Мои видеозаписи

Салаватуллина Гульнур Загидовна

"Татар халкынын милли бизэклэре"

татар халкы элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, сезнең әниләрегезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә чын табигый гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да кешенең тырышлыгы белән генә булдырыла. Сез моны үзегезнең әти-әниләрегездән күреп үсәсез һәм сез дә үзегезнең өлешегезне кертәсез дип уйлыйм.