Инновационная деятельность на базе КФУ

Фатхуллина Флюза Рахимулловна

Инновационная деятельность на базе КФУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_kfu.docx163.45 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм уку дәресләрендә проект методын куллану

Башкардылар:

Укытучылар  белемен камилләштерү

курсларында укучылар :

  1. Равилова Гузәл Вәзир кызы Биектау районы Бөреле урта белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.
  2. Сәләхова Сания Рамис кызы, Биектау районы Биектау беренче номерлы урта белем бирү мәктәбенең  1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.
  3. Фәтхуллина Флюзә Рәхимулла кызы, Кайбыч районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

 

 

Проект эше яклауга тәкъдим ителә

                 Җитәкче: Шәкүрова Мөслимә Мәгъсүм кызы,

                 татар теле белеме кафедрасы доценты,

                 филология фәннәре кандидаты

                     

                   

Казан  2016

ЭЧТӘЛЕК

             Кереш .........................................................................................................3                                                                                        

          Беренче бүлек  Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм уку дәресләрендә проект методы

  1.  Проект методының  үзенчәлекләре................................................6                                                                        
  2.  Проект нигезендә яткан принциплар..............................................9
  3.  Тел дәресләрендә проектлар методының отышлы яклары…….10

Икенче бүлек  Татар теле һәм уку дәресләрендә   проект  методын куллану

    2.1. Укытучының татар теле һәм уку дәресләрендә  проектны              

куллану алымнары..............................................................................14

2.2.   Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә коммуникатив  алымнар аша өйрәтүдә проектның кулланылышы..............................15

2.3.  Башлангыч сыйныф укучыларын татар теленә өйрәткәндә  уен технологиясенең проект методының бер өлешен тәшкил итүе..........18

2.4. Мультимедиа чараларын куллану ………………………….........23

Йомгак ....................................................................................................26

              Кулланылган әдәбият исемлеге..........................................................28

                                             Кереш

     Бүген  белем бирү системасын камильләштерү,  яңа дәүләт стандартларына  күчү белән бәйле рәвештә белем сыйфатын үстерү юлларын эзләү бара. Чөнки җәмгыятькә талантлы,иҗади фикерли, аралаша белүче,  инициативалы  гражданнар сорала. Шундый шәхесләр тәрбияләүгә мәктәпләрдә таралып килүче укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр ярдәм итә.

     XX гасырның 20 нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган

“проектлар методы”  Россиядә  гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931нче елда бөтенләй тыела. 90 нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология  “XXI гасыр технологиясе” дигән исем ала.

     Яңа технологияләр ярдәмендә татар  телен чит тел буларак  өйрәнү  укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

     Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.

     Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша.

Шуңа  күрә  укучыларда  татар  телен  өйрәнүгә  кызыксыну  уяту,  аларның

игътибарын җәлеп итү максатыннан без дә  әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә  һәм  аларны  укыту  процессында  киң  кулланырга  бурычлы. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

     Дәресләрдә рус телендә сөйләшүче укучылар белән компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм уку дәресләрендә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

      Материал һәм чыганаклар. Проект эшенең теоретик нигезен рус   телләрен укыту методикасы фәнендә әйдәп баручы галимнәрнең – Н.В. Белобородовның хезмәтләре;  Р.З.Хәйдәрова, Н.Шәймәрданова, К.С.Фәтхуллова,  Ф.Ф.Харисов  кебек авторларның тел дәресләрен заманча шартларда яңа технологияләр, методлар белән укыту тәҗрибәсе буенча язылган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтне язганда үзебезнең татар теле укытучылары буларак эш тәҗрибәләребезгә таянуыбызны да ассызыклап китү зарур.

    Рус мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларга татар теле һәм укуны  проектлар методы  кулланып укытуның максатлары: укучыларны өстәмә информацион чыганаклардан  билгеле бер проблеманы яктырткан мәгълүматлар тупларга өйрәтү, уку эшчәнлегендә коммуникатив күнекмәләрне үстерү, укучыларны фәнни эзләнү эшенә тарту, фәнне тирәнтен өйрәнүгә этәрү.

 Проектның бурычлары:

1. «Проект» төшенчәсен ачыклау.

2. Проект нигезендә яткан принципларны барлау.

3. Проект эшләр тематикасы белән танышу.

1. Проект дәресләр нигезендә үткәрелә торган дәрес төрләренә таянып, эшчәнлек алып баруны күзаллау.

 Өстенлекләре:  дәрестә бирелгән мәгълүматлардан да тыш белемнәр алуга этәрүче бер чара (эзләнүләр вакытында укучылар дәреслектән тыш төрле информацион чыганаклар белән эшлиләр), проект һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен, кызыксынуларын, сәләтен исәпкә алып эшләргә мөмкинлек бирә (чөнки һәр бирем  укучының кызыксынуыннан чыгып бирелә), проект методы кулланып, укучыларга ниндидер күләмдә белем бирелеп кенә калмый, бәлки шул белемнәрне алу  һәм алынган белемнәрне практикада куллану юлы  да күрсәтелә.

 Проект эшенең объекты – рус  мәктәпләрендә белем бирүнең беренче баскычында (1-4 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә) уку һәм  татар телен уку-укыту процессы.

 Проект эшенең предметы – уку һәм тел дәресләрендә кулланыла торган проектлар.

 Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле һәм уку дәресләрен алып баручы  мөгаллимнәр  өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.

     Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән  гыйбарәт.

                                             БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК  

Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм уку дәресләрендә проект методы.

1.1  Проект методының  үзенчәлекләре.

     Бүгенге көндә укучылардан  төрле  проект  эшләре  эшләтү   бик  актуаль  булып санала.  Проект  эше   эшләтү  ул  укучыларны  иҗади  фикер  йөртергә,  сәбәп -нәтиҗә  бәйләнешләрен  табарга,  уку  укыту   гамәлләрен  формалаштырырга өйрәтә.

     Проект - ул нинди булса бер проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

     Проектлар методы төрле фәннәрне, шул исәптән чит телләрне укытканда да уңышлы файдаланыла.  Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар теле һәм укуны чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

- тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

 - иҗади (үтелгән темаларның төрләренә карап  хикәя, мәкалә язу,   диалог төзеп сөйләшү һ.б.);

- гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

- мәгълүмати (  тема буенча мәгълүмат туплау, аны укучыларга тәгъдим итү, фикер алышу, өомгаклау);

- рольле ( проектның эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләргә бүленәләр, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч тудыра);

- предметара (төрле фәннәр нигезендә оештырыла)

     Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

     Педагог эшчәнлеге :

•        укучылар эше белән идарә итү;

•        планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;

•        тиешле төзәтмәләр кертү;

•        гомуми юнәлеш бирү;

•        шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

     Татар теле һәм уку дәресләрен укытуда кулланылучы  инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

  • Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап  алган тема өстендә эшли;
  • Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

     Әйе, проектлар методын  кулланып  эшләү  укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә.  Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант  яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

     Укучыларның  танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге  мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора

                                                Проект төрләре:

     Иҗади - тикшеренү: балалар тәҗрибә ясыйлар, соңыннан нәтиҗәләрен газета чыгару, сәхнәләштерү, дизайн формасында рәсмиләштерәләр;

     Рольле - уенлы: балалар, әкият геройлары образына кереп, иҗади уен элементлары белән үзләренчә куелган проблемаларны чишәләр;

     Мәгълүмати – гамәли - юнәлешле: балалар, иҗтимагый кызыксынуга таянып, мәгълүмат җыялар һәм аны тормышка ашыралар ;

Иҗади: (нәтиҗәне балалар бәйрәме формасында уздыру);

     Дәвамчанлыклары буенча проектлар кыска вакытлы (1 шөгыльдән 1 көнгә кадәр), уртача вакытлы (1 атнадан 1 айга кадәр) һәм озак вакытлы (1 айдан берничә айга кадәр) була алалар.

1.2 Проект нигезендә яткан принциплар

     Проект турында сөйләгәндә, аның нигезендә яткан принциплар турында әйтми мөмкин түгел.

1.Төрлелек (вариативлык).

     Дәрестә эш парларда, группаларда һәм индивидуаль башкарылырга мөмкин. Текстларга килгәндә, диалог та, таблицалар да, хатлар да була ала. Тема һәм күнегүләрнең вариантлары булу бик мөһим.

