Туган ягым

Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

Ата-бабам торган җир,

Кендек каным тамган җир.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym.docx15.03 КБ
Microsoft Office document icon sagynu.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Балык Бистәсе таңы

 Сафьян Ибраһимов көе  Әхәт Сафиуллин сүзләре

Ниләр тарта икән сиңа —
Урман-кырларың микән,
Шунда калган балачакның
Тәүге җырлары микән?

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Әллә тартамы үзенә
Әби-бабамнар җаны?
Кайтмыйм, дигән чаклар була,
Очынып кайтам тагын.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Әллә тартамы үзенә
Кузгалаклы болыннар?
Йөгереп каршы чыгар сыман
Шунда көткән колыннар.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.

Ниләр тарта икән сиңа —
Җавабын таба алмыйм.
Ал бирсеннәр, гөл бирсеннәр,
Читләрдә кала алмыйм.

Үзенә тартадыр һаман
Балык Бистәсе таңы.
Балык Бистәм, синдәгедәй
Алсу таңнар юк тагы.



Предварительный просмотр:

Сагыну

Күгәрчендә тәүге аваз салдым,

Тәпи бастым, телем ачылды.

Яшәү дәрте, куанычы алдым,

Гомер юлым шунда башланды

Туган ягым, сине сагынганда,

Авылыма кайта уйларым.

Уйнап-үскән матур урамнарың

Сандугачлы инеш буйларың.

Урманнарың, кырлар-болыннарың

Бик тә якын минем күңелгә.

Бар кеше дә шулай туган ягын

Йөртәдер ул йөрәк түрендә.

Туган ягым, канат биргәч,

Очтым коштай талпынып.

Җырларыма кушып җырлыйм

Сине өзелеп, сагынып.

Ямансулыйм иртә-кичләрен,

Күңелемдә сагыну кузгала.

Туган ягым, әле дә син бар

Тормыш юлым читтә узса да.

Таралыштык зур бәхетләр эзләп

Ризык төште төрле якларга.

Торган җир гүзәл булса да,

Туган ягым үзенә тарта.

Сиринә Фәйзрахманова, Чистай, 2013ел.