презентация по родному языку

Халилова Танзиля Мударисовна

Заглавные буквы в именах и фамилиях

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zaglavnye_bukvy_v_imenah_i_familiyah.pptx276.1 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теленнән “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына ФГОС таләпләренә туры килүче дәрес проекты (2 нче сыйныф). Автор : Халилова Т.М. КАЗАН- 2015 Проект темасы

Слайд 2

Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны мәктәптә элеккечә үк укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел,универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект җитәкчесе булырга тиеш . Башлангыч гомуми белем бирүдә яңа Федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү ул. Яңа буын Федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү тора. Дәрескә әзерләнгәндә кулланырга әзер методик ярдәмлекләр, дидактик материаллар аз булу укытучыларга кыенлык тудыра. Шуңа күрә укытучылар үзләре эшләүче УМК га һәм Федераль дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп проектлар төзиләр. Укучылар кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген аңлыйлар. Татар теленең бу бүлеген өйрәнүгә дә игътибар зур. Проектның актуальлеге

Слайд 3

2 нче сыйныфта татар теленнән “ Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасы буенча Федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры килүче дидактик материаллар кулланып, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү. Татар теле предметы буенча программаны, Федераль дәүләт белем стандарты таләпләрен һәм алдынгы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү. Укучылар ирешергә тиеш нәтиҗәләр буенча методик алымнар эшләү. Дәрестә куллану өчен дидактик материаллар әзерләү. Проектны ң максаты Проектны ң бурычлары

Слайд 4

кеше исемнәрен һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга өйрәнү - сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап язылган шул ук сүздән аеру өчен ярдәм итүен ачыклау; -хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру күнекмәләрен ныгыту; -үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү; - алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү Дәрес максаты : Дәреснең бурычлары

Слайд 5

Предмет нәтиҗәләр. 1. Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән яза белү 2. Сүз башындагы баш хәрефнең юл хәрефеннән башлап язылган шул ук сүздән аеру өчен ярдәм итүен ачыклау. 2. Предметара нәтиҗәләр. 1. Башка дәресләрдә дә исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән язу. 3. Шәхси нәтиҗәләр. 1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту. Көтелгән нәтиҗәләр

Слайд 6

1. И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 4. Презентация Power Point “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” 5. Карточкалар. Чыганаклар :

Слайд 7

I этап мотивлаштыру Укыту эшен мотивлаштыру . Актуальләштерү 2 этап проектны тормышка ашыру Кыенлыкны билгеләү һәм аннан чыгу юлын эзләү Проектны эшкә ашыру Өйрәнгәнне ныгыту Мөстәкыйль эш Белемнәрне системага салу 3 этап Ял минуты 4 этап Рефлексив-бәяләү этабы . Рефлексия Өйгә эш бирү ДӘРЕС СТРУКТУРАСЫ

Слайд 8

Бурыч. 1.Җөмләләрдә исемнәрнең язылышын билгеләү Чыганаклар : слайд 1 Эш төре: күзәтү,эзләнү,анализ Уку эшчәнлегенең формасы : күмәк эш Бирем1 - Кичә Камалова Алсу бишле алды. Әнисе Азатка кибеткә барырга кушты. Бу җөмләдәге сүзләр язылышы турында нәрсә әйтеп була? - Ни өчен? Нәтиҗә : димәк, кеше исемнәре һәм фамилияләре баш хәреф белән языла УУГ: ТБУУГ, КУУГ

Слайд 9

Бурыч.2. Үрнәк буенча бишәр кеше исемен яз Чыганаклар : дәреслек, 26 бит, 35 нче күнегү Эш төре:уку, фикерләү, эзләнү, практик эш Уку эшчәнлегенең формасы : фронталь , индивидуаль эш Бирем2. Шигырьне укып, кеше исемнәрен табарга, үрнәк буенча 5 исем уйлап яз Нәтиҗә: димәк, кеше исемнәре баш хәреф белән языла УУГ: ТБУУГ, РУУГ, ШУУГ

Слайд 10

Бурыч.3. Тиешле хәрефләрне куеп, фамилияләрне алфавит тәртибендә әйт. Чыганаклар : карточка, слайд Эш төре : фикерләү , эзләнү , анализ Уку эшчәнлегенең формасы : парларда , күмәк эш Бирем2. 1.Дидактик уен ”Урыныңны тап” Хәрефләрне җил очырган. Нәтиҗә: Ә миров, Б улатов, Н уриев, С абиров, Җ әлилов, Һ адиев. УУГ: К УУГ, РУУГ

Слайд 11

. И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 4. ТСО – компьютер, Презентация Power Point “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” 5. Карточкалар. Файдаланылган әдәбият

Слайд 12

Рефлексия – бәяләү этабы Сораулар буенча әңгәмә. Җөмләдә кеше исемнәре һәм фамилияләре ничек языла? Дәрес материалын ничек аңлавыңа карап үз эшеңне бәялә сары – бик яхшы беләм яшел – яхшы белеп бетермим шәмәхә – бер нәрсә дә белмим

Слайд 13

Технологик карта,проект эшләнмәсе планлаштырылган нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.Белем бирү технологиясенең эшчәнлеге, методы, укыту чаралары балаларның шәхси үсешенә ориентлаша һәм шуның белән системалы укыту эшчәнлегенә китерә. Бу дәреснең бурычлары, практик эшләнмәләр, фронталь, индивидуаль эшләр, слайдлар, карточка, дәреслек ярдәмендә ачылып, куелган максатка ирешергә ярдәм итте. Бу проект башлангыч сыйныфларның 2 нче сыйныфында эшләүче укытучыларга ярдәмлек булып тора Нәтиҗә, тәкъдим