Рәсәйкүләм туган тел укытучылары өчен "Туган тел мастер-класс" бәйгесенә МАТЕРИАЛЛАР

Яруллина Идея Мунировна

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль белем бирү учреждениясе

 “Зур Күккүз урта гомумбелем мәктәбе”нең

 башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Яруллина Идея Мөнир  кызының

педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

        Яруллина Идея Мөнир  кызы беренче  категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы. Педагогик стажы 20 ел. Үз эшенә һәрвакыт намус белән карый, эшлекле, инициативалы, иҗади, эзләнүчән, гадел, таләпчән,  фән нигезләрен бик яхшы белә, яңа технологияләрне, шул исәптән мәгълумати  коммуникатив технологияләрнең яңадан –яңа алымнарын өйрәнә. Укучылар программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерәләр. Укытучы укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, әйләнә-тирә мохиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшли, дөрес итеп фикерли белергә өйрәтә, төрле эш алымнарын куллана.

        Идея Мөнир кызы әдәбият, матбугат яңалыклары белән һәрвакыт танышып бара. Укучыларының язмалары  районда чыгучы”Йолдыз”газетасы

битләрендә дә урын ала, шулай ук интернет челтәрендә дә үзенең язмаларын куя, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

        Аның укучылары төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулый.  Яруллина Фирүзә Фәнис кызы берничә ел рәттән  республика күләмендә “Шигъри Сабантуй” конкурсында актив катнашты, Фәезкәбирова Әлфинә  Г.Тукайга багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсында районда беренчелекне яулады һәм Казанда  уңышлы чыгыш ясап диплом белэн бүлэклэнде. Мәүлетова Милүшә татар теленнән мәктэп укчыларының республика олимпиадасының  район этабында катнашып призлы урын алды. Идея Мөнир кызынын  укучылары “Татар Теле.ИНФО” үткәргән дистанцион конкурсларда, Халыкара олимпиада “Беренчелек”тә, Габдуллиа Тукайның 130 еллыгына багышлап уткәрелгән “И туган тел, и матур тел”Халыкара контроль эштә зур баллар җыеп Диплом , сертификатларга ия булдылар.  ”Йолдызлык” фестивалендә дә аның укучылары “Конферансье” номинациясендә   актив чыгыш ясыйлар.

Укытучы балаларда туган телне үстерүгә зур көч куя. Аның сыйныфында төрле милләт вәкилләре укый. Ләкин укытучы һәрбер балада фәненә карата зур кызыксыну уята, алар белән уртак тел таба белә.

        Укытучы үз белемен күтәрү өстендә эшли. Эш тәҗрибәсен теләп уртаклаша, укытучыларының утырышларында үзенең фикерләрен әйтә, дәресләр анализлауда актив катнаша.

        Яруллина Идея Мөнир кызы үзенең педагогик осталыгын күтәрергә омтыла, профессиональ конкурсларда катнаша, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә була,  үзе дә ачык дәресләр бирә,әти-әниләр белән актив эш алып бара,  район, республика  күләмендә үткәрелә торган семинарларда актив катнаша, фән укытудагы яңалыклар белән танышып бара.

        Идея Мөнир кызы  мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе.   Методик эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә оештыра: утырышларда  укыту сыйфатын кутәругә юнәлтелгән эшлекле тәкъдимнәр , мастер- класслар белән чыгыш ясый.

     

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары:          Г.З.Яруллина



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Предметның билгесен белдерә торган сүзләр»

( 2 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе)

:Яруллина Идея Мөнир  кызы,

I квалификацион  категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2018 ел

Дәреснең максаты: - нинди? кайсы? сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү.

Бурычлар : - сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклегенә төшендерү;

- Сингапур системасы структуралары аша күзаллау, логик фикерләү сәләтен , фәнгә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү өстендә эшләү;

- дәрестә классташыңның фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

Җиһазлау: МЭНЭДЖ МЭТ,  өстәлләрнең № , дәреслекләр, эш дәфтәрләре, диапроектор, слайдлар;

Предмет күнемәләре: - күзәтү, чагыштыру, аеру, төркемләү, нәтиҗә ясау, рефлексия, парларда, төркемнәрдә эшләү ;

Универсаль уку гамәлләре:

Шәхси : дуслар белән күңелле икәнлеген аңлау, дуслыкны сакларга өйрәнү;

Регулятив: кагыйдәләр, алгоритмнар кулланып уку биремнәрен үтәү;

Танып – белү : билгене белдергән  сүзләр турындагы алган белемнәрне ныгыту

Коммуникатив : партнёрларның фикерләрен тыңлап, үз фикереңне дә әйтеп, аралашу кагыйдәләрен үтәп эш алып бару;.

