"Туган тел" бәйгесе -2015

Галина Фаразина Миннефановна

Предварительный просмотр:

                         

Минем методик осталыгым

Эссе

     Мин халкымның чәчкә күңеленнән,

                                                               Бал кортыдай энҗе җыямын.

                                                                    Җыямын да җанлы энҗеләрдән,

                                                              Хуш исле бер кәрәз коямын!

Р.Гарипов

      Әйе! Шагыйрь әйткәнчә, дөньяны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Балалар күңеленә изгелек орлыклары чәчеп, аның нәтиҗәсен күрү- укытучы өчен иң зур бәхет шулдыр ,мөгаен!

       Укытучы ! Сер тулы бер дөнья! Бәлки шуңа күрәдер дә, мәктәптә укыганда киләчәктә бу һөнәргә ия булып, аның яшерен серләрен ачарга кайсыбыз гына хыялланмады икән?!Әнә шул балачак хыяллары, мәктәпне тәмамлаганнан соң, мине  Башкорт дәүләт университетының филология факультетына китерде.. Мөгаллимлек хезмәтемне Митрә Әюп авылы мәктәбендә башладым. Әлмәт шәһәрендә  10 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.  Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

   Мәктәптә үткән 20ел дан артык гомеремне күз алдына китерәм дә уйга калам.Күз алдыннан күпме язмыш үткән, укыту-тәрбия  эшендә күпме үзгәрешләр баштан кичкән.Әмма шунысы бар, профессиямнең төп эчтәлеге шул килеш кала бирә икән: яшь буынны укымышлы, намуслы, кешелекле итеп тәрбияләү һәм тормышка әзерләү.

        Ә бит, уйлап карасак, әдәбият һәм тел укытучыларына гаять зур бурыч йөкләнгән. Без әдәбият ярдәмендә баланы тормышка әзерләргә тиешбез.Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу  хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк.Бары тик әдәбият кына тормыш-чынбарлыкны, кешенең психологиясен бөтен тулылыгы белән ачып бирә, башкаларга карата игътибарлы булырга,кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтә.

.      Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы…Максатым –  һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Нинди генә заманда, кайсы гына вакытта эшләмәсеннәр, укытучылар алдында зур бурычлар, яңадан-яңа таләпләр куела.ФДББС буенча укучыларны укырга өйрәтү, яшәргә өйрәтү, эшләргә өйрәтү, бергә эшләргә өйрәтү принциплары тора. Чөнки яңа стандартлар буенча белем алганда гына укучының белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә.Һәм иң мөһиме – укучы мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, бу очракта укытучы ярдәмче генә.

        Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм.

Безнең татар теле һәм әдәбият дәресләребез кызыклы да, моңсу да,бәхәсле дә,фикерле дә,эшлекле дә уза.Без чишмәдән елгага, елгалардан диңгезгә, диңгездән окенга юл алабыз.Дәресләребездә нинди генә алымнар куллансак та, укучы диңгездән океанга чыкканчы безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнен онытмыйк. Аларны зур, олы юлга әзерләү – безнең төп бурычыбыз.

        Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез: мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

.      Дөрес , туган теленнән сут  алмыйча  язучы да, җырчы да чыкмаячак . Төрле- төрле чәчкәләр белән тулы болынны барыбызның да күргәнебез  бар, әгәр дә бер генә төрле чәчкәләр үссә, ул чакта болынның матурлыгы булырмы? Юк , димәк, бер генә чәчкә болынны  бизәмәгән кебек, бер тел генә дөнья ямьләми. Шулай булгач, җир йөзендә ничә милләт- шулкадәр тел- чәчкәләр гөлләмәсе булып  үсәргә тиеш. Ә инде татар  телен саклаучы  көч ул –тел һәм әдәбият укытучылары. Язмамны матур шигырь  юллары белән бетерәсем килә:

Халкым теле миңа — хаклык теле, - 
Аннан баш
ка минем илем юк
Илен сөймә
с кенә телен сөймәс, 
Иле ю
кның гына теле юк!



Предварительный просмотр:

Тема.Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай”хикәясе.

Казан шәһәре Совет районы 174нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Галина Фәрәзинә Миңнефән кызы

            Максат: 1.Текст өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү:хәл-вакыйга һәм күренешләрне, геройларның холык-фигылен, хис-тойгыларын интонация ярдәмендә күрсәтеп, сәнгатьле укырга өйрәтү.

2. Күзәтүчәнлек, логик фикерләү һәм хәтерне үстерү.

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, изгелек эшләү теләген уяту.

Җиһазлау: кош рәсемнәре, презентация, Р.Хафизова портреты, китаплары, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт булдыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар!Шундый матур көндә сезне күрүемә чиксез шатмын. Көнне – җылы кояш, агачны –яфрак, кешене яхшы уйлары, изге эшләре бизи.

Дөньяда мәңге калыр эш-

Ул да булса изгелек.

Күккә дә очар –изгелек,

Суга да батмас –изгелек,

Телдән дә төшмәс –изгелек.

 II.Уку мәсьәләсен кую.Кадерле укучылар, мин сезнең изгелекле булып үсүегезне телим.Шуңа да бүгенге дәреснең девизы итеп “Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең” мәкален алдым.Без дәрестә “Нәрсә ул изгелек?” соравына җавап эзләрбез, Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз.Кем соң ул Р.Хафизова?(Язучы).

III.Уку мәсьәләсен чишү.”Инсерт” ысулын куллану.

Роза Хафизова турындагы мәгълүматны укыйк, игътибарлы булыгыз, кызыклы яңалыклар булыр, аларны билгеләп барырсыз.(Таратма материалны үзаллы уку).

Кем соң ул Роза Хафизова?

Балалар язучысы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора. Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.

Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый.1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач, Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкын”ның баш редакторы хезмәтендә була.

Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.(Материал белән танышканнан соң, таблица тутырыла, авторның китаплары тәкъдим ителә.)

•- миңа билгеле

☺-яңалык белдем

язучы

Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый

“Кирлемән”

татар теле фәнен  укыта

“Әкиятләр”

ачлыктан аңын югалтып егыла

Актәпи нигә моңая”

боз астына китә яза

  1. Кластер төзү.(Изгелек сүзенә игътибар иттерү).

Сүзлек өстендә эш. Изгелек,игелек сүзләренең тарихы борынгы төрки телендә кулланылган  иги, изи сүзләренә барып тоташа. “Игелек(изгелек) кылу” –ходай кушканны үтәү дигәнне аңлата.

Ә сез изгелек сүзен ничек аңлыйсыз?(Кластер төзү).

Табигатькә сакчыл караш

Шәфкатьлелек                             Мәрхәмәтлелек

  Яхшылык                                                Миһербанлык

V.Коллектив эш.Роза Хафизова әсәрләрендә  изгелек һәм яхшылык, табигатькә сакчыл караш төп урынны алып тора.Аның “Күгәрчен белән малай” хикәясен искә төшерик.Экрандагы планга игътибар итегез.

Шушы планны, хикәядәге хәл-вакыйга үсешенә туры китереп, үзгәртегез.

  • Малай кошка  ярдәм итә.
  • Күгәрчен  бәлага юлыккан.
  • Күгәрчен башта малайдан курка
  • Кешеләрнең гамьнәрендә дә юк.
  • Малай күгәрченне җибәргәч кичергән хисләр.

Хикәядәге вакыйгаларны искә төшерү.Эчтәлеген кыскача сөйләтү.

VI.”Тар һәм киң сораулар “.Хикәя сезгә охшадымы? Аны укыганда нинди уй-хисләр кичердегез?(Соклану, куану, жәлләү,горурлану).

1.Сез нәрсәгә сокландыгыз?Хикәядә сүз барган малай нинди?

         Малайны сурәтләгән урынны табып укыгыз.(27бит,1аб.)

2.Нәрсәне жәлләдегез?Шул урынны укып күрсәтегез.(26бит,1аб).

“Почмак” ысулы.Хикәянең эчтәлеген күзаллап , вакыйгаларны искә төшердек. Сезгә нәрсә ошамады? (Кешеләрнең гамьсезлеге, игътибарсызлыгы, мәрхәмәтсез, явыз кешеләр)..Ни өчен?

VII.Өйгә эш.Күгәрчен турында эссе язып килергә.

Укытучы. Бөек акыл иясе Р.Фәхреддин сүзләрен укыйк.(Экран ачыла).

Тормышта һәркем бәхетле булырга хыяллана. Ләкин бәхеткә бер генә юл илтүен онытмыйк, дуслар, ул- изгелек.”

VIII.Синквейн төзү.

Рефлексия. Укучылар, без нәрсә турында сөйләштек?.(Изгелек турында).Балалар, сез изгелекне алдан искәртеп эшлисезме? Ә көтелмәгән чакта кемнәндер игелек күрү бигрәк тә шатлыклы икәнен беләсезме? Балалар, изгелек кылуны көндәлек бурыч, тормышыгызның кагыйдәсе итеп алыгыз! Чөнки кеше игелек кылган саен аның күңеле үсә, канатлана, сәламәтлеге яхшыра.

Изгелек.

Көтелмәгән, көндәлек.

Куандыра, канатландыра, дәртләндерә.

Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең.

Бәхет.

IX.Йомгаклау.

X.Үзбәя.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Дәрес темасы : “Шәүкәт Биктимеров- шәхес һәм артист”

Фәрәзинә Галина Казан шәһәре Совет районы 174нче урта мәктәбе укытучысы

Максат:

  1. Дидактик максат:  Шәүкәт Биктимеров иҗаты белән танышу.
  2. Үстерелешле максат: Шәүкәт Биктимеровның иҗаты аша актерлык хезмәтен, театр сәнгатенең асылын аңларга мөмкин кадәр якынрак килү.
  3. Тәрбияви максат: татар сәнгатенә мәхәббәт нигезендә зәвыклы тамашачы тәрбияләү; сәнгать әсәре тудыра алган шәхескә ихтирам хисләре уяту.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Шәхескә кагылышлы УУГ: үз фикереңне әйтә белү,фикереңне дәлилли белү;

2. Регулятив УУГ:уку бурычларын кую, үз фикереңне төгәл җиткерү; нәтиҗәләр формалаштыру;

3.Танып-белү УУГ: тиешле мәглүматны табу һәм аерып алу;рәсемнәр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

4. Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау, үз фикереңә ышандыра белү.

