Хамидуллина Альфия Абриковна

Елмаюга мохтаҗ кеше җаны,
Елмаю ул - шатлык яңгыры!
Бер елмайсаң, дөнья нурга чума,
Күңелләргә күчә таң нуры.
Моңайма син, елмаерга тырыш,
Якты йөзең һәрчак күрсеннәр.
Авырлыклар иңгә басканда да,
Бәхетле ул диеп белсеннәр!
Сөенечне һәрчак уртаклаш син,
Җавап булып килер яхшылык!
Елмаю ул - бәхет башлангычы,
Елмаюда бары яктылык!
(Людмила Аланлы)

Добавить запись

Защита от спам-роботов