"Туган тел" мастер - класс бәйгесе-2019


Предварительный просмотр:

Заявление

1.

Фото

C:\Users\Зульфия\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\P1060352.jpg

2

Фамилия Имя Отчество

Назмутдинова Зульфия Гадановна

3

Место работы. Название организации. Должность. Почтовый адрес организации. Адрес   электронной почты организации

МБОУ «Яна Булякская ООШ», учитель родного языка и литературы, РТ, Тукаевский район, дер. Яна Буляк, ул. Г.Тукая, дом 2б, Sybul.Tuk@tatar.ru

4

Субъект РФ

РТ

5

Уровень системы общего образования (дошкольное, общее начальное, общее основное, общее среднее).

общее основное,

6

Преподаваемый предмет (текстовое поле).

Родной язык и литература

7

Общий педагогический стаж (лет).

32

8

Контакты: телефон, адрес электронной почты.

8 9093130350, 3923000044@edu.tatar.ru

9

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

423875, РТ, Тукаевский район, дер. Куктяк Мирсаитово, ул.Пролетарий, дом 13.

10

Копия диплома о профессиональном образовании (в форматах pdf, jpeg, png).

C:\Users\Зульфия\Desktop\бәйг\IMG_20190130_194052.jpg



Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

Эссе

                                                                                           Язмыш миңа бәхет бүләк итте,

                                                                              Сайлап бирде мәктәп юлларын.

                                                                              Мәктәпләрдә укып йөргән чакта

                                                                              Укытучы булды хыялым.

       Укытучы... Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.  Минемчә, һәрбер кеше укытучы була алмый. Кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле, мин әнием кебек укытучы булырга хыялландым. Бүгенге көндә әнием инде гүр иясе. Аның турында  мин бары горурлык хисе белән генә сөйлим.  Әнием- Идрисова Лиюзә Мәҗит кызы- кечкенә сабыйлар өчен генә түгел, ә авылыбызның өлкән буын кешеләре өчен дә укытучы булды. Балаларга белем бирү белән генә чикләнмичә, авылда чын мәгънәсендә халыкны тәрбияләүче дә, агартучы да иде. Кеше шатлыгына шатланып, башкалар кайгысын  уртаклашып яшәгәне, ярдәмчел, кешелекле булганы өчен әниебезне һәркем ихтирам итте. Матур  пөхтә киенүе, ипле сөйләшүе, кешене тыңлый белүе белән әнием минем өчен һәрвакыт өлге  булды. Кечкенәдән укытучы булып уйнадым, укытучы булып үстем.

        Урта мәктәпне тәмамлагач,  һич икеләнмичә,  укытучы  һөнәрен сайла-дым.

        Еллар үткән саен никадәр зур хезмәткә алынганлыгыңны ныграк  тоясың. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп- камилләшеп торырга да кирәк.              

        Мин – туган тел һәм әдәбият укытучысы… Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү- татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң мөһим бурычлары. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә  атларга, киләчәкне күз алдында тотып эш итәргә тиеш.   

        Кечкенәдән үк телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укытуны компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый.  Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен,  заманча техниканы файдаланам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. 

         Укучыларым белән яратып эшләгән эш төрләремнең берсе — проект эше. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, төрле проектлар төзибез. Укучылар үзләре дә бик теләп презентацияләр ясыйлар,   интернет аша кирәкле мәгълүматлар табарга өйрәнәләр.  Ләкин информацион-технологик чаралар укыту эшчәнлеген җиңеләйтү бурычын үтәсәләр дә, заман  мәктәбен барыбер укытучысыз күз алдына китереп булмый. Укытучы балалар эшендә ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш.

         Татар теле дәресләрендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм булдыра алырлыгына карап, аерым карточкалар буенча эшләтүне кулай күрәм, бу эш уңай нәтиҗәләрен бирә. Укучыларның сәләтләре ачыла. Белемнәрне әзер килеш кенә бирүдән читләшү йөзеннән тел дәресләрендә төрле модельләр куллану отышлы дип саныйм. Алар нәтиҗә ясарга, гомумиләштерергә, белемнәрне аларга таянып тикшерергә, алынган белем һәм күнекмәләр нигезендә сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Ул укытучының эшен җиңеләйтә, ә җавап бирүче укучы таблица-схемага карап күләмле материалны искә төшерә, хәтердә калдыра, баланың фикерләү тизлеге арта.

          Туган якны  һәм күренекле шәхесләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга зур игътибар бирәм.

           Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алу-га, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Минем методик темам -  “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында, укучыларныӊ сөйләм телен үстерү”.  Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр.   Аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә.  Әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү-тикшеренү рәвешендә үткәрергә тырышам.   

       Яңа буын федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәп алдында ныклы, тирән белемле, иҗади фикер йөртүче, рухи яктан бай, физик сәламәт, үз позициясендә нык торучы конкурент булырлык шәхес формалаштыру  максаты тора.

        Бүген укытучы  белемнәр җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш. Шуның өчен дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану аеруча да актуаль. 

Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә  тәнкыйди фикерләү  технологиясен кулланып эшлим. Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, ул укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә. Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш.    

         Әдәбият дәресләрендә кластер, синквейн, “алты эшләпә”, инсерт һәм “кәрзин” ысулларын кулланам. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кул-ланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шу-ңа күрә  аларның иң отышлыларын гына сайлап алырга кирәк.

         Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә укытучы  эшенең нәти-җәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк,  хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин.                                                                                                                                



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресе буенча мастер-класс

     

 Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем. Сезне татар әдәбияты дәресе буенча мастер-класста күрүемә бик  шат.

    Яңа буын федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәп алдында ныклы, тирән белемле, иҗади фикер йөртүче, рухи яктан бай, физик сәламәт, үз позициясендә нык торучы конкурент булырлык шәхес формалаштыру  максаты тора.

             Бүген укытучы  белемнәр җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы     мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш. Шуның өчен дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану аеруча да актуаль. 

    Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм.

     Нәрсә ул тәнкыйть? Ә нәрсә ул фикерләү? 

(2 слайд) Тәнкыйть ул - кешенең, берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү.

  Фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

(3 слайд) Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора

1 этап – чакыру  (кызыксыну уяту, мотивация)
2 этап - аңлау, белү (тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны үзләштерү)
3 эап – рефлексия

(4 слайд) Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, кластер һ.б.

(5 слайд) Мастер-классның максаты: тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү

I. Кайбер алымнарны дәрестә куллануны карап китәрбез.

 -Иң элек төркем җитәкчеләрен билгеләп китәбез.

-Сезнең каршыгызда карточкалар бирелгән.  Хатын-кызлар язмышын күрсәткән әсәр исемнәре һәм авторларын парлаштырырга кирәк. (сезгә 30 секунд бирелә)

  1. Фатих Әмирхан         "Хәят" повесте
  2. Гаяз Исхакый              “Зөләйха”
  3. Гаяз Исхакый              «Теләнче кызы»
  4. Рабит Батулла        “Сөембикә”
  5. Аяз Гыйләҗев        “Җомга көн кич белән”
  6. Һади Такташ             .....
  7. Хәсән Туфан          
  8. Мәхмүт Галәү          “Мөһаҗирләр”

Әйткән идең:

“Әгәр сөя калсаң

Миннән башка берәр бүтәнне,

Сөй... бары тик

Миннән яхшыракны,

Сөймә ләкин миннән түбәнне....”

Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...

Эшләрегез әзер булса, сүзне төркем җитәкчеләренә бирәбез.

-Дөреслеген тикшереп китәбез.

- Рәхмәт, эшләрегез дөрес.

-Бу әсәрләрдә кемнәр турында сүз бара?

- Әйе, тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз.    Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Җәмгыятебезнең иң кечкенә берәмлеге булган гаиләнең нигезе, нигездәге туган тел сакчысы да – хатын-кыз. Аналар – безнең яшерен каһарманнарыбыз һәм сакчыл фәрештәләребез. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки алар өстендә зур җаваплылык ята. Татар хатынының язмышы – милләт язмышы ул. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган.

     Димәк, дәресебез хатын-кызларга багышлана.

II.Төркемнәрдә эшне дәвам итәбез.

    Сезнең алдыгызда  төсле картоннар, хәрефләр язылган чәчәк таҗлары, сан язылган чәчәк үзәге. Картонга чәчәк үзәген, аннары сүз төзелерлек итеп чәчәк таҗларын  беркетегез. Сезгә 50 секунд бирелә.

 -Нинди сүзле чәчәкләр килеп чыкты?

-Беренче төркемгә сүз бирәбез

-Бәйрәм.

-Икенче төркем

-Шатлык

Уртада 8 ле саны

Коллегалар, ничек уйлыйсыз, ни өчен мин бу сүзләрне алдым.

  • Тиздән 8 март бәйрәме җитә.
  • Нинди бәйрәм сон ул?
  • 8 март бәйрәме-Халыкара Хатын- кызлар көне.

III. Экранга карыйбыз. (5 нче слайд)

-Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью- Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революцио-неры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне.

 8 март өчен Клара Цеткинга рәхмәт. Халыкара хатын-кызлар көне – күп кеше өчен яз, яңа тормыш бәйрәме. Әйтерсең, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык карларны эретә, дөньяга ямь өсти.

IV.Синквейн алымын кулланып, иҗат итеп алабыз. Экранга игътибар итәбез.(слайд 7-9)

  1. Әни
  2. Ягымлы, кадерле
  3. Кайгырта, кадерли, үстерә
  4. Мин кадерле әниемне яратам.
  5. Әби

Хөрмәтле, укытучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез.

Хәзер чәчәкле картоннарны алабыз, икенче ягын әйләндерәбез, каршыгызда утыручы кызның исемен язып куябыз, синквейн алымын  кулланып иҗат итәбез.

  1. Лилия
  2. Ягымлы, чибәр
  3.  Бии, сөйли, укыта
  4. Син бик яхшы кеше
  5. Укытучы

Эшләрегез тәмамланса, тикшереп алабыз. Төркемнәрдәге кызыл  күлмәк кигән коллегаларга сүз бирәбез.

 1 нче төркем,

2 нче төркем. Рәхмәт, бик матур булган.

 -Хәзер матур итеп елмаеп, открыткаларыгызны исемнәре буенча аталган кешеләргә бирегез.

 Без бүген  татар хатын-кызлары турында  язган авторларны искә төшердек, синквейн алымын кулланып иҗат иттек, 8 март бәйрәмен якынайттык.

Өйгә эш.  Кадерле кешеләрегезнең исемнәре белән синквейн төзергә.

Дәресне йомгаклап, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, рөхсәт итегез сезне 8 март бәйрәме белән котларга.  

Кадерле хезмәттәшләрем, укучыларыбызның яраткан укытучылары булып, эшкә сөенеп килергә  язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек  булсын.

НӘТИҖӘ

    Тәнкыйди фикерләү технологияләрен татар теле һәм әдәбияты дәреслә-рендә куллануга йомгак ясап, шушы нәтиҗәгә килдем:

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләүне үстерү техно-логияләрен кулланганнан соң , укучыларның бу фәннәрне өйрәнүгә булган мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрде.

2. Дәрестә укучы үзен иркен һәм уңышлы сизсен өчен, уңай психологик климат тудырылды.

3. Укучылар мавыгып эшлиләр һәм күбрәк материал үзләштерә башладылар.

4. Укучыларның белем сыйфатлары күтәрелде.

5. Иҗади сәләтләре үсә.

.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мастер-класс « Әдәбият дәресендә т әнкыйди фикерләү технологиясен куллану » .

Слайд 2

Б ала проблемалы ситуацияләр аша предмет турында төшенчәләрне үзе эзләп тапкан вакытта гына фикерләү сәләте үсеш ала . Л.С.Выготский

Слайд 3

Тәнкыйть ул - кешенең , берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан , кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү , тикшерү . Ф икерләү ул - фикер йөртү , уйлый алу . Кешенең уйлый , фикер йөртә , нәтиҗәләр чыгара алу сәләте .

Слайд 4

Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора 1 этап- ч акыру ( кызыксыну уяту , мотивация ) Б уталган логик чылбыр , фаразлар агачы , дөрес һәм ялгыш фикерләр кебек алымнар кулланыла . 2 этап - а ңлау , белү ( т упланган белемнәр нәтиҗәсендә , яңа материалны үзләштерү ) Ми һөҗүме , инсерт , туктап уку , саллы һәм гади сораулар кебек алымнар отышлы 3 этап- рефлексия Эссе , синквейн һ.б . кулланыла .

Слайд 5

Мастер- классның максаты : т әнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү

Слайд 6

Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдерәләр. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм де-монстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март- рәсми төстә ял көне.

Слайд 7

Синквейн - француз сүзе , « биш илһам », « биш уңыш » дигән -не аңлата . Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр . Билге-ле план буенча языла , предметны ( төшенчәне ) ачыклый .

Слайд 8

Синквейн язу тәртибе 1 юл 2 юл 3 юл 4 юл 5 юл 2 сүз . Теманы сурәтли торган 2 сыйфат ( Нинди ?) 1 сүз . Теманы ачыклаучы сүз , исем . (Кем? Нәрсә ?) 3 сүз . Темага хас булган 3 фигыль . ( Нишли ?) 4 с үз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белде-рүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкал ь, цитата ) 1 с үз. Темага карата 1 синоним сүз ( нәтиҗә , ассоц иа ция ).

Слайд 9

Яз Кояшлы, ям ьле Кил ә, җылыта, яшелләнә Язгы көн ел туйдыра Шатлык

Слайд 10

Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камилләштерә; Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли; Белемнәр ныгытыла ; Катлаулы информация гомумиләштерелә; Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә; Бөтен укучы да яза ала. Синквейнның нәтиҗәсе