Әнием - күңелем кояшы

Әниләр бәйгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием - күңелем кояшы

8 нче март – Хатын – кызлар көне өчен әниләр бәйгесе. Бәйрәм залы укучыларның рәсемнәре, әниләргә багышланган мәкальләр, шарлар, чәчәкләр, семья альбомыннан фотолар белән бизәлә. Укучыларның әниләренә багышлап ясалган презентацияләре карала.

Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә – яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

Укучылар чыгышы.

Ана гүя дала –

Колачы киң, йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Алып баручы. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы – шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Бүгенге бәйрәмебез сезнең хөрмәткә. “Күңелем кояшы” дип исемләнгән бәйгене башлыйбыз.

Укучы. Минем әнием көн дә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.

Алып баручы. Кадерле әниләр! Һәр очрашу танышудан башлана. Беренче бәйге “Таныш булыйк” дип атала. Рәхим итегез. (Бәйгедә катнашучы әниләр үзләре белән таныштыралар).

Укучы. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Алып баручы. 2 нче бәйгебез “Аш –су остасы”. Сезгә кадерле әниләр, “Туган авылым” рестораны өчен төшке ашка меню төзергә кирәк. (Меню төзегәндә әниләр иҗади сәләтләренә нигезләнеп язалар).

Җыр. “Иң матур җыр”.

Алып баручы. Әниләргә төшке аш менюларын яклау өчен сүз бирәбез.

Укучы.Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, - яшәү чыганагы,

Тормыш яме, әнкәй – хатын – кыз.

Алып баручы. “Минем әни – модельер” 3 нче бәйгебез.Хәзер сез үзегезнең балагыз өчен бәйрәм киеме рәсемен ясарсыз. (Фломастерлар, кәгазь битләре таратыла)

Укучылар чыгышы.1. “Кунаклар алдына куярга”.

Әнисе улына акча биргән.

-Мә, улым, кибеттән ике кило алма алып кайт. Кара аны, сатучы апаңа әйт, тәмлеләрен гегә үлчәсен. Кунаклар алдына куярга кирәк, - дигән.

Малай алманы алып кайтып биргән.

-Я, ничек, улым, алманың тәмлеләрен алып кайттыңмы?

-Тәмлеләрен генә, әни. Мин аларның барысын да үзем тешләп – тешләп кабып карап алдым, барысы да тәмле иде.

2. Әбисе:

- Улыкаем, олы кешеләрнең, әти – әниеңнең әйткәненә колак салсаң, гел уңарсың.

Оныгы:

-И – и әби! Колакны салгач, аларның ни әйткәнен ниченк ишетермен дә ничек аңлармын соң?!

Алып баручы. Хәзер сүзне әниләргә бирәбез. (Бәйрәм киемнәрен яклау).

Укучы.Әнием,бәгърем, күз нурым.

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

Алып баручы. 4 нче бәйгебез “Иң чибәр әни” дип атала.Сезгә өйдә булган азыклардан тирене чистарту, тукландыру максатыннан “битлек” ясау өчен рецепт төзергә тәкъдим итәбез.

Укучы. Кая барма, шунда әнкәй йөзе

Кая барма – әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Авырсаң, янда тора ул,

Төн буе керфек какмый

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый – саклый.

Алып баручы. Әниләргә сүз бирәбез. (Рецептлар укыла).

Җыр. “Әниләр бәйрәме”.

Алып баручы. 5 нче бәйге “Шәфкать туташы”. (Әниләргә дару үләннәренең исеме әйтелә, ә алар аның нинди авырудан дәва булуын белергә тиеш).

Үги ана яфрагы – тын юлларына салкын тигәндә, хроник бронхит һәм бронхлар киңәйгәндә, каты ютәлдән.

Бака яфрагы – сулыш юллары ялкынсынганда, ютәлләгәндә.

Гөлҗимеш – С витаминына бай, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

Кычыткан – ревматизм авыруларыннан.

Меңъяфрак – кан тамырлары системасына уңай.

Наратбаш – организмның саклану көчләрен ныгыта.

Петрушка – бөер эшчәнлеген яхшырта.

Кызыл бөрлегән – җиләкләре салкын тиюдән, ашказаны – эчәк авыруларыннан дәва.

Мәтрүшкә – нерв системасын тынычландыра, аппетитны ача, баш авыртуыннан, йокысызлыктан дәва.

Укучы.Рәхмәт яусын, безнең әнкәйләргә.

Алардадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Алып баручы. “Иң тапкыр әни” бәйгесе.Хәзер әниләрнең көнкүрештә аш – су әзерләүдә тапкырлыгын сынап карыйк.

Тоз дымланмасын өчен (тоз савытына берничә бөртек дөге ярмасы салырга ).

Шулпа тәмле булсын өчен (итне салкын суга салырга, ит пешеп җитәрәк коры табада кыздырган кишер белән суган салсаң, шулпа тәмле һәм матур була).

Камыр кулга ябышмасын өчен (кулны көнбагыш мае белән майларга).

Бавыр тәмле, йомшак булсын өчен (кыздырганчы сөттә тотарга).

Балыкның тәнкәсе яхшырак купсын өчен (тиз генә кайнар суга салып алырга).

Бүрттергән чакта дөге изелмәсен өчен ( кайнап чыккач суга 2 – 3 калак сөт салырга)....

Алып баручы. Рәхмәт. Булдырдыгыз.

Укучылар чыгышы.Әни безгә гомер бүләк иткән,

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын,

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын!

ИҢ - иң сабыр, иң – иң тыйнак,

иң ягымлы кешеләр,

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле – алар

безнең әниләр.

Әни сүзе – иң бөек сүз, юк аңа һичбер

алмаш,

Иң –иң әйбәт кешеләр дә,әни күк

була алмас.

Иң әйбәт балаң булып яшәсәмярар иде.

Әниемнең ышанычын акласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил – көннәр.

Җыр. “Бәйрәм җыры”.

Бәйрәм азагында әниләргә укучылар үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен бирәләр.

Бәйгедә катнашучы әниләргә “Аш –су остасы”, “Иң оста тегүче”, “Иң чибәр әни”, “Иң шәфкатьле әни”, “Иң тапкыр әни” дипломнары тапшырыла.

Бөрәмне укучыларның театральләштерелгән чыгышы йомгаклый.

Бәйрәм чәй табынында дәвам итә.

Тухбатуллина Энҗе Мөдәрисовна

Башлангыч класслар укытучысы

МБББУ Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе