Инновационная деятельность

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Предварительный просмотр:

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТЕКСТНЫ АҢЛАП УКЫРГА ӨЙРӘТҮ.

Башлангыч сыйныф укытучысының   төп максаты: укучыларга текстны аңлап уку алымнарын тиешле дәрәҗәдә кулланырга өйрәтү. Югыйсә  югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә зур кыенлыклар килеп чыгачак: төп фикерне ача белмәү, язучының тел үзенчәлекләрен күрмәү.

   Шуңа күрә текстны аңлап укырга өйрәтү башлангыч сыйныфтан ук башкарылырга тиеш.

   Текст белән эшләү 3 этаптан тора:

I этап.Текстны укыр алдыннан эшне оештыру.

Бу этапның максаты: укучыларның текстның исеменә, дәреслектәге иллюстрацияләргә карап эчтәлекне күзаллауларын үстерү.

II этап. Уку барышында текст өстендә эшләү. 

Бу этапның максаты текстның эчтәлеген аңлауларына ирешү.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эчтән текстны, я өзекне, я фрагментны укыйлар. Аларның алдына куелган максат: укый башлаганчы туган күзаллауларны тикшерү.

  1. Укучылар текстны аңлатып,  җөмләләп яисә абзацлап укыйлар.
  2. Шул ук вакытта сүзлек эше алып барыла. Кайбер  сүзләрнең мәгънәләрен укучылар аңлаталар, контекстта аңлатма бирәләр.

Шулай ук һәр кисәген аңлатып уку, укучыларга мөстәкыйль укыганда да текст белән  эшләргә ярдәм итә.

Шушы этапта текстның эчтәлегенә карата әңгәмә үткәрергә, сайлап уку күнегүләрен кертергә мөмкин.

  • Безнең фаразлаулар туры килдеме, кай җирдә без ялгышканбыз?

III этап. 

Текстның эчтәлеген өйрәнгәннән соңгы эшчәнлек.

Аның максаты: текстның төп фикерен ачыклау. Автор әйтәсе килгән фикерне билгеләү.

  1. Укытучы бөтен текстка карата проблемалы сорау куя.
  2. Бу сорауга эзләгәндә укучылар авторның юллар арасына яшеренгән әйтәсе килгән төп фикерен, уен билгелиләр.
  3. Укытучының язучы турында сөйләве. Текст белән эшләгәннән соң сөйләү, укучыларга текстның эчтәлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә.
  4. Иллюстрацияләр өстендә эш:
  • кайсы фрагмент сурәтләнгән?
  • художник детальләрне төгәл биргәнме?

  1. Иҗади биремнәр:

 - текстка, өзеккә карата иллюстрация ясау;

- һәр укучыга берәр өзеккә, абзацка яки җөмләгә  иллюстрация ясарга кушу һәм  аларны тәртип буенча төзү. Бу иллюстрацияләр җыелмасы буенча текстның эчтәлеген күзаллау;

- эчтәлек буенча рәсем ясау күнегүләре;

- геройның портретын ясау;

- проектлар яклау;

- геройлар исеменнән хатлар язу;

- укылган текст буенча үзең  иҗат итү күнегүләре.



Предварительный просмотр:

Разработка, апробация и внедрение средств работы учителя с пониманием текста                      на уроках татарской литературы для 5 класса (русскоязычная группа)

Подготовила учитель татарского языка и литературы МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3» Заинского муниципального района

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

5 сыйныф (рус төркеме)

Дәреслек: Р.З Хәйдарова, Г.М Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”, Казан, “Татармультфильм”, 2014.

1 нче күнегү  (51 нче бит)

Менә кич җитте. Әниләре эштән кайтты. Өй чиста. Кибеткә барырга кирәкми. Өстәлдә әзер аш. Чәй дә кайнаган.

Әниләре:

  • Менә рәхмәт, балалар. Кем эшләде моны? – дип сорады.

        Ләйлә белән Наил бер-берсенә карап елмайдылар.

  1. Текстка исем бирергә.

А) ялкау балалар

Б) эшчән балалар

В) Белем бәйрәме

2. Балаларның әниләре кайдан кайтты?

А) кибеттән

Б) бакчадан

В) эштән

3. Найдите предложения, где говорится, что

А) настала ночь -

Б) готов ужин -

В) мама поблагодарила детей - .

4. Кайсы раслау дөрес?

А) Әниләре эштән кайтты.

Б)Әниләре кибеттән кайтты.

А) Өй чиста.

Өй пычрак.

б) Кибеткә барырга кирәк.

Кибеткә барырга кирәкми.

Г) Чәй кайнаган.

Чәй кайнамаган.

Д) Ләйлә белән Наил ачуландылар.

 Ләйлә белән Наил елмайдылар.  

5. Бирелгән җөмләне текст буенча берәр сүз өстәп киңәйтеп языгыз?

Әниләре кайтты.

Әниләре эштән кайтты.

Кичен  әниләре  эштән кайтты.

Кичен Ләйлә белән Наилнең  әниләре эштән кайтты.

6.  Сорауларга тексттан җавап табыгыз.

- Нинди вакыт җитте?

- Әниләре кайдан кайтты?

- Өй нинди?

- Өстәлдә нәрсә бар?

- Әниләре нишләде?

Бәяләү:

– 1  5 нче биремнәргә  барысы дөрес булса, һәр җавапка 1 әр балл куела;

–6 нчы сорауга җаваплары дөрес булса, һәр җавапка 2 шәр балл куела;

Билгеләр кую:

–21 - 25 балл өчен, “5”ле куела;

–15 - 20 балл өчен, “4”ле куела;

 –10 - 14 балл өчен, “3”ле куела;

– 0 – 10 балл өчен, “2”ле куела;



Предварительный просмотр:

Республиканская  инновационная площадка 

ФГБОУ ВО

«Набережночелнинский государственный педагогический университет»

Инновационное направление:

«Разработка, апробация и внедрение средств работы учителя с пониманием текста»

     

 Подготовила:

Хайрутдинова Фаридя Салиховна, учитель татарского языка и литературы  МБОУ «Заинская средняя  общеобразовательная школа № 3»  

Заинского муниципального района Республики Татарстан.

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.                         Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү.

3 сыйныфта Рөстәм Мингалимнең “ Яшел күзле әнкәем” хикәсе буенча тикшерү эше үрнәге.

Уку культурасын үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Төп гомуми белем бирүнең үрнәк программаларында предметларны өйрәнү барышында уку компетенциясе нигезләрен формалаштыру һәм үстерү буенча эшне тиешле дәрәҗәдәалып барырга  тиешлеге күрсәтелгән. Үрнәк программаларда уку компетенциясе – тиешле гамәль, күнекмә буларак аерып күрсәтелеп, әлеге төшенчә түбәндәгечә тасвирлана:

♦ Уку − белем алуны дәвам итү һәм үзлегеңнән белем алу; аңлы рәвештә үзеңнең бүгенгә һәм киләчәккә уку даирәңне билгеләү, буш вакытыңны планлаштыру, хезмәткә һәм социаль эшчәнлеккә әзерлек чарасы.
♦ Уку – дөньяны һәм анда үз-үзеңне танып белү, кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләренә җайлашу  ихтыяҗы.
♦ Уку – инструменталь күнекмә. Ул укуның төрләрен һәм типларын үзләштерүне (аңлап уку, рефлексив уку, мөстәкыйль уку һ.б.), уку техникасын, сәнгатьле уку осталыгын, әдәби һәм башка төр текстларда конкрет уку мәсьәләсенә җавап бирерлек уку стратегиясен сайлый белүне үз эченә ала.

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү өч дәрәҗәле биремнәрдән тора.

Беренче дәрәҗә - алгоритм, кагыйдә буенча гамәлләр эшләү. Аңлап укуны тикшерү буенча беренче дәрәҗә биремнәрдә “эчтәлек - текст” чагыштырмасы өстенлек итә. Беренче дәрәҗәгә ирешү критерие булып эчтәлекне фактик характерда күзаллау тора. Ул текстка турыдан-туры бәйле. Биремнәрне үтәгәндә укучы тексттан геройларның гамәлләре, аларның хисләре турында турыдан-туры бирелгән мәгълүматны таба, иң гади нәтиҗә формалаштыру өчен кирәкле җөмләне, өлешне аерып ала һәм аны куллана. Беренче дәрәҗә индикаторы булып укыганны ачыклау:  язучы, әсәр, герой исемнәрен белүгә; тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны табу максатыннан текстка карата сораулар тора.

Икенче дәрәҗә – эчтәлекле - рефлексияле. Икенче дәрәҗә биремнәре автор уен тексттагы мәгълүматка гына түгел, ә текстның формаль элементларына:  жанр, структура, телгә таянып табуны; эчтәлекнең төрле үзенчәлекләрен, эчтәлекне төзүчеләрне анализлау һәм чагыштыру нигезендә эчтәлекнең эчке, мәгънәви ягын торгызуны күз алдында тота. Укучы текстта бирелгән мәгълүмат нигезендә геройларның төп характеристикаларын, аларның хисләрен интерпретацияли һәм аларны тексттагы мисаллар белән дәлилли; вакыйгалар арасында үзара бәйләнешне ачыклый һәм урнаштыра; текстның гомуми идеясен, аның структурасы элементларын билгели; төп геройларның гамәлләренә гади интерпретация, ягъни аңлатма бирә; геройларның гамәлләрен һәм кичерешләрен чагыштыра, каршы куя; геройларның планнары һәм гамәлләре, шулай ук вакыйгалар арасында үзара бәйләнешләрне аңлата һәм аны текст белән дәлилли; текстта кулланылган тел чаралары үзенчәлекләренә беренчел анализ ясый; текстта турыдан-туры бирелмәгән мәгълүматны таба; аерым җөмләләр арасындагы бәйләнешләр нигезендә нәтиҗә формалаштыра; гомумиләштерелгән мәгълүмат нигезендә. Икенче дәрәҗә индикаторы булып текст структурасында ориентлаша белү; текстта кулланылган тел чараларын күрә һәм аңлата белү; әдәби төшенчәләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау; текстның җанр төрен билгели белү кебек биремнәр алынырга мөмкин.

Өченче дәрәҗә – креатив, ягъни иҗади. Өченче дәрәҗә биремнәре югары дәрәҗәдәге абстракция, фикер йөртүдә мөстәкыйльлек һәм күзаллау, текст буенча уйлануларны күздә тота. Бу дәрәҗә биремнәренә текст эчтәлеген интерпретацияләү аңлату, ачып бирү, йомгаклау һәм бәяләү тора. Укучы автор тарафыннан турыдан-туры әйтелмәгән бәйләнешләрне таба һәм аларны текстның гомуми идеясенә туры китереп аңлата; текст асты, ягъни “юллар арасында” яшеренгән мәгълүматны таба, гади метафоралар белән белдерелгән мәгълүматны аңлата; текстның мәгънәсен яисә аның төп идеясен ачыклый; төрле текстлардан алынган мәгълүматны һәм үз белемнәрен гомумиләштерә һәм аларны реаль тормыш ситуацияләренә карата куллана. Өченче дәрәҗә индикаторы булып укыганны аңлата, аңа бәя бирә белү, ягъни концептуаль мәгълүматны - төп мәгънәне, автор фикерен - табу; белем һәм тәҗрибә кулланып, иҗади характерда зур булмаган үз текстыңны төзи белү керә.

3 сыйныфта Рөстәм Мингалимнең “ Яшел күзле әнкәем” хикәсе буенча тикшерү эше үрнәге.

ЯШЕЛ   КҮЗЛЕ   ӘНИЕМ (хикәядән өзек)

Мин хәзер инде зур. Кайчандыр кечкенә булганмын. Бер урыңда гына курчак кебек көчкә-кечкә басып торганмын. Кай вакыт шундый итеп елаганмын... Кат-кат исемемне әйтеп тә, уенчыклар күрсәтеп тә, кулында тирбәтеп, тә әнкәй мине тынычландыра алмаган. Авызымны йомарга онытып, бөтен өйне тутырып елаганмын... Ул вакытта минем авызым да, тавышым да үземнән зур булган. Әнкәй шулай сөйли иде. Әнкәй мине бик яраткан. Бишеккә салып тирбәткән, йоклаткан. Ул чагымны мин хәтерләмим.

Үзем тиз үскәнмен, чөнки тизрәк үсәргә, тизрәк йереп китәргә тырышканмын. Тырыша торгач, бишектән дә егылып төшкәнмен. Монысын хәтерләмим.

Шуны хәтерлим: җәй, җылы, кояшлы көн иде. Су буенда төркем-төркем ак казлар йөри. Таллар яшел. Таулар яшел. Ярлар яшел. Безнең бакча башында төбе ташлы сай гына елга ага, Әнкәй белән җитәкләшеп елганың икенче ягына — әрәмәгә чыгабыз. Су уртасына җиткәч, ни өчендер әнкәй миңа иелеп карады. Шул вакыт мин аның зур күзләрен күрдем. "Күзләре яшел икән, яшел талларга, ярларга, тауларга охшаган. Аның күзләре — яшел җәйнең яшел күзләре кебек.

Безнең авылда әниләрнең иң матуры — минем әнкәй. Бу уемны дусларым Нәҗип белән Наилгә дә әйттем.  «Минем әни матуррак!» — диде Наил. Нәҗип тә бәхәсләште. «Минем әни матуррак!» — диде. Бәхәсләшеп, ул көнне без сугыша яздык. Ярый  әле шунда безне эзләп су буена әниләребез килде. Барыбер, аларның иң матуры минем әнкәй иде. Минем әнкәй, яшел күзле әнкәем... Ул вакытта мик тагын шуны күрдем: Нәҗипнең әнисе зәңгәр күзле, Наилнең әнисе  кара күзле  икән...

Мин инде хәзер зур. Кайчандыр кечкенә булганмын. Мин сабый чагымны сагынып авылыма кайтам. Безнең бакча башындагы елга тагын да саеккан...

Мин хәзер зур. Бәләкәй чагымда минем әткәй генә юк иде. Хәзер әнкәем дә юк. Дусларым Нәҗип белән Наил дә юк.

Ә җәйләр миңа һаман әнкәмнең яшел күзләре белән карыйлар... Мин һаман ак кышларның да яшел күзләрен күрәм.

1 нче дәрәҗәдәге биремнәр:

1.Әсәрне игътибар белән укып чык, мәгънәви кисәкләргә бүлеп,

исемнәр бир.

2. Яшел сүзе кергән сүзтезмәләрне тексттан табып яз.

3.Әнкәйнең күзләре нәрсәгә охшаган? Дөрес җавапны сайлагыз.

1) зәңгәр күлләргә

2) яшел талларга

3) кара төймәгә

4.Хикәяне башкача ничек итеп атар идең?

5.Җөмләне тексттан табып  тәмамлап бетер һәм яз.

"Күзләре яшел икән, яшел талларга, ярларга, тауларга охшаган. Аның күзләре - ...       

 2 нче дәрәҗәдәге биремнәр:

1) Җөмләләрне текст тәртибендә күрсәт:

1) Әнкәй мине барыбер яраткан.  2) Бишеккә салып тирбәткән, йоклаткан. 3) Әнкәй шулай сөйләде. 4) Шул вакыт мин аның зур күзләрен күрдем. Кайвакыт шундый итеп елаганмын. Безнең авылда әниләрнең иң матуры — минем әнкәй.  4. Мин хәзер инде зур.

2. “Мин сабый чагымны сагынып авылыма кайтам” җөмләсендә астына сызылган  сүзләрне нинди сүзләр белән алыштырырга мөмкин?  

3.”Мин һаман ак кышларның да яшел күзләрен күрәм” җөмләсендә астына сызылган сүзтезмә нәрсә була? Дөрес җавапны  күрсәт.

1.Эпитет.

              2.Сынландыру.

    3.Чагыштыру.

4. Җөмләдә төшеп калган сүзне язып куй.

Су уртасына җиткәч, ни өчендер  ...  миңа иелеп карады.

5.Ананың матурлыгы нәрсә белән?

1.Тышкы матурлык.

2.Эчке матурлык.

3 нче дәрәҗәдәге биремнәр

1.Түбәндәге хикмәтле сүзләрнең кайсы укылган әсәргә туры килә?

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.(татар халык мәкале)

Ана күңеле шәфкать диңгезе. (татар халык мәкале)

Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас. (татар халык мәкале)

Сөямен чын күңел берлән үземнең әткәм-әнкәмне,-

Алар олуг, алар матур, алар дөньяда иң ямьле. (Мәҗит Гафури)

2. Автор хикәясе белән нәрсә турында  сөйләргә  теләгән? Дөрес җавапларны сайлап ал.

1. Туган авыл турында.

2. Яшьлек турында.

3. Бала белән ана арасындагы мәхәббәт турында.

4. Матурлык турында.

3. Сорауларга җавап бир:

  1. Хикәянең төп герое кем?
  2. Вакыйга кайда һәм кайчан бара?
  3. Әнисенең күзләрен малай нәрсәләргә охшата?
  4.  Сез ничек уйлыйсыз, малай әнисен яшел күзле булганы өчен генә “иң матуры минем әнием дип әйтәме”?
  5. Ул дуслары белән нәрсә турында бәхәсләшә?
  6. Бәхәстә кем җиңә? Сез ничек уйлыйсыз, бу бәхәстә җиңүче булырга мөмкинме?
  7. Үз әниегез турында  сөйләгез.


Предварительный просмотр:

Зәй шәһәре 3 нче гомуми   урта белем мәктәбе

       

Электив курс программасы

Курсның җитәкчесе :   Зәй шәһәре 3 нче гомуми   урта белем мәктәбенең  югары квалификацияле татар  теле  һәм  әдәбияты укытучысы

                                    Хәйретдинова Фәридә Салих кызы

  1. Аңлатма язуы

Ананың балага бирелгән иң зур бүләге – тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламачы, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырмакчы. “Теле барлар – халык булган, теле юклар – балык булган” дигән сүзләр юктан тумаганнар.

Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең тарихы белән укучыларны таныштыру гаять мөһим мәсьәлә булып тора.

Әдәби тел нормалары – шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Хаталарны төзәтү өчен, җирле сөйләмебезнең үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куярга кирәк дип саныйм.

Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү – дәүләткүләм әһәмиятле бер эш.

Программаның максаты:

Кеше тормышында сүз сәнгатенең гаять әһәмиятле роль уйнавын аңлату; фикерне аңлашлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белергә, дөрес сөйләшергә өйрәнү; укучыларда әхлакый зәвык тәрбияләү.

Төп бурычлар:

  • туган телебезнең тарихы турында мәгълүмат бирү;
  • җирле сөйләмебезнең үзенчеләкләрен өйрәнү;
  • әдәби телдә сөйләм һәм язма тел байлыкларын үстерү;
  • иҗади хезмәткә омтылыш тәрбияләү;
  • чыгыш ясау, аралашуга өйрәтү, төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү күнекмәсе формалаштыру;
  • укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру һәм унынчы сыйныфта гуманитар юнәлештә профиль сайларга ярдәм итү.

Тематик планлаштыру

I. Телебез – тарихи ядкарь

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Тел – халыкның рухы, язмышы ул.

1

Дәрес-лекция.

2.

Татар халкы, этнонимы, һәм теле.

1

Белешмә бирү, әңгәмә.

3.

Сөйләм сәнгатендә сүз.

1

Әңгәмә, күнегүләр, уеннар.

4.

Ораторлык сәнгатенең тормышта әһәмияте.

1

Видеоматериаллар, лекция, аңлату.

5.

Аралашуда коммуникатив хаталар.

1

Әңгәмә, эшлекле уен.

II. Сөйләм культурасы

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Әдәби сөйләм стиле.

1

Лекция, күнегүләр.

2.

Сөйләүченең фикерләү культурасы.

1

Лекция, әңгәмә.

3.

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.

1

Видеоматериаллар белән эш.

4.

Орофоэпия өстендә эшләү.

1

Күнегүләр.

5.

Паузалар һәм аларның төрләре.

1

Лекция, күнегүләр.

6.

Сөйләм темпы.

1

Лекция, күнегүләр.

7.

Басым һәм аларның төрләре.

Басым һәм аның төрләре.

1

Лекция, күнегүләр.

8.

Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы.

1

Аңлату, мультимедиа куллану.

9.

Интервью.

1

Әңгәмә эшлекле уен.

10.

Мәкалә төрләре турында мәгълүмат.

1

Газета-журналлар буенча эш, практик эш.

11.

Мәкалә язу.

1

Иҗади эш.

12.

Эш кәгазьләре.

2

Мультимедиа

III. Яхшы сүз – җан азыгы

  1. Тема

Сәгать саны

Үткәрү формасы

1.

Сүз турында мәкаль, әйтемнәр туплау.

1

Әңгәмә, практик эш.

2.

К.Насыйраның “Китаб-әт-тәрбия” китабы (64 нче,89 нчы тәрбия).

1

Чыганак белән эшләү.

3.

Татар исемнәре һәм ислам.

1

Лекция. Дискуссия.

4.

Ир-ат исемнәре.

1

Әңгәмә, практик эш.

5.

Хатын-кыз исемнәре.

1

Әңгәмә, практик эш.

6.

Әйтер сүзем бар.

1

Әңгәмә.

7.

Шигырь, такмак язу.

1

Иҗади эш.

8.

Котлау текстлары төзү.

1

Иҗади эш.

9.

Хат алышу төрләре. Хат язу.

1

Аңлату, әңгәмә.Иҗади эш.

10.

Йомгаклау. Сүзнең кеше тормышында тоткан роле.

2

Зачёт дәрес. Иҗади эшләрне тыңлау.

 IV . Имтиханнарга әзерлек.

1

Фонетика һәм орфоэпия. Аваз һәм хәрефләр, сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр,  иҗек,  басым

1

Дәрес-практикум

2

Графика.  Орфография

 ъ, ь билгеләренең дөрес  язылышы, кушымчаларның дөрес язылышы, сүзләрне юлдан – юлга күчерү; кисәкчә, теркәгеч, аваз ияртемнәре язылышы.

1

Дәрес-практикум

3

Текстка лингвистик анализга өлешчә  төшенчә. Сочинение язу өчен таләпләр.

Изложение  язу өчен таләпләр.

1

Иҗади эш.

4

Лексика.  Фразеология.Сүз мәгънәләре, лексик мәгънә;  бер һәм күп мәгънәле сүзләр; килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы, куланылышы ягыннан сүзлек составы;  фразеологик әйтелмәләр.

1

Дәрес-практикум

5

Грамматика.  Морфология.  

Мөстәкыйль,  бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен сочинениеләрдә һәм изложениеләрдә  куллану.

1

Дәрес-практикум

6

Грамматика. Синтаксис. Пунктуация. Сүзтезмә, гади һәм кушма җөмләләрдә тиңдәш кисәкләр, аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

1

Дәрес-практикум

7

Йомгаклау  дәресе.  Нәтиҗәләр ясау.

1

Курсның эчтәлеге

  1. Телебез – тарихи ядкарь

1. Тел-халыкның рухы, язмышы ул.

Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы.

Телнең функциональ үсеше.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” ТР законы.

Татар милли әдәби теле гарәп, латин, кирилл язулары нигезендә үсә.

2. Татар халкы, этнонимы, һәм теле.

Татар этнонимының иң киң мәгънәсе кемнәрдә булган һәм кемнәрне татар дип атаганнары турында. Хәзерге көндә ничә татар халкы һәм теле барлыгы.

3. Сөйләм сәнгатендә сүз.

Хәрефләрне үзгәртеп төрле сүзләр ясау.

Сүзнең мәгънә төсмерләре (омоним, синоним, антоним, күчерелмә мәгънә). Уеннар.

Сүзнең сурәтлелеге (охшамлыклар, шигъри сурәтләр).

Сүздән хис-кичерешкә. Искитәрлек хәлләр турында уйлап чыгарып сөйләү.

4. Ораторлык сәнгатенең тормышта әһәмияте.

Тыңлаганда, телдән һәм язма сөйләмдә, укуда.

Сөйләүче холкының тыңлаучыга тәэсире.

5. Аралашуда коммуникатив хаталар.

Төрле ситуацияләрне анализлау, аралашуны кыенлаштыручы сәбәпләрне күрсәтү.

Иптәшләре алдында сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.

II. Сөйләм культурасы

1. Әдәби сөйләм стиле.

Стиль. Әдәби сөйләм. Язма һәм сөйләмә формалары. Телдәге стильләрне һәм аларга хас тел-стиль чараларны өйрәтә торган фән-стилистика.

2. Сөйләүченең фикерләү культурасы.

Сөйләүченең үзен тотышындагы иреклеге, тәэсирлеге. Чыгышының психологик үзенчәлекләре. Чыгышта көтелмәгән мизгелләр. Чит фикерне кире кагу. Килешмәүчәнлектә итәгатьлелек.

3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.

Лекция, доклад, әңгәмә үткәргәндә җанлы сөйләм һәм әдәби телнең кулланылышы. Чыгышта осталык һәм стереотип. Чыгышта термин кулланылышы. Халыкара һәм чит телдән кергән сүзләр.

4. Орфоэпия өстендә эшләү.

Сузык авазларны күнектерү. Тартык авазларны күнектерү. Тавыш һәм дикциягә күнегүләр.

5. Паузалар һәм аларның төрләре.

Пауза төрләре белән таныштыру.

Тиешсез урында ясалган паузаларның мәгънәне бозулары турында нәтиҗә ясау. Әдәби әсәрләрдән, паузаларны дөрес куеп, өзекләр уку күнегүләре.

6. Сөйләм темпы.

Сөйләм тизлегенә йогынты ясаучы күренешләрне анализлау. Төрле стиль һәм жанрда булган текстларның укылышын чагыштыру.

7. Басым һәм аларның төрләре.

Сүзне оештыручы иҗек басымы, урыны, басымны үзенә алмый торган кушымчалар. Логик басым кагыйдәләре. Фразадагы әһәмиятле сүзләрне билгеләүгә ярдәм итүче кагыйдәләр һәм бәйләнешләрне күрсәтү. Мәгънә аеручы басым. Текстлардан өзекләр уку.

8. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы.

Рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгать әсәрләрен күзәтү. Мимика белән музыка астында төрле хис-кичерешләрне тасвирлап күрсәтүгә күнегүләр. Чыгыш ясаганда, аралашуда кешенең гәүдәсен тотышы, мимикасының роле.

9. Интервью.

Интервьюга билгеләмә. “Ялкын” журналыннан интервьюлар уку. Рольле уен. Интервьюлар алу. Иң оста сорау бирүчене билгеләү.

10. Мәкалә төрләре турында мәгълүмат.

Махсус чаралар – риторик сорау, укучыга мөрәҗәгать итү, антитеза, анафора, эпифора, синтаксис параллелизм һ.б.

11. Мәкалә язу. Иҗади эш

12. Эш кәгазьләре.

Эш кәгазьләре стиле. Татар телендә рәсми эш кәгазьләре чыганаклары белән Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы канцелярия эшчәнлегенә барып тоташа. Эш кәгазьләренең төрләре, аларның стиль үзенчәлекләре.

III. Яхшы сүз – җан азыгы

1. Сүз турында мәкаль, әйтемнәр туплау.

Халык авыз иҗаты китабы белән эшләү. Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау. Иң ошаганнарын язып алу.

2. К.Насыйраның “Китаб-әт-тәрбия” китабы (64 нче, 89 нчы тәрбия).

Китап белән таныштыру. Уку һәм фикер алышу.

3. Татар исемнәре һәм ислам.

Татар халкының исем кушуга бәйле гореф-гадәтләре һәм йолалары. Аллаһыны олылауга корылган исемнәр. Дини бәйрәмнәргә нигезләнгән исемнәр. Татар исемнәре сүзлеге: сүзлекнең төзелеш принцибы, шартлы кыскартмалар, сүзлек белән эшләү принцибы.

4. Ир-ат исемнәре.

Татарча язылышы һәм генезисы (кайсы тел сүзе булуы); исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы; русча язылышы.

5. Хатын-кыз исемнәре.

Татарча язылышы һәм кайсы телдән килеп чыгуы; исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы; русча язылышы.

6. Әйтер сүзем бар.

1) Иҗади эш төрләре белән таныштыру. 2) Халык авыз иҗаты төрләре турында фикер алышу.

7. Шигырь, такмак язу.

Шигырьнең күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү, “илһам” төшенчәсе турында фикер алышу, шигырь төзелеше турында аңлату, шигырь язып карау, укучыларда дәрт уяту.

8. Котлау текстлары төзү.

Укучыны мөстәкыйль уйлап, фикерен эзлекле рәвештә, сурәтләп әйтеп бирергә өйрәтү, рухи дөньясын баету.

9. Хат алышу төрләре.

Хат язу.

Хат төрләре белән таныштыру. Иҗади эш белән шөгыльләнү.

10. Йомгаклау. Сүзнең кеше тормышында тоткан роле.

Чыгышлар тыңлау. Үз фикереңне дәлилли белү. Иҗади эшләр белән таныштыру.

   Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.
Иҗади дәресләр   төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота, Югары сыйныф укучылары караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиешлеге күздә тотыла.. Сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә.,узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.
   Белем һәм күнекмәләр

Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле  грамматик кагыйдәләрне    урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә   тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.


Кушымта

1.     Изложение язуга таләпләр

Текстны беренче тапкыр уку

Текстның темасын билгеләү этабы

“Текст нәрсә турында” соравына җавап бирегез.

Теманы ничек билгеләргә?

Тема төрле ысуллар белән билгеләнә;

текстның башламыннан; әһәмиятле сүздән;  әһәмиятле эпизодлардан; геройның (авторның) фикер йөртүе яки эшеннән;

текст исеменнән.

Текстның идеясен билгеләү этабы

Сорауларга җавап бирегез:

“Ни өчен автор моны язган?”

“Нинди фикерне җиткерергә тели?”

Идеяне формалаштырырга нәрсә булыша?

текстның гомуми яңгыраш тональлеге; текстны укыганнан соң туган уй-хисләр; авторның эш-хәрәкәтләргә, геройларга мөнәсәбәте.

Текстның структурасын билгеләү этабы.

Текстның композицион өлешләрен атагыз. Һәр композицион өлешнең төп эчтәлеген тезис формасында язып куегыз.

Текестның композициясе – текстның төзелеше.

Кагыйдә буларак, текстның төп композицион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгаклау тора.

Тезис – төп фикер, идеяне күрсәткән җөмлә (гади яки кушма) формалашкан положение.

Тезисны ничек формалаштырырга?

Берничә җөмләдән 1 җөмлә төзелә: бу җөмләдә фактлар, күренешләр, билгеләр гомумиләштерелеп бирелгән. Тезисны формалаштыру – текстны кыскартуның бер ысулы.

Икенче кат уку.

Текстны абзацлап бүлү этабы:

Микротемаларны билгеләү

Биремнәрне үтәгез:

1. Текстны укучының зур интонацион паузалар саныннан текстта абзац санын билгеләгез.

2. Һәрбер абзацның микротемасын билгеләгез.

3.Түбәндәге сорауларга җавап биреп, аны кыскача гына язып куегыз:

“Бу микротемадагы һәрбер җөмләнең роле берүкме?”

“Кайсы җөмләләр төп җөмлә булып торалар?”

4.Абзацларны номерлагыз.

Абзац –  микротеманың күрсәткече, шуңа күрә  изложение текстын укыганда интонацион паузаларга игътибарлы булыгыз.    Күпме зур  интонацион паузалар –  текстта шулкадәр абзац.

Микротема – бер фикер белән  текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.

  Тестның микротемаларын ничек билгеләргә?

Абзацның әһәмиятле сүзләреннән һәм ключевым җөмләләрдән.

 Микротеманы кыскача гына ничек билгеләргә?

Кыскартылган изложение язганда микротеманың  төп һәм өстәмә (ачыклык кертә торган аныклагыч җөмләләр һ.б.) җөмләләрне  аера белү зарур.   Төп җөмләләр итеп без текстның төп идеясен һәм темасын әлеге җөмләләрдән башка ачып булмый торган җөмләләрне атыйбыз.  

Өстәмәләргә исә өстәмә мәгълүмат, детальләр, сурәтләү элементлары булган җөмләләр керә.  Аларны төшереп калдырырга яки кыскартырга, бер зур җөмлә эченә кертергә була.  

 Текстны модельләштерү этабы.

Абзац нумерацияләрен, микротемаларны барлагыз.   Абзацлы бүленешне саклаган хәлдә текстны оештырыгыз.

Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текстка берләштерергә?

Лексик кабатлауларны, тамырдаш сүзләрне, синонимнарны, алмашлыкларны, рәвешләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне кулланырга.

Компрессия алымнары

Алыштыру

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләшкән сүз белән алыштыру

Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде. (Ш.К.)

Иртәдән алып кичкә чаклы эш кораллары кулдан төшмәде.

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән алыштыру

(Һәммәсе, бөтенесе, барысы,  һичбере кебек алмашлыклар, түбәндәгеләр, югарыдагылар, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр белән белдерелә.)

Әкиятне зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

 Әкиятне һәммәсе: зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру.

Бүген туган көне икән... Моны улының телеграммасы исенә төшерде: “Кадерле әнием! Туган көнең белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим”, - дигән улы Марат. (Г.Ә.)

 Улының котлау телеграммасы аңа туган көне булуын исенә төшерде.

Төшереп калдыру

Ул аны бөтен җирдән эзләп карады: бүлмәләрне барлап чыкты, бакчадан карады, күршеләргә кереп чыкты.

 Ул аны бөтен җирдән эзләп карады.

Төп мәгънәне аңлатмый торган өзекләрне төшереп калдыру.

Кайвакыт ул эшен туктатырга да, ярты юлда калдырырга да күп сорамый.

 Ул эшен туктатырга да мөмкин.

Кабатлауларны...

Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары.

Аларның Ибрай исемле акыллы уллары булган.

Риторик сорауларны...

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Безнең бабаларыбыз авыл салу өчен чишмә  чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Нәрсәне төшереп калдырырга ярамый соң?

автор идеясен аңларга ярдәм итә торган төп детальләрне;

авторның төп фикерне ачу яки дәлилләү өчен кулланылган аргументлар.

   Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. (Ә.Б.)

Аерымланган рәвеш хәлен төшереп калдыру-калдырмау текстка карап хәл ителергә тиеш.

Берләштерү яки гомумиләштерү

Бер үк фикерне ача торган ике гади җөмләне бер кушма җөмләгә берләштерү.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә дә ул. Су гөлчәчәге дә ул. Хәтта нимфея дә. Берсеннән-берсе матур исемнәр!

Йомгаклау.

Максат: укучыларның белемнәрен барлау, татар теле дәресләрендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклекне ачыклау. “Кызыклы синтаксис” курсының әһәмиятен ачыклау.

Белемнәрне гомумиләштерү.

Укучыларның чыгышын тыңлау.

Җаваплар хәзерләргә.

Минем өчен иң авыр тема.

Миңа нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

“Кызыклы синтаксис” кызыклымы?

Кулланылган әдәбият.

  1. Г.Г. Габдуллин, Җ.Г. Нигъмәтов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәктәп педагогикасы. Казан “Мәгариф”. 1993.
  2. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  3. Көч һәм рух тамырлары. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  4. Г.Х. Әхәтов. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979.
  5. “Шатлыгым, кайгым минем...”. Әдипләребез тел культурасы турында./Төзүче: А.М.Вәлиева. – Казан: Мәгариф, 2003.
  6. Ф.Ф.Харисов “Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе” Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1999.
  7. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган Тел”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1998.
  8. Хәлиф Курбатов. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002.



Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательной организации (учреждения)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа № 3» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта

423523, РТ, г.Заинск, улица Октябрьская, д.7, кв.70

Тел.: 89172360650

Тема инновационной разработки

Разработка, апробация и внедрение  средств работы учителя с пониманием текста.

Автор, авторский коллектив инновационной разработки

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Краткое описание инновационной разработки (актуальность, новизна, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты (либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме)

Цель:

Разработать, апробировать и внедрить в образовательную практику средства диагностики и развития понимания текста.

Задачи:

1. Создать свою группу с педагогами по разработке заданий для диагностики и развития способности понимания текста.

2. Разработать материалы по оцениванию  понимания текста.

3. Апробация материалов оценивания.

4. Формирование банка методических материалов для организации и проведения мониторинга уровня сформированности УУД на средней ступени общего образования.

Ожидаемые результаты:

1. Банк диагностических заданий для оценки способности понимания текста на разном предметном материале для учеников начальной и основной школы.

2. Сбор материалов по формированию у школьников эффективных способов работы по пониманию текста.

3.Введение  в образовательный процесс учебно-исследовательские, проектные, творческо-познавательные, социально-культурные и другие инновационные практики, направленные на формирование функциональной грамотности, интеллектуальной компетенции школьников

Сведения о распространении инновационного опыта:

  • участие в научно-практических конференциях

- открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики:

- участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности;

- печатные работы за отчетный период и др.

Обмен опытом с педагогами по внедрению ФГОС на уроках татарского языка и литературы

-выступление по теме: «Роль исследовательской работы в развитии познавательной активности учащихся на уроках татарского языка и литературы» в региональном методическом семинаре для педагогов по теме: «Развитие интеллектуально-творческой одаренности школьников через исследовательскую деятельность» на базе МБОУ «Гимназия №32» г. Нижнекамск (заявка отправлена, дата проведения семинара 16.12.2016 г).

Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки (положительная динамики):

- конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский,  всероссийский уровень);

- качество образования (высокобалльники);

-др.

- мастер-класс    в рамках муниципального этапа Всероссийского  конкурса  «Туган тел» по теме «Татар телен укытуда когнитив фикерләү алымнарын куллану» («Применение метода когнитивного мышления в преподавании татарского языка») (2016 год);

Форма представления инновационной деятельности (указать одну из предложенных):

- «Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК;

  • семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе ОО);

- элективный курс в рамках заявленной темы;

- открытый урок по инновационной деятельности на уровне муниципального района, республики;

  • печатные работы;

- разработки (контрольно-измерительные материалы и др.)

- выступление с докладом «Формирование универсальных учебных  действий  в условиях введения ФГОС на уроках татарского языка и литературы»   на педагогическом совете школы по теме: «Формирование системы работы общеобразовательного учреждения по повышению качества подготовки учащихся к государственной итоговой аттестации» (2016 г);

-  выступление на августовском семинаре ММО учителей татарского языка и литературы ОО Заинского муниципального района РТ «Обеспечение результативности и повышение качества национального образования в условиях реализации ФГОС ОО» (2016 год).

C:\Users\1\Desktop\Ин. площадка\20160825_113851 - копия.jpg

- Участник семинара «Технологии подготовки учащихся образовательных организаций к успешной сдаче ЕРТ,ОГЭ, ЕГЭ по татарскому языку и литературе»  (ноябрь, 2016 г.);

Печатные работы:

- статья «Башлангыч сыйныфларда текстны аңлап укырга өйрәтү.» на сайте http://nsportal.ru/sorrento25

 - статья «Башлангыч сыйныфларда текстны аңлап укырга өйрәтү.» на сайте:

- статья «Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү. Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү» на сайте https://kopilkaurokov.ru/ 

- Элективный курс "Использование норм современного литературного языка в устной и письменной речи учащихся" на сайте http://multiurok.ru 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар телен укытуда когнитив фикерләү алымнарын куллану Зәй шәһәре 3 нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Хәйретдинова Фәридә Салих кызы

Слайд 2

“ Акыллы булу гына җитми, иң әһәмиятлесе – аны куллана белү”. Рене Декарт

Слайд 3

Когнитив белем бирү технологиясе Интеллект - карта

Слайд 4

И нтеллект – карт аның барлыкка килүе Тони Бьюзен «Баш белән эшлә » китабы (1974ел.) Фикерләүне оештыру методикасы « акыл картасы » авторы

Слайд 5

Интеллект – картаны төзү методикасы 1. Битнең уртасыннан башлагыз . Төп идея

Слайд 6

Интеллект – картаны төзү методикасы 2. Үзәк образдан беренче дәрәҗәдәге ботаклар китә . Төп фикер фикер фикер фикер фикер

Слайд 7

Интеллект – картаны төзү методикасы 5 . Ботакларны номерлыйбыз , ореоллар өстибез. Төп фикер фикер фикер фикер фикер 1 дәрәҗә 2 дәрәҗә 1 дәрәҗә 2 дәрәҗә 2 дәрәҗә 1 дәрәҗә 1 дәрәҗә 2 дәрәҗә

Слайд 8

Каюм Насыйри Каюм Насыйриның күпкырлы иҗаты

Слайд 9

Язучы Мөгаллим Фольклорчы Тарихчы Галим Тел белгече “ Китаб –әт -тәрбия” ” Кырык бакча ” «Буш вакыт » Каюм Насыйри Этнограф Каюм Насыйриның күпкырлы иҗаты «Иҗек» «Әбугалисина»

Слайд 10

Әдәбият дәресләрендә интеллект-картаны куллану . Әдәби тексларны укыгач, образлар системасы схемасын төзү, Тексттагы вакыйгалар схемасын төзү, Төп геройларның характеристикасын схематик күрсәтү, Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтү, Язучының тормышын өәм иҗатын схемалар һәм символлар ярдәмендә күрсәтү.

Слайд 11

Бирем : I төркем: Илдар Юзеевның « Тапшырылмаган хатлар » әсәрен укыгыз һәм анда күтәрелгән проблемалар буенча ; II төркем: Габдулла Тукайның биографиясен укып , тормыш юлы һәм иҗаты буенча Интеллект - карта төзегез

Слайд 12

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!