Инновационная деятельность на базе КФУ

Свою работу я построила на изучении ономастики родного края, так как в школе нет часов на эту тему. Разработала программу элективного курса. Начали исследовательскую работу с учащимися. Выяснили, какие известные гидронимы есть в Альметьевском районе, и начали их изучение. Выступили с этой работой на региональной конференции в г. Заинске и заняли первое место. В этом году начинаем изучение названий населенных пунктов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

                      Әлмәт муниципаль  районы мәгариф идарәсе

      Әлмәт шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү                                 учреждениесе “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия”

         

Гимназиядә туган як ономастикасын

                              өйрәнү

                       (электив курс программасы)

Р.З.Хәбипова

                                                       югары категорияле татар теле һәм              

           әдәбияты укытучысы

           

                                                       

                                                           Әлмәт

Гимназиядә туган як ономастикасын өйрәнү (электив курс программасы).

Аңлатма язуы.

Бүгенге көндә илнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, укыту технологиясенең тирән белемле, югары әхлаклаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап ала белү зарур.  Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында, башка фәндәге кебек үк, татар теле һәм әдәбиятын укыту да эчтәлеге һәм укыту формасы ягыннан да яңарырга һәм заман ихтыяҗларына  җавап бирерлек итеп үзгәрергә тиеш. Үсеп килүче буынның ихтыяҗына  һәм җәмгыять таләпләренә җавап бирерлек мөһим һәм актуаль проблемаларның берсе – профильле укыту. Профильле укытуга күчеп, булачак филологлар әзерләүгә керешкәндә яки төрле конкурслар, олимпиадаларга катнашучылар белән эшләгәнлә, тел-әдәбият укытучысы, һичшиксез, фәндәге, югары уку йортларындагы яңалыкларны күздә тотып эш алып барырга бурычлы.

Электив курс программасы киләчәктә һөнәрләрен филология өлкәсе (татар теле һәм әдәбияты укытучысы, журналист, фән эшлеклесе, язучы, шагыйрь) белән бәйләүче гуманитар юнәлешле профиль классларда белем алучы югары сыйныф укучыларына адреслана.

Электив курсның бурычлары.

Электив курслар дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрелә торган занятиеләр, эш төрләре  белән берлектә, түбәндегеләрне тәэмин итә:

а) ономастика өлкәсендә укучыларның шактый киң мәгълүмат үзләштерүләрен;

б) теге яки бу предметны тирәнтен өйрәнү өчен укучыларның кызыксынуларын формалаштыру, зәвыкларын ныгыту-үстерү;

в) электив курсның үзенчәлегеннән чыгып, укучыларда билгеле бер гамәли күнегүләр формалаштыру (тиешле фәнни әдәбиятны уку һәм анализлау, чыганаклар белән эшләү күнекмәләре алу, җирле ономастик материаларны туплау, эшкәртү һәм анализлау, сочинение һәм реферат язу һ.б.);

г) шушы предметны укыту-үзләштерү процессында укучыларның гомуми үсеш дәрәҗәсен күтәрү;

д) укучыларда туган телгә, аның иҗатына һәм саклаучы булган туган халкына, туган илгә, туган якка, туган төбәккә, туган җиргә тирән мәхәббәт , ихлас ярату тәрбияләү.

Электив курсның максаты.        

Туган як ономастикасын өйрәнү-укыту 9-10нчы сыйныф укучыларының татар теле буенча алган белемнәрен системага салу, тагын да тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту юнәлешендә алып бару һәм практика белән тыгыз бәйләп (туган як ономастикасын  җыйнау һәм лингвистик яссылыкта анализлау-тикшерү) тормышка ашыруны күздә тота.

Электив курс программасына төп таләпләр:

а) электив курсның киләчәктә филологик юнәлештә һәнәр сайлаганда гамәл ягыннан әһәмиятле булуы;

б) укучының танып белү эшчәнлеге аша мөстәкыйль фикер йөртүенә ирешү, төрле чыганакларга таянып үзлектән белем алу күнекмәсе формалаштыру.

Электив курс азагында укучылар ия булырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

а)  укучылар ономастиканың аерым тармаклары турында фәнни мәгълүмат алалар;

б) тарих, география, биология һ.б. өлкәләргә караган материал белән танышалар;

в) туган төбәкнең топонимнары, антропонимнарының килеп чыгышын фәнни нигездә өйрәнәләр;

г) укучыларның танып белү сәләтләре, мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырыла, профессиональ ориентация бирелә, эстетик зәвык формалаша.

Программа 34 сәгатькә исәпләнгән.

Электив курсның укыту-тематик планы.

т/с

тема исеме

сәг. саны

эчтәлек төре

I

1

2

Ономастика фәне турында гомуми мәгълүмат

  • топонимика (гидронимика, оронимика, ойконимика һ.б.);
  • антропонимика.

Реферат язарга өйрәнү

2

1

Лекция дәрес

Дәрес практикум

II

Татар этнонимы һәм Татарстан хоронимы

2

Лекция дәрес

III

Туган ономастикасын өйрәнү алымнары

1

Лекция

IV

1

2

3

Туган төбәкнең топонимикк материалларын җыйнау

  • гидроним
  • ороним
  • ойконим

3

3

3

Дәрес практикумнар

Рефератлар язу

V

1

2

3

4

5

Антропонимика

Төбәкнең таныклы исемнәре

Татар телендә синоним, антоним һәм ономим кеше исемнәре

“Исемең матур, кемнәр куйган...” (Исемнең мәгънәсе)

Татарларда фамилияләр һәм аларның ясалышы

Кушаматлар

2

3

1

2

1

Экскурсия дәрес (туган як музее)

Семинар дәрес

Семинар дәрес

Лекция һәм семинар дәресләр

Семинар дәрес

VI

1

2

3

Шәҗәрә

Нәсел шәҗәрәләрен төзү

Шәҗәрә формалары

Шәҗәрә төзү

2

2

3

Лекция дәрес

Р.Фәхретдин һәм К.Насыйри музеена сәяхәт

Практикум дәрес

VII

Туган төбәк ономастикасы

2

Конференция

Йомгаклау Туган төбәк ономастикасы

1

Бөтенесе

34

Курсның эчтәлеге.

  1.  Ни ул ономастика?

Тел белеменең махсус тармагы. Ономастиканың топонимика һәм антропонимикага бүленүе.Туган төбәкнең һәм гомумән татар халкы һәм Татарстан тарихын белүдә ономастиканың әһәмияте.

II. Татар этнонимы һәм Татарстан хоронимы 

 Татар һәм Татарстан атамаларын килеп чыгышын ачыклау.

III. Туган төбәк топонимикасы.

 Ономастиканы өйрәнү алымнары. Туган якның ономастик материалын җыйнау өчен сораулык. Җирле атамалар белән бәйле легендаларны язып алу.Аларның исемнәренең килеп чыгышын фәнни-популяр, белешмә материаллар ярдәмендә ачыклау. Гидроним, ойконим, бронимнарның килеп чыгышы буенча эш башкару. Топонимик карточкалар төзү.

IV. Антропонимнар. Аларны җыйнау өчен сораулык.

Үз төбәгеңнең таныклы исемнәре белән танышу. Төбәк тарихында алар калдырган эзләрне билгеләү. Үз исемеңнең мәгънәсен белү. Исем сайлауның әһәмиятен аңлау. Фәнни-популяр әдәбият, чыганак белән эшлэргэ өйрәну. Кушаматның этимологиясе.

 V. Шәҗәрә. Шәҗәрәнең ерек тарихыбызны һәм телебезне өйрәнү өчен мөһим чыганак булуын билгеләү. Нәсел шәҗәрәләрен төзү юллары, формалары. Шәҗәрә аша татар теле һәм татар халкы тарихының, этнография һәм мифологиясенең, топонимиясе һәм ономастикасының катлаулы мәсьәләләрен ачыкларга омтылыш. Төбәкнең таныклы шәхесләренең шәҗәрәләре белән танышу. Үз шәҗәрәңне төзү.

VI. Конференция. Эшкә нәтиҗә ясау.

Контроль формасы: рефератлар төзү һәм фәнни-гамәли конференция үткәрү. Конференциядә чыгышлар ясау.

 

Укучы нәрсә белергә тиеш:

− төшенчәләрне (ономастика, топоним, антропоним, гидроним, ороним, ойконим һ.б.);

− туган төбәкнең топонимнарын һәм аларның килеп чыгышын;

− үз төбәгенең таныклы шәхәсләрен, аларның төбәк тарихында калдырган эшләрен;

− үз исеменең мәгънәсен һәм килеп чыгышын.

Укучы нәрсә эшли белергә тиеш:

− җирле халык белән әңгәмә өчен сораулар төзи белергә;

− информаөион диалог алып барырга;

−җыйган материалларны тәртипкә салырга;

−фәнни-популяр, белешмә материаллар белән эшли белергә;

− аудитория алдында чыгыш ясый белергә.

             Әдәбият исемлеге

  1. Г.Ф. Саттаров. Ни өчен шулай аталган? (Татарстан топонимнары) Казан, тат. китап нәшрияты, 1971.
  2. Г.Ф. Саттаров. Татарстан АССРның антропонимнары. Казан университеты нәшрияты, 1973.
  3. Г.Ф. Саттаров. Җирле географик исемнәр һәм этногенез. “Совет мәктәбе” 1969, №11.
  4. М.З.Зәкиев “Татары: проблемы истории и языка”. Казан, 1995.
  5. “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. Казан, “Раннур” нәшрияты, 2000.
  6. Гарипова Ф.Г. Данные топонимии и ногайском компоненте в этногенезе казанских татар. Казан, 1982.
  7. Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнар сүзлеге. Казан, 1991.
  8. Ахметзянов М.И. Татарские шеджере. ,Казан, 1991.
  9. Курмансентова А.Х. Родословная князей Юсуповых. “ПЛ”, 1992, №2.
  10. Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Все о Татарстане. Казан, 1994.
  11. Халиков А.Х. 500 русских фамилий булгаро-татарского происхоңдения. Казан, 1992.
  12. Трофимова Т.А. Этногенез татар Поволжья в свете данных антропологии. М  , 1949.    
  13. Р.Ш.Шаһиев. Атамалар − тарих ачкычы. Казан 2004.
  14. Р.А.Агеева. Происхождение имен рек и озер. Москва 1985.