"Инновационная деятельность на базе КФУ"

 Гайсина Суфия Искандаровна

      Инновацион эшчәнлек буенча мин, шәхси темам итеп, “ФДББС тормышка ашыру шартларында укыту проессын гуманлаштыру – иҗади шәхеснең уңышлы үсешенең нигезе” дигән теманы сайладым. Шушы тема  буенча эшләү  һәм укучыларда гражданлык позициясе тәрбияләү,  төрле халыкларның рухи-әхлакый нормаларының әдәбиятта чагылышын, мәдәниятен анализлау максатыннан,  мәктәпнең базис планына нигезләнеп, югары сыйныф укучылары өчен “Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак”  (“Биографии разные – судьба одна” ) исемле  авторлык прогаммасы төзедем. Әлеге программа нигезендә югары сыйныфларда  әдәби әсәрләрне чагыштырып укыту тәҗрибәсе елдан-ел киңрәк колач ала. Хәзерге җәмгыятьтә зыялылыкны, иҗади фикерләүне билгеләүче төп күрсәткеч - ирекле аралашучы, яшәү фәлсәфәсен аңлата алучы иҗади шәхес булып җитешү. Теләсә кайсы милләтнең язмышы аңа башка халыкларның нинди мөнәсәбәттә булуларына бәйле. Шул сәбәпле мин укучыларда толерантлык хисләрен татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләштерү аша, дөресрәге, билгеле бер язучының тормыш юлларын һәм әсәрләрендәге уртак проблемаларны чагыштырып укыту аша да ирешәм. Ә бит әдәбият - адәм баласына иң элек кеше булып калу өчен юл күрсәтүче. Аларның рухи байлыкларын бары тик әдәбиятларны интеграцияләштерү аша гына тулырак ачарга мөмкин.

     Әдәбият дәресләрендә һәм сайлау буенча курсларда укучыларны иҗади һәм тәнкыйди фикерләргә өйрәтүдә бу – бик кулай әсбап. Анда иҗади фикерләүгә, үз карашларын белдерүгә этәрүче, интеллектуаль үсешләрен тәэмин итәрлек юнәлештәге темалар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланды. Төрле юнәлештәге, төрле җәмгыяви-сәяси тәҗрибәле язучылар, революциядән соң Россиядә калучы әдипләр, шунда туып, шунда үсүчеләр һәм, әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә китәргә мәҗбүр булучылар - бүгенге көн укучысына билгеле булган әдәбият дәрьясы шундый.  Бөтен әдәби, тарихи процессларны үзләштерү барышында укучылар  әсәрләрне параллель үзләштерүнең ике яклы отышлы икәнлегенә инандылар. Болай шөгыльләнү үзем алып бара торган курсның чикләрен киңәйтергә тагын да мөмкинлек бирә. Язучыларның үз шәхси язмышларында, әсәрләрендәге геройлар язмышларында, характерларында, әсәрләр сюжетларында күпме охшаш уртак таяну нокталары табарга мөмкин икән! Әдәби мирас – уртак казаныш ул! Анда кешеләрнең гомер юлы, язмышлары. Шулай итеп, укучылар кеше язмышын үз йөрәкләре аша кичерә белергә, әсәрләрне анализлап, шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлы рәвештә билгеләргә өйрәнәләр.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe._gaysina_s.i.ripka_.doc201 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль казна гомуми белем бирү учреждениесе

Проект эше

Тема: “Тәрҗемәи хәлләре төрле –

язмышлары уртак”

 авторлык укыту программасы

татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән

электив курс

10-11 нче сыйныфлар өчен - 34 сәгать

                             

                                      Башкарды:     Гайсина Суфия Искәндәр кызы, 

                                      югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

                                                Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

                                                 “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган  

                                                     16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                         

                       

Яшел Үзән, 2016 нчы ел

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы
  2. Курсның максаты һәм бурычлары
  3. Көтелгән нәтиҗәләр
  4. Белемнәрне контрольләү һәм бәяләү формалары
  5. Әдәбиятларны чагыштырып укытуның сәбәпләре
  6. Максатка ирешүнең метод һәм формалары
  7. Курсның тематик планы
  8. Тематик планлаштыру
  9. Дәреснең план-конспекты (кушымта)
  10. Кулланылган әдәбият исемлеге

Аңлатма язуы

           Бүгенге җәмгыятьтә иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның әдәбиятында чагылыш таба. Төрле юнәлештәге, төрле җәмгыяви-сәяси тәҗрибәле язучылар, революциядән соң Россиядә калучы әдипләр, шунда туып, шунда үсүчеләр һәм, әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә китәргә мәҗбүр булучылар - бүгенге көн укучысына билгеле булган әдәбият дәрьясы шундый. Теләсә кайсы милләтнең язмышы аңа башка халыкларның нинди мөнәсәбәттә булуларына бәйле. Шул сәбәпле мин укучыларда толерантлык хисләрен татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләштерү аша, дөресрәге, билгеле бер язучының тормыш юлларын һәм әсәрләрендәге уртак проблемаларны чагыштырып укыту аша ирешәм. Ә бит әдәбият - адәм баласына иң элек кеше булып калу өчен юл күрсәтүче. Аарның рухи байлыкларын бары тик әдәбиятларны интеграцияләштерү аша гына тулырак ачарга мөмкин.

          Татар әдәбияты буенча базис планга нигезләнеп, мин иҗатлары рус әдәбиятында да 10,11 сыйныфларда үзләштерелә торган әдипләр иҗаты буенча якынча интеграцияләштерелгән электив курс программасы төзедем. Әлеге иҗатларда дәрес темалары һәм әсәрләрдәге проблематикалар буенча да шактый уртаклыклар таптым. Курсның төп эчтәлеген татар һәм рус язучыларның иҗатларында уртак чагылыш тапкан әсәрләрне бер яссылыкта анализлау тәшкил итә. Укучыларның тарихи процессларга дөрес бәя бирү, үзләренең дөрес тормышчан позицияләрен билгеләүләре; сөйләм эшчәнлеген үстерү һәм интеллектуаль үсешләрен тәэмин итү бурычы куелды. Бөтен әдәби, тарихи процессларны үзләштерү барышында укучылар  әсәрләрне параллель үзләштерүнең ике яклы отышлы икәнлегенә инандылар. Болай шөгыльләнү үзем алып бара торган курсның чикләрен киңәйтергә тагын да мөмкинлек бирә. Язучыларның үз шәхси язмышларында, әсәрләрендәге геройлар язмышларындә, характерларында, әсәрләр сюжетларында күпме охшаш уртак таяну нокталары табарга мөмкин икән!

         Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу программаның актуальлеге, беренче чиратта, туганнарча, дустанә рус халкына карата хөрмәт белән карау күнекмәләре формалаштыруда. Әдәби мирас – уртак казаныш ул! Анда кешеләрнең гомер юлы, язмышлары. Шулай итеп, укучылар кеше язмышын үз йөрәкләре аша кичерә белергә өйрәнәләр. Әсәрләрне анализлап, шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлы рәвештә билгеләргә өйрәнәләр.

“Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак”

исемле татар һәм рус әдәбиятлары буенча төзелгән

интеграцияләштерелгән электив курс кысаларында

укучыларның профиль әзерлеген тормышка ашыру

        Укучыларның профиль әзерлеген тормышка ашыру кысаларында һәм үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә 46% югары сыйныф укучыларының филологик билгечлекләр белән, шул исәптән, журналистика нигезләре белән кызыксынуы ачыкланды.

      Татар теле укучылары, рус теле укучылары кебек үк, сәгать саннары җитмәү турында зарланалар. Шуңа күрә филологик юнәлештәге укучылар белән эшләү өчен мөмкинчелек җитәрлек булмый. Шуннан чыгып һәм  татар һәм рус әдәбиятларының укытылу үзенчәлекләренә таянып, “Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” дигән программа төзелде. Ул укучыларда татар һәм рус әдәбиятларының үсеше турындагы күзаллаулар формалаштыру һәм аларда әдәби текстка мөстәкыйль рәвештә аналитик һәм чагыштырма анализ ясау күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып төзелгән

“Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак”

исемле курсның актуальлеге

  1. Татар һәм рус халыкларының хокуклары һәм мәдәниятенә карата тотрыклы һәм тирән кызыксыну уяна.
  2.  Дустанә милләтара мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашу булдыруга йогынты ясый.
  3.  Укучылар, татар халкыныкы кебек үк, рус халкының да гореф-гадәтләре һәм йолаларын хөрмәт итәргә, гомуммилли геройлар белән горурланырга өйрәнәләр.
  4.  Мондый курс иҗади фикерләргә, чагыштырма анализ ясарга;

         өйрәнелә торган предметка карата тирән кызыксыну уята.

Курсның максатлары:

1. Татар һәм рус әдәбияты курсларын  чагыштыру аша укучыларга укучылар аңына әдәби әсәрләрдәге уртак проблемаларны һәм татар һәм рус халкының рухи кыйммәтләрен җиткерү;

 2. Укучыларны татар һәм рус әдәби мирасын чагыштырма анализ ясарга өйрәтү;

3. Балаларда толерантлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Язучыларның биографияләрен чагыштыру аша укучыларда әдәби мираска, тормыш фәлсәфәсен аңлауга кызыксыну уяту.
  2. Язучыларның иҗат стильләре турында балаларның белемнәрен камилләштерү.
  3. Эшлекле якын килү аша укучыларны образлы һәм сәнгатьле фикерләүләрен һәм танып белү активлыкларын үстерү.
  4. Татар һәм рус классклары әсәрләрендәге тарихи процессларда ирекле ариентлашу мөмкинлеге тудыру.

Көтелгән нәтиҗәләр   (гипотеза):

I. Шәхескә кагылышлы:

-укучыларның үзүсешен һәм үзбилгеләнүен камилләштерү;

-татар һәм рус әдәби әсәрләрендәге геройларның яшәү фәлсәфәсен анализлау аша укучыларда шәхси һәм гражданлык позицияләрен булдыру;

-шәхесара мөнәсәбәтләр формалаштыру;

-гомумәхлакый сыйфатларны чагыштырырга өйрүтү.

II. Метапредмет:

1). Танып белү:

Үзләштерелгән предметара төшенчәләрне һәм универсаль уку гамәлләрен практикада куллана белүләренә ирешү:

  • әсәрләргә һәм язучыларның биографияләренә чагыштырма анализ ясый  белү;
  • төрле  чыганаклардан файдалана белү;
  •  гомуми нәтиҗәләр чыгара белү;
  • әсәрләр мисалында  үзләренең фикерләрен дәлилли белү;
  • мөһим мәгълүматны сайлап ала белү.

2) Коммуникатив:

  • әңгәмә кору, берәр мәсьәләне хәл итүдә катнашу;                                                        
  • үзара хезмәттәшлеккә өйрәтү;
  • иптәшләреңнең    фикеренә уңай йогынты ясый белү;
  • конфликтларны чишә белү.

3) Регулятив:

  •   геройларның эш-гамәлләренә бәя бирә белү;                                                    
  • әсәрләрдәге төп фикерне таба белү;
  • фаразлау
  • нәтиҗәләр ясый алу.
  • Контроль һәм үзконтроль ясый белү.

III. Предмет:

  • Өйрәнелә торган әсәрләрнең эчтәлеген белү;
  • Текст белән эшли белү;
  • Яңа белемнәрне тормыш ситуацияләрендә куллана белү;
  • Әдәбият теориясеннән алган белемнәрне әсәр аналилаганда файдалана белү.

Татар һәм рус әдәбиятлары буенча электив курсны интеграцияләштереп укытуның сәбәпләре:

            Татар һәм рус әдәбиятларындагы әсәрләрнең максат һәм бурычлары, проблемаларын укучылар тарафыннан аңлау даирәсенең тар булуы.

  1. Татар әдәбиятыннан төп программаны тирәнтенрәк өйрәнү өчен.
  2. Укыту һәм тәрбия татар телендә алып барыла торган безнең мәктәп шәһәребезнең урыслашкан микрорайонында урнашкан. Нигездә укучыларның күбесе урысча фикерлиләр. Нәкъ менә әлеге курс балаларга рус язучыларының әсәрләрен анализлаудан татар язучыларының шуларга охшаш әсәрләрен анализлауга җиңел күчү мөмкинлеге тудыра. Димәк, түбәндәге мөмкинчелекләр туа:
  • укучыларның тәнкыйди фикерләү күнекмәләре камилләшә;
  • әсәрләрдән уртак таяну нокталары таба белү һәм төп төшенчәләрне билгеләү сәләтләрен үстерә;
  • тормышның теге яки бу проблемаларына карата үз карашларын белдерергә һәм дәлилләргә булышлык итә

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү

методлары һәм формалары

Методлар: 1. Аңлату-күрсәтү

                    2. Әңгәмә

                    3. Тикшеренү-эзләнү (өлешчә)

Формалар: 1. Индивидуаль- ориентлаштырылган

                     2. Төркем

                     3. Фронталь

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү юллары:

  • семинар-практикумнар
  • дебат-дискуссияләр
  • компьютер тестлары үткәрү
  • кызыклы шәхесләр белән очрашу (Татар китапханәсе белән берлектә)
  • китап укучылар конференцияләре

Укучыларның белемнәрен контрольләү формалары:

  1. Курсны үзләштерү нәтиҗәләре буенча, 10 нчы сыйныфта зачетка әзерләнү өчен, сораулыклар бирелә. Сораулар катлаулылык дәрәҗәсе буенча дифференциальләштерелгәннәр.
  2. 11 нче сыйныф укучыларының өлгееш нәтиҗәләрен контрольләү өчен, алар тарафыннан башкарылган рефератлар, иншалар һәм әдәби әсәрләргә рецензияләр хезмәт итә. Укучы шәхси теләге буенча “Иҗади практикум”ның бер биремен үти.
  3. Рус һәм татар әсәрләрен чагыштырма анализлау  буенча материалларны туплау.
  4. Иҗади биремнәрне итәүгү әзерлек барышында укучылар сайланган профильләре буенча туры килерлек темаларны һәм татар, һәм рус телләрендә башкару хокукына ия.

Бәяләү формалары:

  1. Сайланган хезмәтенең эчтәлеге һәм бизәлешенә тиешле стандарт таләпләрне үтәгән шартта, укучыга “Зачет” куела.
  2. Өстәмә баллар үзенең эшен мәктәптә һәм мәктәптән тыш чараларда тәкъдир итсә бирелә (фәнни-гамәли һәм китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр).
  3. Интернет-технологияләр куллану.

Тематик планлаштыру

Сыйныф

Төп эчтәлек

Сәгать саны

I

II

10 сыйныф

11 сыйныф

1. Поэзия

2. Проза

3.Драматургия

 Йомгаклау дәресе – зачет

1. Поэзия

2.Проза

Йомгаклау дәресе - иҗади эшләрне яклау

7 сәг.

3 сәг.

5 сәг.

8 сәг.

11 сәг.

Барлыгы:

34 сәг.

Тематик планлаштыру

I. 10 нчы сыйныф.                    Поэзия.             7 сәгать.

1. Әдәбият теориясе буенча белемнәрне камилләштерү.

2. Лирик жанрның төрләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту.

3. Г.Тукай – А.Пушкин, Һ.Такташ – В.В.Маяковский, Дәрдемәнд- Анна Ахматова кебек шагыйрьләр мисалында иҗатларының гомумфәлсәфи, эстетик һәм психологик аспектларын билгеләү.

                                                         Проза.              3 сәгать.  

   

  1. XX  гасыр башы иҗтимагый хәрәкәте әһелләре Г.Ибраһимов һәм М.Горький иҗатларын бөек классиклар иҗаты буларак чагыштыру. (Башка әдипләр дә шул яссылыкта чагыштырыла).
  2. Әсәр геройлары мисалында “җәмгыять” һәм “шәхес” төшенчәләренә аңлатма бирү.
  3. Психологик драматизм белән нечкә лиризм үрелешендәге охшашлыкларны табу

                          Драматургия.                          5 сәгать

  1. Татар һәм рус драматургларының милләтара әдәбиятларына эстетик мөнәсәбәтне ачу.
  2. Драматургия жанрында комизм һәм фаҗига бердәйлеген билгеләргә өйрәтү.

Йомгаклау дәресе – зачет.

II. 11 нче сыйныф.             Поэзия.                               8 сәгать.

Әлеге бүлектә тикшерелә торган материаллар шигырьгә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерергә һәм шагыйрьләр иҗатларының тематик бөтенлеге буенча белемнәрне тирәнәйтүгә булышлык итә.  

                                                Проза.              11 сәгать.

    

Бу бүлеккә кертелгән материаллар:

  • укучыларның тәнкыйди фикерләвен үстерүгә;
  • эстетик һәм әхлакый нормаларны дөрес аңлауга;
  • әсәргә психологик анализ ясау күнекмәләрен формалаштыруга;
  • әсәрләрнең сюжет – композицион корылышларын чагыштыруга булышлык итә

Сыйныф

Дәрес темасы

Сәг

саны

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17.

18.

19.

20.

21.

22.

23.

24

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

10 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

11 сыйныф

Шигърият

Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның классик шигърияттәге әдәби эшчәнлеге.

Максат: 1. Укучыларда  Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатларындагы уртак якларны табу сәләтләре формалаштыру;

2. Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү;

3. Татар һәм рус милләтләренең олуг шагыйрьләре иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.

Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның “Мәхбүс” –“Узник”, “Кыйтга – “Отрывок” шигырьләре эчтәлекләренең уртак һәм аермалы яклары.

Максат: 1. Әдәби чыганакларны чагыштырып, төп идея-тематик бөтенлеген бәяләргә өйрәтү;

2.Тугандаш әдәбиятларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Г.Тукайның “Алтын әтәч”  һәм А.С.Пушкинның “Сказка о золотом петушке” әкиятләрендә халык авыз иҗаты мотивлары белән аваздашлык.

Максат: 1. Укучыларның уйлау, чагыштыру сәләтләрен камилләштерү;

2. Халык авыз иҗатыны мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Һади Такташ һәм В.В.Маяковский – символист һәм бунтарь шагыйрьләр. Гыйсъянчылык.

Максат: 1. Укучыларны шагыйрьләрнең иҗат стиле белән таныштыру;

2. Шигырьләргә классик анализ ясау алымнарына өйрәтү.

Һади Такташ һәм В.В.Маяковский иҗат стильләренең уртак яклары.

Максат: 1. Шагыйрьләрнең тематика уртаклыгын табарга өйрәтү;

2. Укучыларның образлы фикерләү сәләтләрен камилләштерү.

3. Шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрдемәнд һәм Анна Ахматованың эчке драмасы. Пессимистик лирика. “Бүзләрем мана алмадым” һәм “Реквием” шигырьләренә анализ.

Максат: 1. Лирик геройның хисен, хис сәбәпләрен һәм характерын ачуларына ирешү;

2. Шигырьләргә классик анализ ясау алымнарына өйрәтү.

3. Тугандаш әдәбиятларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Проза

Г. Ибраһимов һәм М.Горькийның шәхси язмыш  -

ларындагы  һәм иҗатларындагы  уртаклык.

“Тормыш университетлар”ын алар ничек үткәннәр?

Максат: Укучыларны бөек классикларның күпкырлы иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштыру.

Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” һәм Н.Островскийның “Гроза” әсәрләрендә җәмгыять-

тә хатын-кыз иреге темасы.

Максат: 1. Әдәби әсәргә анализ һәм синтез ясау сәләтләрен үстерү;

2. Әлеге теманың хәзерге тормышта да актуальле-

ген дәлилләү.

Драматургия

Г.Исхакый һәм Е.И.Замятин иҗатларында милли геройлар. “Зөләйха” (Г.Исхакый) һәм “Мы” (Е.И.Замятин) әсәрләренең идея-тематика  һәм проблематика ягыннан охшашлыгы.

Максат: 1. Укучыларны уртак милли әдәби геройлар белән таныштыру;

2. Текстка әдәби анализ ясау сәләтләрен камилләштерү;

3. Рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән карау хисләре тәрбияләү.

Г.Исхакый һәм Е.И.Замятин иҗатлары буенча семинар-практикум.

Максат: 1. Әстәмә материал белән файдаланырга өйрәтү;

2. Укучыларның иңади эшчәнлекләрен камилләштерү.

К.Тинчуринның “Американ” һәм Н.В.Гогольнең “Ревизор” әсәрләрендә комизм һәм трагизм бердәйлеге.

Максат: 1. Геройның характер үзенчәлекләрен ачу;

          2.Тезислар төзергә өйрәтү.

Шигърият

С.Хәким һәм С. Есенин  лирикаларында туган як һәм табигать темалары.

Максат: 1. Образлы сурәтләү чараларын чагыштыру;

2. Шигырь анализлау аламнарын камилләштерү;

3. Каһарманлык хисләре тәрбияләү.

Ф.Кәрим һәм А.Твардовский лирикаларында сугыш тематикасы.  “Гражданин, шагыйрь, солдат…».

Максат: 1. Әдипләрнең иҗатында сугыш тематикасы белән таныштыру.

2. Әдәбият теориясе буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү;

3. Олы һәм кече Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Россиядә шагыйрь шагыйрь булудан  өстенрәк...” . Сочинение язу өстендә эш.

Максат: 1. шигырьләрдәге охшашлыкны табарга өйрәтү;

2. Образлы фикерләү сәләтләрен һәм бүйләнешле язма телне үстерү.

Х. Туфан һәм А.Г.Твардовский – рухи яктан нык шагыйрьләр. (Сталин репрессияләре корбаннары).

Максат: 1. репрессияләр чоры әдәбиятына әдәби һәм тарихи күзәтү ясау;

2. Шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләрен параллель

карарга;

3. Укучыларда горурлык хисе тәрбияләү.

Х.Туфанның “Ант” һәм А.Твардовскийның “Василий Теркин “ әсәрләренә чагыштырма аналаиз.

Максат: 1. Лирик эчтәлектәге текстның сәнгати үзенчәлекләрен табарга өйрәтү;

2. Төркемнәрдә эшләү сәләтләрен үстерү.

М.Җәлилнең һәм К.Симоновның фронт лирикасы. Шигырьләренә  анализ.

Максат: 1. Шигырь төзелеше буенча эш.

2. Тәнкыйди фикерләүне үстерү.

Проза.

И.Сәлахов һәм А.И.Солженицын – шәхес культы корбаннары.

Максат: 1. Язучыларның шәхси тормыш юллары – биографияләре белән якыннан таныштыру;

2. Язмышларындагы охшашлыкларны табу.

И.Сәлаховның “Тайгак кичү”  һәм А.И.Солженицын-

ның “Один день Ивана Денисовича” әсәләре буенча дәрес-диспут. Хакыйкать тудырган фаҗига.

Максат: 1. Әсәрләрдәге уртак идея-тематик уртаклыкны табу;

2. Дискуссиядә катнашу сәләтләрен камилләштерү.

М.Мәһдиев һәм В.П.Астафьев иҗатында авыл тормышы. М.Мәһдиевнең  “Без – кырык беренче ел балалары”(Мы – дети сорок первого”)  һәм В.П.Астафьевның  “Тают снега” әсәрләрендәге проблематиканы чагыштырп тикшерү.

Максат: 1. Әсәрләрнең сюжет-композицион корылышларын чагыштыру күнекмәләре формалаштыру.

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җырык кала” һәм Н.Распутинның “Живи и помни» әсәрләрендә геройларның фаҗигале тормыш юлларына, катлаулы язмышларына чагыштырма анализ.

Максат: 1. Текстка психологик анализ ясау;

2. Әсәрдәге конфликтларны билгеләргә өйрәтү.

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җырык кала” һәм Н.Распутинның “Живи и помни» әсәрләрендә геройларга хас этик һәм әхлакый нормалар.

Максат: 1. Тормыш фәлсәфәсен аңларга өйрәтү;

2. Гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү.

Шәхси язмышың һәм халык язмышы турында уйланулар. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” һәм А.Т.Твардовскийның “По праву памяти” автобиографик әсәрләрендә уртак мотивлар һәм таяну нокталары.

Максат: 1. Әсәрләрдә уртак я охшаш якларны табу һәм төп фикерне билгеләргә өйрәтү.

2. Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Геройларның эчке психологиясе. Идея-тематик уртаклык. (Шул ук әсәрләр буенча).

Максат: 1. Тәнкыйди фикерләүне үстерү;

2. Геройларның эчке конфликтын билгеләргә өйрәтү;

3. Гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләү

2 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

2 сәг.

2 сәг.

2 cәг.

1 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

2 сәг.

2 сәг.

1 сәг.

1 сәг.

2 сәг.

2 сәг.

2 сәг.

2 сәг.

1 сәг.

1сәг.

“Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак”

исемле татар һәм рус әдәбиятлары буенча төзелгән

интеграцияләштерелгән электив курс кысаларында

үткәреләчәк дәрес эшкәртмәләре

План-конспект №1        

Тема:     Ибраһим Сәлаховның “Тайгак кичү” һәм А.И.Солженицынның  “Один Ивана Денисовича” әсәрләрендә геройларның җан авазы. Хакыйкать тудырган фаҗига. ( “Тайгак кичү”  И.Салахова и «Один день

Ивана Денисовича»  А.И.Солженицына – крик души авторов)

Максат:  1. Әсәрләрдәге идея- тематик уртаклыкны күрергә өйрәтү;

                 2. Укучыларның тәнкыйди фикерләвен һәм вакыйгаларга                                       заман күзлегеннән карап бәя бирергә өйрәтү.

  1. Әсәрләргә нигезләнеп, рухи ныклык һәм күңел матурлыгы тәрбияләү.

Җиһазлау:  1. А.Яхин. 11 сыйныф өчен әдәбият.

                      2. 11 класс. В.Чалмаев, С.Зинин Русская литература.

                      3. Әдәбият теориясе.

Дәрес барышы

                                               Үзеңә кадәргеләргә ихтирам аларның

                                                каһарманлыгын, алар кылган гамәлләрне

                                                онытмаудан һәм дәвам итүдән гыйбарәт.

Л.Н.Гумилев.                                    

                 

1. Кереш.

       1.  Автобиографик әсәр терминына аңлатма бирү.

            “ Фаҗига – хроника”. Аңлатма. (дәфтәрләрдә) Күргән – белгәнне бер тәртипкә китереп язылган мәкалә.

  1. И.Сәлахов һәм А.Солженицыннарның тәрҗемәи хәлләре турында кыскача белешмә.

Сүзлек өстендә эш:

Тайгак – тая торган, куркыныч, атлаганда, саклык сорый;

Кичү – үтү, кичеп чыгу, бару.

  1. Әсәрләрнең язылу тарихы, алшартлар турында. (“Колыма хикәяләре” буенча.

 Укытучы сүзе:

а)  Утызынчы еллардагы террор дулкыны Бөек Ватан сугышыннан соң да котырынган темп белән эш итә.

б)  Рәсми хакыйкать янында, яшертен рәвештә кешеләр аңында чын хакыйкать яши башлый.

в)  Тоталитар системаның шәхесне изүе физик һәм әхлак ягыннан мәсхәрәләве.

- “Шәхес культы” корбаннары турында.

     (  Укучылар белән әңгәмә һәм аларның чыгышлары)

II. “Колыма хикәяләре”нең сюжет сызыкларын билгеләү.

  • татар язучыларының катлаулы язмышы: Г.ИбраҺимов, Г.Нигъмәти, Гыйлем Камай, С. Рафиков, Мин Шабай һ.б.

     III.    Укытучы сүзе.

    И.Сәлаховның тайгак тормыш юлын үтүе.

  1. Кеше фаҗигасе – ил фаҗигасе.

Ринат Мөхәммәдиев: “Язучыларны тарих әзерли”

  1. Дуслык – авырлыкларны җинеләйтүче төп хис. (Гений Измайлович, Мәхмүт Әбҗәлимов, Николай Акимов, Ардалион Нижегородцев һ. б)
  2. Фазыл кебек сатлык җаннар аркасында зыялы татар халкы төрмәләрдә иза чиккән.
  3. Әсәрдә мәхәббәт сызыгы (Зәйтүнә образы)

IY.Тема – идея – проблемалар.

1.Проблемаларны барлау:

       а)  шәхес культының кеше рухын сындыруга юнәлтелгән идеологиясе алдында да сынмас кешеләр.

       б)  Гаепсездән гаеплеләр.

       в)  Хакыйкатьне гомернең иң гүзәл вакытын корбан итү бәрабәренә табу.

Идея:  Хакыйкать ачы булса да, без үткән тарихны яшерә алмыйбыз.

Тема: Тоталитар системаның шәхесне изүе, физик һәм әхлак ягыннан таптавы.

Конфликт:  Хөкемдарлар һәм тоткыннар арасында сәяси конфликт.

                 а) социаль максат : карьера ясау

                 б) психологик максат: үзләренең әсирләрдән өстенлекләрен күрсәтеп канәгатьләнү.

5. Әсәрдәге 3 төрле фаҗигане билгеләү.

         1. Хакыйкатькә ирешү шәхес фаҗигасенә әйләнә.

         2.  Гаепсездән гаеплеләрнең үтерелүе – социаль фаҗига – (халык)

         3.  Ил фаҗигасе (сәяси фаҗига).

YI.  Сюжет корылышы.

Слово учителя:

  • Определяя общую тональность «повествования, найдите эпитет к слову «день», вынесенному в название рассказа.
  • «Почти счастливый день …» - думает об этом дне Иван Шухов в конце пережитого им дня. Ответ на «вечный» вопрос о счастье. (случай)….

Цель автора:

 1.Показать народный характер в различных обстоятельствах, увы, неправедной нашей жизни.

 2.Выражать правду во всей полноте.

 3.« Лагерь глазами мужика …»

Лагерь – это особый мир со своим «пейзажем», своими реалиями; зона, фонари зоны; вышки, бараки, вагонка, колючая проволка, БУР, начальник режима, кондей с выводом, полный карцер, зеки, черный бушлат с номером, пайка, миска с баландой, надзиратели, шмон, собаки, колонна, десятник, бригадир…

Что же спасает человека в этой бесчеловечной жизни?

  1. причастность к сообществу людей.
  2. труд.
  3. высшее его предназначение в жизни – пронести душу свою чистой.

                       (Колыма хикәяләре” ндәге төрмәне сурәтләү)

Остальные герои, кроме Шухова, все из лагерной жизни, с их подлинными биографиями.

1.Солженицын и Салахов пишут не о том, как там страдали лагерные люди, о том , как им удавалось выжить, сохранить себя как людей.

2.  В лагере порция горячей баланды приближает к воле, а непопадание в карцер мнится свободой.

(Ике әсәрдәге төп геройларның төрмәгә эләгү сәбәпләрен укучылар сөйлиләр.

YII.  Уртак таяну ноктасы табу өчен сораулар:

     1. Ике әсәрнең дә автобиографик ягын һәм исеменең мәгънәви якларын сюжетта чагылышы нинди?

  2. Авторлар нинди геройлар турында симпатия белән. ә кайсылары турында җирәнү белән язалар?

  3.  И.Сәлахов һәм И. Шухов образларын шәхес буларак берләштерә торган сыйфатларны санагыз.

               (Ответы учащихся.)

YIII. Итог – заключение. Йомгаклау.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара.Кешелексез шартларда да Кеше булып калу- әсәрләрнең төп хасияте шунда.

IX. Өйгә эш бирү (Домашнее задание). Уртак таяну ноктасы табу өчен бирелгән  сораулар буенча семинар дәрескә әзерләнеп килергә.

План –конспект №2

Тема: Кәрим Тинчуринның “Американ”   һәм Н.В.Гогольнең                     “Ревизор”пьесаларында комизм һәм фаҗига бердәйлеге.

(Единство комизма и трагизма в пьесах

«Американ» К. Тинчурина и  «Ревизор» Н.В.Гоголя).

Максат :1. Әсәрләрдәге сюжет элементларына һәм идея - тематик бөтенлеккә хас охшаш һәм аермалы якларны гомумиләштерү.

2. Образлы фикерләү сәләтләрен һәм әңгәмә кору күнекмәләрен камилләштерү.

3.  Тирә - юньдәгеләргә карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.  10нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин.

2.  Н.В. Гоголь Избранные произведения.

3.  Язучыларның портретлары.

4.  Әдәбият теориясе. Татар әдәбияты. Д.Ф.Загидуллина,          Ш.Гыйләҗев, Ө.М.Закирҗанов.

Дәрес барышы:

Эпиграф:       “В «Ревизоре» я решился собрать в одну кучу все дурное в      России и разом посмеяться над всем»

                                                                                        Н.В.Гоголь.

I.Кереш.   Укытучы: Комедия һәм драма жанрлары турында белешмә.                                                                                

  1. Комедия – көлкеле ситуациягә корылган жанр, нигезендә көлкеле конфликт ята.

Кешедәге, җәмгыять тормышындагы кимчелекләрдән көлеп, комедия шуларны бетерергә омтыла. Аңа әхлакый проблемаларга мөрәҗәгать итү, тирән гомумиләштерү ясаулар хас. Ул кимчелекләрне кире кагу белән төгәлләнә.

  1. Сатира һәм юмор турында белешмә бирү.

Сатира – усал һәм ачы көлү, тискәре, гарип күренешләрне, кешеләрдәге яман гадәтләрне фаш итә.

  1. Әсәр геройларының комиклыгы астында тирән фәлсәфи һәм иҗтимагый каршылык ята.

  Фаҗигаләрнең җеп очлары – көлкеле каршылык ятуда.

   Ике әсәргә дә хас уртак хасиятләрне эзләү, чагыштыру, уртак таяну нокталары табу – дәресебезнең максаты.

            1. Комик каршылык аңлашылмаучылыкка нигезләнә.

            2. Комик геройның мәгънәсезлеген, кимчелекләрен күрсәтү.

            3. Холык – фигыльләрнең комиклыгы җәмгыять тормышындагы тискәре күренешләрне фаш итә.

  1. Әхлакый мәсьәләләр күтәрү һәм чишү юлларын әзләү.

II. «Американ» әсәрен сюжет элементларына бүлү.

             1. Экспозиия өлеше. (катнашачак геройлар белән таныштыру)

             2. Төенләнеш – Искәндәр белән Апушның Мусалар өенә килүләре.

             3.  Вакыйгалар үстерелеше

             4.  Кульминацион нокта: Искәндәрнең Габдуллаҗанга таләп куюы (кызына өйләнү- өйләнмәү мәсьәләсен куюы).

             5. Чишелеш: Искәндәрнең кулъязмаларны эләктереп качу вакыйгасы.

III. Сорау:  Әсәрнең үзәгендә нигә төп конфликт ята?

Җавап:  Әсәрдәге конфликт 2 юнәлештә бара:

  1. Искәндәр белән Габдуллаҗан арасында кулъязмалар өчен барган көрәш.
  2. Муса һәм аның кызы Дилбәр һәм Габдуллаҗан һәм аның кызы Мәйсәрә арасындагы каршылык.

Бу конфликтларның нигезендә Америкадан килгән “профессорны” – Искәндәрне кияү итеп эләктерү омтылышы ята. (Ике гаиләгә хас сыйфатларны характерлау).

     (Дәреслектән Искәндәрнең һәм Габдуллҗан белән Мусаның үз-үзләрен тотышларын тасвирлаган эпизодларны уку – нәтиҗәләр ясау.)

Комедиядә тагын бер үзенчәлекле көрәш бар. Бу – кайбер персонажларның совет хакимиятенә каршы булулары.

Әсәр электәге җәмгыять кадиме Мусаларга Америка профессоры киләчәк дигән сүз таралу белән башланып китә. Вакыйгаларда геройларның чын йөзләре ачылуга юнәлтелгән сюжет корылышы.

IY. “Миллилек” битлеге белән ябынган Габдуллаҗан һәм Мусаларга харектеристика бирү.

Аларга хас уртак сыйфатлар:

-Разия, Насихларның чын йөзен фаш итә.

1. Байлык  колына әверелеп, тормыштагы уңай төшенчәләргә күзләре томалану.

2. Тар фикерле һәм карашлы булу;

3.  Мещанлык.

4. Үз балаларының бәхетенә аяк чалулары;

5. Комсызлык, наданлык.

6. Комик персонажларның кылган гамәлләре аларның шәхси фаҗигаләрен ача. Алар, үзләрен зыялы дип шапырынып йөрүчеләр, әсәр ахырында аяныч хәлдә калалар. – Финал.

V. Укытучы: Шундый ук яссылыктагы эчтәлеккә корылган рус язучысы Н.В.Гогольнең “Ревизор” комедиясенең асылын “Американ” белән чагыштыру барышында без ниләр ачыкларга тиешбез соң? Дәрес ахырында гомуми нәтиҗәләр ясарбыз.

  1. Эпиграфка мөрәҗәгать итү.

В “Ревизоре” Гоголь выступает замечательным писателем – сатириком, сатирически изображает важнейшие части русского бюрократического аппарата. Смех Гоголя проникнут глубочайшим негодованием, он беспощадно разоблачает мерзости русской действительности, непримирим ко злу и пошлости. К «Ревизору» вполне относятся слова Белинского о том, «что под сатирою следует разуметь не невинное зубоскальство веселеньких остроумцев, а гром негодования, грозу духа, оскорбленного позором общества».

Вопрос:      В чем особенность гоголевской комедии?

          Ответ:        Особенность гоголевской комедии в том, что чиновники ведут борьбу против призрака, сотворенного их нечистой совестью и страхом расплаты.

-  Факты, характеризующие общее положение дел в городе: запущенность городского хозяйства, произвол полицейских чинов, самоуправство почтовых чиновников, запутанность и неразбериха в уездном суде, взяточничество, казнокрадство и хищничество во всех ведомствах и т.п.

  Тот , кто принят за ревизора, даже не предпринимает никаких обдуманных попыток обмануть, одурачить впавших в заблуждение чиновников. Тем смешнее усилия городских плутов и пройдох улестить мнимого ревизора, понравиться ему, найти с ним общий язык. Естественное для пустого и приглуповатого щеголя и «человека без царя в голове» любящего пустить пыль в глаза, прихвастнуть, сыграть роль важной особы, поведение воспринимается как образец служебной хитрости, ума и дальновидности, ведь, по мнению администрации, именно так и должен вести себя петербургский ревизор.

  1. Ике әсәрдәге комизм һәм фаҗига бердәйлеген билгеләү:

         

Комизм

фаҗига

Образ – детальләрнең геройларның чын йөзләрен ачудагы роле.               (дәреслек белән эш)

Проблемалар:

  • Ришвәтчелек;
  • Шәхси, гаиләви һәм иҗтимагый проблемалар;
  • Сорыкорт һәм ялагай мещаннарның чын йөзләрен фаш итү;
  • “Бәхет – байлыкта” дип табынучыларның үз – үзләрен аяныч (трагик) хәлгә куюлары;
  • Вак җанлы адәмнәрнең җәмгыять өчен зарарлы булуы.

  Гаиләви (Семейные)

         Шәхси(Личные)                                   Җәмгыяви(Общественные)  

                                                                   

  • Моңарчы яхшы кешеләр дигән исемне күтәрүчеләрнең мескен хәлгә төшүе.

VII. Йомгаклау.

 “Ревизор” һәм “Американ” әсәрләрендә төп геройларның чын йөзләрен фаш итүне ничек аңлыйсыз? (Җаваплар гомумиләштерелә.)

Вопрос: Почему Гоголь обратился к такой форме литературного произведения, которую мы называем комедией?

Почему для своей цели он избрал смех?

Ответ:  

1. Гоголь утверждает, что если сочинитель комедии сумел вызвать отвращение к изображенным нравам, характерам и событиям, то тем самым он показал свой положительный идеал: «Разве все это накопление низостей, отступление от законов и справедливости, не дает уже ясно знать, чего требуют от нас закон, долг и справедливость.

2.  Именно такое, сатирическое изображение позволило Гоголю ясно высказать свое возмущение административным произволом и хищничеством, мелкими своекорыстными характерами облеченных властью людей. Это был смех сквозь слезы – гневный смех сквозь слезы горечи и негодования.

  Учитель  (О смысле эпиграфа):  Гоголь своим эпиграфом отвечал тем, кто упрекал его в клевете на русскую действительность: нельзя сердиться на зеркало, если в нем видишь истинное отражение, - плоха и несправедлива сама жизнь, а не ее изображение.

VIII. Өйгә эш: Уртак фаҗига һәм комизм элементларны табып, нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язарга:

  1. Уездный город, его обитатели и правители.
  2. «Какие усилия предпринимал городничий, чтобы обмануть «ревизора» , и что из этого вышло?
  3. Как понимать смысл эпиграфа к комедии Гоголя?

       (Өйгә эшне ике телдә дә теләк буенча башкарырга мөмки

План-конспект №3

Тема:           Сибгат Хәким һәм С. Есенин лирикасында

                              туган як һәм табигать темалары.

(Тема Родины и природы в лирике Сибгата  Хакима и Сергея Есенина)

Максат: 1. Лирик әсәрләрнең сәнгать үзенчәлекләрен тоемларга һәм        шигырьләргә анализ ясарга өйрәтү.

                     2. Күзәтү, чагыштыру, уртак нәтиҗәләр ясау- анализлау- синтезлау сәләтләрен камилләштерү.

                     3.   Шигырьләр аша туган илгә, туган җиргә ихтирам кебек бөек хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау:  1. Шагыйрьләрнең портретлары.

                           2.  Шигырьләр. С. Хәким.

                           3.  А. Яхин. 11нче сыйныф өчен дәреслек.

               

                                   Дәрес барышы.

I. Кереш.

   Эпиграф:                                                  

                                                            Үрләреңне менгәч, туган ягым,

                                                             Рәшәң белән битем юдың син.

                                                             Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

                                                            Уртаклаштың барын- югын син.

                                                                                                      С. Хәким.

« Моя лирика жива одной большой любовью - любовью к родине. Чувство родины - основное в моём творчестве».

                                                                                             С. Есенин.

II. Укытучы: Дөньяда һәр адәм баласын яшәтүче изге бер хис бар. Ул да булса- туган як, газиз туфрак. Туган җире белән имһамланып, аның яшәү чыганагы икәнлеген сиземләп, аны зурлап, олылап, һәрбер иҗатчы үзенең иң тәүге әсәрен мәңгелек темага әверелгән туган җиргә багышлый. Туган җир төшенчәсе- күпкырлы.Кемнәрдәдер әлеге тема башлангыч чорда гына чагылса, кайберләр өчен ул гомерлек темага әверелә.

    Бүгенге дәресебезнең тематик юнәлеше нәкъ менә туган җир,табигать турында булыр. С.Хәким һәм С.Есенинның лирик шигырьләрен чагыштырып анализлау барышында без моңа тагын бер инанырбыз һәм уртак таяну нокталарын табарбыз.

Укучы:  С. Хәким - татар шигъриятенең зур тавы иде. Шул таудан иҗат чишмәсе татарча чылтырап-чылтырап акты. “ Туган якка күпме кйттым икән мин үз гомеремдә? Мине кайтып- кайтып та сөйләп бетереп булмый торган изге хис газаплый. Шигырь дә, җыр да язып карыйм, юк, ул хис тирәндә, ә җир гап- гади, яшәешләре гади. Шагыйрь күңеле җирдәге изгелекне җырларга тиеш. Һәр кайтканым саен, туган ягымнан илһам алам”,- дип язган иде С. Хәким.

Укытучы: С. Хәким туган ягының һәр кешесен, һәр сукмагын ярата. Ул үзе искә алганнардан түбәндәге юлларга сезнең дә игътибарыгызны юнәлтәсем килә: “ Мин, нинди генә авырлыклар кичергән булсам да, туган ягыма авыр сүз әйтеп, аны һич кенә дә каһәрләмәдем”,- дип, туган җире, нигезе турында иң изге хисләр белән искә ала.

Минем, - дип яза   C. Хәким, - якты уйларымның җирлеге шунда:язган вакытта әнә шул туфракны сизеп,тоеп торсаң,нинди рәхәт! Аның туган ягы-Казан арты. Бөек Тукай йөргән эзләрдән атлавын ул тирән горурлык хисе белән искә ала.Арча ягының уңдырышлы туфрагы - олпат язучы Г.Ахунов, Г. Бәширов, М. Мәһдиевләрне биргән як.

111.Татарстанның Г.Тукай исемендәге (1960), Татарстанның халык шагыйре (1986), Россиянең М.Горький исемендәге премияләре (1970) лауреаты Сибгат Хәкимнең иҗат диапазоны күпкырлы.  

С.Хәким иҗатына хас темалар:

1. Заман, кеше һәм дөнья язмышы.

2. Сугыш һәм тынычлык.

3. Табигый хис-тойгылар чагылыш тапкан лирик шигырьләр.

4. Милләт язмышы.

5. Әниләрнең бөеклеге.

6. Бөек шәхесләрнең әдәби образларын тудыру.

Һәм, әлбәттә,күңеленә иң газизе-туган як темасы.          

IV.Әдәбият теориясе. Лирик жанрның төрләре:

     -Пейзаж  лирикасы;

     -Гражданлык лирикасы;

     -Сәяси лирика;

     -Күңел лирикасы;

     -Фәлсәфи лирика.

С.Хәким иҗаты - шуларның синтезы. Ул - салмак лирика вәкиле. Һәр тематикасына лириканың аерым бер  төре хас.

а) Пейзаж лирикасы - (табигать белән бәйле хис-кичереш ята). Образлы сурәтләү чаралары әсәр идеясенең асылын ача.

            -хис;

            -хиснең сәбәбе;

            -хиснең дәрәҗәсе;

            -юану хисе.

б) Күңел лирикасы - (хиснең сәбәбе булып,лирик геройның шәхси язмышындагы аерым моментлар билгеләнә). Тормыш-яшәеш турында тирән фикерләр бирелә.

I.      Төркемнәрдә эш.:(Шигырьләргә анализ ясыйлар).

1 төрк. “Туган як-сандык...”

2 төрк. “Бер горурлык хисе яна миндә”.

3 төрк. “Әле һаман куркып уянамын”.

         (строфалап бәя бирә бару)

Теләсә кайсы лирик шигырьдә мөһим өлеш - строфа.

Нәтиҗә: идеяләрне табу:

               Туган як-адәм баласы өчен төп яшәү чыганагы.

 II. Образлы сурәтләү чараларының һәм стилистик фигураларның шигырьләрнең идея-эстетик һәм тематик бөтенлеген ачудагы ролен билгелиләр.

Нәтиҗә: 1. С.Хәким шигырьләрендәге лирик герой тормышка нинди бәя                  

        бирә?

                2. Туган ягына бирелгәнлеген үзе ничек дәлилли?

                3. Әдипнең туган җиренә карашы аша дөньяга карашы нинди  

                    яссылыкта ачыла?

                4. Аны борчыган проблемалар бүгенге чор укучысын ни

                    рәвешле дулкынландыра?

               (Сорауларга җаваплар тикшерелә).

V. Төркемнәрдә С. Есенинның шигырьләренә анализ ясала.

 1 төркем: “ Шаганэ ты моя, Шаганэ! “

 2 төркем :“ О Русь - малиновое поле…»

Сорау: Әлеге шигырләрдә төп фикер нинди? Лирик герой нинди хисләр белән яна?

( Җаваплар гомумиләштерелә).

          Сергей Есенин иҗатына, бигрәк тә аның кече Ватан һәм табигатьтне зәвык белән сурәтләү остасы икәнлегенә ишарә ясау.  

 

Укытучы:    Любовь к Родине, К родному краю до конца жизни поэта была главной темой его лирики.( Обращение к эпиграфу ). Природа и родина -неразрывные понятия в творчестве Есенина. Своеобразие его стихотворений в том, что в них передано чувство единства с природой. Поэт по-дружески беседует с кленом, ласково разговаривает с березой.

           Природа у него живет, движется, слушает, мечтает. Есенин принес с собой в поэзию образы родной природы. От проникновенных стихов о красоте родной земли Есенин пришел к раздумьям о судьбах России в “ суровые грозные годы”:

                      “ Но более всего

                         Любовь к родному краю

                         Меня томила, мучила и жгла..”

  1. Какими чувствами пронизаны стихотворения?
  2. Какими поэтическими средствами достигается высокое лирическое звучание стихотворений? В каких словах выражена любовь поэта к Родине?
  3.  Обратите внимание на связь деталей портрета с русской природой.

                            ( Ответы учащихся ).

VI. Нәтиҗәләр чыгару:

Укучы: С. Хәким һәм С. Есенинның лирик шигъриятенең туган як, кече һәм олы Ватан темаларындагы уртак таяну нокталары итеп түбәндәгеләрне санарга була:

                         ( Нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып куялар).

  1. Газиз җирнең җылысын тоемлау аша шигырь юллары туу.
  2. Үзеңнең туган ягың белән горурлану.
  3. Тормыштагы ситуацияләрдә үзең булып карау.
  4. Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен кайгыру, җан ату.

VII. Йомгаклау.

Укытучы: Лирик шигърият ул- җан авазы. С. Хәким һәм С. Есенин кебек гүзәллеккә мәдхия җырлаучы бөек шагыйрьләребез булу белән татар һәм рус әдәбиятлары чиксез бәхетле. Алар иҗаты үрнәгендә бүгенге көндә туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләр туып тора, без алар мисалында тәрбияләнәбез.

VIII. Өйгә эш: Сочинение язарга: (теләк буенча татар һәм рус телләрендә язарга мөмкин).              

 “С. Хәким - зур тау, шигъриятенең зур тавы”

2.Тема Родины и природы в лирике С. Есенина.

                                                 

Кулланылган әдәбият:

  1. В.Ф.Габдулхаков, Риторика 5-7 нче сыйныфлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
  2. Ивин А.А.Риторика: Науку убеждать. – М., 2003.
  3. Толковый словарь татарского языка в 3-х томах, Казань, 1979 г.
  4. Л.З.Шакирова, В.Б.Габдулхаков. Русская речь. Учебное пособие для 5-11 классов татарской школы. Казань, изд. “Магариф”, 1997.
  5. Ф.М.Хатипов, Әдәбият теориясе. Казан, “Мәгариф”, 2000.
  6. Татар энциклопедик сүзлеге. Казан, 1999 ел.
  7. Литература. Большой справочник. Москва, изд. «Дрофа», 1999г.
  8. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 10 нчы сыйныфы. А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин. – Казан: Мәгариф, 2005
  9. А.Г. Яхин.- Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. . – Казан: Мәгариф, 2003