Гатауллина Зульфия Ильдусовна

"Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса- үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."  Әлеге юлларның авторы Фәнис Яруллин. Мин тормышта шушы юлларны девиз итеп, үземне һәрвакыт көчле рухлы, сынмас сыгылмаслык итеп яшәргә тырышам.

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов