"Туган тел" мастер-класс бәйгесе - 2019

Бурганова Гульнара Насимовна

Мастер - класс "Каллиграфия дөньясында"

https://youtu.be/0jRnRvVOTtk

Фрагмент урока М.Маликованың "Чәчкә балы" әсәре буенча

https://youtu.be/ZShhxmw8JT4

Скачать:


Предварительный просмотр:

Заявление

1.

Фото

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\фото гульнара\20160207_110642-1-1.jpg

2

Фамилия Имя Отчество

Бурганова Гульнара Насимовна

3

Место работы. Название организации. Должность. Почтовый адрес организации. Адрес   электронной почты организации

МБОУ «Калмашская СОШ», учитель родного языка и литературы, РТ, Тукаевский район, село Калмаш, ул. Зуфара Галиева, дом 13, Sklm.Nc@tatar.ru

4

Субъект РФ

РТ

5

Уровень системы общего образования (дошкольное, общее начальное, общее основное, общее среднее).

общее среднее

6

Преподаваемый предмет (текстовое поле).

Родной язык и литература

7

Общий педагогический стаж (лет).

9

8

Контакты: телефон, адрес электронной почты.

8 9061192967, 3906000374@edu.tatar.ru

9

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

423886, РТ, Тукаевский район, с.Калмаш, ул.Зуфара Галиева, дом 22, кв.7.

10

Копия диплома о профессиональном образовании (в форматах pdf, jpeg, png).



Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

Эссе

Борһанова Гөлнара Нәсим кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

     Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим. Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Минем бар эшчәнлегем алар өчен генә. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк. “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың ике төп юнәлешен билгели. Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Моның өчен укучының кызыксынуы да мөһим. Менә шунда ничек кызыксындырырга дигән педагогик проблема туа да инде. Укучыны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану, укучыларда укуга карата кызыксыну уята.

    Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту - тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре укучыларым күзләрендә очкын кабыза.

   Без барыбыз да балачак иленнән. Балачакны исә уенсыз күзалдына китереп булмый. Хәер, уен ул тормышыбызның көзгесе. Балалар тормышында исә уенның әһәмияте искиткеч зур. Ул бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Кызыклы да, мәгънәле дә уен – максатка ирешүдә бик зур баскыч ул. Кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү – катлаулырак уен. Аларны бергәләшеп төзегәч, мавыкканыбызны сизми дә калабыз.

    Дәрестән тыш спектакльләрдән өзекләр кую, рольләргә бүлеп уку, шигырь сөйләү укучыларда әдәбиятка кызыксындыруны арттыра икән – ничек моңа сөенмисең?! Заман белән бергә атлау – уңышка ирешүнең зур бер сере.

    Тәрбия сәгатьләрен экскурсияләргә, үз шәхесе белән балаларга үрнәк булырдай өлкән буын вәкилләре, эшлекле, күренекле затлар белән очрашуларга оештыруга багышлау укучыларның һәр тәрбия сәгатен түземсезлек белән көтеп алуына җиткерде. Бүгенге көнем кичәгедән уңышлырак булсын дип яшәү - үсешкә юл.

     Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш. Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска да мөмкин. Аны кабат-кабат сүтеп җыярга да туры килә. Педагогик эшчәнлек тә нәкъ шундый. Минем укучым – бу гади генә укучы түгел, ул кызыксынучан, омтылучан, таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше. Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар: Миңа сорау бирсәләр: - Бәхет ни ул? - дисәләр, Бәхет – шушы: укучылар Кеше булып үссәләр. Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай районы

Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

 муниципаль бюджет белем учреждениесе

Туган  тел һәм әдәбият укытучысы Борһанова

 Гөлнара Нәсим кызының

портфолиосы

                                   

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\IMG-20180901-WA0041.jpg

ФИО: Борһанова Гөлнара Нәсим кызы

Туган елы, көне 1983 ел, 21 апрель

Белемем: югары

Гомуми  стаж: 13 ел

Педагогик стаж: 9 ел

Бу мәктәптә: 9 ел

Квалификацион категория: I

        Нинди фән укыта: туган тел һәм әдәбият

Татарстан Республикасы Тукай районы  

 Калмаш урта гомуми белем  бирү  мәктәбе  

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

     

5 нче сыйныфта  татар теле дәресе

Тема. Антонимнар.

                 Башкарды: 1 нче категорияле татар                

          теле һәм әдәбияты укытучысы

Борһанова  Гөлнара Нәсим кызы

                                       

                                               

Тема: Антонимнар.

Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: телебездә антонимнарны аера белергә өйрәтү;
  2. коммуникатив максат: антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату;
  3.  тәрбияви максат: мәкаль-әйтемнәр нигезендә туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлары:

1) капма-каршы мәгънәдәге  сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

2) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

3) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов “Татар теле” 5 нче сыйныф, К., 2015, 44-45 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр.

I I. Актуальләштерү этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле өй эшләрен тикшереп алыйк. (Дәреслектәге 83 нче күнегү. Синонимнарны җөмләдән табу, билгеләү.)

  1. Индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү.

