Инновационная деятельность на базе КФУ
2016 нчы елга инновацион эшчәнлек буенча отчет
Инновацион эшчәнлекнең мәгълүмати картасы
| |
Белем бирү оешмасының тулы исеме | Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе |
Элемтә мәгълүматлары | Кадыбаш авылы, Клуб урамы,10, 422224; 89600425956; http://elrasuleva.jimdo.com ; rer1975@mail.ru |
Инновацион эшкәртмәнең темасы | Авторлык программасы “Морфология курсын блок- модуль технологиясе нигезендә укыту» |
Авторы | Расулева Эльмира Раисовна |
Инновацион эшчәнлекнең кыскача эчтәлеге | Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр бару чорында сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия, чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, компетентлы, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем дәрәҗәсе һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч булып тора. Уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, һәр сыйныфның үзенчәлегенә яраклаштыруда инновацион педагогик технологияләр мөмкинлек бирә. Балага тирәнтен белем бирү – бүгенге заман мәктәбе алдында торган мөһим бурычларның берсе. Һәр укучы үзе дә белем алуга омтылырга тиеш, мөгаллим исә аның уку эшчәнлеге белән идарә итә: иң мөһим юнәлешләрне бирә. Бу программа 6 нчы класста морфология курсын блок- модуль технологиясе нигезендә укыту өчен төзелде. Уку планына таянып, 105 сәгатьлек татар теле дәресләре программасы атнага 3 сәгать итеп бүленде. 6 нчы класста “ Морфология” курсын блок-модуль технологиясе нигезендә укыту белем бирүнең эчтәлеген һәрьяктан җитеш, мөстәкыйль комплексларда (мәгълүмати блокларда) күзаллауга ярдәм итә. Блок – модуль технологиясе баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтүдә иң кулае дияргә мөмкин. Ул нәтиҗәле белем бирү бурычын хәл итә. Модуль идеясе әлеге укытуның нигезе булып тора. Модуль - уку эчтәлеге белән аны үзләштерү технологиясе үзара берләшкән максатчан – функциональ үзәк. Блок ул- зур тематик бүлек. Һәр блок өчен үз эченә төрле характердагы биремнәр алган (аны юл күрсәтүче адым, алгоритм – төрлечә әйтеп булыр иде) дидактик комплекс эшкәртелә. Һәр адым үз функциясен ала. Беренче адым белемне актуальләштерү максатыннан өй эшен алга китеп башкарны күздә тота. Икенче адым яңа материалны өйрәтү өчен мөһим. Ул үз эченә ике бүлекне ала: - белемне беренчел үзләштерү (репродуктив сораулар); - материалны аңлау һәм фикерләү аша үзләштерү (проблемалы сораулар). Өченче адым: өйрәнгәнне ныгыту;. Дүртенче адым: алган белемне куллану, ә бишенче адым исә яңа материал үзләштерүгә үзконтроль һәм контроль. Модульле укытуның асылы шуннан гыйбарәт: модуль белән эш барышында укучы мөстәкыйль яки укытучы ярдәмендә уку, танып- белү максатларын гамәлгә ашыра. “Морфология” курсын модульле укытуның традицион укытудан берничә өстенлеге бар. Беренчедән, ул укучыларга һәркемгә үз темпында- индивидуаль, парлашып яки төркемнәрдә эшләү мөмкинлеген бирә; икенчедән, “ җиңелчә” контрольлек формаларын булдыра. Бу программа белән эшләгәндә 6 нчы класс укучысы түбәндәге күрсәтмәләрне билгеләргә һәм үтәргә тиеш: 1. Модульне үзләштерү максаты. 2. Уку материалын эзли һәм таба белү. 3. Уку материалын үзләштерү (өйрәнү, модуль төзи белү, морфологик, морфологик-синтаксик анализга әзерләнү). 4. Үтәлгән эшнең дөреслеген тикшерә белү, үзконтроль (тест, язма эшләр) уку материалының үзләштерелү дәрәҗәсен билгели белү. Морфология курсын өйрәтүдә укытучының вазифасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1. Күрсәтмәләр, модульләр төзү. 2. Гамәли эш барышында күрсәтмәләргә төгәллек кертү. 3. Белем, осталык һәм күнекмәләнең үзләштерелүен тикшерү. Нәрсәгә һәм ничек өйрәтү бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән методик системадан аермалы буларак, блок – модульле укыту системасы “Ничек итеп нәтиҗәле укытырга?” дигән бурычны чишә. Модуль технологиясе – дидактик материалларны проектлаштыру, төзү максатлары, принциплары, алымнар берлеге, казанышларны бәяләү һәм тикшерүнең рейтинглы системасы ул. Белемнең төп максаты – үзгәреп торган тормыш шартларында шәхеснең иҗади, мөстәкыйль фикерләү мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү. (Шәхси тапкырлык, тәвәккәллек, инициативалылык сыйфатларына укучы бала мөстәкыйль фикерләргә өйрәнгән очракта гына ия була ала). Модуль төзегәндә укучы дәреслек, өстәмә чыганак белән эшләргә, фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәнә. Фикерләү гамәлләрен кабатлый – кабатлый, күнекмәдән күнекмәгә күчә-күчә мөстәкыйль белем алуга ирешә. Бу программа белән эшләгәндә, укытучы, дәреслектә язылганнарны аңлатудан тыш, укучылар белән проблемалы сорауларны хәл итә, иҗади әңгәмәләр үткәрә, модуль төзи. Укучы да укытучы әйткәннәргә һәм дәреслектә язылганнарга гына канәгать булмый, үзе уйлап, исбат итеп, “Татар грамматикасы”ның II томына, “Хәзерге татар әдәби теле”(Сафиуллина Ф.С.), “Урта мәктәптә татар теле укыту”( Н.Максимов) китапларына мөрәҗәгать итеп, нәтиҗә ясый. Модуль төзү өчен баладан теманы бик яхшы белү сорала. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап эзли, материалны төрле чыганаклардан өйрәнә, кат-кат күздән кичерә. Программа 9 блок- модульдән тора. Һәр модульне өйрәтү түбәндәге структурага нигезләнә: 1. 1 сүз төркеме турында төшенчә бирелә, шул сүз төркеменең барлык грамматик үзенчәлекләрен истә тотып, әзер модуль, яисә укытучы күрсәтмәсе нигезендә модуль төзелә. 2. Модуль ныгытыла, грамматик кагыйдәләр кат-кат искәртелә, кабатлана, бәйләнешле сөйләм теле үстерүгә дә мөмкинлек калдырыла. 3. Укучылар үзләштергән белем-күнекмәләрне тикшерү максатыннан үзконтроль, контроль дәресләр (контроль формалары төрле була) үткәрелә: Яңа материалны аңлатуда, өлешчә әңгәмә, кайбер темаларны тулысынча эзләнү-тикшеренү (эврестик) алымы рәвешендә алып бару отышлы. Ныгыту дәресләрендә кыска-кыска диктантлар, хикәя, изложение дә яздырыла. Боларга гадәттә 7-10 минут вакыт бирелә, алар шул ук дәрестә тикшерелергә дә мөмкин. Болардан тыш дәресләрдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү максаты белән тулы күләмле язма эшләр дә үткәрелә. Бер үк вакытта алар контроль эш тә булып торалар (җәя эчендә контроль эшләр саны күрсәтелә) Укучыларның белемнәре контроль тест һәм зачет рәвешендә тикшерелә. |
Инновацион тәҗрибәне тарату турында белешмә | 1.Август конференциясе кысасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция эшендә мастер класс “ Блок- модуль технологиясе нигезендә морфология курсын укытуның эффектлылыгы” 2. Районара (УР Каракулино районы Арзамас урта мәктәбе һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар “Татар теле һәм әдәбияты укытуда инновацион технологияләрне куллану”. “Фигыль” темасы буенча ачык дәрес, авторлык программасы буенча чыгыш. 3. Муниципаль конкурс “Иң яхшы методик комплексын төзүче” номинациясе җиңүчесе |
Инновацион эшчәнлекнең эффектлылыгын раслаучы мәгълүматлар. | Бу авторлык программасы нигезендә ике сыйныф укыды. Программа укучыны фикерләргә, иҗат итәргә, белемне системага салырга ярдәм итә. Бу программа нигезендә укыган укучылар Халыкара, регионара, республика олимпиадасы җиңүчеләре: 1. Ахметова Фәридә (Халыкара, Бөтенроссия олимпиадасының республика туры, регионара турларында призер, 2016 чы ел) 2. Мулланурова Айгөл, Гимадиева Ләйсәния татар теле һәм әдәбиятыннан муниципаль һәм республика олимпиадасы призерлары. |
Инновацион эшчәнлекнең тәкъдим итү формасы | Белемне күтәрү курсларында мастер- класс ( ФГБУВО Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты. Курс темасы: Совершенствование преподавания татарского языка и литературы в условиях реализации системно- деятельностного подхода Мастер- класс «Блок- модуль технологиясе нигезендә « Фигыль» темасына технология карта Авторлык программасы тулысы белән ; http://elrasuleva.jimdo.com сайтында күрсәтелә. Аерым тулы блогларга дәрес эшкәртмәләре, фотоматериаллар белән тулыландырылган.
|

