Электив курслар "Халкым минем"

Аңлатма язуы “Халкым минем” дип аталган электив курс программасы гуманитар фәннәрне якыннан өйрәнүгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә халкыбызның культурасының яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урыны ассызыклана. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан житди бурычлар булып киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү тора. Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек кыйммәтләренә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтнең үзенчәлекләрен нигез итеп куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү дәверендә без укучыларны тормышка әзерләргә, заманны аңларга, анда үзеңә урын табарга өйрәтергә тиеш. Халкыбызның яшәү традициялләре – тормышның чагылышы, шуңа күрә аны аңлап үзләштерү, анализлый белү – укучы бала өчен иң әһәмиятле шөгыль. Үз халкыбызның традицияләрен белмичә, аңа карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре уяту мөмкин түгел. Татар халкына гына хас үзенчәлекләрне белү, аларның асылын аңлау, бу традицияләрне өйрәнү дә укучыларга ярдәм итә ала. Әлеге эш нәтиҗәле булсын өчен, татар халык традицияләрен өйрәнүне башлангыч сыйныфларда ук башларга кирәк. Мәктәп программасында бу җитди хезмәткә сәгатьләр җитәрлек бирелмәгән. Бу проблеманы чишүдә электив курс ярдәм итә ала. Татар халык традицияләрен өйрәнү буенча оештырылган электив курслар – укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларның логик фикерләвен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, сөйләм телен баетырга, татар халык традицияләренә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Электив курсның эчтәлеге интеграль характерда. Бу курсны әдәбиятчы да, тарихчы да, тигез дәрәҗәдә файдалана ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon halkym_minem2.zip1.14 МБ

Предварительный просмотр:

Электив курслар.

Тема:Халкым минем.

Курсның җитәкчеләре

Түбән Кама шәһәренең 22 нче гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Хайруллина Гульнара Назятовна,

Кашапова Милауша Хафизовна

Аңлатма язуы

“Халкым минем” дип аталган электив курс программасы гуманитар фәннәрне якыннан өйрәнүгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә халкыбызның культурасының яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урыны ассызыклана. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан житди бурычлар булып киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү тора. Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек кыйммәтләренә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтнең үзенчәлекләрен нигез итеп куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була.

Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү дәверендә без укучыларны тормышка әзерләргә, заманны аңларга, анда үзеңә урын табарга өйрәтергә тиеш. Халкыбызның яшәү традициялләре – тормышның чагылышы, шуңа күрә аны аңлап үзләштерү, анализлый белү – укучы бала өчен иң әһәмиятле шөгыль. Үз халкыбызның традицияләрен белмичә, аңа карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре уяту мөмкин түгел. Татар халкына гына хас үзенчәлекләрне белү, аларның асылын аңлау, бу традицияләрне өйрәнү дә укучыларга ярдәм итә ала. Әлеге эш нәтиҗәле булсын өчен, татар халык традицияләрен өйрәнүне башлангыч сыйныфларда ук башларга кирәк. Мәктәп программасында бу җитди хезмәткә сәгатьләр җитәрлек бирелмәгән. Бу проблеманы чишүдә электив курс ярдәм итә ала.

Татар халык традицияләрен өйрәнү буенча оештырылган электив курслар – укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларның логик фикерләвен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, сөйләм телен баетырга, татар халык традицияләренә кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Электив курсның эчтәлеге интеграль характерда. Бу курсны әдәбиятчы да, тарихчы да, тигез дәрәҗәдә файдалана ала.

Электив курсның максаты

Әлеге электив курс аркылы, татар халкына гына хас булган үзенчәлекләргә таянып, укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыруны үз алдыбызга максат итеп куйдык.

Электив курсның бурычлары

1. Татар милли концепциясе, милли теле, тарихы белән кыскача таныштыру.

2. Татар халкының ашлары һәм киенү үзенчәлекләренең асылына төшендерү.

3. Татар халкының традицияләрен, йолаларын, гаилә бәйрәмнәрен пропагандалауда мәктәп укучыларының ролен билгеләү.

4. Гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләүдә халык традицияләренең ролен төшендерү.

5. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган телгә хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

6. Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш уяту.

Программаның эчтәлеге

1. Татар теле тарихы турында кыскача мәгълүмат. Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып , халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы. Шул максаттан чыгып, укучыларга татар теле тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелә.

2. Татар халкының бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру. Иҗтимагый-мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм аның аермачык этник төстә булуы, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Чыннан да, теге яки бу халыкның үзенчәлеген аерып күрсәтәселәре килгәндә, шул халыкка гына хас булган аерым йола һәм бәйрәмнәрне атап әйтмичә калмыйлар.

3. Татар халкының милли киемнәре. Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе – халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Бу темада татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирелә.

4. Татар халык ашлары. Милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Милли ашларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле. Шул турыда укучыларга информация бирелә.

5. Татар халкының бизәнү әйберләре. Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.

6. Татар халык авыз иҗатында уен фольклорының тоткан урыны. Уеннар- милләтнең бай рухи хәзинәсе. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак бабаларыбызның дөньга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә  сеңдереп, саклап килгәннәр. Уеннарда халык сәнгатенең бик күп төрләре гәүдәләнеш таба. Уеннарның күбесе хәрәкәтле уеннар . Алар яшь буынны физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүнең һәм,гомумән, сәламәт яшәүнең “алгоритмын” алганнар.

7. Күңел ачу фольклоры. Балалык чоры – үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләр өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле, җор теле тудырган иҗат җәүхәрләредер.

8. Китап сәнгате. Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән.

9.Театр яктылыкка – нурга илтә. Театр турында булган белемнәрне камилләштерү. Казанда бүгенге көндә эшләп килүче профессиональ театрлар белән танышу.Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры  артистлары белән очрашу.Театр сәнгатенә мәхәббәт уяту.

10.Без алар белән горурланабыз!Халкыбызның йөзек кашы булган күренекле шәхесләре Г.Тукай, М.Җәлил,А.Алиш иҗатларына күзәтү.Презентацияләр карау.Әсәрләре буенча мультфильмнар карау.

11.Әкиятләр иленә сәяхәт Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга        өйрәтү. 
 Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү. 
 Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру. Һәр төргә әкиятләр тыңлау,карау.

12.Табышмак әйтәм-җавабын көтәм! Табышмакларның әһәмиятен билгеләү.Табышмак төрләре белән танышу.Табышмакларның җавабын табу алымнары өйрәнү. Табышмаклар уйлап чыгару.Табышмаклар әйтешү. Балаларның тапкырлыгын,зирәклеген үстерү.Табышмаклар укуга кызыксыну уяту.

13.Исемең матур кемнәр куйган? Кушма исемнәр,борынгы һәм хәзерге заман исемнәре. Исемнәргә багышлап язылган җырлар. Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары барлыгын карау. Балаларны татар исемнәренең килеп чыгышы, күптөрлелеге, мәгънәләре белән таныштыру.Татар исемнәренең матурлыгына карата соклану хисе тәрбияләү.

14. Әдәп төбе - матур гадәт. Укучыларны “Әдәп төбе - матур гадәт” темасы буенча төрле әсәрләрне уку.Уку процессында әдәплелек турында алган белемнәрен системага китерү, үткәннәрне ныгыту. Өйдә, җәмәгать урыннрда әдәпле булу теләге уяту өстендә эшләү. Аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Татар әдәбе турында фикер алышу.

15.Нәсел җебе - шәҗәрә. Балаларда нәсел тарихына кызыксыну уяту. Әби-бабаларыбызың үткәнен барлау. Аларга карата мәхәббәт, соклану хисләре тәрбияләү. Шәҗәрәләр төзергә өйрәтү.

16.Канатлы сүз – хикмәтле сүз. Мәкаль,әйтемнәргә билгеләмә бирү. Урынлы куллана белергә өйрәтү. Мәкальләр уку. Рәсемнәргә мәкальләр уйлау.

17.Йомгаклау. Ел дәвамында өйрәнгән материалларга йомгак ясау. Укучыларның алган белемнәрен киләчәктә кулланырга өйрәтү.

Тема

Сәгать

саны

Эш төре

1.

Кереш дәрес. Татар теле тарихы турында кыскача мәгълүмат.

1

Тел тарихы турында әңгәмә оештыру. Презентацияләр күрсәтү

2.

Татар халкының бәйрәм һәм йолалары

1

Әңгәмә, төрле чыганакларга таянып укучыларны татар халкының бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру. Укучыларны мөстәкыйль рәвештә реферат язарга өйрәтү.

3.

Татар халкының милли киемнәре.

1

Шәһәр музеена экскурсия. Презентацияләр карау. “Әбиемнең серле сандыгы” исеме астында  мероприятие үткәрү.

4.

Татар халык ашлары

1

Әңгәмә, практик эш. Милли ризык турына оригиналь материал әзерләргә.

5.

Татар халкының бизәнү әйберләре

1

“Әбиемнең серле сандыгы” темасына әңгәмә. Бизәнү әйберләрен демонстрацияләү.

6.

Татар халык авыз иҗатында уен фольклорының тоткан урыны

1

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” исемле милли уен күренешләрен сәхнәләштереп күрсәтү.

7.

Күңел ачу фольклоры

1

Төрле фольклор әсәрләрен сәхнәләштерү. Мәсәлән: «Ана бишек янында», «Бу бармак..», «Кояш,чык,чык..», “Ягыр,яу,яу”  уеннары.

8.

Китап сәнгате

1

Китап сәнгате тарихы турында төрле чыганаклардан алган мәгълүматларга таянып ясалган презентация белән таныштыру.

9

Театр яктылыкка – нурга илтә.

1

Театр турында булган белемнәрне камилләштерү. Төбәктә эшләп килүче театр артистлары белән очрашу.

10

Без алар белән горурланабыз!

1

Халкыбызның күренекле шәхесләре белән танышу.Презентацияләр карау.

11

Әкиятләр иленә сәяхәт.

1

Халык әкиятләре.Язучылыр язган әкиятләр(уку).Бер таныш әкиятне сәхнәләштерү. “Әкиятне дәвам ит” уены.Яңа әкият язу.

12

Табышмак әйтәм-җавабын көтәм!

1

Табышмакларның әһәмиятен билгеләү.Табышмак төрләре.Табышмакларның җавабын табу алымнары. Табышмаклар уйлап чыгару.Табышмаклар әйтешү.

13

Исемең матур кемнәр куйган?

1

Кеше исемнәре турында әңгәмә.Исемнәрнең килеп чыгу тарихы. “Үз исемең нәрсә аңлата?”(әңгәмә) Кушма исемнәр, борынгы һәм хәзерге заман исемнәре.

14

Әдәп төбе-матур гадәт.

1

Татар әдәбе турында фикер алышу.Без әдәплеме? соравына җавап эзләү.Ситуатив күнегүләр эшләү.

15

Нәсел җебе-шәҗәрә.

1

“Нәсел җебе”, “Нәсел агачы” турында төшенчә. “Нәсел агачы”н төзү, анализлау. Бер атаклы кешенең шәҗәрәсе белән танышу. “Безнең нәсел-затлы нәсел”(үз нәселең шәҗәрәсен төзү.

16

Канатлы сүз – хикмәтле сүз.

1

Мәкаль, әйтемнәргә билгеләмә бирү. Урынлы куллана белергә өйрәтү. Мәкальләр уку. Рәсемнәргә мәкаль ләр уйлау.

17

Йомгаклау.

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау:

А) “Мәкаль әйтеш” уены;

Б)Кроссворд чишү;

В)Ситуациягә мәкаль сайлау,дәлилләү.

Г) “Халкым белән горурланам” презентациясен төзү.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

2. Уразман Р.С. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

3. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли китапханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

4. Шәймәрданов Р.Г.,.Сибгатуллин Р.Х. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.

5. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1980.

6. Татар халкының җырлы-биюле уеннары /Төз. Х.Гатина, сүз башы язучы И.Надиров. – Казан:Татар кит.нәшр., 1968.

7. Татар халык уеннары/Төз., сүз башы һәм искәрмәләр авторы Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002.

8. Ягъфәров Р.С. Уен –күңел бәйрәме.- Казан:Мәгариф,2009.

9. Ягъфәров Р.С. Татар халык уеннарын төркемләү мәсьәләсе //Фәнни эзләнүләр юлында. – Казан:Фикер, 2000.

10. Ягъфәров Р.С. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.

11. Ягъфәров Р.С Татар халкының уен фольклоры. – Казан:Иман, 2002.

12. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

13. Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

14. Татар халык табышмаклары /Төзүче Н.Исәнбәт.-Казан: Татарстан китап нәшрияты.,1970.

15. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе (татар халкының гаилә йолалары) .-Казан: Татарстан китап нәшрияты.,1992.-295б.

16. Шакирҗанова Ә.Б.Мәктәптә халкыбызның йола- бәйрәмнәре.Методик кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”, 2004.-76 б.

17. Харисова Л.А. Культура народов Татарстана.-Казан:Магариф,2005.-367 с.

Программное обеспечение

1. http://www.tatar.ru/ официальный сервер Республики Татарстан

2.http://belem.ru/ информационный сайт на татарском языке

3 http:// tt.wikipedia.org. Википедия на татарском языке

4.http://www.kitaphane.tatar.ru Национальная библиотека Республики Татарстан

5. http://www.tatar.museum.ru Музеи Татарстана

6. http://www.tatknigafund.ru Фонд татарской литературы