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

  • Үзбәя

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез.  Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр битенә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

III.  Уку  мәсьәләсен кую.

Укытучы: 1) Укучылар, игътибарыбызны экраннарга юнәлттек. Мондагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

  •  Батыр бер үләр, ... мең үләр.
  •  Дошман боерса – барма, ... боерса – калма.
  •  Аз сөйлә, ... эшлә.
  •  ...  дә тел, ... дә тел.
  •  Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.
  • Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез.

Укытучы: Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Укучылар: Яхшы – яман, көн – төн, батыр – куркак, дошман – дус, аз – күп, сөйдергән - биздергән, тырышлык – ялкулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Укучылар: Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Болар мәгънәләре капма-каршы булган сүзләр. Мондый сүзләр ничек аталалар?

Укучылар: Мондый сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Укучылар: Без бүген антонимнарны өйрәнәбез. 

Укытучы: Яхшы, балалар.

Үзбәя.

Укытучы: Уку мәсьәләсен бер хатасыз куйган укучы – “5”ле, бераз ялгышкан – “4”ле, күбесен күчереп кенә язган укучы үзенә ”3”ле билгесе куя.

Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

IV.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

 а) 86 нчы  күнегүне төркемнәрдә эшләү.

Укытучы:  Мәкальләрне укыгыз. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

Көтелгән җавап: 

Бу – капма–каршы мәгънәдәге сүзләр – антонимнар.

Укытучы: Сүзләр кайчан антоним була ала?

Көтелгән җавап: Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.

Укытучы: Нинди сүз төркемнәре  антоним була ала?

Көтелгән җавап: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.

  1. Физкультминут.

Укытучы: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга.

ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Утырабыз, торабыз.

Менә ничек ял иттек,

 Дәресне дәвам итик.

V.  Ныгыту

а)  Карточкадагы биремне үтәү. Даими һәм контекстуаль антонимнарны билгеләү.

Карточка

  1. Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал. (М.)
  2. Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл.

Җырдан сызланмый бөркетләр

Сугышта үлми былбыл. (Зөлфәт)

  1. Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган. (М.)
  2. Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы. (М.)
  3. Мин үзем дә белми торган

Бер сәерлектә яшим.

Челләләрдә кайчак өшим,

Кышларын ярсып яшьним. (Р.Ф.)

б) Үзбәя

Укытучы: Барлык  антонимнарның төрен  дөрес билгеләгәнгә  – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез  “3”ле билгесе куярсыз.

Укытучы: Укучылар, антонимнарны без ни өчен сөйләмдә кулланабыз дип уйлыйсыз?

  • Сүзлек хәзинәсен баету өчен.
  • Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтү өчен.
  • Чагыштырып карау өчен.

г) Үзбәя

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Үзбәя

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

VII.   Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә өйрәндек?

Укучылар: Без бүген дәрестә антонимнарны өйрәндек.

Укытучы: Нинди сүзләр антоним дип атала?

Укучылар: Капма – каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз.  

VIII.   Өй эше бирү.

88 нче күнегү                       

Татарстан Республикасы Тукай районы  

 Калмаш урта гомуми белем  бирү  мәктәбе  

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

     

5 нче сыйныфта  татар теле дәресе

Тема. Сан. Саннарның дөрес  язылышы.

                                                                                        Башкарды: 1 нче категорияле татар                

          теле һәм әдәбияты укытучысы

Борһанова  Гөлнара Нәсим кызы

                                       

Тема. Сан. Саннарның дөрес  язылышы.

Максат:

  1. Сан турында мәгълүмат бирү, сан һәм саналмыш мөнәсәбәтен аңлату, гарәп һәм рим цифрларының язылышын мөстәкыйль рәвештә ачыклау  өчен шартлар тудыру.
  2. Саннарны логик һәм иҗади фикер йөртеп, тормышта куллану күнекмәләрен үстерү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.
  3. Укучыларда туган телгә — ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

 

Дәрес барышы.

  1. Кызыксыну

1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

  1. Уңай психологик халәт тудыру

  Башлам

У: Исәнмесез укучылар!

у: Хәерле көн укытучым!

У:Укучылар, кәефләрегез ничек?

у:  Кояшлы иртә кебек!

Укучылар, Мин сезгә матур, күңелле көн телим.

 У: Әйдәгез, татар теле дәресен башлап җибәрик. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары  ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

    Актуальләштерү.

  • Укучылар, Википидия сайтыннан алган мәгълүматлар белән танышып чыгыйк әле.

Җир йөзендә бүгенге көндә алты мең тел бар дип исәпләнә.

Галимнәр, халыкара аралашу өчен дөньяда иң киң таралган һәм аңлаешлы булган 14 телне билгеләгәннәр. Татар теле шулар арасында 11 урында тора. Һәм ул 115 000 000лы төрки халыкларга җиңел аңлашыла.

  • Бу текст нәрсә турында?
  • Тексттагы фактларны нинди сүз төркеме ача?
  • Сан сүз төркеме.
  • Әйе.
  • Укучылар, димәк бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез.
  • Сан сүз төркеме турында сөйләшербез. Укучылар, ә сез сан турында нәрсәләр беләсез.

1нче бирем. Мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне табарга һәм саналмышларын табып асларына сызарга.