2.Проблемаларны чишү.

     Белгәнебезчә, проблема ул укучыны уйларга мәҗбүр итә. Ә уйлау аша алар өйрәнәләр. Проектлаштыру укучыларның шәхси сыйфатларын үстерә. Алар үзләрендә җаваплылык хисе тоялар, коллективта эшләргә һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализларга өйрәнәләр.

3.Шәхси фактор.

    Проект эше вакытында укучыларга уйларга һәм үз тормышлары, кызык -сынулары турында сөйләргә күп мөмкилекләр бирелә.

4.Биремнәрнең куелышы.

    Укучыларга көчләре җитмәслек биремнәр тәкъдим итәргә ярамый. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

• иҗади мөмкинлекләрен ачу;

• төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

• үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

• үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү

    Татар теле дәресләрендә проект методын куллану төрле яклап белемле, мәгълүматлы булуны, укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Чөнки куелган проблеманы чишү юлларын эзләгәндә һәрьяклы ярдәм кирәк була.

    Һәр проект билгеле бер тема белән билгеләнә һәм берничә дәрес барышында тормышка ашырыла. Укучылар бу эшне башкарганда төрле чыганаклар кулланып эшлиләр. Мәсәлән, рәсемнәр, диаграммалар, картиналар, схемалар һәм башкалар. Проект методын куллану дәрестә берничә төрле максатка ирешергә ярдәм итә: балаларның сүзлек запасы киңәя, өйрәнелгән лексик-грамматик материал ныгытыла, бәйрәм атмосферасын тудыра.

1.3. Тел дәресләрендә пректлар методының отышлы яклары

     Тел дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Укучы күзлегеннән караганда, проект ул – үзең яисә төркем белән кызыклы нәрсә дә булса эшләп карау мөмкинлеге.

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Шулай ук бу метод укучыларны сочинение, әкият, хикәя язарга, компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Укытучы менә нинди рольләргә керергә тиеш була:

1.        Энтузиаст (укучыларны максатка ирешүгә этәрүче)

2.        Берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч

3.        Эшне оештыручы консультант

4.        Вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче

5.        Хаталарын һәм җитешсезлекләрен күрсәтүче, сораулар бирүче

6.        Төркемнәрнең координаторы

7.        Башкарылган проектны анализлаучы эксперт

   Проект төрләре: web-сайт; видеофильм; күргәзмә; газета, журнал; уен; әдәби кичә; бәйрәм; укыту ярдәмлеге; белешмә; эшлекле уен; тамашачылар белән уен; чыгыш; фәнни конференция; пресс-конференция; рольле уен; ярыш; спектакль;  телетапшыру.

   Проект эше укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

   Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару .

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  • тема тәкъдим ителә;
  • юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
  • үтәү вакыты билгеләнә ;
  • башка сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре күрсәтелә;
  • проект эшенең планы төзелә ;
  • укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;
  • укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
  • йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;
  • чыгышларның планы төзелә;
  • проект эшен яклау оештырыла.

  Шуны күз алдында тотып татар теле дәресләрендә укучылар проектлар

эшлиләр: Сезнең хөрмәткә 2 нче сыйныфта татар теле һәм уку  дәресендә үтелә торган “ Кеше әгъзалары ”темасына  проект дәрес үрнәген тәкъдим итәм.

  Дидактик максат : Проект эшчәнлеге кысаларында яңа белем күнекмәләре алу өчен шартлар булдыру.

   Максатлар: Кеше  әгъзаларының атамаларын  өйрәнү, хәтердә калдыру;

-үз фикереңне исбатлап күрсәтә белергә өйрәтү;

-үзеңнең нәтиҗәләреңне башкаларга да җиткерү;

-үз организмың белән гармониядә яшәргә кирәклеген һәркемгә җиткерү.

-Сез көчле, дәртле, энергияле булырга телисезме?

-Сез күзләрегезнең балкып торуын, тирегезнең – чиста, тавышыгызның яңгырап торуын, йөрешегезнең ышанычлы булып күренүен телисезме?

Төркемнәрдә эзләнү эше:

   1 нче төркем өчен инструкция : 1. Кеше төзелеше рәсемен карагыз. Аерым органнарны күрсәтегез, алар кайда урнашуы турында сөйләгез.

2.Куелган сорауга ничек җавап бирерсез . 3.Бер чыгыш ясаучыны әзерләгез.

 2 нче төркем өчен инструкция: 1. Өстәләдге өстәмә материал белән танышыгыз. 2. Куелган сорауга ничек җавап бирергә кирәклеген уйлагыз.

   Кеше әгъзаларын узләрендә күрсәтәләр, аннан  укытучы әйтә, балалар бер –берсендә күрсәтәләр. Такта янында да уйнап алырга мөмкин.

Рефлексия.

Сәламәт булу – ул зур бәхет.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

 “Авазлар” темасын өйрәнгәндә, сүзләр һәм авазларның килеп чыгышына  бәйле проект эше бирелә. Мин бу вакытта балага әкият уйлап язарга кушам.  Бу тема алар өчен кызык тоела, бала проектны уңышлы яклап чыга.  Кроссвордлар, ребуслар, иллюстрацияләр, тестлар дәрескә карата кызыксыну уята; дәресләрне тагын да кызыклырак итә. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Димәк, проектлар методының нәтиҗәләре:

-  тел һәм әдәбият буенча материалны бәйләнештә карау, өйрәнү;

- укучының дәресләрдә төп белем алуы, эш төрләре, кагыйдәләр белән танышуы;

- метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уятуы;

- проекттагы информациянең һәр дәрестә укучының күз алдында булуы  (кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала).

   В. А. Сухомлинский : « Бала - үзенең табигате белән эзләнүче, дөнья ачучы. Шулай булгач, аның алдында тылсымлы дөнья бөтен төсләре белән ачылсын.  Бу төсләр ачык һәм дулкынландыргыч тавышларда, әкиятләрдә, уеннарда, баланың үз иҗатында... Әкиятләр, фантазия, уен , баланың кабатланмас  иҗаты - болар барысы да бала йөрәгенә дөрес юл...”,- дигән.

     Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз.Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга  аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.

     Мультимедиа технологиясе  слайд – иллюстрацияләр  күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Уку дәресләрендә  иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү һәм шагыйрьләрнең  көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Укылган текстны ничек аңлауларын ачыклау өчен, шушы текст буенча рәсем ясатам.  Төрле төсләр кулланып эшләнгән рәсемнәр бик отышлы була, бала яңа төрле ачышлар ясый. Дәрес куңелле уза. Тагын дәресләрнең төрле этапларында  материал  мультимедия аша да бирелә. Бу вакытта бала үзенең рәсеме белән рәссамнар күзлегеннән чыгып эшләнгән материалны чагыштыра.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ПРОЕКТ МЕТОДЫ

 2.1.  Укытучының татар теле һәм уку дәресләрендә  проектны куллану алымнары

      Дәрестә кайсы алымны куллану берничә факторга бәйле. Иң элек, балаларның яшь үзенчәлекләрен игътибарга алу кирәк. Мәгълүм булганча, укучыларның зиһенгә алу дәрәҗәсенә күрсәтмәлелекне куллану-кулланмау йогынты ясый. Теманы аңлатканда, рәсем, картина, иллюстрация, плакат белән эшләү алымнарын файдалану аеруча кече  сыйныфтагы укучылар өчен актуаль. Мәсәлән, рус мәктәбенең , рус төркемендә укучы 3 нче cыйныфта морфология бүлеген өйрәнүгә зур урын бирелә. Билгеле булганча,   фигыльләр иң катлаулы, төрле категорияләргә, формаларга ия булган сүз төркеме булып санала. Фигыльләрнең семантик мәгънәләрен өйрәнгәндә, картиналар буенча түбәндәге эш алымы нәтиҗәле була. Иң элек укытучы  тактага рәсемнәр беркетә  һәм аларның атамаларын искә төшерттерә. Аннан алар белән  җөмләләр төзиләр, һәм  аларның зат-санын, барлык-юклык категориясен билгелиләр. Проектны фигыльләрнең хәзерге, үткән, киләчәк заман темаларын өйрәнгәндә куллану укытучы өчен уңышлы алым. Шул рәвешле, балалар предметның эш яки хәлен белдерүче сүзләрнең фигыль булуын искә төшерәләр. Ләкин моннан тыш фигыльләр хәрәкәтне, торышны да белдерәләр. Ф.Вәлиева, Г.Саттаров бу очракта күрсәтмәлелектән файдаланырга тәкъдим итәләр.  “Укытучы, кошлар рәсемен күрсәтә-күрсәтә, фигыльнең төрле мәгънә белдерүен үзләреннән чыгарта”, – ди алар. Мәсәлән, агачны чукып утыручы тукран рәсеме ярдәмендә эш белдерүче фигыльләр

(чүпли, чукый); агач ботагында утырган кызылтүш рәсеме ярдәмендә хәл, торышны (утыра, көтә); һавада оча торган карлыгач рәсеме белән хәрәкәтне (оча) күрсәтәбез.

     Ары таба яңа тема, өйрәнү материалының тыгызлыгы, үзләштерү өчен авыр булу-булмавын да исәпкә алырга кирәк. Әйтик, катлаулы теманы системага салып өйрәнү өчен, таблицалар белән эшләү, модельләштерү алымнары да уңышлы.

     Аңлашылганча, дәресләрдә кулланыла торган алымнар – укытучы сайлаган методның состав өлешенә керәләр һәм аларны файдалану мөгаллимнең һөнәри осталыгы, фантазиясе, инициативасыннан тора. Шунысын да искәртеп китү мөһим: хәзерге тиз үзгәрә торган заманда уку-укыту методлары да даими үсеш-үзгәреш кичерә, димәк, укытучы үз эшендә яңа алымнарга да мөрәҗәгать итәргә тиеш.  Алга таба без игътибарны татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучыларны мотивлаштыру алымнарына тулырак тукталырбыз.

2.2.  Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә коммуникатив  алымнар аша өйрәтүдә проектның кулланылышы

     Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучының төп максаты – укучыны татар сөйләмен аңларга, татарча аралашырга өйрәтү. Шушы максатка ирешү өчен, укытучы укучыда телгә карата зур кызыксыну, телне өйрәнү теләген уятырга тиеш. Үзе өчен чит тел булган татар телен өйрәнү укучы өчен  авыр йөк булып тоелырга мөмкин. Менә шушы йөкне тартуны бала өчен ниндидер бер мавыктыргыч процесска әверелдерергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, дәрестә уңай мотивация тудыру бик мөһим. Бүген дәрес кызыклы формада, мавыктыргыч итеп үтсә, укучы икенче дәрескә теләп киләчәк, татар теле дәресләрен көтеп алачак, укытучының сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлаячак, яңа төшенчәләрне хәтердә калдырырга тырышачак. Уңай психологик халәт тудыру дәреснең һәр этабында башкарылырга тиеш.

     Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Теләсә нинди чит телне өйрәнгәндә, коммуникатив технология кулланмыйча, аны тормышка ашырып булмый. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

     Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау  нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш, чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә.

     Аралашу җиңел, баланың психикасына кире йогынты ясамасын өчен билгеле бер шартлар тудырырга кирәк.[2.№10]

     Мәсәлән, психологик рәхәтлек булдыру. Укытучы белән укучы арасында җылы мөгалләмә. Дәрестәге киеренкелек укучының укытучы белән аралашу теләген юкка чыгарырга мөмкин. Бу исә сөйләм материалын кулланышка кертергә комачаулаячак. Укучы арымасын өчен, акыл эшчәнлегенең төрле хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, биремнәрнең төрле булуы мөһим.

     Балалар укытучыдан күреп, аның сөйләмен ишетеп, тыңлап, аның хәрәкәтләрен һәм сөйләм үрнәген охшатып кабатларга тырышалар. Алар укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар. Балаларга  русча сөйләшергә рөхсәт ителми. Укучылар, хата ясый-ясый булса да, татарча сөйләшергә омтылалар. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы – эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, алган белемне гамәли эшчәнлектә куллана белү мөһим. Баланы тормышка әзерли башлауны 1 нче сыйныфтан ук башлыйбыз. Укучы дәрестә өйрәнгән “тылсымлы” сүзләрне өйдә әти-әниләренә, әби-бабайларына, урамда башка кешеләргә әйтәләр. Мәктәп, авыл китапханәсеннән китапларны, кибеттә ашамлыклар һәм җиләк-җимешләр атамаларына караган рәсемнәр ясатыла, шул сүз атамасы иҗекләргә бүлеп язарга кушыла.

     Онлайн - аралашу – тел мохитенә чумдыруның бер юлы.  Укучыларга скайп аша сөйләшү мөмкинлеген тәкъдим итү. Татар дуслары, туганнары, танышлары, укытучылар белән аралашып була. Бу эштә "Ана теле" онлайн - проекты да ярдәмгә килә. Шулай ук электрон почта аша хат алышу уңай нәтиҗә бирә.

      Минимакс прицибы.  Аралашу – ике яклы процесс. Үз фикереңне әйтә белү генә түгел, ә әңгәмәдәшеңне аңлый белүне дә күздә тота. Укучылардан  һәрвакыт  үз фикерләрен әйттерү бик мөһим. Дәрестә  укытучының максаты - һәркемне сөйләштерү. Телне өйрәнүдә, гомумән, сәләтсез балалар булмый. Безнең һәммәбез дә кайчандыр үз туган телендә сөйләшергә өйрәнгән. Аерма шунда: кемдер яшь тулуга сөйләшә башлый, ә кемдер соңрак. Акыллы ата-ана белә: бала белән бары тик иренмичә сөйләшергә генә кирәк. Шуңа күрә , сөйләшә торганнарның активлыгын үстерү белән беррәттән дәрестә аз сөйләшә торган, сөйләшергә теләмәгән яки сөйләшергә оялган балалар белән күбрәк эшләү зарур. Бер үк сорау берничә мәртәбә һәм аларга җайлаштырып бирелә. Шулай иткәндә, алар үзләренең уңышлы булуына ышанып, күбрәк сөйләшергә тырышалар һәм өйгә  эш итеп рус телендә сөйләшүче балаларга үтелгән темаларга туры китереп  диалог төзү проекты бирелә. Бу мини проектны башкарганда бала белмәгән сүзләрен сүзлектән эзли, әти-әниләреннән дә ярдәм сорый. Шулай итеп без башлангыч сыйныфтан ук баланы проект эшләргә өйрәтә башлыйбыз.

      Уртак тема.  Яшь үзенчәлекләренә карап баланың нәрсә белән кызыксынуы ачыклана һәм дәрестә, дәрестән тыш чараларда әлеге темага караган материаллар кулланыла. Мәсәлән, башлангыч сыйныфта укучы балаларга җәйге каникуллар, караган фильм, үткәрелгән чара, яраткан укытучылар, дуслык турында сөйләшү бик ошый. Укучылар тәкъдим ителгән тема буенча төркемнәргә берләшеп проект яклыйлар.Мәсәлән: Җәйге каникулда нишләүләре турында хикәя, язучыларның шигырьләре, рәсемнәр ясап,  газета  яки китап чыгаралар. Газеталары  яки китаплары  буенча  чыгыш ясаганда  бер-берсен тыңлыйлар, фикерләр әйтәләр.

2.3. Башлангыч сыйныф укучыларын татар теленә өйрәткәндә  уен технологиясенең проект методының бер өлешен тәшкил итүе

      Безнең фикеребезчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә, 1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була.

   Уен технологиясе алымнарының белем бирүдәге әһәмияте  күп кенә галим-остазларыбыз тарафыннан тикшерелгән. Моңа мисал итеп , Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2015), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Игры на уроках татарского языка» (2004) һ.б.хезмәтләрен китерә алабыз. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телендә сөйләшүче укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Дәресләрдә шундый уен төрләрен кулланырга була:

     “Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог А.С.Макаренко. Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм.

     Уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.

 Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

     Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомуми уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

     Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә.  Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү - ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы  балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин. Мәсәлән, кушма сүзләрне өйрәнгәндә “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.

“Сүз эчендә сүз” уены

     Бу уенда укытучы  төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.

