Һәр бала индивидуаль үзенчәлекләр белән туа, ләкин аның нинди булып үсүе тәрбиягә бәйле. Акыл үсеше, холык үзенчәлекләре, тирә-юньдәге кешеләргә һәм табигаткә мөнәсәбәт боларның берсе дә нәселдән күчми һәм алдан билгеле булмый, ә тормышта формалаша. Бу сабый чактан ук башлана.
ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.
Юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга.
Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү. Билгеле инде өйрәтү системалы рәвештә һәм яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә.
Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?