  1. ________сумың булганчы, _________дустың булсын.
  2. Дусның дуслыгы _______көннән түгел, _______елдан соң беленер.
  3. ________йөрәктә туган җыр _________йөрәкне кузгата.
  4. Җиреннән аерылган _________ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.
  5. _____яңа дустан _______ иске дус яхшырак.

Терәк сүзләр: йөз, бер, җиде, йөз, ике, икенче, өч, бер, өч.

  1. Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.

Текстка игътибар итик әле. Укыганда сезгә нинди кыенлыклар, авырлыклар туды? Цифрларның язылышлары турында нәрсә әйтә аласыз?

Гарәп һәм рим цифрлары дөрес язылган микән?

Юк. Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышын өйрәнергә кирәк.

2 нче бирем.“Эй-ар-гайд”  структурасы.

Дусларым, әйдәгез, Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышын тикшереп карыйк әле. Әгәр җөмләләрдә цифрлар дөрес язылса, сез беренче баганага + билгесен, әгәр дөрес язылмаса – билгесен куярсыз. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

 %D0%A1%D0%BB%D0%B0%D0%B9%D0%B47

 %D0%A1%D0%BB%D0%B0%D0%B9%D0%B48

  • Бу җөмләләрнең дөреслеген каян белә алабыз?
  • Китаптан, кагыйдәдән.

Укучылар, кагыйдәне укып, хаталарны төзәтәләр.

Нәтиҗә.

Үзбәя.

Ял вакыты.

Сорауларга җавап бирик.

  1. Айда ничә атна бар? (дүрт)
  2. Бер елда ничә ай? (унике)
  3. Кәҗәгә җиде яшь тулгач нишли? (сигезгә чыга)
  4. Биш шәм яна. Берсе сүнде, ничәү калды? (берәү)
  5. Сигез таякның дүртесен сындыргач, ничә таяк кала? (унике)

Укучылар, бераз ял итеп алдык. Хәзер әйдәгез, дәрескә күчик. Рим цифрларының язылышын карап китик.

3 нче бирем. Гарәп цифрлары белән күрсәтелгән саннарны рим цифрлары белән язарга.

9            , 52           , 14          , 20              , 555           , 123

Рефлексия.

Тест эшләү.

1.Сан белән ачыкланган исем:

            а) сыйфатланмыш дип атала;

            б) саналмыш дип атала;

            в) берничек тә аталмый;

            г) аныкламыш дип атала.

2. ”Безнең сыйныфта 10 укучы белем ала” җөмләсендә саналмышны табыгыз.

            а) сыйныфта;

            б) 10;

            в) укучы.

3. 1, 2, 4, 7, 10, 50, 100, 160, 200...

           а) рим цифрлары;

           б) гарәп цифрлары.

4. 27 цифрасының рим цифрасы белән бирелешен табарга.

           а)XXVII

           б)XXVIII

           в)XXXVII

Нәтиҗә.

Үзбәя.

У: Булдырдыгыз, укучылар! Сез әлеге теманы яхшы үзләштергәнсез икән.

Өй эше:

  1. 131 күнегү, 63 бит. Рим цифрлары белән күрсәтелгән саннарны сүз һәм гарәп цифрлары белән язарга.
  2. “Миллиард” сүзенең килеп чыгышы турында белеп килергә.
  3. «Саннар патшалыгы» темасына әкият язарга.

Билгеләр кую.

   

Татарстан Республикасы Тукай районы  

 Калмаш урта гомуми белем  бирү  мәктәбе  

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

     

Ркаил Зәйдулла белән очрашу кичәсе

                                                                                        Башкарды: 1 нче категорияле татар                

          теле һәм әдәбияты укытучысы

Борһанова  Гөлнара Нәсим кызы

                                                                       

Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә

язучы Ркаил Зәйдулла белән очрашу кичәсе

Айрат Салаватович сөйли.

КЕРЕШ өлеш. ТАНТАНАЛЫ МУЗЫКА.  (6 укучы чыга):

1нче укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил

 Ул – минем туган илем.

 Дөньяда иң-иң матур тел

 Ул – минем туган телем.

2 нче ук учы.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

 Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

 Кояшка да, айга да.

3 нче укучы.

 Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән.

...Әлифбамны, дога итеп

Укыймын күңелемнән.

4 нче укучы.

 Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек - бер генә.    

  ҖЫР “Туган телем “

 

I өлеш:

1 а.б.

 Күренекле шәхесләргә

Бай минем газиз халкым...

Алар турында сөйләргә

Бар минем тулы хакым.

2 а б.

Һәрберсе чал тарихымда

Калдырган җуелмас эз:

Моңлы җырын, көен язган,

Я әйткән гыйбрәтле сүз.

1 а.б.

 Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укытучылар, мәктәбебез укучылары!

Исәнмесез, хөрмәтле Ркаил Рафаилович!

   Без Сезнең килүегезне зур түземсезлек белән  көттек һәм  үзебезнең мәктәбебездә күрүебезгә, сезнең белән очрашуыбызга бик шатбыз.

2 а.б. 

Без сезнең шигырьләрегезне, драма, проза әсәрләрегезне бик яратып укыйбыз. Сезнең тормыш юлыгыз, иҗатыгыз белән таныштырып үтәсебез килә.

1 а.б.

 Безнең яраткан язучыбыз Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин 1962 нче елның 23нче гыйнварында хәзерге Чувашия Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Соңгы курсларда укыган чагында ук “Татарстан яшьләре”  газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. 1985 елдан газета редакцияләрендә хезмәт юлын дәвам итә. 1989 нчы елда яшьләр өчен “Идел” журналы ачылгач, шунда бүлек мөхәррире хезмәтен башкара.

2 а.б. 

1984 нче елда яшь студент шагыйрьнең “Кояшлы күзләр” исемле беренче шигъри җыентыгы басыла.  Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтәләр. Ркаил Зәйдулланың “Күрәзә”(1988), “Урыс кышын озату” (1993),  “Мәгарә” (2005) исемле җыентыклары да уңай бәяләнә, җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңгырашының чагылышы буларак бәяләнә. “Күрәзә” китабы өчен ул Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. Ул – проза, драматургия, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә үз сәләтен күрсәтә алган әдип. Прозада бигрәк тә тарихи-милли хикәяләре белән танылды. Драматургиядә Ркаил Зәйдулла “Саташкан сандугач” драмасы белән билгеле.

    Ркаил Зәйдулла – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007);

 2010 елда ул “Мәгарә”, “Ташка ордым башымны” исемле китаплары өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1988 нче  елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1 а.б. 

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт:

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда.

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Шагыйрь Ренат абый Харис язган бу шигъри юллар нәкъ сезнең турыда кебек Ркаил Рафаилович. Сүзне Сезгә бирәбез.

Рәхим итегез!

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА СӨЙЛИ.

II өлеш.

1 а.б.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

2 а.б.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә.

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк

Үзләренең асыл телендә.

1 а.б.

   Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Ркаил абый Зәйдуллинның  шигырьләре әнә шундыйлардан. Аның шигырьләрен уку өчен сүз укучыларга бирелә.

 III өлеш.

1)Ркаил Зәйдуллинның  шигырьләрен уку.

- 9 нчы сыйныф укчысы Салахова Эльвина “ Каен кызы”

- 9 нчы сыйныф укчысы Вщлиева Динара “Яз-1979”

- 9 нчы сыйныф укчысы Исламова Диләрә “ Дәрес бара”

- 9 нчы сыйныф укчысы Зарифуллин Алмаз “ Авыл малае”

- 3 нче сыйныф укчысы Хайбуллина Азалия “Төнге рәсем”

- 5 нче сыйныф укчысы Сарычева Альбина «Каз өмәсе»

- 9 нчы сыйныф укчысы Адиева Азалия “Татар иҗтимагый үзәге әһелләренә”

- 9 нчы сыйныф укчысы Назипова Илнара “Татарстан”

2) Бронников Артем сөйли (“Татар таҗы” китабын тотып чыга):

- Мин бу китапны зур кызыксыну белән укып чыктым, ул миңа бик ошады. Анда төрле чорларда безнең Ватаныбызны саклаган бөек шәхесләр турында язылган. Бу китапны мин сезгә дә укырга киңәш итәм, чөнки ул туган илне яратырга, кирәк икән, аны сакларга һәм якларга өнди.

Мин сезгә шушы китапта язылган “Кол Шәриф” хикәясен сөйләп үтәм.

(“ Кол Шәриф” хикәясен сөйли. Китапның презентациясе  күрсәтелә.)

IV  өлеш.

1а.б. 

Хөрмәтле Ркаил Рафаилович! Безнең Сезгә соруларыбыз бар иде, шуларга җавап биреп үтсәгез иде.

(Укытучылар һәм укучылар сораулар бирәләр) Сораулар:

  1. ____________________________________________________________

________________________________________________________________

  1. _______________________________________________________________________________________________________________________
  2. _______________________________________________________________________________________________________________________
  3. __________________________________________________________________________________________________________________________

1а.б.

  Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар.

Газиз туган телебез – татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!

 Хөрмәтле Ркаил Рафаилович! Сез - татар теле һәм милләте сагында торучы мөхтәрәм шәхесләрнең берсе.  

Безнең белән очрашуга килүегез һәм тирән эчтәлекле әсәрләрегез өчен рәхмәт Сезгә!

2 а.б.

Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары, озын гомер телибез.

Киләсе очрашуларга кадәр, хушыгыз!

АЙРАТ САЛАВАТОВИЧның йомгаклау сүзе.

Татарстан Республикасы Тукай районы  

 Калмаш урта гомуми белем  бирү  мәктәбе  

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

     

«Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  фишбоун һәм диаграмма Венна алымнарын  куллану» дигән темага мастер-класс

                                                                                        Башкарды: 1 нче категорияле татар                

          теле һәм әдәбияты укытучысы

Борһанова  Гөлнара Нәсим кызы

Мастер – класс.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!

                       Үземнең чыгышымны “Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр” дигән Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлыйсым килә. Без укучыларга белем бирәбез. Бүгенге көн мәгарифе безнең алдыбызга дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм.

                   Нәрсә ул тәнкыйть?  Ә нәрсә ул фикерләү?    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган: тәнкыйть ул - кешенең, берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү.

               Фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позициясеңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.     

Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора

 1.ЭТАП    -  Чакыру.  (кызыксыну уяту, мотивация)
2. ЭТАП   -  Аңлау, белү.  (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны үзләштерү)
3.ЭТАП    -   РЕФЛЕКСИЯ
     Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы һ.б.

       Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.                                                                                                                     Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, гади һәм катлаулы сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус кызыклы, беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.                                                                                                                                

     Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.

Ә хәзер сезне «Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  фишбоун һәм диаграмма Венна алымнарын  куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс эшендә катнашырга чакырам, рәхим итегез.

Мастер-класс барышы.

    Мастер-классның максаты: Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү; тәнкыйди фикерләү технологиясе турында кызыксынулар уяту, әлеге технология нигезендә эшләргә “этәргечләр” бирү.

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=db6c56cb7f2d180d973baf369a796b50&n=13 https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=db6c56cb7f2d180d973baf369a796b50&n=13

Диаграмма Венна

    Түгәрәкнең ике як–ягында бер –берсеннән аерылып торган үзенчәлекләр, ә уртасында икесен берләштерә торган үзенчәлекләр языла.

    Без М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендәге Галиябану һәм Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге Хәят образын алыбыз.

   Аермалыклар:

     Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.

   Хәят – 16 яшьлек, озын куе чәчле, зифа буйлы, озын керфекле, кара күзле, алсу-ак йөзле. Хәят - чибәр кыз, әмма бу гади чибәрлек кенә түгел, таңга калдыра торган матурлык. Хәятның чибәрлеге курчак матурлыгы кебек салкын, тышкы матурлык кына түгел. Кызның эчке матурлыгы тышкы матурлыгына кушыла. Гаять саф ул, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Кирәк икән, кыю һәм батыр була. Горурлык та бар аңарда. Хәятка рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, аны театрга йөрүдән, хәтта декольте күлмәкләр киюдән дә тыймыйлар, ягъни ул беркадәр иркенлектә үсә.

 

  Охшаш яклары:

Алар икесе дә татар кызлары. Аталары сүзеннән чыкмыйлар. Галиябану да һәм Хәят тә бик чибәр кызлар.

    Ә хәзер “балык кылчыгы” алымын карап китик.

“Балык кылчыгы” алымын үткәрү методикасы:

    “Балык”ның башына дәреснең темасы яки текстта куелган проблема языла, “балык”ның аскы “кылчык”ларына проблеманың фактлары билгеләнә, ә өске “кылчык”ларына язылган һәр фактның сәбәбе ачыклана. Темадан ни хәтле факт һәм сәбәпләрне аерып чыгарып була, шуның кадәр балык кылчыгының саны да ясала. Проблеманың факт һәм сәбәпләрен аерып күрсәткәч, “балык койрыгы”на проблеманың чишелеше, нәтиҗәсе языла. 

Фишбоун («Балык кылчыгы»)

М.Маликова “Чәчкә балы”

                              Сәгъдия белән             Харитоновлар

                             Гамил гаиләсе                 гаиләсе

Тату гаилә

Сәгъдия белән Гамил гаиләсе

Харитоновлар гаиләсе

Сәгъдия белән Гамил исерекбашлардан туган, сәләматлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр, тумышыннан хәмергә булган тартымыннан арындырып, аякка бастыралар.

Эльза белән Геннадий Харитоновлар физик яктан сәләмат орлыктан туган малайны бозыклыкта тәрбияләп, ялганчы, кеше талаучы, наркотиклар кулланучы бозык бер зат үстерәләр.

  Нәтиҗә:  Автор бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Ә инде андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак.

    - Дәресләрдә әлеге алымнарны куллану укучыларның төркемдә эшли белү, текст анализлау, төп фикерне аерып чыгарып, сәбәпләрен ачыклау, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыра.

    - Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен рәхмәт! Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.

                                       

Укыту–методик комплектлар

1.     Зәкиев М.З. Татар синтаксисы.- Казан: “Мәгариф”, 2008.

 2.   Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.- Казан: “Мәгариф”, 2004.

  3.   Шакирова Н.Х.Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. Гади җөмлә.-Яр Чаллы, 2002.

  4.   Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008.

  5.   Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

  6.   Сөнгатов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары.-  Казан: “Мәгариф”, 2001

  7.  5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

  8.  Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.- Казан: “Мәгариф”, 2005

  9.   Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.

10.  Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2006

11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”,2005.

12.  Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

13.  Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

14  Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

15.  Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

16.  Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2006.

17.  Абдрахимова Я.Х.  Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 8-9.- Казан: “Мәгариф”, 2005

Дәреслекләр

  1. Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. Казан: Татар. кит. нәшр.,  2015.
  2. Татар теле. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Н.В. Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014
  3. Татар теле. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов – Казан:Тат. кит. нәшр., 2015.
  4. Татар теле. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов. – Казан:Тат. кит. нәшр., 2015.
  5. Татар теле. 10-11 сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов – Казан:Тат. кит. нәшр., 2016.
  6. Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы./ Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2014.
  7. Әдәбият. 7 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә./ Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
  8. Әдәбият. 8 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. /Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова - Казан: Татарстан китап нәшрияты , 2015.
  9. Әдәбият. 9 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә./ Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016.
  10. Әдәбият. 10 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә./ Ф.Ә.Ганиева, Д.М.Абдуллина, Ч.Р.Рамазанова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016.
  11. Әдәбият. 11 сыйныф: татар телендә   гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. /Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017.



