Мастер-класс- 2016
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс бәйгесе өчен материаллар
Мастер-класс «ГабдуллаТукайныӊ «Шүрəле» əкияте» https://www.youtube.com/watch?v=3fd_ABhDh8s
Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем https://www.youtube.com/watch?v=ZyYoJ0UO-L8
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21.78 КБ | |
| 22.71 КБ | |
| 21.93 КБ | |
| 98 КБ | |
| 102.55 КБ | |
| 2.41 МБ |
Предварительный просмотр:
“Минем педагогик осталыгым”.
“Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,
хезмәттән башка кеше үзенең
кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.
Л.Н.Толстой
Хезмәтем – җан рәхәтем...
Мин – укытучы...
Мин – остаз... Элек-электән халкыбыз Укытучыны Остаз дип бөекләгән. Һәркемнең Остазы булган.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли.
Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.
Укытучының юлы – минем һәр сыйныф белән үткән елларым. Университет, имтиханнар артта калды.
Укытучы – ул кеше генә түгел, Укытучы – ул безне әйләндереп алган дөнья.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.
Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Безнең гаиләдә укытучылар юк. Әнием – гади сыер савучы, әтием – механизатор. Әти-әни безнең тәртипле, гадел булып үсүебез өчен тырыштылар. Гаиләдә укытучылар булмаганга, мин укытучы һөнәрен сайладым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем. Университетта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин балалар укытачакмын!..
Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш.
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...
Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати-коммуникатив технологияләр. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.
Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.
Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына кагылмый. Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Сыйныфта утыручы балаларның белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм. “Син бит булдырасың, балам!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын. Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар.
Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле алымнар уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм.
Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән.
Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.
Сүземне бөек әдибебез Туфан Миңнуллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”.
Предварительный просмотр:
Лаеш районы 25 Октябрь авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаязова Ильмира Шамил кызының
һөнәри бәйгеләрдә, сәләтле укучылар белән эштәге нәтиҗәләре
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси нәтиҗәләре
№ п/п | Чаралар | Уку елы | Нәтиҗәсе |
1. | Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы | 2013-2014 | “Өметле киләчәк” номинациясендә җиңүче |
КФУ тарафыннан үткәрелгән Төбәкара предмет олимпиадасының интернет – туры
Вакыты | Олимпиадада катнашкан укучының исем-фамилиясе | Сыйныфы | Нәтиҗә |
2013-2014 | Куликова Дарья | 9 | 93% |
2014-2015 | Голова Ольга | 9 | 80% |
Конференция, фестиваль-бәйгеләрнең нәтиҗәләре
№ п/п | Чараның исеме | Вакыты | Укучының исем-фамилиясе | Нәтиҗәсе |
1. | “Татарларда ислам тарихы һәи ислам мәдәнияты нигезләре” фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе | 2014 | Голова Ольга | III |
3. | Бөтенроссия уен-бәйгесе “Зирәк тиен” | 2013-2014 | Плеханов Артем | II |
4. | Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия шигырь конкурсының муниципаль этабы | 2015 | Сироткин Тимур | сертификат |
5. | III район фән фестивале | 2014 | Крощенко Александра | сертификат |
6. | “Әни-һәр кеше язмышында төп сүз” -Бөтенроссия иншалар конкурсы | 2014 | Камалиева М.С. | сертификат |
7. | Район күләмендә үткәрелгән “Туган тел” конкурс-фестивале | 2015 | Андреяшина Анна | сертификат |
Алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу
№ п/п | Тема | Үткәрү формасы | Ел |
1. | Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартын гамәлгә енотү шартларында заманча дәрескә таләпләр | Рус төркемендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары (Комлы Ковал мәктәбе) | 2014 |
2. | ФДБСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының прфессиональ компетенциясен камилләштерү | Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары (Казан шәһәре, 19 гимназия) | 2014 |
Ачык дәресләр
№п/п | Дәрес темасы | Сыйныф | Вакыты | Үткәрү урыны |
1. | Мәктәбебез бик матур | 5 | 2013 | Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары, Казан шәһәре, 19 гимназия |
2. | Сыйфатлар | 8 | 2013 | Лаеш муниципаль районы МБГБУ Шуран төп гомуми белем мәктәбе |
3. | Яшелчәләр | 2 | 2014 | Лаеш муниципаль районы МБГБУ Шуран төп гомуми белем мәктәбе |
Сыйныфтан тыш чаралар
№п/п | Чаралар исеме | Вакыты | Үткәрү урыны |
1. | “Туган телем – иркә гөлем” – дәрестән тыш чара | 2014 | Лаеш муниципаль районы МБГБУ Шуран төп гомуми белем мәктәбе |
2. | Тукай безнең күңелләрдә” –әдәби кичә | 2013 | Лаеш муниципаль районы МБГБУ Шуран төп гомуми белем мәктәбе |
Предварительный просмотр:
Лаеш районы 25 нче Октябрь урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова И.Ш.
7 нче сыйныф
(Яңа теманы өйрәнү дәресе)
Максатлар:
- Хәл фигыль төшенчәсен кертү;
- Бәйләнешле сөйләм үстерү;
- татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучылар белән исәнләшү.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз.
Фонетик зарядка. 1 Слайд
Җырлый-җырлый Наҗия
Урманда җиләк җыя.
Сызганган ул җиңнәрен
Җыя ул кура җиләген.
2. Дежур укучы белән әңгәмә үткәрү.
II. Актуальләштерү. 2 Слайд
1) Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә,
Кулларында көмеш энәсе. (М.Җәлил)
2) Кыр җилләре иркәләде килеп,
Тукай моңы ерактан тартты;
Әкиятләрең белән ачылды телем,
Казан арты, әй Казан арты. (С.Хәким)
3) Имтихан биргәч, каникул башланды.
Бирем. Шигырьдәге өзекләрдә һәм җөмләдә аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга, төркемчәсен билгеләргә.
Укытучы. Болар нинди фигыльләр?
Укучылар. Хикәя.
Укытучы. Бу фигыльләр нинди заманда?
Укучылар. Хәзерге һәм билгеле үткән заманда.
Укытучы. Өзекләрдәге фигыльләрне боерык фигыль итеп үзгәртегез.
III. Яңа теманы аңлату.
1.Биремнәр үтәү.
Бирем. 2 слайдтагы шигъри юллардан һәм җөмләдән тагын фигыльләрне табып, сорау куеп карый.
Укучылар. Биргәч – нишләгәч?
Укытучы. Тагын да төгәлрәк итеп сорау куеп карый әле. (Кайчан?) Биргәч фигыле кайсы сүз белән бәйләнеп килә? (Биргәч башланды) Биргәч фигыле ничек ясалган? (бир + гәч) (Башка фигыльләргә дә сорау куела, ясалышы тикшерелә.)
Бирем. 3 Слайд. Экранда чагылдырылган кагыйдәне укып, бер-берегезгә сораулар бирергә әзерләнегез. (Сорау-җавап эше уздырыла.) Димәк, биргәч, җырлый-җырлый, килеп фигыльләре нинди фигыльләр? (Нәтиҗә ясала.)
2. Таблица белән эш. 4 Слайд.
Хәл фигыль | |
Ясалышы | Мисаллар |
-ып/-еп, -п | Барып күрде, көлеп сөйләште, сөйләп өйри |
-а/-ә, -ый/-и, -й (кабатлаулы фигыльләр) | Бара-бара әйтә, көлә-көлә сөйләшә, кия-кия бара, уйлый-уйлый эшли |
-гач/-гәч, - кач/-кәч | Язгач укый, сөйләгәч уйлый, сөйләшкәч кайта, кайткач әйтә |
-ганчы/-гәнче, - канчы/ -кәнче | Язганчы сөйли, кайтканчы укыган, сөйләшкәнче килә, сөйләгәнче тикшергән |
Сораулар. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
Алар ничек ясала?
3. Укытучы. 2 күнегүне эшләү. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясагыз. Алар белән җөмләләр төзегез.
Укытучы. 4 күнегүне язмача эшләү.
IV. Яңа материалны ныгыту.
- Искәрмәле диктант.
Малайларга якынлашканчы, йөгерергә туры килде. Ә инде ара нык кыскаргач, Җәмил белән Фәридә әкренрәк атлый башладылар. Әрәмә беткәч, балалар кисәк кенә урман эченә килеп керделәр. Урман юлы буенча бара-бара, алар якты бер болынга чыктылар... (Н.Фәттахтан)
(Хәл фигыльләрне табып, төрләрен билгеләргә; сораулар куярга)
- Парлап эшләү.
Һәрбер парга карточкалар бирелә. Карточкалардагы җөмләләр урысча һәм татарча язылган, буталанып бирелә. Укучылар үзләренә эләккән җөмләләрнең дөрес тәрҗемәләрен күршесеннән табырга тиешләр.
Спеша поели суп ашыгып аш ашадык
Работал, пока не устал арганчы эшләдем
Он рассказал смеясь ул көлә-көлә сөйләде
Если стараешься, получается тырышкач була
V. Белем – күнекмәләрне тикшерү. 5 Слайд
1 бирем. Карточкаларда язылган текстлардан хәл фигыльләрне табып, төрен “+” билгесе белән күрсәтергә.
Сүзләр | I | II | III | IV |
Йөгерә-йөгерә | ||||
Елмаеп | ||||
Килгәнче | ||||
Кайтканчы |
2 бирем. Тест. 6 Слайд
- Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) 2 ә) 3 б) 4
- Кайсы хәл фигыльнең юклык төре булмый?
а) -ып/-еп, -п; -а/-ә, -ый/-и, -й
ә) -гач/-гәч, - кач/-кәч
б) -ганчы/-гәнче, - канчы/-кәнче
- Бүгенге дәрестә без нинди фигыль турында сөйләштек?
а) затланышлы
ә) затланышсыз
- Хәл фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә?
а) ия ә) хәбәр б) аергыч в) тәмамлык г) хәл
VI. Йомгаклау.
1.Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.
2. Өйгә эш. Кагыйдәләрне өйрәнергә. 8 биттәге 7 күнегүне язмача эшләргә
Предварительный просмотр:
Лаеш районы 25 нче Октябрь урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова И.Ш.
Тема: Китап – белем чишмәсе,дәрес - проект.
Максат: 1. Китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту, үз куллары белән китаплар ясау;
2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерү.
3. Шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру.
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр, мәкаль – әйтемнәр китаплары.
Катнашалар: 4 нче сыйныф укучылары, укытучылар.
Дәрес барышы.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар. Экранга карагыз эле. Биредә табышмак язылган. Тыңлагыз һәм җавабын табыгыз.
Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
Ул нәрсә?
Укучылар. Китап.
Укытучы. Бик дөрес. Шулай булгач, безнең бүгенге бәйрәмебез нәрсә турында булыр икән?
Укучы. Китап.
Укытучы. Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул “Китап – белем чишмәсе” дип атала.
Кем күп белергә теләсә -
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында.
Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – белем йортына – мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.
Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.
Укытучы. – Укучылар, нәрсә соң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата?
Укучылар. Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.
Укытучы. -Укучылар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?
Укучылар.
- Китап әдәпле булырга өйрәтә.
- Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.
- Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.
- Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.
- Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
- Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.
Укытучы. Укучылар, сез китап укырга яратасызмы? Алайса, әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә әзекләр укыйм, сез аларны кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш буласыз.
- И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы. (Г.Тукай “Туган тел”)
- Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай “Су анасы”)
- Мин күмәч, күмәч!
Мин әбидән киттем.
Мин бабайдан киттем.
Мин куяннан да китәм. (“Күмәч”)
- Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. (“Сертотмас үрдәк”)
Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Китаплар укыйсыз икән. Хәзер сезнең белән үзебез китаплар ясап карарбыз.
Беренче төркем – хайваннар турында әкият китабы, икенче төркем - табышмаклар китабы. Өстәлләрегездә барлык кирәк-яраклар да бар. Ахырдан үзегез ясаган китаплар белән таныштырырсыз.
Әйдәгез, хәзер үзегез язган әкият һәм табышмаклар белән таныштырып китегез эле.
Бик яхшы, барыгызнын да китаплары бик матур килеп чыккан.
Укытучы. Әйдәгез, слайдда китап турында күренекле галимнәрнең сүзләре һәм мәкальләр язылган. Аларны укып тәрҗемә итик .
- “КИТАП... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗи-заларның могҗизасы”. Ибраһим Гази
- Китап –тормыш көзгесе,
Китап – бөек тәрбияче.
Н.К.Крупская
- Китап- заманыбыз, тормышыбыз ул. В. Белинский
- “Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”
К. Насыйри
Мәкальләр:
- Китап – белем чишмәсе.
- Китап – галим, телсез мөгаллим.
- Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.
- Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
- Китапсыз көн – югалткан көн.
- Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе...
- Китапны дусны сайлаган кебек сайла.
- Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.
- Күп укысаң, күп белерсең.
Укытучы. Укучылар , китап укыганда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк икән?
Укучылар.
-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;
-Китапның битләрен ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;
-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;
-Китапны кояшка куйма, югыйсә тышы кибеп кубар, битләре саргаер;
-Рәсемнәрне буяма. Ертылган битләрне ябыштыр;
-Китапны өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
- Әгәр китаптагы әсәрләрне яратып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә тәкъдим ит.
Укытучы. Бүгенге китап бәйрәмен йомгаклап шуны әйтәсем килә.
Барыгызда бик яхшы катнаштыгыз. Кичәне мондый сүзләр белән тәмамлыйсым килә. Укучылар! “ Сезнең кулыгыз да нинди генә китап булса да, ул сезне игелекле, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!”
Барагызга да бик зур рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Лаеш районы 25 нче Октябрь урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова И.Ш.
Тема: “Туган телем – иркә гөлем”.
(Халыкара туган тел көненә багышлана)
Максатлар: Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; укучыларның фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәтү.
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, “Туган илем – туган анам”, “Теле барның – иле бар”, “Иң татлы тел – туган тел” плакатлары, шигырьләр, мәкаль – әйтемнәр китаплары.
Катнашалар: 5-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар.
“Туган тел” көе яңгырап тора. “Туган илем – туган анам”, “Теле барның – иле бар”, “Иң татлы тел – туган тел” плакатлары эленгән.
Алып баручы. Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Слайд Туган тел – иң матур тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
(Ш. Галиев)
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
(Ш. Маннур)
Алып баручы. Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле жюри. Бүген без “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган кичәгә җыелдык.
Слайд “Ананың балага биргән бүләге – тел”.
“И туган тел, и матур тел,
Алып баручы. Әткәм-әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
Алып баручы. Укучылар, мин хәзер сезгә берничә сорау биреп үтәм. Әйтегез әле, нәрсә ул Туган тел?
Укучылар. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телебездә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Бу туган телебезне хөрмәт итәргә, яратырга тиешбез. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара.
Алып баручы. Сез ничә телдә сөйләшә беләсез?
Укучылар. Ике телдә.
Алып баручы. Татарстанда дәүләт телләре булып кайсы телләр санала?
Укучылар. Рус һәм татар телләре.
Алып баручы. Хәзер һәм команданың да исемнәре белән танышыйк.
Беренче команда: Тапкырлар.
Икенче команда: Зирәкләр. (Девизлары, исемнәре белән таныштыралар).
Укучылар. Хәзер ярышны башлыйбыз.
Беренче конкурс. Һәрбер командага да ребуслар бирелә, җавапларын табарга.
Свет + ын = дрова мак + тәп = школа
Ба + вода = поле ветер + әк = ягода
Озеро + мак =одежда музыка + мә = лодка
Снег + га = ворона письмо + а = ошибка
Весна + ды = писал к + дом = музыка
Волк + к = шапка Т + 40 = переулок
(Жюри бәя бирә)
Икенче конкурс.
Алып баручы. Мин табышмак әйтәм, җавабы сездән. Һәр командага да берәр табышмак.
- Көйдергән дә ул,
Сөйдергән дә ул,
Иң ачы да ул,
Иң татлы да ул.
Ул нәрсә?
Җавап: тел.
- Ул – кирәк икән Римгә дә илтә.
Җавап: тел.
(Жюри бәя бирә)
Өченче конкурс.
Алып баручы. Халкыбыз элек-электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер, сезнең белән, бер уен уйнап алабыз. Мин мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез. Мәкальләр һәр командага да чиратлап әйтелә.
Телләр белгән – ... (илләр белгән.)
Яхшы тел – яз кебек, ... (яман тел – көз кебек.)
Туган илем – ... (туган анам.)
Аз сөйлә – ... (күп эшлә.)
Иле барның – ... (теле бар.)
Теле барның – ... (юлы бар.)
Тел күрке – ... (сүз.)
Акылы кысканың ... (теле озын.)
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
(Жюри бәя бирә)
Дүртенче конкурс.
Алып баручы. Бирелгән сүзләрнең хәрефләреннән яңа сүзләр ясап язарга.
1 нче командага. Азат – таза, таш – шат, агач - , ирек - , чак - , кич - .
2 нче командага. Атна – тана, арка – кара, идән - , кое - , кия - , бара - , төс - .
Бишенче конкурс. “Сүз эчендә сүз”.
Алып баручы. Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшеренгән.
Маймыл, малай, максат, маҗара, мактанчык, мирас, мичкә, мияулау, мисал.
Бишенче конкурс. “Н” хәрефенә хикәя.
Алып баручы. Ике төркем “Н” хәрефенә башланган сүзләр белән генә хикәя яза. Кемнең хикәясе озын, эчтәлекле, әдәпле, матур – шул төркем җиңүче була.
Алып баручы. Хәзер тактага ясалган ребусны чишәбез. Дөрес чишсәгез, татар халкының сүз турында мәкале килеп чыгар. Башладык!
Ә,
Ә ,
,
–
1 5
,,
43
“Әйткән сүз – аткан ук”.
Алып баручы. Мәкальдә әйтелгәнчә, кеше рәнҗетерлек сүзләр сөйләмәскә, уйлап кына сөйләшергә кирәк. Тәмле телле укучылар булыйк. Сез дә минем белән килешәсездер.
Алып баручы. Хәзер кроссворд чишәбез. Тактага карагыз.
- Әдәп башы - ...
- Аккош ясалышы ягыннан нинди сүз?
- “Әбүгалисина” әсәренең авторы?
- Татар теленең якын кардәше?
- Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра мәкалендәге тәмле, тәмсез сүзләре нинди сүз төркеме?
1 | Т | е | л |
| ||||
2 | к | У | ш | м | а | |||
3 | К | а | ю | м | ||||
4 | б | А | ш | к | о | р | т | |
5 | с | ы | Й | ф | а | т | ||
Алып баручы. Астан өскә нинди сүз килеп чыкты?
Укучылар. Тукай.
Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп “Туган тел” җырын җырлыйбыз.
Димәк, укучылар, һәрбер кешенең дә туган теле бар, телебезне саклыйк, аның белән горурланыйк.
Укытучының йомгаклау сүзе. Кичә ахырына якынлашты. Барыгызга да бик зур рәхмәт! (Командаларны бүләкләү).
Подписи к слайдам:
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ 1886-1913
Халкым күңеленә ак нур сиптең,Кара төндә булдың якты ай;Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Тормыш аны, тәпи басу белән,Җитәкләде ике кулыннан;Җитәкләде язмыш, кай җирләргәАлып чыгар авыр юлыннан
Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.
Кушлавыч.Шәрифә карчык
Өчиле.Зиннәтулла бабай
Кырлай.Сәгъди абзый, Зөхрә апа
Казан.Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе
Җаек. Галиәсгар (җизнәсе)
СаснаБибимәмдүдә Мөхәммәтшакир
Казан.Болгар кунакханәсе
Су анасы
Нәкъ казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.Гәрчә анда тумасам да,мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалапчәчкән идем, урган идем.Ул авылның,- һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,Ул болын, яшел үләннәрХәтфәдәй юрган иде.