Мои работы

Здесь вы можете взять материалы для учителей начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master-klass.doc51.5 КБ
Office presentation icon master-_klass.ppt666.5 КБ
Office presentation icon selamet_bulklass_chas.ppt1.16 МБ
Office presentation icon selamet_bulklass_chas.ppt1.16 МБ

Предварительный просмотр:

Учитель года- 2012

Мастер- класс

Тема: Совершенство учителя-       это интеграция любви

к делу и ученикам

Газизуллина Лейля Сабировна

 Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!  Мин, Газизуллина Ләйлә Сабировна, Бөрбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Мин сүземне Л.Н.Толстойның сүзләре белән башлыйсым килә:

“Әгәр ул үз эшен генә ярата икән- ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы укучысына әти- әни яратуы аша караса, ул барлык китапны да укыган, ләкин үз эшен һәм балаларны яратмаган укытучыдан яхшырак. Әгәр укытучы үзендә эшенә һәм балаларга булган мәхәббәтне берләштерә икән, ул чын укытучы”.

Башлангыч сыйныф укытучылары алар аерым бер төрле укытучылар. Аларны 2нче төрле балалар дөньясы белән өлкәннәр дөньясы арасындагы илче дип атарга мөмкин. Ул- балалар психологиясен белүче, аларны кеше булырга  өйрәтүче, белем бирүче. Безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә – кеше. Безгә, иң күп белүчегә, иң җаваплы кешегә, иң төп кешегә – гаилә, җәмгыять иң кадерле әйберсен, икенче төрле әйтсәк, үз баласының язмышын, ил гражданинын, баланың киләчәген тапшыра.

 Мин укытучының хезмәтен чишмәгә тиңләр идем. Әйе, без башлангыч белемне бирәбез, укучы аны сеңдерә, өйрәнә. Үскән саен  чишмәләр инеш суы белән кушылып, күбәйгән кебек, укучыларның да белемнәре арта, киңәя, үсә. Икенче су белән кушылган кебек, ул да шул мөхиткә ияреп, авырлыкларга бирешмичә ага да ага. Менә шуңа күрә башлнгыч  белем нык һәм тирән булырга тиеш. Башлангыч класска килеп керүгә укучының логик фикер йөртү сәләтен үстерергә кирәк. Хәзер мин сезгә  математика дәресендә логик фикер йөртү алымнарын  тәкъдим итәм. Бу алымны 7 төргә бүлеп, икенче төрле “ Җидегән чишмә”  дип атыйм.

1нче чишмә- игътибарлылык .                 “10 аерма тап” уены. 

2 нче чишмә- Хәтерне үстерү.

“Әйе һәм юк димәскә, ак һәм карага тимәскә” уены уйнау.

3 нче чишмә- Математик фикерләү.

Винни Пух белән Пятачоктан мәсьәлә.

Винни – Пух белән  Пятачок  Ябалакка туган көнгә баралар. Ябалак бик биек агач башында яшәгән. Пятачок бүләккә 5 бертөрле банка бал, ә Винни – Пух һава шары алган. Бу шар 1 тапкыр Винни – Пух белән 2 банка балны яки Пятачок белән 3 банка балны яисә 5 банка балны күтәрә ала.

        Дуслар имән янына киләләр, Винни – Пух болай ди:

-Шар безне һәм 1 банка бал белән күтәрә алмый, әйдә, ябалакка һава шары гына бүләк итәбез.

Пятачок ягымлы гына итеп сорап куя:

- Шар безне икебезне дә берьюлы күтәрә аламы соң?

Ә сез ничек җавап бирер идегез?

ҖАВАП: Винни – Пухның авырлыгы  5-2 =3 банка бал авырлыгыннан артык түгел.                                          

 Пятачок авырлыгы   5-3=2 банка бал авырлыгыннан  артык түгел.

Винни – Пух һәм  Пятачок авырлыгы  3+2=5 банка балдан артык түгел.

   Димәк, шар  Винни – Пух белән Пятачокны күтәрә ала.

4 нче чишмә- оригометрия,  геометрия.

  1. 10 таякчыктан ясалган өйне 2 таякчыгын үзгәртеп, өйне икенче якка каратырга.
  2. 4 таякчыктан торган көрәк эчендәге чүпне,  тышта калдырырлык итеп таякчыкларны үзгәртергә.