Предварительный просмотр:

УҢЫШЛАРЫБЫЗ

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова 2.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова Гөлнара Насимовна .jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова. Исламова.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова Салахова.jpeg


C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова. Макеева.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова. Шавалеева.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Бурганова.Бурганова.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Изображение 032.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\грамота.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Изображение 033.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Изображение 034.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Изображение 047.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Изображение 048.jpg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Мингалимов.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\Шавалеева.jpeg

C:\Users\Салихова Алсу\Desktop\Грамоты Гульнара\128.jpg



Предварительный просмотр:

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Калмашская средняя общеобразовательная школа»

Программа по патриотическому воспитанию

«Стань гражданином и патриотом»

Классный руководитель: Бурганова Г.Н.

с. Калмаш 2017 г.

ПАСПОРТ  ПРОГРАММЫ

Наименование Программы

Патриотическое воспитание

«Стань гражданином и патриотом»

Разработчик Программы

Классный руководитель

Исполнители Программы

Педагогический коллектив, учащиеся

родители

Цели  Программы

Воспитание личности гражданина и патриота России, имеющей твёрдую социально – активную позицию гражданина, соблюдающей духовные, правовые и общечеловеческие заповеди, духовно и физически здоровой, способной само развиваться, творчески мыслить, знающей историю и культуру своей страны, обладающей культурой мысли и речи.

Задачи Программы

  1. формирование у подрастающего поколения чувства гордости и верности Родине, готовности к служению Отечеству,  выполнению гражданского долга и конституционных обязанностей;
  2. формирование у учащихся высокой социальной активности, гражданственности и патриотизма;
  3. изучение истории и культуры Отечества и родного края; изучение истории своей семьи, школы, села;
  4. формирование у учащихся потребности в здоровом образе жизни;
  5. воспитание любви к родному краю,  Родине, её истории, культуре, традициям;
  6. привитие культуры отношений, навыков общественной жизни;
  7. создание благоприятных условий для нравственного, интеллектуального и физического развития юношей и девушек;
  8. повышение реального вклада подрастающего поколения в дело  процветания родного края и Отечества.

Ожидаемые результаты

  • активная гражданская позиция;
  • способность нести личную ответственность за судьбу своей семьи, села, района, края, страны;
  • чувство патриотизма, верности Родине и готовности служения Отечеству;
  • духовность, нравственность, личная и общественная ответственность;
  • способность к саморазвитию.

Срок действия Программы

2017 – 2019 гг.

Этапы реализации Программы

I этап – аналитико - практический – 2017 -2018 учебный год

II этап – практический – 2018-2019 учебный год

      

                                                   Пояснительная записка.

 Программа  «Стань гражданином и патриотом» определяет основные пути развития гражданско-патриотического воспитания старшеклассников и направлена на воспитание патриотизма и формирование гражданственности; представляет собой определенную систему содержания, форм, методов и приемов педагогических воздействий. Программа опирается на принципы социальной активности, индивидуализации, мотивированности, взаимодействия личности и коллектива, развивающего воспитания и  имеет большое значение для решения ряда воспитательных и социальных проблем. 

Актуальность проблемы гражданско-патриотического воспитания.

       Становление гражданского общества и правового государства в нашей стране во многом зависит от уровня гражданского образования и патриотического воспитания. Сегодня коренным образом меняются отношения гражданина России с государством и обществом. Он получил большие возможности реализовать себя как самостоятельную личность в различных областях жизни, и в то же время возросла ответственность за свою судьбу,  судьбу других людей. В этих условиях патриотизм становится важнейшей ценностью, интегрирующей не только  в социальную, но и духовно-нравственную, идеологическую, культурно-историческую, военно-патриотическую   сферы  общества.  

        ЦЕЛЬ данной программы: воспитание личности гражданина и патриота России, имеющей твёрдую социально – активную позицию гражданина, соблюдающей духовные, правовые и общечеловеческие заповеди, духовно и физически здоровой, способной само развиваться, творчески мыслить, знающей историю и культуру своей страны, обладающей культурой мысли и речи.

ЗАДАЧИ ПРОГРАММЫ:

 

  1. формирование у подрастающего поколения чувства гордости и верности Родине, готовности к служению Отечеству,  выполнению гражданского долга и конституционных обязанностей;
  2. формирование у учащихся высокой социальной активности, гражданственности и патриотизма;
  3. изучение истории и культуры Отечества и родного края; изучение истории своей семьи, школы, села;
  4. формирование у учащихся потребности в здоровом образе жизни;
  5. воспитание любви к родному краю,  Родине, её истории, культуре, традициям;
  6. привитие культуры отношений, навыков общественной жизни;
  7. создание благоприятных условий для нравственного, интеллектуального и физического развития юношей и девушек;
  8. повышение реального вклада подрастающего поколения в дело  процветания родного края и Отечества.

