Мои видеозаписи

Усманова Гульсина Ибрагимовна

Видео фрагмент занятия по татарскому языку "Сыйлыйбыз"

Максат:

1. Сүз байлыгын арттыру; сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү; мөрәҗәгать итә белү,
3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү.

Ход занятия

Организационный момент:
Дети сидят на стульчиках полукругом. Воспитатель спрашивает:
- Син кем?
- Мин Даша.
- Син малай?
- Эйе, мин малай.
- Син кем? Син кыз?
- Юк, мин малай.

1. Дидактик уен: «Серле кәрзин».
Уенчык Акбай ишек шакый. Кәрзинендә биш алма.
Ишек шакыган тавыш.
Тәрбияче: Кто-то стучится в дверь. Давайте спросим:
- Кто там? - Кем анда?
Балалар белән тәрбияче: Кем анда?
Акбай: Һау-һау. Мин Акбай.
Балалар белән тәрбияче: Акбай, кил монда.
Ишек ачылган тавыш.
Акбай: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнме, Акбай. Хәлләр ничек?
Акбай: Әйбәт.
Балалар Акбайның кәрзинендә нәрсә барын беләләр, бергәләп саныйлар.
Тәрбияче: Ребята, у Акбай корзина. Давайте узнаем, что там?
Акбай: Бу нәрсә? (кәрзиндә алмалар)
Балалар: Кишер?
Акбай: Юк.
Балалар: Алма?
Акбай: Алма нинди?
Балалар: Алма тәмле, зур, кечкенә, матур, чиста, баллы.
Акбай: Әйе. Ничә алма? Сана.
Акбай алмаларны күрсәтә, бергәләп саныйлар.

2.Уен ситуациясе “Сыйла”.
Балалар алдында уенчыклар. Акбай белән бергәләп уенчыкларны чакыралар, сыйлыйлар.
Бала: Куян (аю, песи, эт, курчак), кил монда. Утыр. (утырталар) Мә, куян, алма. Аша.
Куян: Рәхмәт.
Бала: Алма баллы?
Куян: Әйе, баллы.

3. Тәрбияче: Молодцы ребята, а сейчас мы с вами поиграем в игру «Бар матур бакча»
Җырлы-биюле уен. “Бар матур бакча”.
Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала “капка” ясап басалар, калганнары бер-бер артлы “капкадан” чыгып китәләр.
1)Бар матур бакча,
Анда кишер үсә. (түгәрәктә йөриләр)
Менә шундый кишер зур, (хәрәкәт белән күрсәтәләр)

Менә шундый кечкенә.

Кушымта:
Кишер, кишер, кил әле, (1 бала “кишер” уртага чыга, бии)
Биеп, биеп кит әле.
Әллә-лә,әллә-лә, (балалар кул чабалар)
Биеп, биеп кит әле

2) Бар матур бакча,
Анда алма үсә. (түгәрәктә йөриләр)
Менә шундый алма зур
Менә шундый кечкенә. күрсәтәләр)

Кушымта:
Алма, алма, кил әле, (1 бала “алма” уртага чыга, бии)
Биеп, биеп кит әле.
Әллә-лә, әллә-лә, (балалар кул чабалар)
Биеп, биеп кит әле.

3) Шофер, шофер, кил әле, (1 бала “шофер” уртага чыга, бии)
Биеп, биеп кит әле
Әллә-лә, әллә-лә, (балаларны “капкадан” алып чыгып китә)
Биеп, биеп кит әле.

4. Ребята, что нового вы узнали на занятии? Что показалось вам наиболее интересным? (Выслушиваются ответы детей)
Молодцы, вы такие умные и добрые.