Логик фикер йөртүне кечкенә мәктәп яшеннән тәрбияләмәсәк, алгебраик, геометорик фикер йөртүгә китерү бикчитен була.

5 нче чишмә- Зирәклекне үстерү.

7 урындыкны,  бер стенага 2 урындык туры килә торган итеп, 4 стенага урнаштырырга.

6 нчы чишмә- Предметлы логик мәсәләләр чишүне үстерү.

  1. 3 сулы стакан һәм 3 буш стаканны аралаштырып куярга кирәк. Бары тик 1 генә стаканны күчерергә ярый. ( 2 нче торган сулы стаканны, 5 нче торган буш стаканга бушатасы)
  2. Предметлар бирелә , шулардан мәсьәлә төзеп чишәргә.

7 нче чишмә- нәтиҗә.

Чишмәләр кушылып акканда гына ниндидер нәтиҗә  килеп чыга. Логик фикер йөртүне  игътибарлылыкны,  хәтерне, математик фикерләүне, зирәклекне үстерү ярдәмендә формалаштырып була.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: чишмәләр үзләре тирәсендә яшәгән кешеләрнең сусавын баса, аларны савыктыра, чистарта, аларга яшәү көче бирә. Шул чишмәләр кебек укытучының рухы, дәрте  сүнмәсен, ул үз эше белән халкыбызны савыктырсын, һәркем аны яратсын, хөрмәт итсен.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Сәламәт булганда гына кеше үз хыялларына ирешә ала, тормыштан ям ь табып яши!

Слайд 2

Шәхси гигиена кагыйдәләре Һәркөн иртә-кич үз щ еткаң белән тешләреңне чистарт. Ашау алдыннан һәрвакыт кулыңны сабынлап ю. Чәчләреңне үз тарагың белән тара. Үзең белән чиста кулъяулык йөрт. Йоклар алдыннан көн саен аякларыңны ю.

Слайд 3

Дөрес туклану кагыйдәләре Күп ашамаска Ризыкны көнгә 3-4 тапкыр әз-әзләп кабул итәргә Йоклар алдыннан ашамаска,эчмәскә Тозлы, баллы, майлы ашамлыкларны чамалап кулланырга Азыкны яхшылап чәйнәргә Яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга Куллану вакыты чыкмаган ризыкларны гына ашарга

Слайд 4

Аппетит белән аша, Булырсың таза. Ә чамадан тыш ашау Үзе бер каза!!!

Слайд 5

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Слайд 6

Көндәлек ре жим 6 .30 6.45 6.50 7.00-16.00 16.30 18.00 19.00 21.00

Слайд 7

Чыныгу 1. Битне салкын су белән юу 2.Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку 3.Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу 4.Гәүдәгә салкын су кою 5.Күлдә, елгада коену

Слайд 8

Начар гадәтләр Тәмәке тарту Спиртлы эчемлекләр куллану Наркотик матдәләр куллану Хәтер начараю Йөрәк,баш авырулары Сулыш органнарының зарарлануы Йөткерү Фикерләү сәләтен югалту

Слайд 9

Димәк, сәламәтлек ул... чыныгу дөрес туклану көндәлек ре ж им яхшы кәеф хезмәт начар гадәтләрне булдырмау чисталык рухи байлык Х Ә Р Ә К Ә Т!!!

Слайд 10

Элек заманда бик зирәк бер карт яшәгән. Аның һәр сорауга җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җ авап таба алмаслык бер бик авыр сорау бирергә уйлаган. Болыннан к ү бәләк тотып кайткан да, аны учына салып, галим янына килгән. «Минем кулымдагы к ү бәләк тереме, ү леме?» — дип сораган укучысы карттан. Узе уйлый ик ә н: «Әг ә р к ү б ә ләкне «тере» дисә, учымны кысармын да, ул ү л ә р; ә г ә р « ү ле» дис ә , учымны ачып, к ү бәл ә кне очыртып жиб ә рермен». Акыл иясе укучысын ың к ү зл ә рен ә кара п : «Бар да ү з кулы ң да, ш ә кертем», — дигән. «Зирәк карт турын­да гыйбрәтле хикәя»

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз!