Хамизова Вафия Тимершаеховна

Укытучы куанычы

Матур хыял, якты идеалларым

Сиңа бәйле, сөйгән мәктәбем.

Онытылмаслык истәлекләр белән

Тулы минем күңел дәфтәрем.

Үткән юллар, тормыш мәшәкате

Маңгаема сырлар сызса да,

Йөрәгемнән чыкмыйсың бит, мәктәп,

Чәчләремә чаллар керсә дә.

Олы бәхет – бөтен гомереңне

Яшь буынга бирү, багышлау,

Илең-халкың белән бергә атлау,

Тормыш агышыннан калышмау.

Җиргә лаек итеп уллар, кызлар

Тәрбияләү нинди куаныч!

Укытучы өчен моңардан да

Бармы икән олы юаныч?!

                                        ( Т.Шәрипова)

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов