Инновационная деятельность на базе КФУ

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Вести проектную работу по татарской литературе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мин Макарова Камилә Лениногорск шәһәре 5 нче урта мәктәбенең 7Б сыйныфы укучысы. Минем тикшерү эшемнең темасы “Исемнәр дөньясында”. Хәзерге заманда үзеңнең нәсел- нәсәбең, гаилә исеме- фамилияләр һәм исемнәр белән кызыксыну модада. Исемнәрнең мәгънәсе, килеп чыгышы турында  бу тикшерү эше.

Исемнәр белән кызыксынып китү- татар теле дәресендә бер күнегүдә исемнәрнең мәгънәләрен аңлатудан башланып китте. Укытучыбыз үз исемнәребезнең мәгънәләрен дә, килеп чыгышларын да белмәвебезгә басым ясап, бу проблеманы өйрәнергә тәкъдим итте.

Шулай итеп, минем эшемнең максаты туды:

- мәктәптә  укучы татар балаларының исемнәрен өйрәнү.

Бу максатка ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым:

-анкеталар аша әти- әниләрнең исем сайлау мотивлары,укучыларның үз исемнәренең мәгънәләр белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү;

-мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр” һәм сирәк исемнәрне ачыклау;

-татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү;

- өйрәнү нәтиҗәләре белән сыйныфташларымны таныштыру.

Өйрәнү объекты: мәктәпнең  татар укучылары исемнәре

Өйрәнү предметы: исемнәрнең таралышы, килеп чыгышы, мәгънәләре.

Өйрәнү методлары: анкета, чагыштыру, гомумиләштерү.

Гипотеза: күп кенә укучылар исемнәренең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын белмиләр дип фаразлау

2. Төп өлеш

2.1. Татар исемнәре тарихы

Борынгы заманнарда кешеләрнен исемнәре булмаган,алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр. Ыруг  исеме  шул ыруг  кешеләренең   исеме  булып та торган. Соңга таба  кешеләрне гаиләдә, үзләренә генә кушыла торган ялгызлык  исемнәре  барлыкка килгән.  

Телне өйрәнүнең бер тармагы буларак исемнәрне,төрле атамаларны,фамилияләрне өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Ул термин   грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла.

Һәрбер халыкта  кеше   исемнәренең  шактый кызыклы һәм бай тарихы бар.

Татар ир-ат һәм хатын-кыз  исемнәренең  тулаем саны 25 меңнән артып китә, шуңа күрә татар теле-бөтендөнья күләмендә  кеше   исемнәренә  иң бай,  кеше   исемнәре  хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Кеше   исемнәренең  барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең тарихи үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.

Татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән галим Гомәр Саттар “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, “Татар исемнәре сүзлеге” һ.б. китаплар, фәнни хезмәтләр авторы татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен өйрәнеп, берничә чорга бүлә: :

1.  Йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I—X йөзләр);

2. Ислам дине йогынтысында булган икенче чорга (X йөз — XX йөз башы) һәм

3.. Октябрь революциясеннән соңгы чорга (XX йөз башыннан алып хәзерге көнгәчә) .Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар дип исәпли 

Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе  ышануларга бәйле. Борынгылар  кеше  заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүре дип исәпләгәннәр, болгар кабиләләрен барс белән бәйләгәннәр һәм бу кеше   исемнәрендә  дә чагылыш тапкан: Айбарс, Акбарс, Барсбай, Бүребарс, Барсхан.

Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр. Баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләп  сылу сүзе белән Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат ; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу һ. б. хатын-кыз  исемнәре; гүзәл сүзе белән Гүзәлбай, Гүзәлкәй, Гүзәлбәк, Гүзәлия кебек хатын-кыз  исемнәре  ясалганнар.

Татар халкының рухи дөньясын үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам,  Нурислам, Шәйхелислам, Мөхәммәд, Заһит-Заһидә,Ризван, дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән.

Октябрь революциясеннән соң кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Хәтта Ленинны кире укып, Нинел исемен уйлап табалар. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Ким, Юнир. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз.

Исемнәр килеп чыгышы буенча  менә шундый төркемнәргә бүленәләр:

  • борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Биктимер, Айсылу,  Сөембикә һ.б.
  • гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә, Фәридә һ.б
  • фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Дилбәр,Гөлшат һ.б.
  • рус һәм европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Эльвира, Эльза, Руслан һ.б.
  • Октябрь революциясеннән соң киң таралган исемнәр: Ирек, Дамир, Илшат, Илсөяр,

Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарлар 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә

2.2. Мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнү нәтиҗәләре

Көн эчендә әллә ничә тапкыр ишеткән үз исемебезнең ни аңлатканын беләбезме соң без?

