Мои сообщения

 

    15 нче март  көнне без, Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү  мәктәбе укучыларының бер төркеме һәм татар теле укытучылары Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы, Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы, Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызы, Мортазина Лилия Илмир кызы, Хаҗиева Рәмзия Дамир кызы, Закирова Эльмира Сөлләм кызы, Миннәхмәтова Лилия Равил кызы белән бергәләп  Азнакай муниципаль районы Актүбә бистәсендә   урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына юл тоттык.   Максатыбыз: картлар йортында яшәүче өлкән буын кешеләренең аз гына булса да күңелләрен күтәрү, рус милләтле кешеләрне татар телендә сөйләшүгә чакыру иде. Йөзләрендә моң, сагыш эзләре сүрелмәгән өлкәннәрне күргәч, аларның сагышларын тарату теләге туды. Бу  очрашуга без бик күңелле концерт программасы әзерләп килгән идек. Укучылар әби – бабайларның кәефләрен күтәрергә ихлас тырыштылар: шигырь сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә бит.Өлкән буын кешеләре очрашу барышында яшьлекләренә дә кайтып килгәндәй булдылар, табышмак- мәкальләрне дә искә төшерделәр. Татарча әңгәмәгә дә кушылдылар. Иң актив аралашучыларга календарьлар, татарча-русча сүзлекләр, бәйрәм открыткалары таратылды. Өлкәннәр озаклап алкышладылар, администрация җитәкчеләре дә рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

Милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары

Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы, Актүбә бистәсе