Эссе "Шәхес тәрбияләү"

Сафина Резеда Рашатовна

Сыйныф җитәкчесе конкурсына язылган эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_shhes_trbiyalu.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы  Әтнә районы муниципаль белем бирү  

   учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”  

                         

           

      “Сыйныф җитәкчесе -          

                   2012”

              конкурсына

        Эссе “Шәхес тәрбияләү”

     башлангыч сыйныфлар  

            укытучысы

  Сафина Резеда Рашат

               кызы

           

                                     Күәм, 2012

  Вакыт уза, заман үзгәрә, балалар да инде безнең кебек түгел. “Замана баласы” дигән төшенчә көннән-көн киңрәк, күбрәк кулланыла. Нинди соң ул бүгенге көн баласы? – Үз кадерен үзе белә, күбесе иркә. Үз фикерен әйтергә курыкмый, мәгълүматлы, компьютер һәм башка информацион технологияләр белән иркен эш итә һ.б. Ә шушы баланың киләчәге нинди булыр? Бүгенге көн укытучысы алдында укучыга ныклы белем һәм тәрбия бирү бурычы гына тормый инде. Укытучы алдына тормышта үз урыннарын таба алачак, үзенә ни кирәген төгәл аңлаган, үз фикерен дәлилләп әйтә белгән, туган илен яратучы, бүгенге эшсезлек чорында конкурентлыкка да сәләтле шәхесләр үстерү максаты куелган. Моның өчен мөгаллим нинди булырга тиеш? Ул- гомере буена бары тик изге гамәлләр генә кылучы, белемгә, киңәш-табышка сусаган күңелләрне тулыландыручы булып торды.  Заманнан артта калырга хакыбыз юк.  Тормыш  укытучыдан зур тырышлык, сабырлык, эзләнүчәнлек,  тирән белем, киң эрудиция таләп итә.

    “Кеше тәрбияләү” дигәч, күңелгә К.Д.Ушинский сүзләре килә: “тәрбия эше никадәр таныш, аңлаешлы һәм җиңел күренсә, кеше аның белән шулкадәр аз таныш”. Чынбарлыкта кеше тәрбияләү бик авыр һәм кыен. Әмма укытучыга авыр дип тукталып калырга ярамый. Ул һәр баланы шәхескә илтү юлларын табарга тиеш. Монда инде “нинди кеше тәрбияләргә?” һәм “ничек тәрбияләргә” сораулары килеп баса.

     Без үсеш-үзгәрешкә әзер, әдәп-әхлак сыйфатларына ия булган, сәламәт, актив, иҗади, туган илен яратучы, табигатен саклаучы, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән караучы, үз гамәлләре өчен җаваплы, мәктәп бусагасын атлап чыккач югалып калмаслык, изге җанлы, тыныч холыклы, көчле рухлы КЕШЕләр үстерергә тиешбез, дип уйлыйм. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу максатка дәрес үткәреп, фильм күрсәтеп, төрле ситуацияләр чишеп, әдәби әсәрләр укып кына ирешеп булмаска да мөмкин. Бу очракта тәрбия процессына башкача якын килергә, проблеманы бүтән юллар белән хәл итәргә кирәк. Әмма мәсьәләне ачык килеш калдырырга ярамый. Сыйныф җитәкчесе баланы аңларга, аның фикерен тыңларга, тормыш позициясен ачыкларга тиеш. Педагог үзе яхшылык һәм начарлыкны дөрес күрә, кеше җанын аңлый, фикерен ишетә, омтылышларын тоя белгәндә генә бала күңеленә юл таба ала.

   Баланы үз күңеле, намусы белән килешеп яшәргә, үз-үзен контрольдә тотарга өйрәтергә кирәк. Шул чакта аларның кылган гамәлләре, тәртипләре дә намуслары, йөрәкләре аша үтәр.

      Һәр бала дөньяны үзенчә аңлый, аның үз карашы. Ә сыйныф җитәкчесе  укучыга шәхес булып формалашу юлын үтәргә ярдәм итә. Шәхесне ясап куеп булмый. Аның сәләтләрен, мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыра. Үз сукмагын табарга булыша. Тауга кулыннан  тартып менгерми – вакытында иңен куеп, аның  үз көченә ышанычын ныгыта.

  Балалар белән эшләү юлларының яңаларын гел эзләргә, табарга һәм кулланырга кирәк. Сыйныфта үзара хөрмәт, аңлау, хезмәттәшлек хөкем сөрсен. Моның өчен педагог – бала – әти-әни бер юлдан, бер максатка барырга тиешләр.

  Максатка ирешү өчен  түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска тырышам:

  1. Һәр бала да бердәнбер, кабатланмас. Аны ничек бар, шулай кабул ит.
  2. Уңыш ситуациясе тудыр. Елмай. Макта. Ярдәм кулы суз.
  3. Көчлелегеңнән файдаланма. Күзгә-күз карап  аңлаш!

    Укучыларыңа үз балаларыңа караган кебек карарга кирәк. Дөрес юлдан китмәгәндә, вакытында туктатып калу, ярдәм кирәк булганда кире какмау шарт. Синең укучыларыңнан зур, хөрмәтле, илгә кирәкле кешеләр чыкса, ничек рәхәттер ул?! Анысын киләчәк күрсәтер.