Мои видеозаписи

"Городец бизәкләре"

Городец бизәге – агачка бизәк төшерүнең танылган традицион сәнгать кәсепчелеге. Городец – Идел буена урнашкан Түбән Новгород өлкәсендәге шәһәр. 1954 елдан “Городец бизәге” артеле – фабрика ачыла. Аның осталары балалар мебеле, кухня җиһазлары җыелмалары, агач уенчыклар ясыйлар. Аларны чәчәкләр, атлар, кошлар рәвешендәге бизәкләр белән бизиләр.