Предметлы : күнегүләр эшләгәндә билгене белдергән сүзләрнең әһәмиятен аңлау;

Ресурслар : төп – Дәреслек.  Мияссарова И.Х., Файзрахманова К.Ф. Татар.  Мияссарова И.Х., Файзрахманова К.Ф. Татар теле,  2 класс, 55-56 бит.

                   

Дәрес барышы

1.Мотивлаштыру-оештыру моменты

(Уңай психологик халәт тудыру)

 Матур булсын көнебез!

 Көләч булсын йөзебез!

 Булыйк һәрчак әдәпле,

 Отыйк матур гадәтне

 Дөрес матур утырыйк,

 Дәрестә җавап бирик.

Исәнмесез, укучылар! Хәзер безнең татар теле дәресе. Әйдәгез бер- беребезгә еарап елмайыйк һәм җилкәдәш дусларыбызны сәламлик , күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

II.Актуальләштерү 

1.Хәзер барыбыз да экранга карыйбыз.

Бу әкият  сезгә танышмы?

(Шалкан әкиятеннән) Укучылар , сез монда кемнәрне күрәсез?

(бабай,әби, кыз,эт,тычкан,шалкан)

Бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була соң?

Кем ?соравына җавап бирә торган сүзләр.

Нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр.

Әйдәгез, укучылар,  нәтиҗә ясап  без  нәрсә әйтә алабыз?

Татар телендә бры тик кешене белдерә торган сүзләргә генә кем? дип сорау куела, башка предметларны белдергән сүзләргә нәрсә? дигән сорау куела.

Ә хәзер укучылар , дәфтәрләребезне ачып,  матур язу күнегүләрен эшлибез.

Матур язу күнегүләре.

 Н Н      Н Н

нарат, Наза, Әхмәт, әти, китап

-Укучылар, предметны белдерүче сүзләрне табыйк

-предметны белдерүче сүзләр , баш хәреф белән язылучы сүзләр

 турында сөйләшү, нәтиҗә ясау. Кеше исемнәре,фамилияләре баш хәреф белән язылуын искә төшерү

II.Яңа материалны аңлату

1.Уку мәсьәләсен кую

Тактага 5-6 төрле тасмалар   эленгән.1 укучы такта янына чыга. Укытучы тасманы алып бирергә куша.Укучы икеләнеп тора. Ни өчен? Чөнки ул аның кайсын алып бирергә белми.

Укучылар аны ничек аерып алырбыз соң? Нинди? Кайсы? –дигән сорау куеп

Нинди? Кайсы? дигән сүзләр ни өчен кирәк икән?

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Предметның билгесен белдерә торган сүзләр турында.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Укучылар , тасмаларны  игътибар белән карап, чагыштырыйк әле.(берсе озын, берсе кыскарак)  Чагыштыру, аерып алу.

Димәк ,укучылар нинди,кайсы  соравы нәрсәне ачыклый?

(предметның билгесен белдерә)

Укучылар, слайдтагы җөмләләрне укып китик әле.        

Урманда чәчәкләр үсә.Урманда ак, кызыл, сары чәчәкләр үсә.

 Димәк, предметны белдерүче сүзләр  сөйләмне  дә матурлый.

-Дәреслек белән эш.Кагыйдәне уку.

IV.Ныгытуга  күнегүләр эшләү.

.Хәзер укучылар ,мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез аның җавапларын әйтерсез.

1.Исемем-боерык

Зурлыгым йодырык.

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык (алма)

2.Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган

           (Помидор)

3.Сезнең алдыгызда кәрзиннәр..Бер өстәлгә җиләк- җимеш куела, икенче өстәлгә яшелчәләр. Һәрберегез берәрсен ала һәм аның төрле билгеләрен әйтәбез.

Мәсәлән груша :сусыл, алма тәмле, торма әче һ.б 

4.“Предметны тап”уены    (парларда эш)

Ямьле, җылы, кояшлы ......(көн)

Соры, куркак, кылый........(куян)

Акыллы,тырыш, зирәк.....(бала)

Усал, явыз, соры .....(бүре)

Нечкә билле, көлтә койрыклы, хәйләкәр .....(төлке)

Өлгергән, татлы,кызыл (җиләк)

Буранлы,салкын,карлы…(кыш)

Кояшлы,  җылы, ямьле…(яз)

V. Ял итү.  

(“МИКС-ФРИЗ ГРУП” структурасы)

Бию күнегүләре,көй туктый укучылар биремнәрне башкаралар.

  • Яшел
  • Кара
  • Зәңгәр
  • Кызыл төсләрне табу

 Билгеләре буенча ел фасылларына табу .Карточкалар белән эш. (“Конэрс” структурасын    куллану).

I карточка

Салкын, тышта буран,  җир ап-ак, кар ява, балалар чана шуа.

II карточка

 Кар эри, елгада боз ага,тамчы тама, кошлар кайта, умырзаялар чыга

III карточка

Эссе, кояш кыяздыра,  чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, өстәл, кызыл җиләкләр пешә.

IV  карточка

Яфраклар коела, салкын яңгыр ява,  кошлар җылы якка китә, алтын көз, дәреслек, сары яфрак.

- Укучылар, бирелгән сүзләрдән ел фасылына туры килә торган билгеләрне генә сайлап алырга.

- Игътибар белән карагыз әле, һәр почмакта берәр  ел фасылын чагылдырган рәсем эленгән. Сезнең карточкаларда кайсы ел фасылына туры килгән сүзләр язылган, шул почмакка барыгыз. Хәзер, парлашып басып, Релли Робин структурасын кулланып, дөреслеген тикшерербез.

Кемнең чәч төсе ачграк, шул башлый

  1. Ситуатив күнегүләр, берничә бала җавап бирә.

Дустыңа сораулар бирү:

Син кышны яратасыңмы?

Нинди уеннар яратасың?\

Чаңгыда йөрисеңме?

Шугалакка барасыңмы? Һ .б 

VI.Рефлексив –бәяләү этабы.

Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек. Сезгә дәрес ошадымы? Билгене белдерүче сүзләр турында. Әйдәгез әле белемнәрне ничек үзләштерүне белү өчен мин сезгә чияләр таратам.Сез һәрберегез предметны белдерә торган билгене әйтеп кәрзингә саласыз

VII. 6. Өй эше: предметның билгесен белдерә торган сүзләр кулланып 5 җөмлә яз.

Өй эше: предметны белдерүче сүзләр кулланып, 3 җөмлә яз.

 



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Исем һәм фамилияләрдә

баш хәреф»

( 2 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе)

:Яруллина Идея Мөнир  кызы,

I квалификацион  категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2018 ел

Максат: 

Исем һәм фамилияләрне һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген төшендерү.

Укучыларның  иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә:

Танып белү УУГ: предметны белдергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда куллану.

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү.

Шәхси УУГ:  кеше исемнәрен һәм фамилияләрне дөрес яза белү турындагы белемнәрнең кирәклеген аңлау.

дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен  кирәкле белем алу чаралары, чыганаклар: 

 2 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, компьютер, проектор, интерактив такта.

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУД

I. Мотивлаштыру-оештыру этабы.

 

Психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Матур булсын көнебез!

 Көләч булсын йөзебез!

 Булыйк һәрчак әдәпле,

 Отыйк матур гадәтне

 Дөрес матур утырыйк,

 Дәрестә җавап бирик.

Хәерле көннәр!

Кәефләр шәп!

Җилкәдәш парларны сәламләү.

1.Эш дәфтәрендә матур язу күнегүләре.

Матур язу күнегүләрен тактага язу

Число.

Сыйныф эше

Матур язу күнегүләрен башкару.

2.Актуальләштерү  

-Сез узган дәресләрдә нинди сүзләр турында өйрәндегез. Искә төшерик әле.

-Предметны белдергән сүзләр турында өйрәндек.

-Предметны белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр

   

Кем?  - Нәрсә?

әни        Нәрсә?

әти          китап

апа          карандаш

укытучы   ручка

төзүче        дәфтәр        

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә  сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Танып  белү УУК: предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, охшаш һәм аермалы якларны аерып күрсәтә белү.

3. Уку мәсьәләсен кую.  

 

 .

Тактага игътибар итү

Марат,алма,Алсу,китап,

Гомәров

Бу сүзләрне бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

- Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

 Язылышы белән аерыла

Укучылар җавабы

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

КУУГ: Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү

4. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Дәрестә алган белемнәрне кайда кулланырга була?

Дәреслекнең 24нче битен ачып дәреснең темасын укып карыйк әле.  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.  

Укучылар җавабы.

24 биттәге теманы укыйлар.

ШУУГ: игътибарлы булу.

II.  Уку мәсьәләсен чишү

1.    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

 

1.Таблица буенча эш.

Җөмләдә баш хәреф белән языла торган сүзләрне ачыклау

2.Дәреслнк белән эш.

Әмир сезгә менә нинди сорау бирә, тыңлагыз әле.

- Ни өчен   берүк язылган сүзләрнең берсе –баш хәрефтән,ә икенчесе юл хәрефеннән язылган? Кайсыгыз Әмиргә ярдәм итәр?

Кагыйдәне табу.

- Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз?

- Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз? Алар ничек языла?

Җөмләләрне уку

 

- татар телендә кеешене белдергән сүзләргә.

 

дәреслектәге

25нче биттәге кагыйдәне укыйлар

КУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә  сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Ял минуты

(“МИКС-ФРИЗ ГРУП” структурасы)

Бию күнегүләре,көй туктый укучылар биремнәрне башкаралар.

Бию күнегүләрен башкаралар,

биремнәрне

үтиләр

2.    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Дәреслек белән эш

34 нче күнегү

-Тәүфыйклы сүзе нәрсәне аңлата?

Сүзлек белән эш

Укучылар җавабы.

Төркемнәрдә эш

Коммуникатив УУГ:

төркемдә хезмәттәшлек итә белү; тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

3.   Яңа белемнәрне ныгыту.

1)35нче күнегү, 27нче бит. Ир һәм кыз балалар исемнәре турында әңгәмә.

Кеше исемнәренең мәгънәләре турында фикер алышу. Гузәл,гүзәл сүзләренә аңлатма бирү.

Әдәплелек  кагыйдәләре

турында сөйләшү..

“Минем гаилә”темасына хикәя төзү.

Тест биремнәре

Укучылар парларда телдән эшлиләр.

Хикәяне язу.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне табу

Тест биремнәрен эшләү

Танып белү УУГ: предметны белдергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда куллану.

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

III.    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Якташ шагыйрьләрнең,җырчыларның

исем фамилиясен язып кил

 

IV.     Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Сез дәрестә ниоәр белдегез?

сүзлек белән эшләдек,баш хәреф белән языла торган сүзләрне таптык,

гүзәл сүзенең мәгънәсен ачыкладык

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү

Тест биремнәре

Предметны белдергән рәтне  тап;

А)Бара,матур,укучы,такта

Б)Карандаш,карбыз, ручка,өстәл

Кеше исемнәре һәм фамилияләре:

А) юл хәрефе белән языла

Б) баш хәреф белән языла.

 Кем ? соравы куела:

А) кешене белдерә торган сүзләргә

Б)барлык тере җан ияләрен белдергән сүзләргә



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Китап-белем чишмәсе»

( 1 сыйныфта тәрбия  сәгате)

:Яруллина Идея Мөнир  кызы,

I квалификацион  категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2018 е

Максат: 1.Китапның килеп чыгышы белән таныштыру

               2.Кәгазь турындагы белемнәрне ныгыту

               3.Китапка карата кызыксыну уяту, сакчыл караш тәрбияләү

Укытучы. Укучылар, мин Сезгә табышмак әйтәм, сез аның җавабын табыгыз.

Киштә башында төпле төргәк, 

                                        Аңа һәр өйдә хөрмәт, 
                                        Һәркемгә дә иң кирәк.

Укучылар, ул нәрсә?

Китап, бик дөрес.

Укучылар, китап турында нәрсә әйтә аласыз?

Ул каян барлыкка килә? Аны нәрсәдән ясыйлар?

(Балалар җавабы)

            Бик борынгы заманнарда кешеләр агач кайрысына, балавыз һәм балчык тактачыкларга, металл кисәкләренә язганнар. Соңрак кәгазьгә күчкәннәр. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы «кәгазь »хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга таякчык белән сырлар уеп язганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китаплар туплаганнар. Язу өчен шулай ук пергамен дигән әйбер уйлап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресеннән әшкәртеп ясаганнар. Татарлар элек каен тузына язганнар.

          Кәгазь дигән әйберне иң элек Кытайда ясый башлаганнар.Тик кытайлар кәгазь ясау серен  яшереп  саклаганнар. Ауропада ул моннан мең еллар чамасы элек кенә барлыкка килгән. Кәгазь эшләп чыгару –авыр хезмәт булган. Китапларны кулдан язганнар. Ул бик кыйммәт булган. Аны бик кадерләп, зиннәтле тартмаларда гына саклаганнар. Укучылар, ә сез китапларны саклыйсызмы соң?

(Балалар җавабы)

   Әйе, укучылар  без  сезнең белән китап чыгару нинди авыр хезмәт икәнен белдек. Шуңа күрә без дә аларны кадерләп сакларга тиеш. Ә аның өчен безгә нишләргә кирәк?

Китапларны тышларга, таушалганнарын төзәтергә, ябыштырырга, буямаска кирәк. Чөнки сездән соң килгән укучыларга да матур, чиста ,пөхтә китаплар кирәк. Хәзер китап турында шигырь укып китәм.

Бар минем дускаем

 Иң якын сердәшем.

 Һәр җирдә, һәр эштә

 Киңәшчем, иптәшем.

 Өйрәтә ул миңа

 Бар фәнне, телләрне.

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата.

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул, уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем – ул китап.

Укучылар , китап безгә нинди киңәшләр бирә ала соң?

(балалар җавабы)

Бик борынгы заманнарда да  әби-бабаларыбыз үзләренең гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышканнар. Татар халык авыз иҗаты ярдәмендә яшь буынны тәрбияләгәннәр. Табышмаклар,  җырлар, әкиятләр ярдәмендә батыр , кыю егет-кызлар тәрбияләгәннәр. Өлкәннәрнең үгет-нәсихәте татар халык авыз иҗаты аша балаларга сеңдерелгән.

         Китап-бакча, андагы язулар шул бакчаның гөлләре  дип язган мәгърифәтче Каюм Насыйри.  Китаплар безне  туган телебезне яратырга, хезмәтне сөяргә, авы вакытта югалып калмаска өйрәтә.

Әйдәгез,балалар кечкенә чакта әниләрегез сөйләгән әкиятләрне искә төшереп китик әле.

Укытучы өзекләр укый. Балалар әкиятнең исемен атыйлар.

Укучылар бу әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

(Укучылар җавабы)

Китаплар безне дәвалый да, тәрбияли дә. Аларны укыгач рәхәтләнеп көләсең дә, геройлар белән бергә елыйсың. Начар гадәтләрен күреп көенәсең, яхшыларын үзеңдә булдырырга тырышасың. Китап безне күп нәрсәгә өйрәтә.

       Әйдәгез,әле без дә әби-бабаларыбыздан калган мирасыбызны югалтмыйк. Ешрак китапханәләргә барыйк. Анда гы яңадан-яңа  китаплар белән танышыйк. Аларны укыйк. Китап-белем чишмәсе. Аны укыган кеше генә белемле, тәрбияле була ала. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк, аны саклыйк  .

 



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Эссе

«Минем педагогик осталыгым»

                                           Укытучы : Яруллина Идея Мөнир  кызы,

                            беренче  квалификацион   категорияле  

                        башлангыч сыйныфлар укытучысы.

         Укытучы!   Ә кем сон ул?. Укытучы –сабыйны кулыннан тотып  белем дөньясына алып керүче, аның күңеленә ачкыч табучы, барлык һөнәрләргә дә юл ачучы ,  тормышның сикәлтәле юлларыннан  туры юлга чыгаручы илаһи зат ул. Киләчәктә нинди  генә биеклекләргә ирешсәк тә уңышларыбызның башында укытучы тора

         Укытучы хезмәте- авыр да, җаваплы да , шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган , аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы  эштә бар күңелен , йөрәк җылысын салган тынгысыз , көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. Әлеге һөнәр, беренче чиратта ,зур сабырлык  сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Чыннан да балаларны чын күңелдән  ярата торган кеше генә  үз профессиясенә тугрылыклы булып кала ала.

        Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу- күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Күп эзләнү, белемеңне, осталыгыңны үстерү дә укытучы  очен  әһәмиятле.Укытучы! Аны  бернинди һөнәр белән дә чагыштырып булмый.

        Укытучы минем очен гади хезмәт кенә түгел, ул минем яшәешем, тормыш рәвешем. Мин  укытучы булып яшим. Ул -минем тормышымның  мәгънәсе. Минем һәр минутым балалар белән бәйле. Өйдә дә, мәктәптә дә алар минем белән янәшә атлый. Мин алар белән бергә сулыйм, алар шатлыгына сөенәм,  авырлыклар килгәндә көенәм.

       Ә бүген  мин уйларым белән  хәтер йомгагын сүтәм. 20 ел элек педуниверситетны тәмамлап ,туган мәктәбемә эшкә урнаштым..Балаларга булган ярату хисләре мине мәктәпкә алып килде. Шул еллар эчендә күпме вакыйгалар  узган, маңгайдагы сырлар  буразнасы  әнә шул еллар  турында сөйли. Ә анда купме вакыйга, хатирәләр урын алган. Аның ниндиләре генә юк: яхшысы да, күңелсезе дә.

          Хезмәт юлын үземнең остаз-укытучыларым  арасында   башлап җибәрүем -үзе бер имтихан кебек иде.  Шулар арасында минем әнием дә бар. Ул да   әлеге җаваплы һөнәр ияләренең берсе. Әниемнең  авыр хезмәтен тоеп үссәк тә, без апам белән - аның дәвамчысы. Икебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Чөнки бу һөнәрнең нигезе безгә балачактан салынган Әниебез кебек  үрнәк укытучы булу –безнең хыял иде. Ләкин безнең хыялларыбыз тормышка ашты. Бу  һөнәргә мәхәббәт   безнең  балаларга да үтеп керде.. Минем кызым да укытучы профессиясен үзләштерә .Бу буыннан –буынга күчүче олы  мирас, тормыш тәҗрибәсе. Әниемнең йокысыз төннәре бушка китмәгәнлеген  еллар үткән саен  күбрәк аңлыйм.  Укытучы  хезмәтенең авыр ,әмма мактаулы булуын а күбрәк инанам, укытучы  һәр һөнәрнең асылы дип уйлыйм.

          Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым.Укытучы иртән кояш кебек елмаеп каршы алучы, хәерле юл теләп озатучы икенче әни дә.Ул балаларның йөрәгенә үтеп керә  икән, димәк ул чын укытучы. Арадагы җылылыкны саклап, аларга төпле белем,яхшы тәрбия бирә алсан-укытучыга шуннан да зур бәхет юк.

           Тормыш дәвам итә.... Мин сайлаган һәнәремнең һәрбер минутын , һәрбер сәгатен барлыйм. Бу минем яшәү рәвешем.Һәрвакытта  ярдәм итәргә торган хезмәттәшләрем, яраткан укучыларым булганда мин бик бәхетле.Минем очен тормышта иң зур бүләк-балаларымның җылы карашы. Ләкин  хәзерге вакытта тормыш һаман алга бара, безгә дә аның артыннан калышмый бару-замана таләбе булып  тора. Балаларга дәресләрдә туган телгә мәхәббәт уяту, яңадан яңа  эш алымнарын кулланып,заманча дәресләр бирү-балаларның күңеленә белем орлыкларын салу-һәр укытучының теләгедер, мөгаен. Татар мөгалиме бүгенге көндә укучыларда телнең байлыгын ,матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә алырга тиеш дип саныйм. Укучыларым  тормышта үз урынын таба икән, димәк мин аларга тиешле юл күрсәтә алганмын дип уйлыйм.Аларны сикәлтәле тормышның авырлыкларын җиңәр өчен күп көч сарыф ителсә дә үкенмим, чөнки минем өчен  аларның уңышларыннан да зур сөенеч юк ул.

          Әгәр миннән ,яңадан тусаң,син кем булыр идең,- диеп сорасалар, мин  һичшиксез, укытучы дияр идем. Уңышлары белән сөендерерлек укучыларың булганда яшәве дз күңелле. Еллар үткән саен яңа буын укучылары килә.Ә укытучы бөтен күңелен биреп,  белемле, тырыш балалар тәрбияләргә алына , белем һәм тәрбия бирүдә иҗади активлыгын, сәләтен эшкэ җигә, яңадан яңа үрләргә омтыла.....

   



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Әнием-алтыным»

( әниләр көненә багышланган кичә)

:Яруллина Идея Мөнир  кызы,

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2018 е

                           

Максат: әниләргә карата ихтирамлылыкны  арттыру, сөйләм телен үстерү

 Алып баручы .  Хәерле көн  безнең  иң кадерле кунакларыбыз -әниләр .Сезне барыгызны да

Әниләр  көне белән тәбрик итәбез.

Әни-дөньядагы иң газиз, иң кадерле  зат ул. Әни диеп баланың теле ачылган. Әнидән дә изге кеше юк ул. Бүгенге кичәне  әниләр Сезнең хөрмәткә  багышлыйбыз.

1 У.Әни диеп безнең тел ачылган,

Әни диеп дәшәм һаман да.
Әни дигән сүзне кабатлыйм мин

Күңелемә кыен булганда.

2.У.Әни безнең өчен бик кадерле,

Әни безнең өчен бик кирәк.

Безнең өчен сулар һава кебек,

Һәрбер минутымда ул терәк.

3.У.Әниләрнең бәйрәмнәре белән,

Тәбрик итә сезне һәр бала

Кайгы күрми, бәхетләргә төренеп,

Яшәгез сез безнең арада.

4.У.Гомер юлларыгыз озын булсын,

Кайгы хәсрәт бер дә килмәсен.

Озын –озак гомер буразнасын

Ачы җилләр сызып китмәсен.

 

“Җырлыйм әнием турында”“ җырын  башкару

5.У.Әниемнең бәйрәмендә ,

Без шатланып –көлешик.

Әнине дә безнең  белән

Әйдәгез, бер биетик.

Әниләр белән бию конкурсы

Әни белән бала  бию башкара

(уен шулай дәвам итә)

6.У.Әнием бит  бик тә оста,

Ашарга пешерергә.

Ә без олылардан күреп,

Тиеш ич  өйрәнергә.

7.У.Әйдә,әни икәүләшеп,

Яшелчә җыеп карыйк

1 нче урынга чыгып,

Лаеклы бүләк алыйк.

Уртага балалары белән  әни чыга. (Берсе бәрәңге, икенчесе чөгендер җыя,күзләр бәйләнгән)

Уен шулай дәвам итә.

8.У.Хәзер җыйган яшелчәнең,

Әйтегез  Сез файдасын.

Тәмле әйберләр пешереп,

Тизрәк телен йотмасын.

Әниләр яшелчәнең файдасы турында сөйли, берәр  рецепт  тәкъдим итә.

“Ярата”,”Яратмый”уены. Балалар һәм аналар икесе ике якта баланың нәрсә яратканын яза,аннан соң әниләре белән чагыштыралар. Җиңүчеләрне билгеләү.

9.У.Әниләр бәйрәме шулай

Үтә бигрәк кызыклы.

Әни белән бергә булгач,

Кадерле бар минуты.

10.У.Әниләргә теләкләрнең

Телик бары олысын.

Тыныч тормыш,тигезлектә

Рәхәт яшәргә язсын.

Алып баручы.Әйе,әниләр изге җаннар, авыр чакларда да , шатлыкларны бүлешкәндә дә әни кирәк. Аларсыз  тормыш-кояшсыз көн кебек. Аларның бер елмаюы җанны эретә,яшәргә көч бирә. Әниләрне олылыйк,зурлыйк!

“Әни кирәк” җырын башкару

11.У.Әнием бәгърем,

Һәрчак шулай

Гел ягымлы назлы бул.

Безнең өчен иң кадерле

Бик-бик якын кешем ул.

12.У.Телим  сиңа чиксез шатлык,

Сәламәтлек читләп үтмәсен.

Ташып торган чиксез бәхетемә

Күзләр генә тия күрмәсен.

13.У.Әни булу –үзе бәхет бит ул,

Әни булу-үзе бер рәхәт.

Бу дөньяга тудырганың өчен

Әни сиңа бик,бик зур рәхмәт.

Алып баручы Әни! Әнием! Бу сүзләрне әйтүе дә рәхәт. Әйтерсең лә алардан җылылык,нур бөркелә.

Әниләргә чын йөрәктән саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы  телибез.

Кичә әниләр белән бергәләп чәй табыны янында дәвам итә.