"Инновационная деятельность на базе КФУ".

Чукурова Галина Ильгизовна

В  рамках работы на РИП "Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования" по теме :"Формы,методы, приемы и средства организации педагогического процесса" предлагаю вашему вниманию авторские работы.  Надеюсь, материал будет интересен и полезен моим коллегам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче  урта гомуми белем мәктәбе”

“Яшь хәбәрче”

  электив курсының авторлык программасы

Чукурова Галина Ильгизовна

                                                                                             Питрәч муниципаль районының гомуми белем муниципаль  

                                                                                            бюджет       учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен      

                                                                                             өйрәтүче Питрәч беренче  урта гомуми белем мәктәбе”нең  

                                                                                             татар теле һәм    әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

1.Аңлатма язуы   ...........................................................

2. Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр...........

3 .Программаның  эчтәлеге......................................

4 .Календарь-тематик план ...................................................  

5 .Укытучылар өчен  кулланылган әдәбият .........................

6 .Укучылар өчен кулланылган әдәбият  .............................

                                                   

                                                                             Аңлатма язуы

Программа гомуми белем бирү мәктәбенең урта һәм югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

      Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру   балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “Яшь хәбәрче” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Газета хәбәрчесе булу - журналистикага беренче адым ясау дигән сүз. Ә кем соң ул газета – журналлар хәбәрчесе? Аңа  нинди сыйфатлар хас?  Хәбәрче тирән белемле, күп мәгълүматлы, үткен һәм җор телле булырга тиеш.

Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата    кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Әлеге  программа  балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.

  Программа материалы 35 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади   мөмкинлекләре  һәм  яшь үзенчәлекләреннән  чыгып   төзелә.

Программаның структурасы

Программа түбәндәге бүлекләрдән тора:

- аңлатма язуы  

- укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр

-программаның  эчтәлеге

- календарь-тематик план  

- укытучылар өчен  кулланылган әдәбият

- укучылар өчен кулланылган әдәбият  

Мәгълүмат чаралары үскән, мәгълүмат кыры зур әһәмияткә ия булган хәзерге чорда укучыларны һәр нәрсәгә әзерлекле, үзләренең  алган белемнәрен, фикерләрен кыю рәвештә җиткерә алучы иҗади шәхес итеп тәрбияләү көн үзәгендә тора. Шунлыктан, әлеге “Яшь хәбәрче” электив курсын төзергә алынганда,  укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү максатларын куйдым.

                “Яшь хәбәрче” электив курсының теоретик материалны үзләштерү, практик эшләр башкару, иҗади эш формаларын үткәрүне һәм экскурсияләр уздыруны күз алдында тота.

Теоретик материалны тәкъдим иткәндә, укучыларның  яшь  үзенчәлекләрен, материалны үзләштерү дәрәҗәсен, кызыксынуларын истә тотып, журналистиканың барлыкка килү сәбәпләре, матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре, мәгълүмати журналистика, мәгълүматны җыю методлары, журналистика жанрлары, сөйләм стильләре, журналистика кануннары, журналистикада хокукый һәм әхлакый нигезләр турында гомуми белем бирү, әһәмиятле күзаллау тудырыла.

         Теоретик материалны гамәлгә ашыруда да нәтиҗәле эшләр башкарыла. Бу нисбәттә, мәктәбебездә “ Беренче. Ru” дигән газета чыга. Әлеге газетаны чыгару алдыннан укучыларга газетага исем уйлау эше тәкъдим ителде. Шулай ук, даими рәвештә  укучылар тарафыннан текстны форматлаштыру, коррекция эше, текстны редакцияләү, рубрикаларны урнаштыру, газетаның санына бәйле рәвештә, төрле темаларны чагылдыручы материал туплау эшләре башкарыла.

 Курс барышында укучыларга мөстәкыйль эшләр, сораулар, әдәби геройлар урынына укучыларның үзләрен куеп карарга тәкъдим ителә, кайберләре сочинение характерында була. Аларның хыял-фантазияләренә зур урын бирелә.

       Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә түгәрәктә эшләнгән эшләрнең әһәмияте чиксез зур.Билгеле, мәктәптә үткәрелгән очрашулар,бәйрәмнәр,түгәрәкләр, экскурсияләр, укучыларга рухи шатлык кына биреп калмый, аларның белемнәрен дә арттыра,сәнгатькә, фәнгә кызыксыну да уята.

           Хәзерге заман яшүсмерләренә шәхси мөнәсәбәтләр белән бәйле коммуникатив аралашу чаралары һәм шулай ук яңа информация алу өчен телевизион тапшырулар, интернет мөмкинлекләрен куллана белү бик мөһим. Бу максатка ирешүгә электив курслар ярдәм итә ала. Бу курс хәзерге катлаулы тормышта яраклашырга, укучыларның профориентацион омтылышларын тулырак тормышка ашырырга ярдәм итә.

         Курсны проект төзү формасында йомгакларга мөмкин. Проект эше укучының иҗади сәләтен ачарга мөмкинчелек бирә. Проект эшен күмәк һәм индивидуаль рәвештә дә башкарырга була.

         Төрле биремнәр тәкъдим ителә ала:информацион стенд ясау,газета чыгару,реклама,интервью төзү.

         Рус мәктәпләрендә балаларга татар теле укытуның, татар теленә өйрәтүнең күп еллык тарихы бар.  Билгеле булганча, рус җирлегендә яшәүче татар баласы, гадәттә, русча сөйләшә, өйдә дә, мәктәптә дә шул телдә аралаша. Шунлыктан аларның сөйләменә татар әдәби теле нормаларына туры килмәгән типик хаталар хас була. Шушы кимчелекләрне бетерү, укучыларның сөйләм телен үстерү, әдәби тел нормалары кысасына кертү, әдәби тел стильләре белән таныштыру, бу стиль үзенчәлекләрен сөйләмдә куллану  максатыннан укучылар белән өстәмә эшләү формасы буларак,  ”Яшь хәбәрчеләр” курсы төзелде.

Электив курс түбәндәге педагогик принципларга таяна:

Программаның максаты:

        Журналист һөнәренең серләренә төшендерү, аның эшчәнлегенә кызыксыну уяту,  бу хезмәтнең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре  белән таныштыру; журналистика законнары турында гомуми мәгълүмат бирү; эзләнүчән шәхес формалаштыру; матбугатка карата таләпчәнлек, тәнкыйди караш тәрбияләү.

  Бурычлары:

    - коммуникатив күнекмәләр булдыру;

     - гуманитар фәннәргә кызыксыну уяту(татар теле,рус теле,тарих),информацион компьютер технологияләрен кулланып эшләү.

     - укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

     - укучыларда тел стильләре, газета –журнал чыгару үзенчәлекләре буенча мәгълүматлылык булдыру .

      -язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

-  вакытлы матбугат  жанрлары, аның  төрләре белән таныштыру;

- газета чыгаруда иң кирәкле булган: тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү серләренә төшендерү;

-  газета теле  үзенчәлекләрен өйрәтү;

-  газета-журналлар басу технологиясе турында мәгълүмат бирү;

-  укучының газета жанрларына караган материалларны дөрес итеп язарга өйрәнүләренә ирешү;

-  балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү;

-  эстетик зәвык тәрбияләү.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  • Әңгәмә;
  • экскурсия;
  • ИКТ куллану( компьютер, интерактив такта, электрон текстлар)

                      Эш формалары:

  • Дәрес-конференция;
  • мультимедиа презентацияләре;
  • тестлар үтәү;
  • эшлекле уен;
  • диспут;
  • әдәби очрашу.

Эш төрләре :

  •  публицистик стильдә  мәкалә язу.
  •  юмор –сатира  жанры.Юмор –сатира жанрында мәкалә язу
  •   әдәби стильдә мәкалә язу
  •  интервью -репортаж язу
  • “Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу

Көтелгән нәтиҗә. Журналист һөнәренең серләрен үзләштерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләрен   аңлау һәм иҗат эшенә тартылу.

Программаның эш этаплары.

I этап   Хәбәри жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

II этап Аналитик жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

III этап Сатирик  жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

Укучыларның курсны үзләштерү дәрәҗәсенә таләпләр

  • Журналистика, вакытлы матбугат, беренче басма газета-журналлар, типографияләр, журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру;
  • Аналитик журналистика, журналистикада әдәби жанрлар буенча иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү;
  • Сөйләм стильләре белән таныштыру, текст төзергә өйрәтү;
  • Мәгълүматны җыю методларын, фактларның дөреслеген тикшерү алымнарын үзләштерү;
  • Хәзерге мәгълүмат чараларындагы материалларны күзәтә, тикшерә белү;
  • Сүз белән сурәт ясау осталыгына өйрәтү;
  • Мәкалә, күзәтү,  рецензия язарга өйрәтү;
  • Интервью жанры, интервью алуга әзерлек методлары, интервью алу техникасы турында мәгълүмат бирү;
  • Укучыларга әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү;
  • Язучыларның язу стильләрен аерып, иҗатларына бәя бирә белү, башка язучыларныкы белән чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлату;
  • Укучыларда милли үзаң булдыру.

  Программаның эчтәлеге

Кереш ( 2сәг)

   Укучыларның газета һәм журналда басылган иҗаты белән  танышу, мәкаләләрен  уку, аларга күзәтү ясау.  

Вакытлы матбугатта жанрлар( 5сәг)

Хәбәри, аналитик, әдәби-публицистик жанрлар. Әдәби стильдә мәкалә язу

Публицистик стильдә  мәкалә язу.

Репортаж.  Интервью.( 4 сәг)

Интервью -репортаж язу

Рецензия ( 4 сәг)

Яңа басылган китапка, яки укылган әсәргә рецензия язу

Мөхбирнамә (2 сәг)

Мөхбирнамәгә хас тел-стиль үзенчәлекләре.

Мәкалә. ( 2 сәг)

 Мәкалә жанрына караган язма иҗат итү   .

                 

Ачык хат.( 2 сәг)

Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу. Матбугатта ачык хат формасында язылган аналитик жанрлар.

Сатирик жанрлар  (2 сәг)

Юмор –сатира жанрында мәкалә язу.

Гамәли эшләр ( 12 сәг)

                           

                                         Календарь-тематик план (35 сәгать)

 

  Тема

 Үткәрү формасы

Сәгать саны

Өстәмә эш

Тео-

рия

Прак-

тика

Барлыгы

1

Әңгәмә. “Газета ничек языла?

Татар телендә чыгучы газета-журналлар

Укучыларның газета һәм журналда басылган иҗаты белән  танышу, мәкаләләрен  уку, аларга күзәтү ясау.  

1

1

2

Мәкаләдәге проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау, нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару.

2

Газета - журнал редакциясенә виртуаль экскурсия

Татарча чыгучы газета-журналларга    күзәтү ясау.  Мультимедиа презентацияләре

2

2

 Кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; мәгълүмат эзләү методларын (шул исәптән компьютер чараларын) куллану

3

 Вакытлы матбугатта жанрлар. Публицистик стильдә  мәкалә язу

Республика газеталарында басылган хәбәри, аналитик, әдәби-публицистик жанрлар белән танышу. Дәрес- диспут

2

1

3

Әдәби стильдә мәкалә язу

Публицистик стильдә  мәкалә язу

4

Хәбәри жанрлар

“Кыска хәбәрләр ничек языла?” Блиц- информ тибындагы кыска хәбәрләр язу

  Хәбәрләр туплап бирелә торган рубрикага күзәтү ясау, бер вакыйга турында хроника хәбәр һәм аңлатмалы хәбәр язу.

1

1

2

Үз   язмаңны, үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

Блиц- информ тибындагы кыска хәбәрләр язу

5

Хисап

Тематик хисап язу.

1

1

2

Коррекцияләү: тиешле өстәмә ләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү

6

Репортаж

Мәктәп тормышындагы берәр вакыйгадан репортаж язу.

1

1

2

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

Хәбәрчеләр белән индивидуаль эшләү

7

  Интервью. Интервью -репортаж язу

 Укытучылардан  интервью алу һәм аны “Беренче.ру”  газетасында  яктырту.

1

1

2

Куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.  Хәбәрчеләр белән индивидуаль эшләү

8

Рецензия

Яңа басылган китапка, яки укылган әсәргә рецензия язу

1

1

2

9

Күзәтү

Матбугат материалларына таянып, тематик күзәтү язу.

1

1

2

10

Мөхбирнамә

Мөхбирнамәгә хас тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү

2

Аналитик жанрлар  (бу төркемгә мөхбирнамә, мәкалә, хат, рецензия, күзәтү керә)

11

Мәкалә. Мәкалә язу серләре

Мәкалә жанрына караган язма иҗат итү.