                                                 

Ожидаемые результаты:

        В процессе реализации программы по патриотическому воспитанию обучающихся “Стань гражданином и патриотом” у ребят к моменту окончания школы должны быть сформированы следующие качества личности:

  • активная гражданская позиция;
  • способность нести личную ответственность за судьбу своей семьи, села, района, края, страны;
  • чувство патриотизма, верности Родине и готовности служения Отечеству;
  • духовность, нравственность, личная и общественная ответственность;
  • способность к саморазвитию.

Основные направления реализации программы:

  • разработка мероприятий, направленных на патриотическое воспитание;
  • внеурочная деятельность как условие воспитания патриотизма у учащихся через проекты и внеклассную работу;
  • использование воспитательного потенциала школьных средств информации;
  • использование системы дополнительного образования;
  • взаимодействие с социумом.

Принципы, на основе которых строится  работа по патриотическому воспитанию:

цени и оберегай свое Отечество;

овладевай, совершенствуй и сохраняй традиции и культуру своего народа;

дорожи историей своего народа;

свято относись к символике своей страны;

береги красоту своего края.

Этапы реализации программы:

 

I этап: аналитико - практический – 2017 -2018 учебный год. 

Цель: реализация программы по гражданско-патриотическому воспитанию. 

Задачи: определить содержание деятельности, наиболее эффективные формы и методы воспитательного воздействия; развивать ученическое самоуправление; расширять и укреплять связи и отношения классного коллектива с  учреждениями социума; вовлекать в систему гражданско-патриотического воспитания представителей всех субъектов образовательной деятельности; проводить мониторинг реализации программы; принимать участие в конкурсах по гражданско-патриотическому воспитанию различного уровня. 

   

 

 II этап: практический – 2018-2019 учебный год. 

  Цель: формирование  основных элементов системы патриотического воспитания:  гражданских навыков и осознанного отношения к базовым ценностям.

  Задачи: обобщение результатов практической реализации Программы и определение приоритетов на перспективу.

Методика изучения эффективности воспитательной деятельности.

  1. Целенаправленность (учащиеся имеют цель в жизни, добросовестно относятся к получению образования, определились с выбором дальнейшей профессии).
  2. Патриотическая деятельность (система различных ситуаций, сфер деятельности учащегося, в которой он усваивает понятия «патриотизм», «Отечество», «Родина», «конституционный долг» и т.п.; комплекс практических мероприятий, направленных на подготовку к выполнению конституционного долга в мирное и военное время).
  3. Готовность к выполнению конституционного долга, достойному служению Отечеству (выполнение требований Конституции РФ, определяющих обязанности и права гражданина в мирное и военное время).
  4. Дисциплинированность (нарушения дисциплины не характерны, а если и происходят, то редко и не имеют системы).
  5. Коллективизм (деятельность коллектива неотделима от жизнедеятельности личности).
  6. Знание истории России, Тукаевского района, села Калмаш (добросовестное отношение к изучению предмета, знание основных периодов, выдающихся граждан, умение оперировать историческими датами и приводить примеры).
  7. Здоровый образ жизни (отказ от курения, употребления спиртных напитков (наркотических средств), активные занятия физической культурой и спортом).

Управление процессом воспитания строится по следующим направлениям:

1. Совместная работа с:

общественными организациями: Сельский Дом культуры, Краеведческая музейная комната МБОУ «Калмашская СОШ», Сельская библиотека.

2. Сбор информации:

педагогические наблюдения;

анкетирование;

анализ собранной информации;

4. Планирование:

разработка программ и планов, направленных на развитие учащихся, повышение их уровня воспитанности;

подбор форм и методов в соответствии с собранной и отработанной информацией.

5. Коррекция:

анализ воспитательной работы;

корректировка плана и программы.

6. Создание условий для развития учащихся:

доброжелательный микроклимат в ученическом коллективе;

сотрудничество с педагогами  дополнительного образования и воспитания, с учителями-предметниками;

тесная связь семьи и школы;         

взаимопомощь в проведении внеклассной, внеурочной, внешкольной работы;

работа с активом учащихся.

                        

План   реализации программы   

Мероприятие

Сроки проведения

Ответственные

1.

Классный  час

« Есть такая профессия – Родину защищать».

сентябрь

Классный руководитель

2.

Урок мужества «Битва за Москву».

декабрь

Классный руководитель

3.

День героев Отечества

декабрь

Классный руководитель

4.

Акция «Ветеран живет рядом»

постоянно

Классный руководитель

5.

Просмотр документальных фильмов по изучению истории России

В течение года

Классный руководитель

6.

Смотр строя и песни

февраль

Классный руководитель, учитель физкультуры

7.

Уроки  мужества  с участием ветеранов ВОВ и тружеников тыла.

февраль

Классный руководитель

8.

Участие  в  районных  спортивных соревнованиях.

В течение года

Классный руководитель, учитель физкультуры

9.

«Я шлю тебе письмо из 41-го» (Село Калмаш в годы войны)

май

Классный руководитель, учитель истории

10.

Акции:

  • «Георгиевская лента»
  • «Бессмертный полк»

май

Классный руководитель

11.

Уборка территории  вокруг памятника погибшим воинам.

В течение года

Классный руководитель

12.

Акция «Цветы на граните»

В памятные даты

Актив класса, классный руководитель

13.

Проектная деятельность:

Создание музея под открытом небом «Дыхание прошлого»

В течение года

Классный руководитель

14.

«Вот и стали мы на год взрослей»: подведение итогов

май

Классный руководитель

                                      Примерная тематика классных часов.    

10 класс

-О моих правах и обязанностях.

-О защитниках страны. Вчера. Сегодня. Завтра.

- Что значит быть человеком?

-О нравственных и безнравственных  поступках и их последствиях.

    11  класс

-О патриотизме ложном и мнимом.

- «…  гражданином быть обязан…»

-О человеческой благодарности, памяти и беспамятстве.

-Как жить в гармонии с собой?

Модель выпускника школы



Предварительный просмотр:

СЦЕНАРИЙ  НА  ПОСЛЕДНИЙ  ЗВОНОК

Ведущий1-В1

Ведущий2-В2

Гимн РФ и РТ.

В1. Добрый день, уважаемые педагоги, родители и гости праздника! Снова наступил исторический день для нашей школы  – День последнего звонка.

И как хорошо, что такой праздник бывает весной, цветущий, радостный, всегда новый.

Для наших выпускников эта весна – начало, уверенное и многообещающее.

А в школьной летописи заполнилась еще одна страничка.

В2. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар!

Бүген безнең  һәрберебез өчен  иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.

В1. Сегодня школьный прозвучит звонок,

Который  будет не совсем обычным.

Прервется нить той череды привычной,

Когда урок сменялся на урок.

В2. Когда-то, лет одиннадцать назад,

Когда деревья были золотые,

Для них был праздник Первого звонка -

Под трель его они, в класс вошли впервые.

Звучит детская песенка, первоклассники идут в школу ...

В1. Но вот прошли года,

Звенит звонок последний,

Пришла пора проститься

С партой школьной.

Под Фанфары выходят выпускники(11класс и 9 класс)

В1. Школа – это маленькое государство

И в каждой школе есть свои законы.

Чтобы не сбиться с верной дороги,

Чтоб задавать движения вектор –

В школе есть справедливый и строгий

Но самый лучший директор!

Слово предоставляется директору школы Габдуллину Айрату Салаватовичу.

В2.  Дорогие выпускники! Сегодня для вас прозвучит особенный звонок, он не похож на те звонки, которые вы слышали раньше. Этот звонок для вас – рубеж между детством и  взрослой жизнью.

Песня "Детство"

В1. Уважаемые выпускники, сегодня  Вас пришли проводить в большой мир взрослой жизни те, у кого детство ещё и не думало кончаться, наши первоклассники!

Слова напутствия или поздравление от первоклассников.

Выпускник-11-кл

Во взрослую жизнь провожая,

Звенит наш последний звонок.

И в памяти сразу всплывает,

Как школа дала нам «урок».

Выпускник-9кл-

Как сели впервые за парту,

И первый рюкзак за спиной.

А вот мы в костюмах и платьях

Прощаемся со школьной скамьей.

Выпускник-11кл-

Одиннадцать  лет быстро так пролетели 
Между первым и этим звонком. 
Сделать многое мы не успели, 
Ты прости и прощай школьный дом. 

Выпускник-9кл-

Әй, мәктәбем, үстердең син безне

Бирдең белем

Чәчәк атты синдә яшьлегем

Әй мәктәбем җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем.

Выпускник-11кл-

Жизни взрослой спешим навстречу –

Стой, мгновенье, погоди.

Впереди – выпускной наш вечер.

Детство наше, увы, позади.

Выпускник-9кл-

Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез

Гел биеккә үргә атларга.

-Песня "Последний звонок"-

Слова Благодарности от выпускников:

-Виталий-учителям

-Саша-Школе(Не забыть сказать о новой традиции, сажать розы)

Выпускник-11кл-(Дарина)

Родители волнуются за нас,
Ведь именно они нас собирали.
Совсем недавно в первый в жизни класс,
Переживали, нянчили, мечтали!

Вот и сейчас душа болит за нас:
Выпускники мы — новые дороги.
И снова не сомкнуть им долго глаз,
И пережить заботы и тревоги.

Спасибо вам, родные, за любовь,
За выдержку, терпение и мудрость.
Мы обещаем радовать вас вновь,
И не позволим вас расстроить грустью.

В1.Мы в этот час сказать еще должны,

О самых близких в мире людях,

О тех, кто помогал расти,

И помогать ещё во многом будут

От имени родителей слово предоставляется _________________________

Песня на мотив ДДТ-"Осень"

В2.Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Менә инде бәйрәмебезнең иң тантанылы мизгеле дә килеп җитте.

Берничә минуттан бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау авазы яңгыраячак.

(Выпускник несет на руках маленькую девочку с колокольчиком.) 

В1.Ваших руках сейчас шары, загадайте  самые заветные желания и выпустите их в небо!

Запуск шаров.

В1.

Дорогие выпускники мы приглашаем вас на ваш последний классный час. В добрый путь!!!

Звучит последний звонок. Выпускники уходят.

В2. “Соңгы кыңгырау бәйрәме”нә багышланган тантаналы линейка шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!