Бала юындыру йоласы

Сираева Резеда Хайдаровна

Бала туу- һәр гаиләдә зур бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_yuyndyru_yolasy.docx38.17 КБ

Предварительный просмотр:

Бала юындыру йоласы

Татар халкының гореф-гадәтләре , йолалары бик күп. Элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Сез гаилә йолаларына ниндиләрен кертер идегез?(Укытучыларның фикерләре тыңлана)

Әйе,туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Бала туу- һәр гаиләдә зур бәйрәм. Сабый дөньяга аваз салу белән, төрле мәшәкатьләр алга килеп баса. Менә шул вакытта үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алсак , күпкә җиңелрәк булыр иде.

 Бүген бала туу белән бәйле йолаларның берсе Бала юындыру йоласын искә төшерәсе килә.Әлеге йола Сезгә танышмы? Бәби мунчасы ничек ягылганын әйтә аласызмы? Бала юындырганда нинди сүзләр әйтелә? (Укытучыларның фикерләре тыңлана)

Бүген Бала юындыру йоласын искә төшерергә безгә укучылар ярдәм итәр.

(Зарина)1.Бәби мунчасы ягу.

 Кайтуга бәби мунчасы ягыла .Бәби мунчасын ягып җибәреп, төтене чыкканын күрсәләр, күрше- күлән су алып кайтып сала торган була. Бәби мунчасына су китерү зур савап булган. Бәби мунчасын

котлап, йомырка, сабын, коймак китергәннәр.

Мунчада иң беренче туганнары юынган. Каты эссесе беткәч, баланы юындырырга алып баралар.   Элек бу эшне кендек әбиләре башкарган.Алар болай дип әйтеп чабындыра торган булганнар.

Атаң кискән утын түгел

Анаң яккан мунча түгел,

Аюдай симез бул, бүредәй җитез бул.

Аю баласы,бүре баласы,мунча ташы,бүрәнә башы,

Картны күрсәң, бабай диген

Карчыкны күрсәң әби диген

Яшьне күрсәң абзый,диген,җиңги диген

Тәмле телле бул

Атаң ташы түгел,мунча ташы

Минем кулым түгел,Әйшә-Батман кулы

Минем телем түгел

Идел кичкән инәләр теле

Кәбестәгә су салдым,

Суы сарыксын, үзе калыксын

Ят та йокла,тор да уйна.      

     

(Фирюза) Ә баланың әнисе коендырганда менә болай әйткән.

 Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр расүүлүллаааһ.
Суы сарыксын, үзе калыксын,
Бәхетле- тәүфикълы булсын!
Иманлы җаннардан яралган булсын!
Әти-әнисенә шәфкатьле булсын, олыга-кечегә мәхәббәтле күренсен.
Мичтәй, морҗадай таза, дөядәй зур булып үссен!
Суы сарыксын, үзе калыксын,
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын!
Җиңел пар белән сине, улым!             

(Аделя)2.   Кайбер төбәкләрдә бала туып, 40 көннəн соң “кырык суы”мəҗлесе үткəргәннәр. “Кырык суы”дигəндə, бала туып 40 көн тулган көнне, аны 40 кашык су белəн телəклəр əйтеп юындырганнар. Бу көн мəҗлес көне була. “Кырык су” коючы ролен олы яшьтəге, тəрбияле, ире белəн тигез гомер кичереп, балалар үстергəн сəламəт əби башкара. Ул “кырык суы” коеп кына калмый, мəҗлескə килгəн балаларга махсус пешерелгəн кабартма һəм хəлвə өлешə. Баланың “кырык суы” өчен яңа тəлинкə əзерлəнə, аңа су, əзрəк шикəр, əнисенең алтын йөзеге салына. Əби балага һəр кашык су койганда берəр телəк сүзе əйткән. Мəсəлəн, гомерең озын булсын, акыллы бул, əхлаклы бала бул һ.б. Су кою тəмамлангач, балага яңа киемнəр кидергәннəр.

                                                     

3.Э минем әнием энемне юындырганда менэ болай дип әйтә.

Йомшак су, йөгерек су,

Минем бәбине чиста юсын,

Баламның башын юсын,

Баламның битен юсын,

Баламның күзләрен юсын.

Битләре алсулансын,

Күзләре нурлансын,

Авызы елмайсын,

Гәүдәсе агарсын,

Аяк – куллары көчле булсын,

Сау-сәламәт,

Таза, нык булсын.

(Аделя)Әниең энеңне бигрәк акыллы, матур сүзләр әйтеп юындыра икән.

Әйе,Ул сүзләр тәмле телле булырга кушалар. Матур итеп  сөйләшергә, һәрвакыт чиста булып йөрергә кирәклеген аңлаталар.

       

Ә миңа бала юындыру йоласы турында үз авылыбызның Үлмәсбикә әби сөйләде. Ул безнең кодагый әби. Аңа 85яшь. Аның әбисе Мөһипҗамал кендек әбисе булган. Ул 120 балага туарга ярдәм иткән. Бәби мунчасына да баланың әнисе дә, баланы да алып кергән. Баланы юындырганчы иң элек марляны тозлы суга манып кул, аяк бармаклары арасын, буын сырларын сөртеп чыга торган булган. Шулай итсәң бала тирләми торган була дигәннәр. Бала юындырган су белән юынырга ярамаган, саулыгы бетә дигәннәр, аны кеше йөрми торган урынга түгәргә кушканнар. Юындырганда такмаклап сүзләр әйткәннәр.

Суы сарыксын, узе калыксын

Имәдәй нык бул,

Чыршыдай биек бул,

Каендай ак бул,

Чишмәдәй саф бул,

Аталы-аналы бул,

Алтын канатлы бул.

Озын гомерле бул,

Бер кулың майда,

Бер кулың балда булсын,

Тәнеңә сулар сиптем,

Сихәтле булсын,

Аю баласы, бүре баласы,

Бүдәнәдән-май,

Җабалактан-җон.

 Аделя. Мин “Сөембикә”журналыннан Асия Юнысованың “Бәби мунчасы”дигән әсәрен укыдым. Шуннан өзек сөйлим.

Җамал әби мунчаның тәртибен яхшы белә. Хуш исле яхшы сыйфатлы сабыннар, йомшак сөлгеләр, пакъ биләүсәләр әзерләнде. Ефәк яфраклы каен пиннеге мәтрүшкә, ярабай, бөтнек, әрем салынган суда пешерелде. “Әйдә, кызым, җайлап утыр да бәбиеңне алдыңа яткыр. Бала бераз парлансын. Аннары күкрәк сөтеңне бәбинең аркасына саварсың да канат белән кагылгандай йомшак кына сыйпаштырып утырырсың”. Җылы парда изрәгән сабыйның аркасын каты төктән арындыргач, нәүбәт йомшак, пиннеккә җитте:

Атаң кискән утын түгел,

Анаң яккан мунча түгел,

Бүрәнә башы, бүре теше, у-у-у...

Аю-бүре баласы

Еламасын, зур үссен,

Мичтәй-морҗадай булсын!-дип

Тезеп китте Кендек әби.

Теләкләрен теләп бетергәч, әби кайнар мунча ташына тфу-тфу дип текереп алды . Үлән сулары белән коендыргач: ”Суы сарыксын, узе калыксын!”- дип такмаклап, баланы чиста су белән янә бер мәртәбә чайкады да биләүсәгә төрде.