     Мәсәлән: “Умырзаялар” сүзе бирелә. Шул сүздән укучылар тагын сүзләр төзиләр (ат,уз, яза, алар, зал, ура, яз, ял, ала,азая һ. б.)

     Бу уенны парлап та, аерым да,төркемнәрдә эшләргә дә була.

     Уен технологиясе татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Кызыклы сүзләр уйла”  уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.[1. 164]

     Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!” “Нинди сүз артык?” “Кушма

сүзләр”. Уеннар  укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә, антоним, омоним, синонимнарны танырга да ярдәм итә.

 “Күршеләр” уены.

1. Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә нәрсә аларга комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең  берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.

2. Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында күрше утыручылар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары һ.б. турында сорашалар.

Коммуникатив уеннар

     “Парыңны тап” уены.

1. Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

2. Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы бер-берсенә сораулар биреп парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

3. Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.

“Интервью алу”.

Интервью уздыру өчен, иң мөһиме, сораулар төзергә кирәк, аны таблица, схема формасында да тәкъдим итәргә мөмкин.

1.  Иң башта интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны белергә кирәк.

2. Кем? нәрсә? кайда? кайчан? ни өчен? ничек? кебек сораулар кулланылырга тиеш. “Әйе”, “юк” кебек җавап бирә торган сораулар кулланылмасын.

3. Сорауларны әзерләгәндә, тыңлаучыларның фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк.

4.    Әгәр әңгәмәдәшең сорауны аңламаса, сорауга ачыклык кертелә.

5. Соңгы сорау йомгаклау характерында булырга тиеш. Иң соңыннан әңгәмәдәшеңнең тыңлаучыларга нәрсә әйтергә теләвен ачыкларга кирәк.         Сораштыруны түбәндәгечә оештырырга мөмкин:

4-5 укучы такта янына чыга, сорауга җавапны алар, акбур ярдәмендә рәсем ясап, тактага төшерергә тиеш булалар. Башка уенчылар да үзләренең рәсемнәрен төшерәләр. Аннан соң төркемнәргә берләшеп, нинди ситуациядә үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә коралар.

     Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән рольле уеннар, сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар да, татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

     “Берсе артык” уены. Сүзләр рәте бирелгән. Алар бер үк сүз төркеменә, бер сүз төркеменең төрле төркемчәләренә караган булырга мөмкин. Укучы артык сүзне мәгънә ягыннан дөрес күрсәтергә тиеш.

      “Дәвам ит” уены. Б, И, Ө, Д хәрефләре бирелгән. Шуларны дәвам ит. Укучы уйлана башлый: тукта, моның астына берәр сз яки тема яшеренмәгәнме? Яңа белемнәр табу этабын шул рәвешле ситауция тудырып башлау уңышлы. Бер, ике, өч, дүрт.... бала аңлап ала: болар – саннар. Димәк, без “Сан” темасын өйрәнәчәкбез. Шулай итеп теманы укучы үзе чыгара (6  сыйныф).

     Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия

чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

     Шулай итеп, татар  милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

2.4  Мультимедиа чараларын куллану.

      Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга  аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.

     Мультимедиа технологиясе  слайд – иллюстрацияләр  күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Башлангыч сыйныфларында рус телендә сөйләшүче укучылар белән уку  дәресләрендә  иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен  бирү һәм шагыйрьләрнең  көйгә салынган  җырларын тыңларга мөмкин.

     Бүгенге көндә мультимедия чаралары куллану укучыда дәрескә кызыксыну уята. Бу чара мәгълүматны төрле формаларда (фото, видео, графика, анимация) бирә һәм укыту процессын эффектлырак итә. Мультимедия куллану дәреснең һәр этабында укучыда мотивация тудыра, эшчәнлекне көчәйтә. Мәсәлән: Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыренә муьтфильм күрсәтелә.

     Шулай итеп мультимедиа чараларын, электрон кушымталарны куллану традицион  укыту методлары белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия булуын  билгели  алабыз. Әлеге  технологияләр  сөйләм күнекмәләре булдыру һәм аларны төрле комбинацияләрдә куллану; коммуникатив ситуацияләр булдыру; индивидуаль якын килеп эш итү һәм укучының мөстәкыйль эшчәнлеген интенсификацияләү мөмкинлекләрен бирә.

     Шуннан алар боерык фигыльләрне табалар һәм хикәя фигыльләр белән чагыштыралар. Төркемнәргә бүленеп, таблицага тутыралар.

Боерык фигыль

Хикәя фигыль

утыр

утыра

аума

аумый

бас

баса

йөгер

йөгерә

йөгермә

йөгерми

утырма

утырмый

өйрән

өйрәнә

басма

басмый

     Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

     Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, проектны үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана, эш планы төзелә.

     Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

     Гомумиләштерү – проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

     Проектны яклау – иң тирән эз калдыручы этап. Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

     Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.

     Проект методын кулланып белем бирүнең бурычларын мин түбәндәгеләр дип уйлыйм:

- укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

- укучының танып белү активлыгын үстерү ,

- иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

- белемнәрен тирәнәйтү.

ЙОМГАКЛАУ

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

     Проект өстендә эш бик күп вакытны ала, ләкин кайсы гына эшне алсак та, эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый башлый, чөнки китап – иҗади эштә төп чыганак булып хезмәт итә. Баланың төрле сүзлек, энциклопедияләр, өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре арта.  Киләчәктә балада фән белән кызыксыну теләге уянырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, мондый хезмәт сәләтле баланың шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясамый калмый.

    Безнең уйлавыбызча,  проект буенча башкарган эшләр, матур рәсемле, ачык төсләр белән ясалган китапчыклар балалар күңелендә зур тәэсир калдырадыр. Чөнки, аларның яңа сораулары, яңа фикерләре туа тора. Шуңа күрә без үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйбыз һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үзебезнең тәҗрибәдә күрдек.

     Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсебез килә: башлангыч  сыйныф укучылары бик теләп проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Проект эше белән шөгыльләнү, телне өйрәнүгә кызыксыну уята, төркемдә эшләргә, бер-береңне ишетергә, фикерләре уртаклашып, бердәм нәтиҗәгә килергә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә. Шулай ук өлгерешне күтәрүгә ярдәм итә, чөнки проект эшчәнлегенә югары бәя куела. Күзәтүләребездән чыгып шуны әйтә алабыз: укучы мөстәкыйль эшләүдән тәм таба.

     Нәтиҗә ясап әйткәндә : начар эшләнгән проект эше дә уңай нәтиҗә бирә, чөнки укучыларда яңа белемгә кызыксыну арта, үзбәя бирү дә үсә, тәҗрибәләре арта, күмәк эшләү теләге туа.

     Баланың фәнне кызыксынып өйрәнүе укытучы шәхесенә бәйле. Укытучы үз фәнен никадәр яратса, белсә, ул аны укучыларына тапшыру юлларын эзли һәм нәтиҗәле юллар, алымнар таба. Татар телен саклау, аны пропагандалау, тарату бездән – татар теле укытучыларыннан тора. Тел халыктан, аның мәдәниятеннән башка яши алмый. Ә телне, мәдәниятне саклау, яшь буынны дөрес итеп тәрбияләү җәмгыятьнең, халыкның киләчәген билгели.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Харисов Ф.Ф.”  Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни методик нигезләре” /  Казан: Татар.кит.нәшр.,2015.-222б.

2. Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре./ Р.З.Хәйдәрова/ Мәгариф, №10, 2014.

3. Татарча сөйләшик / К.С.Фәтхуллова, А.Ш.Юсупова, Э.Н.Денмөхәм-

мәтова/  Казан: Татар.кит.нәшр.,2015.

4. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар

теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / Р.З.Хәйдәрова/ 2013.

5. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү. /Н.Шәймәрданова/ Мәгариф, №3, 2015.

6. Камаева Р. Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар /Р. Б. Камаева/ –  К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012.-110 б

7. Белобородов Н.В. Социальные творческие проекты в школе.  М.: Аркти, 2006.

Электрон ресурслар

pedtehno.rucontent…tatarskogo-yazykatatar-tele

nsportal.ruШколаРодной язык и литература…/tatar-tele-hm-dbiyat…

nfourok.rudoklad-na-temu-tatar-tele…dbiyat…yaa…