1

1

2

Мәкалә язу

12

Журналист тикшерүе

Хәзерге матбугат- та“журналист тикшерүе” жанрында иҗат ителгән язмаларны күзәтү. Пресс- конференция үткәрү.

1

1

2

13

Ачык хат. “Кайтаваз” циклындагы мәкаләләр язу

Матбугатта ачык хат формасында язылган аналитик жанрларны

туплау.

1

1

2

14

Сатирик жанрлар

Татарча иҗат итүче берәр журналист – сатирикның иҗатын анализлау. Эшлекле уен.

1

1

2

Юмор –сатира жанрында мәкалә язу

15

Балалар матбугаты редакцияләренә электрон чакыру хаты

Әдәби очрашулар  һәм балалар матбугаты битләрендә язмаларны бастыруга тәкъдим итү.

1

1

2

Уку елы дә-

вамында

16

Син балалар матбугатын беләсеңме?

Тест,  викториналар үткәрү. Республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашу.

 

1

1

2

17

Фәнни-тикшеренү эше эшләү ысуллары

Матбугат конференциясе

1

1

2

Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаеш лы итеп әйтү, аны яклау.

           

Укытучылар өчен кулланылган әдәбият

  1. Агзамов Ф.А. Теория журналистики. Казань,    Таткнигоиздат, 1982
  2. Аналитические жанры газеты. Хрестоматия. – М.: Изд-во Московского ун-та, 1989.   
  3. Әдәбият белеме сүзлеге. (Төз.:Әхмәдуллин А.Г.) Казан: Татар, кит.нәшр., 1990.  
  4. Ворошилов В.В. Журналистика. Учебник.  -  С-Пб.,  2001.  
  5. Гарифуллин В.З.  Хәбәри жанрлар. -  Казан,  1991.  
  6. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. -  Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.  
  7. Гарифуллин В.З.   Язар сүзең булса... -  Казан,   2000.  
  8. Гарифуллин В.З.  Вакытлы  матбугатта  жанрлар. -  Казан,  2007.  
  9. Горохов В.М. Основы журналистского мастерства. - М., 1989.
  10. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1981.  
  11. Хөснимәрдәнов М. Х. Журналист осталыгы.- Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.  
  12. Йосыпова Г. Җанга якын сәнгать// Татарстан. - 1997. №4. 24-30б.
  13. Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы.-Казан: Татар. кит. нәшр. 1999.
  14. Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. -  Казан: Татар. кит. нәшр. 2001.
  15. Галләмов Р. Әссәләмегаләйкем, Сергей!// Татарстан. - 1997. №4. 24-30б.
  16. Зәйнуллин Җ. Әссәләмүгаләйкүм. - Казан: Татар. кит. нәшр. 1993.
  17.  Күңел нуры: методик ярдәмлек. Төзүчесе: М.Әхмәтҗанов. - Чаллы: “КамАЗ” нәшр. 1994.
  18.  Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. - 1994. №2. 64-65 б.
  19.  Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. - Казан, 2000.
  20.  Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.

  Укучылар өчен кулланылган әдәбият  һәм газета - журналлар исемлеге

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.
  3.  Вәлиуллин И.Ә. һәр шагыйрь - бер дәрья... - Казан: Татар, кит.нәшр.,2006. - 208 б.
  4. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. -Казан: Татар.кит.нәшр.,1988. - 86 б.
  5. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. -  Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.  
  6. "Ватаным Татарстан»  газетасы
  7. "Казан утлары" журналы
  8. "Мәгариф"    журналы
  9. "Мәдәни жомга"   газетасы
  10. "Сабантуй"   газетасы             
  11. "Сөембикә" журналы    
  12. "Татар иле " газетасы                                           
  13. "Татарстан"     журналы 
  14. " Татарстан яшьләре"   газетасы  
  15.  "Идел” журналы
  16.  "Шәһри Казан" газетасы
  17.  "Ялкын" журналы                                                                                   

 


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дәреснең темасы : Рәшит Бәшәр “Сөенеч”

Слайд 2

Дәреснең максаты : 1. Укучыларны Р. Бәшәрнең “Сөенеч” әсәре белән таныштыру; 2. Диалогик, монологик сөйләм, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү, тыңлап аңлау сәләтен үстерү; 3. Укучыларның логик, критик, креатив фикерләү сәләтен үстерү; 4. Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Слайд 3

I. Оештыру моменты. исәнләшү дәресне актуал ь ләштерү II . Яңа дәрес материалы өстендә эш дәреснең темасы максаты

Слайд 4

1. Рәсемгә карагыз, фикерләрегезне әйтегез. Сезнеңчә кызларга Илдар ошыймы? Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Сингл раунд робин)

Слайд 5

2. Яңа сүзләр белән танышу. Ялынырсың - будешь умолять Сөенеч - радость Күңел дәфтәре = (хәтер) - память Аптыратмагыз - не доставайте Җилбәзәк кызлар – легкомысленные девушки Юк-барга - по пустякам Чирли - болеет Шакката - удивляется Уңган - умелый

Слайд 6

3. Шагыйрь Рәшит Бәшәр турында кыскача мәг ъ лүмат. Шагыйрь Рәшит Бәшәр 1949 нчы елда туган. 1972 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1987-1989 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыган. Бүгенге көндә “Мәйдан” журналында эшли. 2000 нче елда А. Алиш исемендәге премия бирелде

Слайд 7

3. Аудирование. Тыңлагыз, фикерләрегез дөресме? Малай турында тагын нәрсәләр белдегез? ( Финк-райт- раунд- робин)

Слайд 8

5. Яңа өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзү. (тик-тэк-тоу) (релли робин)

Слайд 9

2. Сорауларга җавап бирү. Илдарга тәкәббер, җилбәзәк, тәмәке тарткан кызлар ошамый, шуңа күрә ул алар белән дуслашмый.Әгәр бу кызлардан кем булса да ошаса, ул, эше никадәр күп булса да, очрашырга, аралашырга вакыт табар иде. Илдарга нинди кызлар ошый? ( раунд тэйбл)

Слайд 10

Нәтиҗә ясау, кагыйдә чыгару, брошюра, постер ясау. (рафт)

Слайд 11

IV. Дәресне йомгаклау. (3-2-1) 1. Без бүген нинди әсәр белән таныштык? 2. Ул ни өчен “ Сөенеч ” дип атала? 3. Димәк, кызларга нинди егетләр, егетләргә нинди кызлар ошый?

Слайд 12

Өй эше. “ Миңа нинди кешеләр ошый? ” 5. Билге кую



Предварительный просмотр:

План инновационной деятельности

Чукуровой Галины Ильгизовны,

учителя татарского языка и литературы

МБОУ «Пестречинская средняя общеобразовательная школа№1 с углубленным изучением отдельных предметов»

Пестречинского района Республики Татарстан

Мероприятия, тематика

Статус мероприятия

(международный, федеральный, республиканский, муниципальный)

Сроки реализации

Ожидаемые результаты

1

Педсовет «Работа школы  на 2015-2016 учебный год в рамках реализации инновационного опыта

педагогов

школьный

Август 2015г

Определение конкретных задач и мероприятий по реализации инновационного опыта.

2

Внедрение методического коучинга в программе: «Совершенствование качества преподавания РТ». Направление: критическое мышление

международный

Октябрь,

2015г.

Внедрение содержания семинара в работу с обучающимися  школы.

3

Участие в грантах в рамках реализации Стратегии развития образования Республики Татарстан

республиканский

В течение года

Использования достижений педагога другими учителями

4

Семинар по теме: «Исследовательская деятельность на уроках как один способов раскрытия одаренности детей, их  интересов и склонностей»

муниципальный

Ноябрь 2015г

Внедрение инновационного передового педагогического опыта в ОУ района.

5

Семинар по теме: «Роль научно-практических конференций и предметных недель повышения престижности и популяризации научных знаний»

муниципальный

Декабрь 2016 г.

Внедрение содержания семинара в работу с обучающимися  школы

6

Участие на конференции для родителей, учащихся, учителей «Чтение – лучшее учение»

муниципальный

Январь 2016г

Приобщение детей и родителей к чтению

7

Семинар в рамках реализации проекта Министерства образования и науки Республики Татарстан и сингапурской компании по модернизации системы методической поддержки учителей – предметников

муниципальный

Январь 2016г

Внедрение инновационного передового педагогического опыта

8

Участие во Всероссийском конкурсе «Зирэк тиен»

федеральный

Февраль,

2016г

Концентрация внимания школьников на ценности родного языка.

9

Семинар по теме: «Создание условий  для реализации  национального   образования  и воспитания учащихся в условиях  ФГОС в русскоязычной школе»

муниципальный

Февраль ,2016

. Внедрение инновационного передового педагогического опыта

10

Мастер-класс для учителей татарского языка и литературы

муниципальный

Март ,

2016г

Внедрение инновационного передового педагогического опыта в ОУ района.

11

Семинар для учителей татарского языка и литературы по теме: «Предупреждение ошибок у выпускников при выполнении заданий ЕРТ»

муниципальный

Март 2016г

Внедрение инновационного передового педагогического опыта в ОУ района.

12

Мониторинг результативности работы по изучению родного языка(опрос общественного мнения)

муниципальный

Апрель 2016г

Отзыв общественности о работе по изучения и развития родного языка в школе.

13

Мастер-класс для учителей татарского языка и литературы «Использование информационных педагогических технологий в повышении качества обучения в учебно-воспитательном процессе»

муниципальный

Апрель 2016г

Внедрение ИКТ учителями ОУ района.

14

Круглый стол «Роль  национальной музыки в развитии личности»

муниципальный

Май 2016г

Приобщение детей к занятиям  по изучению национальной музыки.

15

Проверка работ  ЕРТ выпускников

республиканский

Май 2016г

.

16

Выступление на районной августовской конференции «Качество и эффективность образования как ресурс устойчивого развития общества в условиях реализации концепции модернизации Российского образования»

муниципальный

Август 2016г

Информирование общественности о ходе реализации инновационного опыта

17

Участие в конкурсе «Учитель года»

муниципальный

В течение года

Использования достижений педагога другими учителями района.

18

Публикация разработок уроков, мероприятий,авторских программ на сайтах,  на республиканских изданиях

(Публикации на сайте «Фестиваль педагогический идей «Открытый урок», infourok)

федеральный

В течение года

Публикации работ учителей в СМИ

19

Обновление и размещение информации о ходе реализации инновационной программы.

федеральный

В течение года

Информирование общественности о ходе реализации инновационной программы

20

Осуществление инновационной деятельности РИП«Разработка, апробация и внедрение новых элементов содержания образования и систем воспитания, новых педагогических технологий, учебно-методических, учебно- лабораторных конкурсов, форм, методов и средств обучения в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, в том числе с использованием ресурсов негосударственного сектора»

По теме: «Формы, методы, приемы и средства организации  педагогического процесса»

республиканский

В течение года

Информирование общественности о ходе реализации инновационной программы

21

Осуществление экспериментального исследования совместно с экспериментально-творческой группы педагогов Астраханской области  по теме «Формирование культуры поведения и развитие речевой культуры у учащихся».

Федеральный

В течение года

Внедрение инновационного передового педагогического опыта

22

Участие в проектах, в том числе по созданию новых образовательных программ, учебников, социально-значимых инициативах, мероприятиях педагогических сообществ.

Федеральный

В течение года

Внедрение инновационного передового педагогического опыта

Чукурова Галина Ильгизовна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ «Пестречинская СОШ№1»

Пестречинского муниципального района ,РТ.



Предварительный просмотр:

Отчет

об инновационной деятельности за 2016 год

учителя татарского языка и литературы

высшей квалификационной категории,

Чукуровой Галины Ильгизовны

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательного учреждения

   Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пестречинская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов»  Пестречинского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные

Телефон: 89272470174

422770 Республика Татарстан, Пестречинский  район, село Пестрецы

ул. Саликеева д.23А

Тема инновационной разработки

 «Формы, методы, приемы и средства организации педагогического процесса» (“Педагогик процессны  оештыру формасы, ысул, алым һәм чаралары”)

Автор

Чукурова Галина Ильгизовна

Краткое описание инновационной разработки

Актуальлеге: Соңгы елларда сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган "традицион укыту" белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләркүбрәкүтепкерде.
Яңа технологияләр исә аерым шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү максатлары куя. Аның фәлсәфи нигезе - гуманлылык, балага җайлашу. Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота.

Педагогик һәм методик әдәбиятта, шулай ук гамәлдә дә “технология”, “педагогик технология”, “белем бирү технологиясе” дигән терминнар һаман саен ешрак кулланыла.

Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

     а) уен технологиясе;

     б) проблемалы укыту;

в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) белем бирүнең компьютер технологияләре;

в) интенсив белем бирү технологиясе.

Татар теле дәресләрендә яңа технологияләрне куллану өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Максаты – ФДББС ын тормышка ашыру шартларында уку-укыту процессының нәтиҗәлелеген арттыру; белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү

Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге бурычларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Элеге бурычларны гамәлгә ашыруда тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү/ мохите тудыру зур әһәмияткә ия.

Эчтәлеге: ФДББС тормышка ашыру шартларында уку-укыту(педагогик) процессының нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2.Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3.Инновацион технологиялщр кулланып укыту укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.

Ресурслар: материаль-техник база  булдыру (интератив такта, проектор, планшет,  электрон китаплар, электрон дәреслекләр, ноутбук), фәнни-методик база булдыру ( фәнни- тикшеренү, методик хезмәтләр )

Сведения о распространении инновационного опыта

Участие в семинарах:

  • Республиканский семинар учителей татарского языка и литературы в рамках инновационной площадки .
  • «Использование инновационных технологий в обучении татарскому языку», семинар на базе Института филологии и межкультурных коммуникаций КФУ
  • Районный семинар  учителей татарского языка и литературы по теме: «Хәзерге шартларда татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицяләр һәм яңалык»
  • Районный   семинар учителей татарского языка и литературы    по теме: «Татар телен иҗади нигездә  укыту алымнары һәм ысуллары»( тема выст: “Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру”

Участие в НПК:

  • Августовская конференция педагогических работников образования секция  по теме «Совершенствование учебно – воспитательного процесса в условиях перехода на ФГОС»
  • Научно-практическая конференция «Керәшеннәрнең этник мәдәнияте, тарихы һәм хәзерге заман”  г.Мамадыш
  • Межрегиональная научно-практическая конференция “Әдәплелек – рухи саулык”

Открытые уроки:

  • Открытый урок в рамках реализации проекта Министерства образования и науки Республики Татарстан и сингапурской компании по модернизации системы методической поддержки учителей – предметников, по теме: Р.Бәшәр“Сөенеч” 10 нчы сыйныф( русская группа)
  • Открытый урок в рамках реализации проекта Министерства образования и науки Республики Татарстан и сингапурской компании по модернизации системы методической поддержки учителей – предметников, по теме: “Һөнәр сайлау “ 10 класс (русская группа) 
  • Открытый урок по татарской литературе(“Хәсән Туфан иҗаты”. 11класс, татарская группа)  на районном семинаре учителей татарского языка и литературы по теме «Татар телен укытуда  инновацион технологияләр куллану»

Конкурсы:

  • Победитель конкурса “Наш лучший учитель”
  • Победитель конкурса “ Учитель-эксперт”

Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки:

-конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся;

-качество образования (высокобальники);

-и др.

  • Республиканская олимпиада по татарскому языку – 4 призера(дипломы, грамоты)
  • Международный конкурс «Зирәк тиен» - 2 победителя(дипломы)
  • Международая контрольная работа по татарскому языку( сертификат)
  • Международная олимпиада по татарскому языку для школьников РФ и зарубежных стран "Татар теле. ИНФО",(Благодарственные письма, дипломы.)
  • Интернет-тур V Международной олимпиады по татарскому языку и литературе,(благодарственные письма, дипломы )
  • IV Всероссийский  конкурс чтецов имени Г.Тукая(грамота)
  • Научно-познавательный интеллектуальный конкурс  «Тамчы-шоу»( грамоты)

Качество образования:

2014-2015 учебный год – Татарский язык - успеваемость 100%, качество 82%; Татарская литература – успеваемость 100%, качество 83%;

2015-2016 учебный год – Татарский язык - успеваемость 100%, качество 83%; Татарская литература – успеваемость 100%, качество 85%.

Форма представления инновационной деятельности

  • Всероссийский эксперимент творческих учителей. Тема экспериментального исследования: «Формирование культуры поведения и развитие речевой культуры у учащихся».
  • Работа в качестве учителя-эксперта в рамках программы «Грантовая поддержка учителей Татарстана»
  • Открытый урок по инновационной деятельности на уровне муниципального района, на тему: «Затланышлы фигыльләр” (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле дәресе. 6 нчы сыйныф)
  • Выступление  на семинаре по теме: «Переход на новый уровень качества образования на основе современных информационно-коммуникативных технологий”(  “Татар теле һәм  әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып, ныклы белем, әхлакый тәрбия бирү”)