Мои видеозаписи

Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна

Презентация проекта школы

Кешенең матур истәлекләре, изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чагы белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары, әлбәттә, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укыту – тәрбия эшендә иң мөһиме – баланы уйларга, эзләнергә, үз алдында торган мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтү.
Сыйныфтан тыш вакытта укыту – тәрбия эшен максатчан һәм эзлекле оештыру – шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлы.