Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя татарского языка и литературы МБОО «Лицей №2 г. Буинска РТ»

Индивидуальный план работы на межаттестационный период

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_samoobrazovaniya.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя татарского языка и литературы  МБОО «Лицей №2 г. Буинска РТ»

Газизовой Гульшат Рифкатовны

на 2011-2016 учебный год

Белеме: югары,  Казан дәүләт  педагогика  университеты, филология  факультеты, 2005 нче ел

Кваификацияне күтәрү курслары: “Приоритетные направления повышения эффективности преподавания татарского языка и литературы при переходе на ФГОС”, 2014 нче ел

Стаж: 28

Фән укытучысы буларак үземнең проблемам.

Һәрьяклап камил, иҗади фикерләүгә сәләтле, әхлаклы шәхес тәрбияләү; укучыларда милли горурлык хисе булдыру.

Класс җитәкчесе буларак проблемам.

Укучыларны югары әхлаклы, җәмгыятьтә үз урынын табып,  сәламәт яшәү рәвешен алып барырдай, зыялы һәм иҗади фикерләүгә сәләтле, әхлаклы шәхес тәрбияләү, милли горурлык хисе булдыру.


Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
  17. Мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү; аны татар теле, әдәбияты  укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану; тәҗрибә тарату.

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1.  “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
  4. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  5. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
  6. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  7. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  8. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  9. “Мирас”, Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
  10. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
  11. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  12. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  13. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  14. Методик папканы тулыландыру, баету.
  15. Портфолионы яңарту.
  16. ДЙА тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф.Яруллин китаплары.
  • Ә.Еники томнары.
  • Н.Фәттахның яңа китаплары.
  • И.Юзеев томнары.
  • Ф.Латыйфи китаплары.
  • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г.Бәширов китаплары.
  • Т.Миңнуллин томнары.
  • Ә.Баянов томнары.
  • К.Насыйри томнары.
  • М.Җәлил китаплары.
  • Х.Туфан томнары.
  • А.Алиш китаплары.
  1. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
  7. Райолныбыздан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән даими танышу.
  8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. Сәяси темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрү.
  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  6. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  7. “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  8. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  9.  “Мирас” журналына язылу.
  10. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  11. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  12. Дәүләт символлары, Законнар белән танышу.
  13. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  14. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  15. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  16. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  17. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  18. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  19. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  20. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  22. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  23. “Тел дигән дәрья бар” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
  24. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән имтихан  материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинеттагы  стендларны яңарту.
  3. Кабинет китапханәсен баету.
  4. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  6. Яңа китапларны презентацияләү.
  7. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  8. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  9. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  10. ДЙА материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  11. Кабинетта  ремонт үткәрү.
  12. Кабинет китапханәсен  яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  13. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  14. “Анализ үрнәкләре” стендын яңарту.
  15. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  16. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  17. Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышланган чараларда катнашу.
  18. Габдулла Тукайның 128 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.
  19. Нур Баян юбилеена әзерләнү һәм үткәрү.
  20. Кабинеттагы “Безнең иҗат” почмагын яңарту.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  2. Педагогик киңәшмәдә чыгышлар ясау.
  3. Районкүләм һәм республикакүләм семинарларда даими катнашу.
  4. Район һәм республикада оештырылган конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

VI. Практик чыгышлар.

     1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

     2. “Туган тел” көнен  үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан  ачык дәресләр күрсәтү.
  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  2. Эксельдә эшләүне камилләштерү.
  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  4. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  2. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  3. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  4. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Эш планы

Эш этаплары

Срок

1

Методик тема буенча фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү:

  • конспектлар, тезислар язу;
  • газета-журнал материаллары белән даими танышу, алдыру.

2011-2016

2

Проблема буенча кулланырлык метод һәм алымнарны гамәлдә файдаланырга өйрәнү:

  • персональ компьютерда, интернет челтәрендә гамәли күнекмәләр;
  • интерактив дәреслекләр, мультимедиа программалары белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
  • тәҗрибәле укытучыларның эше белән якыннан танышу;
  • татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курсларында уку.

2011-2016

3

5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты программалары, дәреслекләренең эчтәлегенә анализ ясау:

  • календарь-тематик планнарга өстәмәләр, төзәтмәләр кертү мөмкинлеген тикшерү;
  • интерактив чараларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану мөмкинлеген тикшерү;
  • мәктәпкә кайтучы яңа әсбаплар белән даими рәвештә эшләргә өйрәнү.

2011-2016

4

Укучыларның дәресләрдә компьютер технологияләре куллану мөмкинлекләрен өйрәнү:

  • презентацияләр, проект эшләре әзерләүгә укучыларны тарту;
  • балалардан сорашу, анкета сорауларына җаваплар туплау, аларга анализ ясау;

2011-2016

5

Укучылар белән практикумнар үткәрү:

  • дәрестән тыш вакытта компьютерда лингвистик уеннар уйнау;
  • интерактив режимда тестлар эшләү;
  • интернет-конкурсларда катнашу.

2011-2016

6

Компьютер технологияләрен  татар теле һәм әдәбияты дәресләре, класстан тыш чаралар үткәргәндә куллану:

  • календарь-тематик планнар, дәрес планнары, дәрестән тыш чараларның эшкәртмәләрен төзү, үткәрү;
  • үзанализ ясау;
  • планнарны камилләштерү;
  • ачык дәресләр, мероприятиеләр күрсәтү, аларны анализлау, консультацияләр алу.

2011-2016

7

Компьютер технологияләре куллануның эффектлылыгын диагностикалау, тикшерү:

  • контроль язма эшләр үткәрү;
  • нәтиҗәләрне гомумиләштерү, анализлау.

2011-2016

8

Тәҗрибәне гомумиләштерү:

  • докладлар, чыгышлар әзерләү.

2011-2016

9

Тәҗрибә уртаклашу:

  • чыгышлар ясау;
  • ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтү;
  •  семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

2011-2016

10

Газета -  журнал өчен мәкаләләр әзерләү:

  • мәкаләләргә карата куелган таләпләрне искә төшерү;
  • мәкаләне язу, камилләштерү;
  • һөнәри әзерлекле белгечләр белән киңәшләшү.

2011-2016

11

Аттестациягә әзерләнү:

  • эшләнгән эшкә анализ ясау;
  • документлар әзерләү;
  • фәнни текстларны камилләштерү.

2011-2016