Инновационная деятельность на базе КФУ

Насыбуллина Рахиля Габдулхаковна

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге

        Туган өем – туган илем.

                                  Зурлар төркеме

(сөйләм теле, нәфәсәти тәрбия)

 Максат. Балаларны туган шәһәр архитектурасы белән таныштыруны дәвам итү. Бинаның конструкциясе аның билгеләнешенә бәйле булганын аңлату. Кремльнең архитектура ансамбле  белән таныштыру.Кремль, Казан тарихын өйрәнүгә теләк уяту. Үзләре яши торган урамнарын, йортларын күзаллап сөйли белүләренә ирешү. Туган илгә, торган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау. Фотосурәтләр, Казан шәһәренең истәлекле урыннары: Спасс һәм Сөембикә манаралары, Кол Шәриф мәчете, Благовещенский соборы; үзләре яши торган йортлар,урамнар, Казан презентациясе,төрле кызыклы йортлар, проектор, төсле кәгазьләр, кайчылар...

Эшчәнлек барышы.

Балалар түгәрәктә. Дәрескә кереп китү максатыннан сүзле гимнастика:

  • И нурлы Казан    -  кулларны өскә күтәрәләр,кул            

чукларын селкиләр;

Туган ил төсе,      -  кулларын алга сузалар;

Синең ташларда  -  чүгәлиләр;

Бабайлар эзе...    -   атлыйлар;

Еракта да син       -   кул болгыйлар;

Йөрәккә якын;    -   йөрәкне тоталар;

Торган җир – көмеш, - кыңгырау шалтыраталар;

Туган җир – алтын.   -  учларын тоташтыралар;

Туган җир якын!   -   үзләрен кочаклыйлар;

Туган тел якын!

 - Нәрсә турында сөйләдек?

 - Казан-сезнең өчен нәрсә ул?

  - Әйе, безнең туган җиребез Казан шәһәре. Казаныбыз – бик зур, матур, борынгы шәһәр. Анда төрле-төрле йортлар, урамнар, парклар, юлларда машиналар...Без шуның турында сөйләшербез.

  - Казан сүзе нәрсәне аңлата? Беләсегез киләме? Бер риваять сөйлим, тыңлагыз. Казан-савыт мәгънәсендә. Бик күптән болгар ханы малае Алтынбәк бер буенда туктап, хезмәтчесен алтын казан савыт белән суга җибәргән. Хезмәтче ялгыш алтын казанны суга төшергән. Һәм ул елганы Казанка, ә елга буендагы шәһәрне Казан дип атаганнар. Кызыксынсагыз, үскәч өйрәнерсез.

   -Хәзер үзегез яшәгән урам исемнәрен әйтеп , урыннарыгызга рәхим итегез.( Толбухина, Кирпечле, Гвардейская, Кызыл Позиция...)

   - Әйдәгез, шул урамнар буйлап сәяхәткә чыгыйк.

Проектор ярдәмендә фотосурәтләр карыйлар, сөйлиләр .

    -Мин Толбухин урамында торам.Бу минем өем, мәйданчык; анда стоматология шифаханәсе бар.

   Тәрбияче.Толбухин – сугыш Герое, маршал, хәрби, кыю, батыр кеше булган.Урамыгызга аның исемен биргәннәр.

   -Мин Кирпечле урамында яшим. Бу урамда безнең бакча да, мәктәп тә бар.Өем ак кирпечтән, биш катлы.

   Тәрбияче.Кирпеч заводы булганга урам шундый исем йөртә.

   -Бу – Гвардейская урамы.Бик озын урам. Безнең янда Эдельвейс кибете, банк, мәктәп бар.

  - Минем өем панельдән салынган, биш катлы, тукталыш янында.

  - Ак кирпечтән төзелгән тугыз катлы йортта мин яшим. Безнең аста-даруханә.

   Тәрбияче. Урамга исем сугышчы-гвардеецлар хөрмәтенә бирелгән.

   - Мин Макаренко урамында яшим. Ул укытучы , язучы булган, аның исемен биргәннәр.

    -Ә мин Пугачев урамында яшим.Безнең янда кибет, ипи заводы, мәйданчык бар.

   Тәрбияче. Пугачев – кыю сугышчы, батыр кеше булган.

   -Минем өем Кызыл Позиция урамында, ак кирпечтән, безнең янда тимер юл бар...

   (Чебоксарская, Әбҗәлилов, Курская, Заслонов урамнарын карарга мөмкин.)

   Ял итеп алыйк.

   “Мин кем?” уены.

  Безнең белән уйна, Ләйлә(Алия, Камил, Азалия...)

  Тик уртага чык әле.

  Күзләреңне йомып кына

  Кем җырлавын әйт әле.

   Ләйлә, Ләйлә, мин җырлыйм исемеңне.

   Балалар үз исемнәренең мәгнәләрен дә әйтәләр. Мәсәлән: Алия  - озын буйлы, Максим – бөек, Ләйлә – төнге, Азалия - чәчәк, Салават – дога...мәгнәсендә.

  -Ә хәзер Казанның тагын матур, истәлекле урыннарын карап китик. Казан Кремлендә Спасс һәм Сөембикә манараларын чагыштырып карыйлар. Спасс манарасы 4 катлы, ак, сәгатьле, кыңгыраулы, йолдызлы манара. Ә Сөембикә – 7катлы , кызыл , ярымайлы манара.

   Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещенский соборын күзәтәбез. Мәчет 8манаралы, мәрмәр ташлардан, зәңгәр гөмбәзле бина. Собор шар кебек гөмбәзле ак йорт...

  Цирк, театрлар, музейлар биналарын карап китү.

 

   -Күрәсезме, йортларның архитектурасы төрле-төрле. Ул биналарның нәрсә өчен кирәк булуларына карап аерыла. Кайсылары яшәү өчен, ә кайберләре хезмәт итү өчен, күзәтү өчен...

   Дөньяда әле тагын нинди генә йортлар юк. Яшәү шартларына карап салынган өйләрне күзәтик. Игла, вигвам, юрта, мәгәрә-йортлар, түгәрәк формадагы, машина формасандагы, аслы-өсле йортларны карыйбыз.

  - Балалар, сез үскәч нинди йортларда яшәр идегез. Хыялланып төсле кәгазьләрдән кисеп ябыштырыгыз әле. Без алардан киләчәк шәһәре төзербез.

    Балалар эше.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 5

Фёдор Толбухин (04.06.1894-17.10.1949) Военачальник . Маршал Советского Союза ( 12.09.1944 ), Герой Советского Союза (посмертно, 1965), Герой Болгарии (посмертно, 07.05.1979 ), кавалер ордена "Победа". В начале Великой Отечественной войны занимал должности нач. штаба фронта, с июля 1942 - командующий 57-й, с февр. 1943 - 68-й армиями. С марта 1943 командовал Южным, с окт. 1943 - 4-м Украинским, с мая 1944 по июнь 1945 - 3-м Украинским фронтами. Руководил войсками в Сталинградской битве, на Дону, в Донбассе, участвовал в освобождении Югославии, Румынии, Венгрии. С сентября 1944 пред. Союзной контрольной комиссии в Болгарии. С июля 1945 по январь 1947 главнокомандующий Южной группы войск. С 1946 депутат Верховного Совета СССР. С января 1947 командующий войсками Закавказского военного округа. Умер 17 октября 1949 года в Москве. Его прах захоронен на Красной площади в Кремлёвской стене.

Слайд 6

Адель Кутуй (28.11.1903-15.06.1945) Т атарский писатель, поэт и драматург. В 1941 году ушел добровольцем в Красную армию для борьбы против нацистов Второй мировой войны. В 1944 году он стал военным корреспондентом. В марте 1945 года, участвуя в наступлении советских войск в лодзевском направлении, он сильно простудился и 15 июня 1945 года скончался в военном госпитале города Згеш (Польша ). Улица Аделя Кутуя — магистраль в Советском районе Казани. Названа решением горисполкома от 08.01.1964 № 1. Улица является осью, соединяющей восточную часть города (спальные районы и сеть гипермаркетов) с центром города.