Үзебезнең исемнәрнең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын өйрәнү өчен Гомәр ага Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли ?” китабына мөрәҗәгать иттем.“Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы”, - дип яза күренекле галим,мөгаллим Гомәр Саттаров.

Билгеле кайбер исемнәрнең мәгънәсе бик ачык күренеп тора: мәсәлән Роза, Ландыш, Миләүшә, Чәчкә, Нәркис, Ләлә- болар чәчәк исемнәре, Бүләк, Зирәк, Азат,Иркә ишеләре татар сүзләреннән алынган исемнәр.

Мин бу сорауга җавап бирү өчен 7 нче сыйныф һәм 3 нче сыйныф әти-әниләре һәм укучылары арасында социологик өйрәнүләр үткәрдем.

1 нче тикшерү

Әти-әниләр өчен анкета сораулары:

1.Улыгызга(кызыгызга) сайлаган исемнең мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар иттегезме?

2.Исем сайлаганда: 

  •  Әби, бабай (яисә башка туганнарыгыз) истәлегенә –
  • Дусларыбыз истәлегенә –
  • Беркемдә дә андый исем юк –
  • Ата исеме белән яңгырашы матур –
  • Исемнең аңлатмасы әйбәт –

Сораштырылган 86% әти-әни баласына исемне аның мәгънәсен һәм килеп чыгышын белеп аңлы рәвештә сайлаган.

2 нче тикшерү

Укучылар өчен анкета сораулары:

1.Син үз исемеңең мәгънәсен беләсеңме?

2. Исемең кайдан килеп чыккан?

3. Үз исемең ошыймы?

Анкета нәтиҗәләре 3 сыйныф укучылары арасында исемнең мәгънәсен, килеп чыгышын белмәүчеләр күбрәк икәнен күрсәтте, укучыларның үз исемнәре барысына да ошый.

3 нче тикшерү

Мәктәпнең барлык татар укучылары исемлеген тикшерү түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:

 укучылар арасында иң популяр исем- Камилә -10 укучыда , Алия – 5 укучыда, Эльвина-  5 укучыда,  Сабина, Алина  – 4 укучыда, Әдилә, Эльвира исеме 2  укучыда.

Мәктәп  укучылары арасында сирәк очрый торган  Алсу, Марат, Салават кебек татар исемнәре белән бергә чит телдән кергән Лилиана, Рената, Диана исемнәре дә бар.

7 нче һәм 3 нче сыйныфларда  татар милләтеннән булган укучылар исемнәренең аңлатмасы  (35 укучы)

7 нче һәм 3 сыйныфлар арасында гарәп теленнән кергән исемнәр- 16 (45%) (Камилә, Алия, Разия, Раилә,Нәсимә һ.б.), фарсы теленнән- 4 (11,4%) ( Нигина,Гөлшат, Нарим, Нариман), Европа һәм рус телләре аша кергән исемнәр - 10 (28%) (Диана, Руслан, Ренат,Рим  һ.б.) татар(төрки )исемнәр 5 (14,2% ) ( Айзилә, Айназ, Айдар,Алсу,Нурислам)тәшкил итә.

Сыйныфташларыма үз исемнәрен генә түгел, гаилә әгъзаларының исемнәре белән дә танышырга тәкъдим иттем.Алар шатланып риза булдылар.Менә шундый кечкенә китапчыклар да ясадылар

3. Йомгаклау

Бу эзләнү – тикшерү эшен мин бик зур кызыксыну белән эшләдем. Моңарчы исемнәргә мин артык игътибар бирмәгәнмен. Эзләнә,иҗади фикер йөртә торгач, исем кушу тарихының, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңладым һәм мәгълүмат белән эшли белергә, максат куярга, планлаштырырга, уйлау,фикерләү сәләтемне үстереп, белем дәрәҗәсен арттыруга ирештем һәм тикшерү эшен йомгаклап шундый нәтиҗәләргә килдем:

1.Укучыларның күбесе исемнәренең мәгънәләрен белми;

2. Әти-әниләр балаларына исемне аның мәгънәсен һәм килеп чыгышын белеп аңлы рәвештә сайлаганнар;

3.Гомуми күзәтелә торган Европа исемнәре килеп керү безнең сыйныф исемнәрендә дә ачык күренә;

4. Мәктәп  буенча иң популяр исемнәр  Камилә һәм Алия.