дәрес конспекты

Ризванова Альфина Ахтамзяновна

Татар теле

Тема.Сыйфат

Дәреснең максаты. Предметның билгесен белдерүче сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту, камилләштерү. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау.

Материал.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле.4 нче сыйныф

Җиһазлау. Техник чаралар: компьютерда онлайн-презентация, интернет-ресурслар

Дәрес барышы.

 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I Оештыру моменты:

.

https://www.youtube.com/watch?v=dbMVEMhg_mQ (“Елмай” сериясеннән яртысына кадәр)

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.                                                          

Иң татлы тел –туган тел.                          

Тәмле тел балдан татлы.

-Укучылар, сез экранда мәкальләрне күрәсез. Укып чыгыгыз һәм аны ничек аңлыйсыз?

-Ә сез үз телегезне яратасызмы?     Туган телдә сөйләшергә, дәресне башларга әзерме сез?

 

Рәхмәт, сезгә дә хәерле көннәр телибез.

                                                                   

-Туган тел ул бик кадерле.

-Туган телдә матур итеп сөйләшә белергә кирәк.                                   

-Әзер

II Актуа

Льләште

рү:

1.Аралашугакерү:                                                    -Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы? Язын  көннәр нинди була? 

2.Кроссвордчишү                                                     -Укучылар,сез уртада килеп чыккан сүзгә игътибар иттегезме? Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?                                                                  

 Сез алдагы дәресләрдә әлеге сүз төркеме белән таныштыгыз,ә бүген өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатларбыз. Күнегүләр эшләрбез. Сезнең сыйфат турында алган белемнәрегезне,логик фикерләү дәрәҗәгезне тикшерербез.

Кояшлы. Бүген көн буранлы, карлы, болытлы, җилле. Сыерчык бураны, диләр.

Укучылар кроссворд чишәләр. Табышмакларга җаваплар табалар.                                            

-Сыйфат

III Төп өлеш:

  1нче күнегүне тәкъдим итәм.

 Сылтама   буенча Canva онлайн- платформада   эшлисез. https://www.canva.com/design/DAE7-73pYEQ/Y848iEQA-AFfnd02fTrGXA/edit

Укытучы һәм балалар үтәгән биремнәрне  эталон ярдәмендә тикшереп баралар. Сөйләм телләрен камилләштерү максатыннан тагын бер бирем үтиләр. Укучылар үзләренә ошаган сүзтезмә белән җөмлә төзиләр һәм партадашына сөйлиләр.

Нәтиҗә ясау.Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр:төс, тәм, характер, форма, күләм, физик күренеш.

 

 

 

 

 

-Сезнең парталарда үзбәяләү битләре ята.

2нче бирем.                                                        

  -Шул ук Canva онлайн- платформада эшләүне дәвам итәбез.

 

 

 

Укучыларга рәсемнәр тәкъдим ителә. Аларда антонимнар яшерелгән.

Укучылар онлайн-платформада эшлиләр.  Learningapps.org сайтында сыйфатларның билгеләре турында 2 бирем үтиләр.

1нче бирем. Предметларны төс ягыннан билгелиләр.                 

Песи кара, үги ана яфрагы сары, гөмбә җирән, фиалка  миләүшә, кашгарый кызыл-сары, күбәләк зәңгәр.                                        2нче бирем. Предметларның төрле билге белдерүләрен ачыклыйлар.

Йомшак куян, усал бүре, хәйләкәр төлке, тәмле җиләк,сары лимон, зур шәһәр.                                             

 

Укучылар үз эшчәнлеген бәялиләр.  Бирем дөрес үтәлде + (плюс) куялар; бирем төгәл үтәлмәгән булса сорау билгесен куялар (?) бирем дөрес үтәлмәгән – (минус)  куялар.

Укучылар рәсемнәрдән антонимнары язып алалар. Эталон буенча тикшерәләр. Нәтиҗә ясала.Үзбәя.

IV Ял итү:

“Ютуб” каналыннан Салаватик.Яз җитә.

https://www.youtube.com/watch?v=A5K1JtJN37E

Укучылар Салаватикка кушылалар.Ял итәләр.

V Белем һәм күнекмә ләрне ныгыту:

Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләү өстендә эш.                                                                 

-Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?                        

Кызыл алма.                                                

Кызылрак алма.

Кып-кызыл алма.                             

Иң кызыл алма. Кызгылт алма.        

Дәреслекнең 75нче битендәге 93 нче күнегүне башкаралар. Бирем: сыйфатларның дәрәҗәләрен һәм сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләү.

-Димәк, сыйфатлар җөмләдә нинди җөмлә кисәге булалар?

конструктор курсов iSpring Suite 

Хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп карыйк. Онлайн-тест эшләү. Сылтама:

file:///C:/Users/Пользователь/Desktop/Тест%20(Опубликован)/index.html

Дәрескә гомуми билге куела.

Укучылар сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерәләр, җавап бирәләр.


 

                                                       

 

                                              Укучылар дәреслектәге күнегүне эшлиләр. Эталон буенча тикшерәләр.  Нәтиҗә ясала.Үзбәя.

Сыйфатлар җәмләдә аергыч, хәбәр була.

                                                   Укучылар  iSpring Suite платформасында онлайн-тест эшлиләр.                                    Нәтиҗәләрне платформа бирә. Балалар да үзбәяләү битләрендә  тест нәтиҗәләрен бәялиләр. 

VI Рефлексия:

-Бүгенге дәрес нәрсәгә багышланган иде һәм сез дәрестә нәрсә белдегез?                        

Димәк, сыйфат нинди сүз төркеме? Тактада-чәчәкләр аланы, һәр чәчәк өстендә – дәрес этабы. Һәр бала алдында  күбәләк.                                        

  –Балалар, сезгә нинди эшчәнлек төре ошады,шул  күбәләкне чәчәккә беркетеп куегыз.

- Дәресне без Иң татлы тел –туган тел.Тәмле тел балдан татлы дигән мәкальләр әйтүдән башлап җибәргән идек.Теманы үзләштерү өчен татар телен, үзебезнең туган телне белү кирәк булдымы?                                                     

Һәрвакыт татарча матур итеп сөйләшегез, үзегезнең татар булуыгыз белән горурланыгыз.

Сыйфат – мөстәкыйль сүз төркеме, билгене белдерә, дәрәҗә белән төрләнә, җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килә.

 

Балалар ошаган эшчәнлек төренә күбәләкләрне чәчәккә беркетеп куялар.

Теманы үзләштерүләрен ачыклыйлар.

 

 

Һичшиксез.

VII Өйгә эш бирү:

Сыйфатларны кулланып, “Мин татар булуым белән горурланам” дигән темага хикәя язарга.

Өйдә сыйфатларны кулланып, “ Мин татар булуым белән горурланам” дигән темага хикәя язалар.