Мәктәптә татар дөньясы.

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Безнең мәктәбебезнең  татар дөньясындагы яңалыкларны биредә табып була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

C:\Users\user\Pictures\2014-12-24\437.jpg C:\Users\user\Pictures\2014-12-24\435.jpg

Мәктәбебездә һәрдаим татар теле укытучыларының методик берләшмә киңәшмәләре узып тора. Биредә  без үзебезне борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшәбез, фикер алышабыз. Чираттагысы әле күптән түгел түгәрәк өстәл формасында булды. Рус сыйныфларында  татар әдәбиятын укыту, заманча технологияләр куллану турында чыгышлар тыңланылды, ФГОС таләпләренә туры килгән, методик яктан дөрес оештырылган дәрес үрнәкләре белән таныштык.



Предварительный просмотр:

C:\Users\user\Pictures\2014-12-24\560.jpg

Декабрь аенда мәктәп укучылары “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очраштылар. Йолдыз һәм Ләйсән апаларына сораулар бирделәр. Очрашу җыр, шигырьләр, күңелле сюрпризлар белән үрелеп барды. Әлеге чара мизгелләрен “Ялкын”ның контакттагы битеннән табарга була.