2016 -2017нче уку елына эш планы

Миргасимова Гульнара Тагировна

Бу бүлектә 2016 - 2017 нче уку елында башкарылачак эшләрнең юнәлеше бирелгән. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ  БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ 2 НЧЕ ЛИЦЕЙ

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын

тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеге

(Проектная деятельность учащихся на уроках татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС) ”

темасына

2016 -2017нче уку елына эш планы

Төзүче: Миргасимова Гөлнара Таһир кызы

                 

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табар юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң зурысы, иң кадерлеседер.

Галимҗан Ибраһимов

Бүгенге көндә җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли һәм аралаша белүче, инициативалы гражданнар кирәк. Өлгергәнлек аттестаты яисә югары белем турындагы диплом булу  гына тормышта үз урыныңны табуга, яраклаша алуга гарантия була алмый. Мәктәпне тәмамлаучы укучыдан аның  җаваплылык хисе, тәрбиялелек, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булуы көтелә. Шушы максатны күз алдында тотып, уку-укыту һәм тәрбия процессында  яңа педагогик технологияләр кулланылышка керә. Алар арасында проект технологиясе дә бар. Күпчелек очракта ул безгә проект методы буларак билгеле.

Проект методларының килеп чыгу тарихына күз салсак, аның яңа метод булмавын ачыкларбыз. 1905 нче елда  Россиядә  С.Т.Шацкий   бер төркем хезмәткәрләре белән проектлар методының беренче  элементларын  укыту тәҗрибәсендә куллана башлый. Кызганычка каршы, Совет власте елларында  әлеге технология үсеш ала алмый. 1931нче елда проектлар методы укыту өлкәсендә бөтенләй тыела. Шуннан соң бу метод Россиядә кулланылмый. Ә Америка Кушма Штатларында бу метод 1920нче елларда  килеп чыга һәм аны проблемалар методы дип атыйлар. Бу эш белән философ, педагог Джон Дьюн  һәм аның укучысы В. Х. Килпатрик  шөгыльләнә. 90нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “XXI гасыр технологиясе” дигән исем ала.   Бу метод   бүгенгесе көндә педагогик гамәлияттә актив кулланыла.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында проект методы кулланып белем һәм тәрбия бирүгә зур урын бирелә, чөнки  ул укучыларның дөньяны танып-белү мөмкинлекләрен , акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә мөһим роль уйный. Проект эше башкарганда, балалар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, табылган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша. Әлеге технологиянең тагын бер әһәмиятле ягы бар: эш барышында укучылар бер-берсе һәм укытучы белән фикер алышу, аралашу культурасына өйрәнәләр. ФДББС бездән тормышка яраклашкан, максатчан, белем алырга сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә проект методы кулланып эшләү отышлы булып тора.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбиләү.

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларының методологик нигезе булып түбәндәгеләр тора:

  • Укучыларда үзлектән һәм өзлексез белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • Белем бирү учреждениесендә үстерешле укыту мохитен  булдыру өчен шартлар тудыру;
  •  Укучыларның уку һәм танып белү активлыгын үстерү;
  • Уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек планнары буенча төп белем бирү программалары таләп иткән көтелгән нәтиҗәләргә барлык укучыларның да, шул исәптән сәләтле, мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның ирешә алуы;
  • Сәләтле балалар белән системалы, нәтиҗәне күздә тотып эшләү, аларны төрле яклап иҗади үстерү;

Проект эше белән шөгыльләнү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, ә дәрестән тыш вакытта да дәвам итә.  Озак вакытка исәпләнгән проектларны махсус курс яисә электив курс кысаларында башкару отышлы.

Мин эшләгән уку йорты физика, математика һәм химия юнәлешендә эшли. Шуңа бәйле рәвештә лицейда "Фән һәм техника дөньясында", "Физика һәм математика терминнарын татарча өйрәнү", "Шәһәребез галимнәре" дигән  махсус курслар эшли.

Курсларның төп идеясе

  • Укучыларның  күренекле шәхесләргә карата ихтирамын, кызыксынуларын арттыру.  
  • Мәктәпнең эш юнәлешенә бәйле рәвештә галимнәр, күренекле кешеләрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген татар телендә дә өйрәтү.
  • Өстәмә әдәбият белән танышу, материаллар туплау, укучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту.
  • Фән һәм техника өлкәсендә мәгълүмат, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү;
  • Югары уку йортларында белем алуга әзерләү.

Максаты

  Күренекле  кешеләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге нигезендә  рухи яктан бай, иҗади сәләтле, компетентлы шәхес тәрбияләү.

Бурычлары

  • Фән һәм техника өлкәсендә укучыларда тулы күзаллау формалаштыру;
  • Укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру;
  • Коммуникатив сәләтләрен, сөйләм культурасын үстерү.

 Программаның тематик бүленеше

I Мәгърифәтчеләр

        К. Насыйри

          Ш. Мәрҗани

        Р. Фәхреддин

        Һ. Атласи

Ф. Туйкин

II Казан шәһәре галимнәре

        Н. Лобачевский

Н. Зинин

Х. Мөштәри

Г. Камай

III Шәһәребез физиклары һәм математиклары

        А. В. Ефремов

        К. И. Олейник

        Л. Г. Кутяшов

        С. А. Заһидуллина

IV Шәһәребез нефтьчеләре

ТатНИПИнефть фәнни-тикшеренү институты

ТНГ-групп оешмасы

В. Д. Шашин

        М. В. Кадисов, В. П. Тронов

Р. Н. Дияшев, Г. С. Абдрахманов

V Милли мәгариф үсеше

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  • Бирелгән темалар буенча белем һәм күнекмәләр туплау;
  • Фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнү;
  • Фәнни хезмәтләр белән чыгышлар ясау.

Проект эшләре

  1. Р. Фәхреддин эшчәнлегенең бүгенге көндәге роле;
  2. Татарстанның нефть төбәгендә яшәүче язучылар иҗаты;
  3. Республиканың күренекле физиклары, математиклары һәм нефтьчеләре;
  4. КФУ галимнәре;
  5. Шәһәремнең күренекле кешеләре.

Әлеге курсларда файдаланыр өчен кулланмаларыбыз юк. Без укучылар белән кулланма төзүне максат итеп куйдык. Бу кулланмалар “Гыйлемгә тотынган югалмас” дигән исеме астында эшләнә башлады.

2016-2017нче уку елына эш юнәлешләре

  1. Проект эшчәнлеге турындагы белемнәрне тулыландыру
  2. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда проект методын гамәлдә куллануны камилләштерү
  3. Мәгърифәтчеләр һәм  Казан шәһәре галимнәре бүлекләре буенча кулланмаларны эшләп бетерү
  4. Фәнни-эзләнү эшчәнлекнең тәҗрибәсе белән фәнни-гамәли конференциядә уртаклашу
  5. Бөгелмә шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мастер-класс күрсәтү