Инновационная деятельность на базе КФУ

Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы

Я, Ганиева Разина Салихзяновна, в  2015-2016 уч. г. прикрепилась к республиканской инновационной площадке (РИП) КФУ “Инновационная образовательная программа дополнительного профессионального образования" по теме “Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования” (Справка № 01220101-15/344-260 от 13 ноября 2015 г.)  Своя реализуемая тема - Проблемно-ориентированное обучение. Применение инновационных технологий в обучении и воспитании” 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем мәгариф учреждениесе “Апас урта гомуми     белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

                                     

                                 

                 

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

     Проектны Һәм дәресне әзерләде һәм үткәрде: татар                                                                         теле  һәм  әдәбияты укытучысы Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы            

Апас , 2015 нче ел.

= Проектның максаты: =

1. Укучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгърифәтче, философ, нәсыйхәтче,  журналист, әдип Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Ризаетдин бине Фәхреддиннең гыйбрәтле сузләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер алышу.

3. Укучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша югары әхлак тәрбиясе бирүгә омтылыш, эстетик зәвык тәрбияләү.

4. Әдәбият, фән өлкәсендә эшләүче шәхесләрең тормышын һәм иҗатын өйрәнү аша укучыларда уку активлыгы, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

5. Алган белемнәрен пратикада куллана белүләре.

= Гипотеза: =

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.

= Проектның бурычлары: =

 - Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

 - Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

 - Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

Проектны әзерләү барышында, сыйныфта 24 укучы булуын исәпкә алып, 8 әр укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр.Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.

Беренче төркемгә Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына мәгълүмат тупларга.

Икенче төркемгә әдипнең портретын, фоторәсемнәрен, җыентыкларын, истәлекләрен, аның турында язылган цитаталарны туплап килергә.

Өченче төркемгә Р. Фәхреддиннең әхлак мәсьәләләренә багышлап язылган җыентыкларын барлап килергә.

 Көтелгән нәтиҗә:

  1. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый.

  2. Эшләрен "Күренекле шәхесләр" почмагына урнаштыралар.

  3. Проект буенча презентация эшләнә.

Проект технологиясе белән бирелгән белем һәм тәрбия укучыларга яңача тәэсир итә һәм аларның хәтерендә озак саклана.

Максатым- һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү.

= Проектның авторы: =

Ганиева Рәзинә Салихҗановна

= Фән, сыйныф: =

Әдәбият, 8 нче сыйныф

= Вазифа: =

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

= Яшәү урыны: =

Татарстан Республикасы Апас районы Апас шәһәр тибындагы бистә

= Проектның кыска аннотациясе: =

Яңа технологияләр кулланып эшләү - бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белем һәм тәрбия бирүнең традицион  формалары белән беррәттән яңа, ягъни инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла. Инновацион технологияләр арасында проектлар технологиясе зур урын ала. Проектлар берничә төргә бүленә: тикшерү, иҗади, гамәли юнәлешле, рольле, предметара. Хәзер  мин сезгә укучылар белән эшләгән проектларның берсен тәкъдим итәм. "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиәсе мәсьәләсе" иҗади проекты. Проектта 8 нче Б сыйныфы укучылары, аның авторы һәм координаторы 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы катнаша.

= Дәреснең максаты: =

1. Укучыларны педагог, олпат дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгъгрифәтче, философ, нәсыйхәтче, журналист, әдип Р. Фәхретддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Р. Фәхреддинең гыйбрәтле сүзләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер  алышу.

3. Укучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар: әдипнең портреты, фоторәсемнәре, җыентыклары, хезмәтләре, газета-журнал материаллары, әдип турындагы плакатлар.

= Дәрес барышы: =

 1. Кереш өлеш (укучыларны дәрескә әзерләү).

 2. Яңа материалны үзләштерү.

Укытучы: Бүгенге дәрес темасында әхлак, әхлак тәрбиясе дигән сүзләр бар. Сез “әхлаклылык” сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

1 нче укучы: Тәрбияле булу, тәртипле булу дип аңлыйм.

Укытучы: Укучы мәктәпкә укытучының кушкан эшен төгәл, җиренә җиткереп үти, өйдә әнисе сүзен тыңламый, карыша. Бу малайны әхлаклы дип әйтеп буламы?

2 нче укучы: Юк. Тәрбияле кеше һәр  җирдә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш.

Укытучы: Укучылар, сез бу сүзнең мәгънәсен дөрес аңлыйсыз. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “әхлак” сүзенә “кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы” дигән аңлатма бирелә. Димәк, кеше жәмгыятьтә үз-үзен тотнаклы, әдәпле тотарга тиеш икән.

Бүген без Ризаетдин Фәхреддин әсәрләрендә әхлак темасы мәсьәләләре нчиек бирелгәнлеген ачыкларбыз. Ул, энциклопедик белем иясе буларак, рухи тормышың төрле тармакларында йөзләрчә хезмәтләр, әсәрләр иҗат иткән. Бу күренекле шәхеснең тууына 153 ел.

Өйгә эш итеп һәм төркемгә Р. Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителгән иде. Хәзер шуларга җавапларны ишетербез. Әйдәгез, беренче төркемгә сүз бирик.

1 нче укучы: ( Әдипнең тормыш юлын сөйли).

Укытучы: икенче төркем Р. Фәхреддиннең әхлак мәсъәләләренә багышлап язылган китапларын барлап килергә тиеш иде.

2 нче укучы:( Әдипнең әхлак мәсьәләләренә багышланган жыентыкларын санап үтә).

Укытучы: хәзер һәр төркемгә Р. Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен тәкъдим итәм. Сез шуларга карата фикерләрегезне әйтерсез.

1 нче төркемгә: "Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы".

2 нче төркемгә: "Күңелне үзенә тартучы нәрсә - кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләре".

3 нче төркемгә: "Гакыллы кешенең йөге - башында,ахмак кешенең йөге аркасында".

(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы: Алдагы сыйныфларда без әдәбият дәресләрендә Р.Фәхреддиннең шул гыйбрәтле сүзләргә кагылышлы нинди әсәрләрен өйрәндек әле? Һәр төркем хәзер шул гыйбрәтле сүзләргә туры килә торган әсәр исемнәрен атап чыксын һәм дәлилләсен.

(Укучылар әсәр исемнәрен әйтә һәм дәлилләр китерә.)

= Өйрәнелгән материалны ныгыту: =

Укытучы: Алдагы сыйныфларда үтелгән әсәсрләрне дә онытмагансыз икән, төпле фикерләрегез өчен зур рәхмәт. Хәзер мин Р.Фәхреддиннең шул гыйбрәтле сүзләренә туры килә торган нәсыйхәтләреннән мисаллар укыйм, игътибар белән тыңлап торыгыз һәм истә калдырыгыз, барлык укучыларның да хәтеренә сеңсен.

( Укытучы "Нәсыйхәт", "Җәвамигул - кәлим шәрхе" җыентыкларыннан нәсыйхәтләр укый.)

Укытучы: Ә хәзер һәр төркемгә борынгы татар прозасыннан хикәятләр укыйм, сез шул хикәятләр хакында үз фикерләрегезне, нәтиҗәләрегезне әйтерсез.

(1 нче төркемгә - "Горурлыкның җәзасы"; 2 нче төркемгә - " Тышкы матурлык берни түгел"; 3 нче төркемгә "Акыл нәрсә дә, гыйлем нәрсә" хикәятләре тәкъдим ителә.)

Укытучы: Бик дөрес нәтиҗәләр чыгардыгыз, ә бу хикәятне бәян итүчеләр нинди нәтиҗә чыгарган соң?

(Укытучы хикәяттә язылган нәтиҗәләрне укый.)

= Дәресне йомгаклау =

Укытучы: Һәр төркемгә дә әдәбият дәфтәрләренә түбәндәге сорауга җавап язарга: Р. Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре бүгенге көн өчен әһәмиятен югалтмаганмы?

(Укучылар үз фикерләрен язалар, укытучы эшләрне җыеп ала һәм кайберләрен кычкырып укый.)

Укытучы: Укучылар бу гыйбрәтле сүзләр, нәсыйхәтләр, хикәятләр, моннан бер гасыр элек язылса да, үз әһәмиятләрен әле дә югалтмаган. Кешелеклелек, тәрбиялелек,әдәплелек һәм халыкның йөз аклыгы, кыйммәтле хәзинәсе булып калалар. Хәзер наркомания, гаделсезлек, фахишәлек, ата-анага карата мәрхәмәтсезлек, явызлык кебек начар гадәтләр көннән-көн ишәя, матбугатта, радио-телевидениедә күңелсез вакыйгалар турында хәбәрләр әледән-әле яңгырап тора. Димәк, мәгьрифәтче язучыларны борчыган мәсьәләләр бүген дә бар. Р. Фәхреддин үзенең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре белән безгә әхлаклылыкның чын эчтәлеген ачып, аңлатып бирергә тырышкан, тәрбия үрнәген биргән. Яшьләрне укырга, күп белергә өндәгән, кимчелекләрдән, яман гадәтләрдән арынырга чакырган, начарга иярүдән сакланырга кушкан.

Дәресебезне үгет-нәсыйхәткә өндәгән мөнәҗәт белән тәмамлыйсым килә.

( Укытучы мөнәҗәт көйли.)

1.Нәтиҗә.

2.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

= Өй эше =

Түбәндә бирелгән темаларга кыскача җавап язып килергә:

1 нче төркемгә - Кешене бизәүче сыйфатлар һәм аларның антонимнарын санарга.

2 нче төркемгә - Рухи яктан бай дип нинди кешене саныйсыз?

3 нче төркемгә - Эчке һәм тышкы дигән төшенчәләрне ничек аңлыйсыз?



Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательной организации (учреждения): МБОУ «Апастовская

средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Апастовского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального

сайта, электронная почта: 422350, Республика Татарстан Апастовский район, ул.З.Валиди 51, телефон: 89172320704; http://razinyasalihzhanovna.wix.com/home и  мини сайт в соц.сети работников образования  ;

 razina.ganieva@mail.ru  

Тема инновационной разработки: проект-дәрес “Р.Фәхретдиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе”

Автор, авторский коллектив инновационной разработки: Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы

Краткое описание инновационной разработки (актуальность,

новизна, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные

результаты (либо ожидаемые результаты, если только приступили

к этой теме):

 Проектның максаты:

1. Укучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгърифәтче, философ, нәсыйхәтче,  журналист, әдип Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Ризаетдин бине Фәхреддиннең гыйбрәтле сузләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер алышу.

3. Укучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша югары әхлак тәрбиясе бирүгә омтылыш, эстетик зәвык тәрбияләү.

4. Әдәбият, фән өлкәсендә эшләүче шәхесләрең тормышын һәм иҗатын өйрәнү аша укучыларда уку активлыгы, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

5. Алган белемнәрен пратикада куллана белүләре.

 Гипотеза:

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.

 Проектның бурычлары:

 - Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

 - Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

 - Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

Проектны әзерләү барышында, сыйныфта 25 укучы булуын исәпкә алып, 8 әр укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр.Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.

Беренче төркемгә Ризаетдин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына мәгълүмат тупларга.

Икенче төркемгә әдипнең портретын, фоторәсемнәрен, җыентыкларын, истәлекләрен, аның турында язылган цитаталарны туплап килергә.

Өченче төркемгә Р. Фәхреддиннең әхлак мәсьәләләренә багышлап язылган җыентыкларын барлап килергә.

 Көтелгән нәтиҗә:

  1. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый.

  2. Эшләрен "Күренекле шәхесләр" почмагына урнаштыралар.

  3. Проект буенча презентация эшләнә.

Проект технологиясе белән бирелгән белем һәм тәрбия укучыларга яңача тәэсир итә һәм аларның хәтерендә озак саклана.

Максатым - һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү.

 Проектның кыскача  аннотациясе:

Яңа технологияләр кулланып эшләү - бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белем һәм тәрбия бирүнең традицион  формалары белән беррәттән яңа, ягъни инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла. Инновацион технологияләр арасында проектлар технологиясе зур урын ала. Проектлар берничә төргә бүленә: тикшерү, иҗади, гамәли юнәлешле, рольле, предметара. Хәзер  мин сезгә укучылар белән эшләгән проектларның берсен тәкъдим итәм. "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиәсе мәсьәләсе" иҗади проекты. Проектта 8 нче Б сыйныфы укучылары, аның авторы һәм координаторы югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Рәзинә Салихҗан кызы катнаша.

Сведения о распространении инновационного опыта:

- участие в научно-практических конференциях

- открытые уроки по инновационной деятельности на уровне

муниципального района и республики:

-открытый урок по сенгапурской методике “Сыйфат темасын кабатлау” для представителей редакции  республиканского издания “Мәгариф”и “Гаилә һәм мәктәп”;

-  Международный сертификат за использование сингапурской методике в урочной и внеурочной деятельности;

- открытый урок “Халык җырлары» в республиканской телевизионной передаче «Мәктәп”;

- открытый урок по ФГОС “Фонетика. Басым” для представителей Министерства образования и науки РТ на базе Апастовской средней школы;

 - участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению

деятельности:

- свидетельство о ведении инновационной работы за подготовку победителя Всероссийского конкурса научно – исследовательских и творческих работ учащихся “Литературный Татарстан” ( в рамках Общероссийского инновационного проекта “ Литературная Россия”) (организаторы: Общероссийская общественная организация “ Союз российских писателей, Общероссийский инновационный проект “ Литературная Россия”, Дом Дружбы народов Татарстана, Союз писателей Республики Татарстан);

- участие в конкурсе “Лучший методический проект по преподаванию русской литературы, татарской литературы в общеобразовательных организациях Республики Татарстан” в рамках социально – литературного направления “Глаголица”

- выступление “Подготовка к педагогической аттестации” на стажировочной площадке директоров, организованный  ГАОУ ДПО “ Институт развития образования Республики Татарстан” “ Системно деятельностный подход в обучении и воспитании” в Апастовской средней школе;

- участие в работе семинара  “О проектировании программы развития универсальных учебных действий в условиях реализации ФГОС основного общего образования” в рамках III Всероссийской научно – практической конференции: “ Проектирование новой школы: реализации образовательных стандартов”;

- победитель IV Всероссийского конкурса проходящий  в формате международных и всероссийских дистанционных конкурсов «Таланты России» в номинации “Педагогическая работа”;

- участие в республиканском августовском организационно – методическом семинаре – совещании с участием председателей предметно – методических комиссий муниципальных образований Республики Татарстан: “ Итоги респуликанской и всероссийской олимпиад школьников 2015/2016 учебного года и перспективы развития олимпиадного движения в 2016/2017 учебном году”

- выступление с докладом на республиканском августовском организационно – методическом семинаре – совещании по теме « Подготовка к республиканксой олимпиаде по татарскому языку и литературе» с участием председателей предметно – методических комиссий муниципальных образований Республики Татарстан: « Итоги респбуликанской и всероссийской олимпиад школьников 2015/2016 учебного года и перспективы развития олимпиадного движения в 2016/2017 учебном году;

- участие в  научно-методическом семинаре “Реализация ФГОС для обучающихся с ОВЗ (теория и практика)” ;

- благодарственное письмо за подготовку  победителя III Всероссийской олимпиады по татарскому языку «Йомшак керпе»;

- печатные работы за отчетный период и др.:

- сборник “Патриотическое воспитание младших школьников :из опыта работы учителей начальных классов Республики Татарстан” /сост.:Г,Р,Хамитова, И.Т.Сагдиева. -Казань :ИРО РТ, 2015.-160с (сборник вышел к августовскому совещанию, распространялся среди участников, в продаже его не было.). Статья "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү". (с.29-32);

- публикация учащихся на республиканском журнале “Ялкын” Республики Татарстан;

- публикации учащихся на районной газете  “Йолдыз” пгт Апастово; 

Сведения, подтверждающие эффективность инновационной

разработки (положительная динамики):

- конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов

обучающихся (муниципальный, республиканский, всероссийский

уровень);.

-4 победителя, 2 призера муниципального тура республиканской  олимпиады по татарскому языку и литературе;

- участие в  Республиканской олимпиады по татарскому языку, свидетельство МО и Н РТ;

- диплом победителя Всероссийского конкурса научно – исследовательских и творческих работ учащихся “Литературный Татарстан” ( в рамках Общероссийского инновационного проекта “ Литературная Россия”) (организаторы: Общероссийская общественная организация “ Союз российских писателей, Общероссийский инновационный проект “ Литературная Россия”, Дом Дружбы народов Татарстана, Союз писателей Республики Татарстан);

- диплом победителя III Всероссийской олимпиады по татарскому языку «Йомшак керпе»;

- участие в Республикансм конкурсе “Сессия здоровья»;

- качество образования (высокобалльники):

- один ученик набрал 95 баллов пр сдаче ЕРЭ;

- два ученика набрали 95 баллов при сдаче ЕРТ;

- два ученика набрали 100 баллов при тестировании МО и Н РТ;

Форма представления инновационной деятельности (указать одну

из предложенных):

- «Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в

рамках программы ПК;

|- семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе 00);

- элективный курс в рамках заявленной темы

- открытый урок по инновационнои деятельности на уровне

муниципального района, республики;

- печатные работы;

- разработки (контрольно-измерительные материалы и др.)