Буа шәһәре 2 нче номерлы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Гүзәлия Фәяз кызының 2016-2017 нче уку елына индивидуаль үзбелем үстерү планы.

Вильданова Гузелия Фаязовна

Индивидуаль үзбелем үстерү планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbelem.docx23.45 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү организациясе

“Татарстан Республикасы   Буа шәһәре 2 нче номерлы лицей”

Буа шәһәре 2 нче номерлы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вилданова Гүзәлия Фәяз кызының 2016-2017 нче

 уку елына индивидуаль үзбелем үстерү планы.

Исем, фамилия: Вилданова Гүзәлия Фәяз кызы

Белем: югары, 2006 нчы ел, ТДГПУ

Эш стажы: 14 ел

Фән укытучысы буларак үземнең проблемам.

Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү, грамоталылыгын арттыру.

Класс җитәкчесе буларак проблемам.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, халык педагогикасы принциплары нигезендә, югары әхлаклы, җәмгыятьтә үз урынын табып һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырдай, зыялы һәм иҗади шәхес тәрбияләү.

Үзбелем күтәрү бурычлары:

1.      Дәресләрне үтемле итеп өештыру йөзеннән, эштә кулланма итеп алу өчен, методик әдәбият белән танышу, аннан файдалану: "Мәгариф" журналы,  "Ачык дәрес" газетасы, яңа чыккан методик китаплар, төрле мәгариф сайтлары

2.      Үстерешле укыту технологиясе методикасын өйрәнеп, алымнарын
дәресләрдә куллану.

3.      Мәктәптә үзара дәресләргә керү.

4. РМО, КМО, ШМО утырышларында катнашу, дәресләр карау, алдынгы  тәҗрибәнең уңай якларын алу.

5.      Дәрес планнарын укытуны дифференциялләүгә нигезләп төзү.

                                         Аңлатма язуы

Хәзерге мәгариф үсешендә һәр укытучы заман таләпләрен исәкә алып укыту-тәрбия эшен башкарырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыту эшчәнлеген дөрес оештыру өчен кирәкле материалны күп кенә чыганаклардан ала алалар: китаплап, җурналлар, интернет, һ.б.

Шуны исәпкә алып, һәрбер укытучы шәхси үзе өчен кирәк булган әдәбиятны өйрәнә ала. Ел саен укытучы белеме, аның әзерлек дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Укытучының үзлегеннән белем алу эшчәнлеге бу дәрәҗәне үстерергә ярдәм итә. Үзлегеннән белем алу планында укытучының уку елы дәвамында өйрәнелә торган әдәбияты чагылган.

                                   Уку сыйфатын күтәрү өстендә эш алымнары.
1. Ата-ана, мәктәп бердәмлеге.
- ата- аналар өчен педагогик укулар, консультацияләр;
- дәресләргә чакыру, ачык дәресләр уздыру;
- эш тәжрибәләре белән уртаклашу;
- укучының дәрескә әзерләнүен күзәтү максатында өйләрдә булу;
2. Укытучының педагогик осталыгы.
- дәресне мавыктыргыч итеп оештыру, сөйләм интонациясе, артистизм;
- үзбелем күтәрү өстендә даими эш.
- дәрес төрләрен, структурасын үзгәртү;
- яңа инновацион технологияләр куллану,
3.Белем күнекмәләргә контроль.
- дәрес саен кыска вакытлы срезлар,
- фронталь сораулар оештыру;
- тематик ,катнаш контроль өчен тест вариантында биремнәр булдыру;
4. Индивидуаль эш.
- укучының психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эш оештыру;
- дифференциаль биремнәр әзерләү;
- охшатып эшләү күнегүләре, күпкатлы кабатлаулар оештыру;
5. Класс җитәкчесе буларак уку сыйфатын күтәрү өстендә эш.
- укуның кеше тормышындагы роле турында даими әңгәмәләр;
- милли төбәк компонентын күнегүләрдә куллану;
Ата-аналар, өлкән буын кешеләре чыгышларын оештыру.

         Белемнәрне күтәрү курсларын үтү.

Укучылар белән эш

  1. Фән яңалыкларын дәресләрдә куллану.
  2. Фәннәрне укыту турындагы методик китапларны, рекомендацияләрне өйрәнү.
  3. Укучыларның мөстәкыйль эшен оештыруга зур әһәмият бирү (дәреслек белән эшләү, конспект, терәк схемалар төзү күнекмәләрен бирүгә игътибар итү.
  4. Балаларның танып-белү мөстәкыйльлеген, активлыгын үстерергә тырышу, табигатькә экскурсияләр оештыру.
  5. Дәресләрне проблемалы укыту элементлары белән алып бару.
  6. Алган белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү.
  7. Белем бирүне тормыш белән бәйләп алып бару.
  8. Укучыларның эзлекле фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
  9. Фәннәр арасындагы бәйләнешләрне дәресләрдә куллану.
  10. Предметлар буенча кичәләр, викториналар үткәрү.

Ата-аналар белән эш

  1. Ата-аналар белән системалы очрашу, чиреккә бер тапкыр бергәләп чаралар үткәрү.
  2. Ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясау.
  3. “Ачык ишекләр” көненә әти-әниләрне дәрескә чакыру.
  4. Тәрбия темасына кагылышлы материаллар туплау.
  5. Әниләр көнен, хатын-кызлар бәйрәмен, “Әтиләр кичәсе”н үткәрү, кунакка чакыру.