САМООБРАЗОВАНИЕ

Гиниятуллина Розиля Фатиховна

1.     Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

2.     Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

3.     Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

4.     Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

5.     Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Киров һәм Мәскәү муниципаль районнары

87 нче рус-татар гомуми урта белем бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гиниятуллина Розиля Фатих кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Методик тема:”Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив технологияләрне нәтиҗәле куллану”

                                                                                                                                         


Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Тема өстендәге эш барышында үткәреләчәк чаралар

Этаплар

Эш төре

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

1."Күңелле татар теле"   укыту -методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнү.

2."Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга    коммуникатив  технология нигезендә укыту программасы" (1-11нче сыйныфлар) Төзүче авторлар: Р.З.Хәйдарова, Р.Л,Малафеева, Казан,2014 өйрәнү.

3.“Мәгариф” журналына язылу, эчтәлеге белән танышу, педагогик эшчәнлектә куллану.

4.“Татар грамматикасы”ның  3 томын уку, өйрәнү.

5.Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова "Рус телендә башлангыч гомуми белем бирүоешмалары өчен татар теленнән методик әсбаплар " ярдәмлеген көндәлек эшчәнлектә куллану.

6.“Башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

7.Дәреснең технологик картасын төзү буенча материал туплау.

8.Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

9.Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

10.Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

11.  “Ачык дәрес мәктәп" газетасына  язылу, туплау.

12.Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.

13.Шәхси китапханәмдәге академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

14.Р.З.Хәйдарова  дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

15.Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

16.Методик папкаларны тулыландыру, баету.

17.Портфолионы яңарту.

18.Мориторинг тестларының  яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабын уку,эштә файдалану.
  2. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  3. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  6. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне арттыру.

  1. Мәгариф өлкәсендәге законнар белән танышу.
  2. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  3. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  4. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  5. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  6. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  7. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  8. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  9. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  10. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  11. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен булдыру, тикшереп тору.
  12. “Тамчы”  театр түгәрәген оештыру һәм спектакльләр белән мәктәптәге төрле чараларда катнашу.

III. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
  4.  “Дәрескә” экранын яңа  темалар буенча үзгәртеп тору.
  5. Кабинет китапханәсен баету.
  6. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  7. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  8. Яңа китапларны презентацияләү.
  9. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  10. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  11. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  12. Кабинетта ремонт үткәрү.
  13. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  14. Матур әдәбият бүлеген яңа әсәрләр белән  баету.

15.Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

IV. Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу

  1. Район семинарында чыгыш: "Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
  2. Район семинарында  "Татар теле укытучылары өчен мастер класс" үткәрү.
  3. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  4. Педагогик киңәшмәдә доклад : “Татар теле укытучысының һөнәри стандарты”,  “Дәресләрдә электрон  әсбаплардан файдалану тәҗрибәсеннән”.
  5. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
  6. Район методик берләшмә утырышларына тематик чыгышлар  әзерләү .

V. Практик чыгышлар.

  1. Туган тел көнен үткәрү.
  2. “Татар теле” айлыгы кыйссаларында "Риваять" фольклор  ансамбле белән очрашу оештыру.
  3. Халыкара премияләр лауреаты Муса Маликов гаиләсе белән очрашу оештыру.
  4. “Тамчы” театр  түгәрәгенең иҗади отчетын әзерләү.
  5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  6. Предмет айлыгы кыйссаларында балалар язучылары катнашында  яңа басылган китапларны презентацияләү.
  7. Татар теленнән һәм әдәби укудан  РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  8. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

VI. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Интернетта рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  2. Сайтымны  тулылындыру, яңарту өстендә эшләү.
  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр,программалар белән эшне киңәйтү.

Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда, олимпиадаларда катнашу.