Җиһаз: Дәреслек, язучы иҗатын яктырткан презентация, китаплар күргәзмәсе, видеоматериал.” Әлдермештән Әлмәндәр”комедиясе

Дәрес тибы : Яңа материалны аңлату дәресе.

Дәрес барышы:

1.Дәресне оештыру.Уңай эмоциональ халәт тудыру.

Исәнләшү.

2. Актуальләштерү.

(Төркемнән ике укучы чыгып , Шәүкәт Биктимеров һәм Әлмәндәр булып сөйләшәләр.)Бүгенге дәресебезнең темасы ачыкланды.

Укытучы: укучылар, кем соң ул Шәүкәт Биктимеров? Ә Әлмәндәр кем?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

     3.Яңа теманы аңлату.

Укытучы. Укучылар, бүгенге сүзебез театр сәнгате турында.Татар халкын театрдан башка күз алдына китереп булмаган кебек, театрны артистлардан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел.Шундый күренекле артистларның берсе ул – Шәүкәт Биктимеров. Сезгә карап, серле генә елмаеп торучы бу шәхесне безгә кайсы як туфрагы биргән соң?

Җаваплар тыңлана..

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа. Тимершык авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1945 елны Казан театр училищесына укырга керә, 1949 елны училищены тәмамлап, шәһәребезнең иң абруйлы театрларның берсе булган Камал театрында эшли башлый.Озак еллар дәвамында театрда хезмәт итә.Зур уңышларга ирешә., йөздән артык рольләр башкара.Шулар арасында Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклендәге Байтимер роле өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.Бу спектакль 30 ел буена театр сәхнәсеннән төшми.

Укучылар,  Шәүкәт Биктимеровка талантлы артист булып китәргә нинди сыйфатлары ярдәм иткән дип уйлыйсыз?.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Нечкә күңеллелек – сизгер , йомшак характерлы кеше.

Эчкерсезлек – ачык күңелле, хәйләсез, гади, беркатлы.

Зыялылык – тәрбияле, итәгатьле.

 Укытучы: Шәүкәт Биктимеров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән башкара.Ләкин аны Әлмәндәр образында күргәч, Әлмәндәр белән тәңгәлләштерә башлыйлар.Тормышта да аны Әлмәндәр дип йөртә башлыйлар. Моның сере нәрсәдә икән? Әйдәгез, спектакльдән бер өзек карап китик.

Материалны беренчел ныгыту.

Видеода Әлмәндәрнең   Илсур белән сөйләшүе.(4 минут).

Сорау. Нәрсә әйтергә тели соң Әлмәндәр?

Җаваплар тыңлана.

Нәтиҗә. Ул үзеннән соңгы кешелек язмышы турында уйлана.Шуның өчен Илсурга җырлар өйрәтә,аны үзенә якынайта.Ул Илсурда үзенең дәвамын күрә, сугышта үлгән улларының дәвамын күреп сөенә.

Укытучы. Ә хәзер спектакльдән бер эпизодны күз алдына  китереп, укып китик. (Парлап эшләү).

Бу диалог аша Әлмәндәр турында нәрсә әйтеп була?

Җаваплар тыңлана.

Нәтиҗә. Кыска гына сөйләшүдә рус һәм татар халкы арасындагы ихлас дуслыкның чын мәгънәсендәге сәнгатьле үрнәген күрәбез.

Укытучы. Әйе, укучылар, чөнки  Әлмәндәр тормышны ярата, шаян, хәйләкәр, ул яшәүдән ямь табып яши.Ул башкаларны хөрмәт итә,кешелек турында кайгырта.Шулай итеп, Әлмәндәр образында без үзебезнең милләтебезне күрәбез.Без аның образ икәнен дә онытып җибәрәбез.

Укучылар, кайсыгызда  артист буласы килү теләге булганы бар?

Җаваплар тыңлана.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укучылар, игътибарыгызны ике сурәткә  юнәлтәсем килә.Карагыз да, әйтегез, Әлмәндәр һәм Шәүкәт Биктимеров арасында нинди аерма бар?

Җаваплар тыңлана.

Рефлексия.Нәтиҗә ясау,эшчәнлекләрен бәяләү.

Укучылар, бүген без сезнең белән театр сәнгатенең күренекле шәхесе Шәүкәт Биктимеровның тормышы белән таныштык, иҗатына Әлмәндәр образы аша бәя бирдек. Бәлки, әле сезнең арада да булачак артистлар утыра торгандыр.Сәхнә серләренә тагын да ныграк төшенер өчен, тормышны  сәнгать аша бәяләр өчен мин сезне Камал театрына спектакль карарга  чакырып калам  һәм Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакленә билетлар өләшәм.Рәхим итегез.

Йомгаклау.