональ сүзләр

Максат: 1.Рус һәм башка телләрдән кергән сүзләрне таный белү,                     

                  аларның мәгънәләрен ачыклау.

                 2. Башка милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

                 3. Фәнгә һәм телгә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек- 5нче сыйныф, дәфтәр, компьютер, карточка, картина

                  “Кышкы табигать”, рәсемнәр.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты

2. Актуальләштерү

     Сүзләр... Сүзләр... Яши-яши  сүзне чын-чынлап аңлый башлыйсың, ахрысы... Сүзләр!  Алар – тере, аларның үз дөньясы, үз кануннары, үз кагыйдәләре һәм язмышлары бар икән.

     Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күрдек. Күтәреп булмаслык авыр сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр барын белдек. Кайбер сүзләр оча, кайберләре йөзә. Сүзләр җиде кат җир астына үтеп керә, җиде кат күкләргә барып җитә. Әмма бик күп сүзләр архивларда, борынгы китапларда йокымсырап яталар. Болар нинди сүзләр?

  • Искергән, ягъни архаик сүзләр.

     Безнең арабызда яңа туган “бала” сүзләр һәм меңъяшәр “карт” сүзләр дә яши. Алар нинди сүзләр?

  • Яңа сүзләр, ягъни неологизмнар.

3. Теманы аңлату

       Экранда сүзләр. Аларны тәрҗемә итү һәм алар белән җөмлә төзү.

Бревно – (бүрәнә)

Смола – (сумала)

Стол – (өстәл)

Шляпа – (эшләпә)

Труба – (торба)

     Нәтиҗә. Татар телендә иҗек башында ике тартык янәшә килә алмый. Шуңа күрә кайбер рус сүзләренең башына сузык аваз өстәлеп кабул ителә.

                Ситец – (ситса)                                         Чайник – (чәйнек)

               Тарелка – (тәлинкә)                              Шаль – (шәл)

Канава – (канау)                                   Капуста – (кәбестә)

                Кисель – (кесәл)                                       Чулан – (чолан)

     Нәтиҗә. Сүзләр татар теленә сингармонизм законына буйсынып үзләштерелгән. Шуңа күрә алар я калын, я нечкә әйтелә. 

     Температура – температура                               Руль – руль

     Редиска – редиска                                               Журнал – журнал

     Комедия – комедия                                             Витамин – витамин

Нәтиҗә. Болар үзгәрешсез кабул ителгән алынма сүзләр. Алар татар телендә дә шул килеш кулланыла.

4. Ныгыту

      А) Карточка белән эш. Сүзләрнең рус теленнән алынганлыгын дәлилләргә. Һәр укучы тактада сүзнең тәрҗемәсен яза.

Самавыр – самовар                                      Өстәл – стол

Эшләпә – шляпа                                            Ситса – ситец

Салам – салома                                             Кәбестә – капуста

Жәл – жаль                                                     Эскәтер –скатерть

Карават – кровать                                         Тәлинкә – тарелка

Кесәл – кисель                                                Рәшәткә – решетка

Бүрәнә – бревно                                             Пинжәк – пиджак

Мунчала –мачалка                                        Торба – труба

Чәйнек – чайник                                             Гармун – гармонь

     Б) Китап белән эш. 201нче күнегү. Ш. Галиев шигыреннән рус теленнән  алынган сүзләрне табып әйтергә.

     Редискада, витамин, чәен, чәйнек, чәйне, гәзитләр, морожный, гантель, бадминтон, мотоцикллар.

     Бер сүзгә морфологик анализ ясарга.

     Чәен – исем, уртаклык исем, Т.к., III зат берлек сан тартымлы, тамыр сүз.

     Гантель сүзен килешләр белән төрләндерергә.

5. Ял минуты.

    Рәсем буенча эш. Алынма сүзләр кулланып, “Кышкы уен” дигән темага хикәя төзергә.

В) Тактада эш. Сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен язарга.

Бал...рина                 Ч..мпион                          Форт...пиано

Дир...ктор                 Расп...сание                     М...дицина

Абз...ц                       Реп...тиция                      Терр...тория

Лот...рея                    В...тамин                         Алфав...т

Оп...ра                       Ком...дия                        Оп...рация

Атт...стат                   Кр...сворд                       Репр...дукция

Салф...тка                 В...лейбол                        Велос...пед

Г) Рәсемнәрдән алынма сүзләрне табарга.

Д)  Җөмләләрдән алынма сүзләрне табарга.

     Спорт мәйданчыгында Хәрби диңгез училищесы курсантлары волейбол уйныйлар. Әлтафи – мәңгелек оптимист. Курсантларның тубы читкә тәгәрәп китүе булды, ул туп артыннан йөгерде. Курсантларның тубы читкә тәгәрәп китте. Әлтафи, йөгереп килеп, шнурсыз солдат ботинкасы белән тупка типте. Курсантлар көлешеп алдылар, чөнки туп урынында калды. Мәйданчыкка Әлтафиның кырык өченче размерлы ботинкасы килеп төште.

6. Өй эше

     204нче күнегү. Алынма сүзләрнең мәгънәләрен аңлат.

7. Йомгаклау

    - Димәк, алынма сүзләр ничек кабул ителгәннәр?

    - Сүз башына сузык аваз өстәлеп: эшләпә;

    - сингармонизм законына буйсынып: чәйнек;

    - үзгәрешсез кабул ителә: комедия.