Стихотворения для детей на родном языке

Стихотворения для детей на родном языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stihi_dlya_zauchivaniya.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Мияу!

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

 Роберт Миңнуллин

Чебиләр

Өй алдында чебиләр:

«Чип-чип-чип!» — дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

 Мәхмүт Хөсәен

Туп

Әминә елый үкереп,

— Тубым суга төште, — дип.

— Чү, Әминә, елама:

Туп батмый ул елгада.

 Әминә Бикчәнтәева

* Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

* Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.

* Кәккүк, чыпчык,

Минем матур кызыма

Тәмле прәнник

Калдырып чык.

* Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

* Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

* Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

* Үсеп буйга җитәр бу,

Галим булып китәр бу,

Туган-үскән иленә

Тырышып хезмәт итәр бу.

* Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

* Йә, сандугач, күзең ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

* Тыпыр-тыпыр биидер,

Аягы җиргә тимидер,

Очкан коштай талпынып,

Канатларын кагынып,

Һәп, һәп, һәп!

* Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

* Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

Әтәч

Таң ата бугай, Без дә уяндык

Әтәч кычкыра: Әтәч тавышына:

— Кикрикүк, — Кикрикүк,

Кикрикүк! Кикрикүк!

Йә сузып кына, Бакчага килдек,

Йә бик еш кына, Ашыга-ашыга:

— Кикрикүк, — Кикрикүк,

Кикрикүк! Кикрикүк!

Туп-туп тубыбыз

Туп-туп тубыбыз,

Син — безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Су

— Менә сиңа су, — Ай-ай, ай, ай, ай!

Бит-кулыңны ю, Туңдырса да ю,

Ю, ю, ю, ю, ю! Әйбәт салкын су,

— Туңдыра ич, Ю, ю, ю, ю, ю!

Салкын ич бу су.

 Бари Рәхмәт

Әтәчем

Әтәчем! Әтәчем! Торасың да иртүк,

Ник иртә ятасың? Кычкырасың бик күп:

Йокыдан син безне Кикри-күк, кикри-күк,

Иртүк уятасың. Кикри-күк, кикри-күк!

 Бари Рәхмәт

Безнең сыер

Безнең сыер өебезне яхшы белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.

Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди, —

Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди.

 Әнәс Кари

Беренче кар

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 Әхмәт Ерикәй

Яз

Туктап сана, Төшә-төшә,

Тамчы тама: Бозны тишә:

Тып, тып, тып. Тып, тып, тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.

 Шәүкәт Галиев

 

Кәккүк

Яз килә. Кояш

Елмаеп тора.

Урман яңгыратып,

Кәккүк кычкыра:

Күк-кү, күк-кү,

Күк-кү, күк-кү.

 Әнәс Кари

Көз

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 Әхмәт Ерикәй

Яратам

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

 Шәйхи Маннур

Минем бакчам

Иркен һәм матур да

Безнең Туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

 Әминә Бикчәнтәева

Чишмә

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

 Әхмәт Исхак

Салкын, саф һава

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

 Һәм салкын була.

 Әминә Бикчәнтәева

Кыш бабай

Кыш бабай килгән, Чыксаң чеметә,

Ап-ак тун кигән. Битне өшетә,

Көтә: кем генә Менә шул аның

Чыгар дип өйдән. Бөтен эше дә.

 Бари Рәхмәт

Кыш бабай

Кыш бабай, Кыш бабай, Бүләкләр алып килгән,

Безгә бик таныш бабай; Бүреген кыңгыр кигән.

Сакал-мыек ап-актан, Әйлән-бәйлән уйната,

Килгән безгә ерактан. Биетә һәм җырлата.

 Әхмәт Рәшит

Куянкай

Әй куян, куян, Кечкенә генә,

Ике колагы Озынкай гына.

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Аягы җиңел —

Мамыктай гына.

 Нәкый Исәнбәт

Үзен бик чиста йөртә

Күрәсезме песине,

Юына, чистарына.

Ул кунакка барамы?

Ник юына, арына?

 Җәвад Тәрҗеманов

Әтәч

Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

— Кикрикүк! Кикрикүк!

Тор иртәрәк: эшең күп...

 Гасыйм Лотфи

Йомшак тәпие белән

Битен әйбәтләп сөртә.

Ул шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә

Яз

Яз килә! Яз килә!

Cыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 Тышта яз

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

 Әхмәт Ерикәй

Йомшак су, йөгерек су

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын...

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 Җәвад Тәрҗеманов