Бөтенроссия "Туган тел" мастер - класс бәйгесе

Даминова Миләүшә Рәшид кызы

Предварительный просмотр:

                                                                 Даминова Миләүшә Рәшид кызы

Эссе “Минем һөнәри эшчәнлегем.”

                                                                       Укытучы нинди горур исем!

                                                                       Әни сүзе белән ягымлы!

                                                                       Ирексездән бу сүз хәтерләтә

                                                                         Мәктәпләргә йөргән чагымны.

       Шушы шигырь юллары мине гүя балачакка алып кайтты сыман. Әле дә исемдә: чәчләремә ак бантиклар тагып, кулларыма чәчәк бәйләмнәре тотып Кече Салтык башлангыч мәктәбенә укырга килдем. Беренче укытучым биргән дәресләр, беренче “5”ләр гүя миңа канатлар куя иде. Ә 5 нче сыйныфка Олы Салтык урта мәктәбенә укырга баргач, татар теле һәм әдәбияты укытучым Галәвиева Миләүшә Шәйхулла кызының кызыклы дәресләре мине беренче көннән үк үзенә җәлеп итте. Аның көмеш кыңгыраудай матур тавышы әле дә колагымда чыңлап тора. Мин дәрестә утырганда укытучы апама сокланып, “Эх, минем дә бит аның кебек укытучы буласым килә бит”,- дип хыялланып куя идем. Укудан кайткач, сеңелем белән “Укытучы-укытучы” уйный идек. Мин гел укытучы, сеңелем укучы ролендә иде. Балачакта уйнаган уеннар, хыялларым аша булачак һөнәремә нигез салынгандыр, мөгаен. Мәктәпне тәмамлаганда минем бары бер генә хыялым бар иде: укытучы булырга! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Бу хыялым, туган телемә булган мәхәббәтем мине Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультетына алып килде.

        2008 нче елда югары белемле филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлегемне дәлилләүче документ - диплом алып, тормышка тәүге адымнарын атларга торган яшь укытучы идем. Мин юлламаны кулга тотып үземнең туган мәктәбем -  Олы Салтыкка кайттым.

         Бала күңелен мин бәллүр ваза белән чагыштырам. Әгәр дә аны ватасың икән, ничек кенә кире ябыштырырга теләсәң дә барып чыкмый. Мин куркып калдым, бала күңеленә юлны кайдан табарга? Хезмәтемнең тәүге баскычларына аяк басу җиңел булды димим. Беренче сентябрь, үземнән 5-6 яшь кенә кече укучылар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә...

         Язмыш җилләре мине Олы Салтык урта мәктәбеннән Затон урта мәктәбенә алып килде.Мин бу мәктәптә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Бер коллективка ияләнгәннән соң, икенче ят коллектив янына килеп кергәч, әлбәттә, авыррак инде. Мине коллективым бик тиз үз, якын итте. Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән – үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

          Мин – бәхетле! Мин – татар теле укытучысы! Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген адый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

         Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Әйе, чыннан да, укытучы гүзәл, матур, төз, мөләем булырга, укучыларны үзенә җәлеп итеп торырга тиеш. Язучы Фәнис абый Яруллин да укытучыларны “иң гүзәл, күркәм, сабыр  кеше” дип атый.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса, көч я сабырлык

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез – иң гүзәл кеше икәнсез!

         Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр. “Укытучы булып туарга кирәк” – ди халык. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм  алар белән аралашу – күпме көч таләп ителә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

         Минем эшем – һаман эзләнүдә, белемемне арттыруда. Укучыларым белән бергәләп фәнни - тикшеренү эшләре дә оештырабыз. Эзләгән табар, диләр бит. Әйе, минем табышларым миңа эшемдә үз “җимешләрен” китерә. Укучыларым да, үзем дә төрле бәйгеләрдә катнашабыз.

         Үз эшемдә модульле укыту технологиясен куллану, милли тәрбиягә зур игътибар бирү, компьютер технологияләрен үзләштерү, фәнни - тикшеренү эшләрен алып бару юнәлешләрен билгеләү, дәресләргә яңа интеллектуаль уен эшкәртмәләрен әзерләү – минем методик табышларым ул.

           Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә укытучының бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк. Ирешелгәннәр әле соңгы чик була алмый. Тагын да югарырак үсешкә ирешү өчен тырышырга, бөтен барлыгыңны эшкә җигәргә, вакыт-вакыт көрәшергә дә туры килә. Рухи дөньясы бай кеше генә башкаларны үзе артыннан ияртә һәм аларга белгәннәрен өйрәтә ала. Укытучының төп миссиясе әнә шунда. Бары шул чакта гына ул бәхетле була!

           Мин – бәхетлемен! Эшемә шатлана – шатлана барам, эшемнән ямь һәм тәм табып өйгә кайтам. Гаиләмдә минем хезмәтемә ярдәм итүче, мине аңлаучы тормыш иптәшем һәм ике кызым эшемдә таяныч. Алар, хезмәтемнең авырлыгын аңлап, миңа көч һәм илһам бирәләр. Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак. Һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бармы икән?!

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы – минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: