"Инновационная деятельность на базе КФУ". Тема 2. Инновационная образовательная программа дополнительно профессионального образования "Модели организации внеурочной деятельности школьников в соответствии с требованиями ФГОС ООО"

Гадельшина Рузия Зуфаровна

Развитие творческих способностей  школьников на уроках татарского языка илитературы  и  литертуры  и во внеурочное время в условиях реализации  ФГОС"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучы: Гаделшина Рузия Зөфәр кызы

Предмет: татар теле, 8 нче сыйныф

Тема: Аналитик иярчен вакыт җөмлә

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, җөмләләр аша хәлнең төрен билгеләү һәм бәйләүче чараларны ачыклау, чагыштыру,төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен аеру, схемаларны тану

Коммуникатив УУГ: иярчен вакыт җөмләләрне өйрәнгәндә сораулар кую, сөйләмдә гади җөмләләрдән аерып күрсәтү, аналитик иярчен вакыт җөмләләрне мисаллар аша дәлилләү, синонимик парларын аңлатып күрсәтү

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү,максатка ирешү юлларын планлаштыру, фаразлау, контроль, үзбәя

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр: вакыт хәле,  гади җөмлә, иярчен вакыт җөмлә, аналитик төр

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге  ( М. З. Зәкиев.  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007), таблица, схемалар, ноутбуг, экран

Этаплар

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру

Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә.

Укытучының сөйләме.

  1. Кереш әңгәмә.
  • Хәзер мин сезгә бер мәкаль әйтәм: Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше- җансыз-тәнсез кеше
  • Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Укытучы фикере.

Сыйныфны эшкә әзерлеге.

-Укытучыны сәламлиләр, кәефләре белән уртаклашалар

  • Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

 регулятив: эшчәнлекне оештыру; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

  • Бу заманда сүзләр тезмәсен тагын нинди сүзләр белән алмаштырып була?
  • Алар нинди сорауга җавап бирәләр?
  • Кайчан  соравы кайсы сүз төркеменә карый?
  • Рәвешкә буйсынган иярчен кисәкләр ничек атала?
  • Җөмләләрне укып ,хәлнең төрен әйтү һәм бәйләүче чараны ачыклау.
  1. Иртәдән бирле  түбә кыекларыннан тамчылар тама.

2. Аның бу рәсемне кайчандыр күргәне бар иде.

3.Агыйделкәйләрне кичкәндә ,җырлыйм ишкәк ишкәндә.

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Ялгышлар булса сораулар куйдырып төзәтү

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

  • Бу чорда

-Бу вакытта

  • Кайчан?

-Рәвешкә

  • Хәл кисәкләр дип атала

Болар барысы да вакыт хәлләре. Беренче җөмләдә чыгыш килеш кушымчасы һәм бәйлек; икенче җөмләдә янәшәлек юлы;өченче җөмләдә килеш кушымчасы

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

 3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

  • Бирелгән җөмләләр бер-берсеннән аерыламы, чагыштырыйк.
  • Баш очына эленгән кесә фонарен алып сүндергәннән соң, Сәгыйть палатадан чыкты.
  • Дөнья кайнарга тора, шул чакта сез әллә кайда җыен юк-бар эш артыннан йөрисез.
  • Без нинди җөмләләр өйрәнәбез?

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра 

Җөмләләр бер-берсеннән аерыла.

-Беренчесе гади җөмлә, вакыт хәле соң бәйлек сүзе белән бирелгән.

 Икенчесе иярченле кушма җөмлә, шул чакта мөнәсәбәтле сүзе белән бирелгән.

Иярченле кушма җөмләләр

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру

  • Иярченле кушма җөмләнең төзелеше ягыннан нинди төрләре бар?
  •  Без караган иярченле кушма җөмлә төзелеше ягыннан кайсы төргә карый?
  • Мәгънәсе ягыннан җөмләнең төре нинди?
  • Димәк, без нинди җөмлә төрен өйрәнәбез?

Җөмләләрне язып, схемаларын төзергә.

Юллар кайчан өзелә,шул вакытта каникул башлана. Алар тиз генә юлдан чыктылар, шул арада күк атлы кеше узып та китте.

-Алар бер-берсеннән ничек аерыла?

_ Аналитик иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын ничек белдерә?

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б

Аналитик һәм синтетик

Аналитик төргә

-Вакыт җөмлә

Без аналитик иярчен вакыт җөмләләрне өйрәнәбез.

(..кайчан...),[ шул вакытта...);

(...),[шул арада...]

Бәйләүче чаралары белән аерыла. Беренче җөмләдә парлы, икенче җөмләдә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр кулланылган.

_ Аналитик иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аркылы белдерә

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

_ Бу җөмләләрнең аналитик төрдәге синонимик вариантларын языгыз.

Мәгънә үзгәрәме?

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Җөмләләрне уку.

Юк

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

-84 нче бит 105 нче күнегү.

Аналитик иярчен вакыт җөмләләрне ,тиешле тыныш билгеләрен куеп,күчереп языгыз. Бәйләүче чараларның астына сызыгыз,схемаларын төзегез.

Мөстәкыйль эш.  Үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.

Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш )

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

  • Бүгенге дәреснең моделен төзегез .
  • Шуның ярдәмендә бер-берегезгә сөйләгез.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Иярчен вакыт җөмлә

1.Аналитик төрне ачыклау.

2.Парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләрне җөмләдә куллану, схемаларын төзү.

3.Җөмләләрнең синонимик төрләрен өйрәнү

Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару

Өй эше

  • Өйгә эш аңлатып бирелә.

1.Кагыйдәләрне өйрәнергә, 4 җөмлә язарга(аналитик иярчен вакыт җөмләләр)

2.Карточкада бирелгән схемаларга нигезләнеп җөмләләр төзергә

3.”Минем ял көнем” дип аталган хикәя төзү

( аналитик иярчен вакыт җөмләләр кулланырга)

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар

Регулятив: өйгә эш бирү



Предварительный просмотр:

                        7 нче сыйныф өчен татар теле дәресе

Тема: Хәбәр, аның белдерелүе, төрләре

Максат: 1. Хәбәр турында алдагы сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү; фигыль, исем хәбәрләр турында төшенчә бирү, төрләрен (гади , кушма, тезмә хәбәр) аңлату; укучыларда игътибарлылык булдыру, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:  ноутбуг, экран

Таратма материаллар: тест сораулары, карточкалар,битләр

Дәрес барышы.

  1. Оештыру: Укучылар белән исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Мэнэдж мэт  структурасы буенча укучылар бер-берсен сәламлиләр, хәерле көн телиләр.
  2. Өй эшен тикшерү: 

Ия турында искә төшерү. .(МИКС ПЭА ШЭАструктурасын кулланам)

-Җөмләнең нинди кисәге ия дип атала?

      -Нинди ия гади ия дип атала? (җөмлә өстендә аңлатырга)

      -Нинди ия тезмә ия дип атала? (җөмлә өстендә аңлатырга).(Сорауларга җавап биргәндә парлы эш төре ТАЙМД ПЭА ШЭАструктурасын кулланам)

  1. Актуальләштерү:
  1. Мин кая гына барсам да, гүзәл шәһәрем Казанны сагынып кайтам.
  2. Шәһәребез көннән-көн матурлана, зурая, үсә.

Бирем: Бу җөмләләрнең ияләрен табарга һәм асларына сызарга.

Сорау: Бу җөмләләрдә ия турында хәбәр итә торган сүз бармы?

Укучылар: Бар.

 1. Сагынып кайтам. 2. Матурлана, зурая, үсә.

Укытучы: Әйдәгез, хәбәр турында түбән сыйныфларда өйрәнгәннәребезне искә төшерик.  (ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН структурасын кулланам)

Укучылар: Хәбәр нишли? Нишләде? Нишләячәк? Сорауларына җавап бирә, җөмләнең баш кисәге була, ике сызык белән сызыла.

Үзбәя.

Укытучы: Шулай итеп, дәресебезнең темасы нинди булыр инде?

Укучылар: “Хәбәр” темасы.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Укытучы: Әйе, бүгенге темабыз :Хәбәрләр, аның белдерелүе, төрләре

Район үзәгенә кадәр башта автобуста кайттым.

Анда кайтканда ук үзебезнең Күлле авылы кешеләре белән таныштым.

Дөресрәге алар мине үзләре эзләп таптылар.

Күллегә кайтуымны белгәч, кемгә дә кемгә дип гаҗәпләнделәр. (Фәүзия Бәйрәмова).

Минем сагынып кайткан урыным – болын.

Шул болында мине көтеп торучы – ул. (Фәүзия Бәйрәмова).

Алты алтың – утыз алты.

Сүзнең хуҗасы – авыз.

Аталы бала – аркалы,

     Аналы бала – иркәле

  • Ия һәм хәбәрләрне табабыз.
  • Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Җавап: Фигыль белән белдерелгән.

  • Икенче баганада хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
  • Исем, алмашлык, сан, сыйфат белән белдерелгән)

Нәтиҗә: Шулай итеп, беренче баганадагы хәбәрләр фигыль хәбәрләр дип, II баганадагы хәбәрләр исем хәбәрләр дип йөртелә.

2 нче таблицага язылган җөмләләргә күз салабыз.

Үзбәя.

 А) Рушания болан

каршына атлады.

Б) Безнең бабай бик

 юмарт

А) Агайның сүзләрен

Раушания гаҗәпсенеп

 тыңлап торды.

Б) Кыз сискәнеп

күзләрен ачып җибәрде.

Ул  үз-үзен кулга алырга өлгерде

Бу җөмләләрдәге хәбәрләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар: Беренче баганадагы сүзләр бер сүз белән белдерелгән, икенчесендә ике сүз белән ,өченчесендә берничә сүз белән белдерелгән.

Укытучы: Әйе, беренче баганадагы хәбәрләр гади хәбәр дип, ә икенче баганадагы хәбәрләр кушма хәбәрләр дип, өченче баганадагы хәбәрләр тезмә хәбәрләр дип йөртелә.

Нәтиҗә ясала: 1. Бер сүз белән белдерелсә, гади хәбәр, ә ике сүз белән белдерелсә кушма хәбәр , берничә сүз белән белдерелсә тезмә хәбәрбула.

Үзбәя.

Кагыйдәләрне яңадан кабатлап чыгалар. Дәреслектән  укыйлар. Үз җавапларының дөреслеген тикшерәләр.

  1. Ныгыту. 1. Беренчел ныгыту. Дәфтәрдә эш.Укучыларга карточкалар өләшү.

Бирем: Бирелгән сүзләрдән 3 җөмлә төзергә(ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы кулланып эшләнә,  КОНТИНИУС РОУНД РОБИН структурасы кулланып тикшерелә)

Карточкалар белән башкарылган эшләрне тикшерү.

Үзбәя.

  1. Икенчел ныгыту.

VI . Контроль һәм үзконтроль. Бүген үткән тема буенча тест сорауларына җавапларның дөресләрен билгелисез.

Тест сораулары

  1. Нинди җөмлә кисәге хәбәр дип атала?

А) баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәк;

Б) ия турында хәбәр итеп, аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәк;

В) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклаган иярчен кисәк.

2. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр:

А) 3 төргә бүленә;

Б) 2 төргә бүленә;

В) төрләргә бүленми.

3. Нинди хәбәр исем хәбәр дип атала?

А) исем белән белдерелгән;

Б) исем фигыль белән белдерелгән;

В)фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелгән.

4. Нәрсәдән чыгып хәбәрләр гади , кушма, тезмә төрләргә бүленә?

А) нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап;

Б) ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып;

в) нинди җөмлә кисәге булып килүенә карап.

5. Бирелгән җөмләләрдән гади исем хәбәрле җөмләне күрсәтегез:

А) Йомшак кына җил исә.

Б) Әтием – инженер.

В) Агач яфраклары серле күренәләр.

Җавапларны билгеләп бетергәч, тест җыеп алына

VII. Йомгаклау

1.Тема буенча сораулар бирү

2.Билгеләр кую.

VIII. Өй эше бирү.

 “Минем мәктәбем” темасына гади, кушма, тезмә хәбәрләр кергән сочинение язарга.



Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательного учреждения

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекукморская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов» Кукморского муниципального района РТ

Контактные данные

422120 РТ Кукморский район, село Большой Кукмор, ул.Ленина, 39

422120 РТ Кукморский район, село Большой Кукмор, ул.Октябрьская, д.20

http://nsportal.ru/gadelshina-ruziya-zufarovna ; gadelshina.1976@mail.ru

Тема инновационной разработки

«Развитие творческих способностей школьников на уроках татарского языка и литературы и во внеурочное время в условиях реализации ФГОС»

Автор

Гадельшина Рузия Зуфаровна

Краткое описание инновационной разработки

  Очень важным считаю развитие творческих способностей обучающихся на уроках татарского языка и литературы. При подготовке к олимпиадам нужно использовать источники, соответствующие современным требованиям. Выполнение тестовых заданий, использование игровых технологий, выполнение индивидуальных творческих  работ способствует умственному развитию, развитию мыслительных способностей. Использование структур сингапурской методики при рефлексии, при обобщении и выводах помогает обучающимся систематически запоминать темы. Также нужно привлекать обучающихся к участию в конкурсах и конференциях, что пробуждает интерес к изучению предмета и расширяет кругозор. Дети  учатся  мыслить по-новому, учатся приводить доказательства, учатся выступать. Участие в конкурсах и конференциях также способствует пробуждению интереса к чтению книг, к изучению научных трудов. Необходимо привлекать обучающихся  и к внеклассной деятельности. Проведение различных мероприятий, работа над проектами, составление сценариев, отражающих татарские национальные традиции, постановки на сцене развивают  творческие способности обучающихся. Внеклассная деятельность играет важную роль в воспитании нравственной личности с широким кругозором.

 

Сведения о распространении инновационного опыта

2014 год: выступление на тему «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү”(региональной уровень)

2015 год: выступление на тему «Татар теле  һәм әдәбияты дәресләрен  ФГОС  шартларына туры китереп оештыру”( школьный уровень)

2016 год: выступление на тему «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә әхлак тәрбиясе” на семинарах «Педагогическое наследие великих татарских просветителей ХVIII-ХХ вв.»  (международный)

2014 год: выступление на тему “Рәсәй тарихында безнең төбәк” на республиканской научно-практической конференции «Туган ягым яшел бишек»  ООО «ТАТМЕДИА», редакция журнала «Чын Мирас», (республиканский уровень);

2014 год: выступление на тему «“Г. Ибраһимов хикәяләрендә тормыш- чынбарлык” на VI республиканской научно-практической конференции имени Галимджана Ибрагимова (республиканский уровень)

2016 год: выступление на тему “Милләт өчен тугры хезмәт итәм” на республиканской  научно-практической конференции имени Шигабутдина Марджани ((республиканский уровень) ;

2014 год: открытый урок по татарскому языку “Хәбәр, аның төрләре” на сайте

“InfoUrok.RU» (федеральный уровень);

2014 год: открытый урок по татарской литературе в 9 классе на тему “Җомга көн кич белән” әсәрендә образлар системасы”(школьный уровень);

2014 год: внеклассное мероприятие на тему “Туган телем- иркә гөлем” (школьный уровень);

2016 год: внеклассное мероприятие на тему “Тукай мәңге безнең күңелләрдә” (школьный уровень);

2016 год: мастер-класс на тему  “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез” в рамках ХIII республиканских чтений имени Ризаэддина Фахреддина (республиканский уровень);

2016 год: выступление на тему «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ФГОС шартларына туры китереп оештыру” на педагогическом совете ( школьный уровень)

2016 год: открытое мероприятие на тему «Безнең төбәкнең җырлы-биюле “Кичке уен” нары ( республиканский уровень);

2016 год: Творческий отчет на заседании ШМО на тему "“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү ” (школьный уровень);

Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки

Результаты  БРТ учащихся:

2012-2013 учебный год: 23 участников, качество  87%;  

2013-2014 учебный год: 19 участников, качество  68,4%; (1 участник-100 балл)

2015-2016 учебный год: 21 участников, качество  81%; (1 участник-100 балл)

Участие в олимпиадах

2014 год: призеры муниципального этапа республиканской олимпиады по татарскому  языку (10 класс, 11 класс); призеры муниципального этапа республиканской олимпиады по татарской литературы  (8 класс, 10 класс, 11 класс); 2 место районный (именной) олимпиады по татарскому языку и литературы (8 класс): 2 место межрегиональной  олимпиады по татарскому языку (9 класс);

2015 год: : призер республиканской олимпиады по татарской литературе (10 класс);

2015 год: победитель муниципального этапа республиканской олимпиады по татарской литературе (11 класс); призер муниципального этапа республиканской олимпиады по татарскому языку (6 класс); победитель районный (именной) олимпиады по татарскому языку и литературы (11 класс);

2016 год: призер республиканской олимпиады по татарской литературе (11 класс)

 

Участие  в конференциях:

2014 год: выступление на тему «Күренекле мәгърифәтчеләребез иҗатын өйрәнеп, бүгенге тормышны Ислам дөньясы аша бәяләү” на научно-исследовательской конференции имени Ризаэддина Фахреддина (межрайонный, 1 место);

2014 год: выступление на тему « Г.Ибраһимов хикәяләрендә пейзаж» на научно-практической конференции имени Сагита Сунчелея ( межрегиональный, участник);

2014 год: выступление на тему «Г. Ибраһимов әсәрләрендә образлар системасы” на VI научно-практической конференции имени Галимджана Ибрагимова ( республиканский, участник):

2014 год: выступление на тему «Туган җирем-кадерле төбәк” на I республиканской научно-практической конференции Туфана Минуллина (республиканский, участник):

2014 год: выступление на тему “Габдулла Тукай иҗатында балачак” на III научно-исследовательской чтениях имени Габдуллы Тукая (республиканский, 3 место);

2015 год: выступление на тему “Г. Бәшировның “Намус” романында халык авыз иҗаты үрнәкләре”на VI Всероссийской конференции учащихся, студентов и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы» (федеральный, грамота за лучший доклад);

2015 год: выступление на тему «Г. Тукайның мөгаллимлек осталыгы”на IV научно-исследовательской чтениях имени Габдуллы Тукая (республиканский, 2 место);

2016 год: выступление на тему “Тукай иҗатында тәрбия мәсьәләләре чагылышы” на научно-практической конференции имени Шигабутдина Марджани (республиканский, 3 место);

2016 год: выступление на тему “Габдулла Тукай-күпкырлы шәхес” на V научно-исследовательской чтениях имени Габдуллы Тукая (республиканский, 2 место);

Участие в конкурсах:

2015 год: «литературный конкурс «Песня Победы» (республиканский, 2 место, 6 класс; 3 место, 10 класс);

2015 год: творческий конкурс «Спасибо деду за Победу!» (международный, 3 участника, 5 класс);

2015 год: всероссийский конкурс «Зирәк тиен”(федеральный, победитель, 5 класс; победитель, 10 класс;

 2015 год: конкурс  стихов и поэм имени Ранифа Шарипова ( районный, 2 участника, 5 класс, 10 класс);

 2015 год: конкурс детского литературного творчества «Этот мир завещан тебе и мне!» (республиканский, 1 место, 5 класс, 2 место, 5 класс, 3 место, 5 класс, 3 место, 5 класс);

2016 год: конкурс военно-потриотической песни и художественного слова (районный, лауреат, 10 класс);

 2016 год: конкурс “Тукай төрле телләрдә яңгырый”( межрайонный, 3 место, 6 класс, 2 участника, 6 класс);

2016 год: литературный конкурс «Песня Победы» (республиканский, 3 место, 7 класс)

Качество обученности:

2014-2015 учебный год – татарский язык - успеваемость 100%, качество 77.5%; татарская литература – успеваемость 100%, качество 86%;

2015-2016 учебный год – татарский язык - успеваемость 100%, качество 78%; татарская литература – успеваемость 100%, качество 86 %.

Форма представления инновационной деятельности

«Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК