Александрова Миннегуль Имамовна

     Педагогик осталык… Нәрсә соң ул педагогик осталык?

     Минем фикеремчә, ул үз эшеңнең  чын остасы булу дигән сүз.  Ә үз эшеңнең остасы  булу нидән гыйбарәт соң?  Чынбарлыкта хезмәтеңне һөнәри күнекмәләр белән сыйфатлы итеп башкарумы, әллә эшеңне мәгариф системасындагы, тормыштагы яңалыклар, үзенчәлекле идеяләр, фикерләр  белән баетып тормышка ашырумы? Бәлки үз эшеңдә яңа технологияләр кулланып, төрле методик алымнардан файдаланып эшләүдер?  Әллә  ул һәр баланың үзенә генә хас үзенчәлеген,  талантын күрә белү, аны үстерүме? Үзеңне фәнеңне камил белү,  белем дәрәҗәңне үстерү, гомерең буе уку , өйрәнүме?  Сораулар күп...

      Ә җавап гади,  үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу, укучыларны үз фәнең белән кызыксындыра белү  - педагогик осталык менә шул инде, минемчә. Без укытучылар һәрберебез һәрвакыт шуңа омтылабыз бит. Галимнәр фикеренчә, кеше үзе өчен кызык булган мәгълүматны гына тизрәк һәм яхшырак истә калдыра. Әгәр укучы синең фәнеңне яратмый икән, нинди генә алымнар куллансаң да, нинди генә  структуралардан файдалансаң да  ул синең предметыңа битараф калачак.. Укытучы  укучы күңеленә ачкыч таба, аны үз артыңнан ияртә белергә, шәхес буларак та  бөтен яктан да үрнәк булырга тиеш. Ә укытучының  осталыгын бары тик укучылар, ата-аналар,  бергә иңгә- иң куеп эшләгән хезмәттәшләре генә билгели ала.Укытучының осталыгы укучыларының уңышларында да  чагылыш таба.

  Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев үзенең  бер чыгышында  укытучы хезмәте турында бик ачык итеп  : “ Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары. Нинди зур түземлелек , ә иң мөһиме балаларга мәхәббәт таләп итә бу эш. Алай гына да түгел , ул- профессия дә, эш тә түгел, ул- осталык. Укытучы булу өчен уку гына җитми,ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш ,”- дип әйтеп үтә.

    Замана һәрвакыт  үсештә- үзгәрештә. Фән – техника өлкәсендә  яңадан – яңа ачышлар ясала. Үзгәрешләр мәгариф системасына кагылмый калмый. Уку –укыту процессы да төрле метод- алымнарга байый, төрле системалар , технологияләр кертелә. Бу үзгәрешләр аша  укытучыларга зур бурычлар йөкләнә, яңадан –яңа таләпләр куела. Укучы да үзгәрә, үсә. Укучы белән укытучы арасында яңача мөнәсәбәт туа. Укучы хәзер дәрестә гади тыңлаучы, укытучы биргән әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, үзенә кирәкле материалны интернетлардан эзләп таба алучы да. Бу укытучы һәм укучылар алдына зур таләпләр куя. Укучы мәктәпне тәмамлаганда инде  төрле замана технологияләре, тирән белем  белән коралланган һәрьяктан камил шәхес булып өлгерергә тиеш. Ә моңа бары тик бергәләшеп, бер – береңне аңлап эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә без укучыларны киләчәк заман өчен хәзерләргә тиешбез.  Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин дә бу турында   “Балаларыгызны  үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр ”- дип язып калдырган.

    Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәгариф өлкәсендә   безнең бурычыбыз да бераз үзгәрәк. Без белем бирүчеләр генә түгел, без телебезне, милләтебзне саклаучылар да, милләтнең киләчәк язмышына юнәлеш бирүчеләр дә. Чөнки татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә  чын мәгънәсендә туган телебезгә, милләтебезгә ихтирам хисләре, милли үзаң  тәрбияләргә мөмкин. Татар  әдипләре әсәрләрен уку, тирәнтен өйрәнү,  дәресләрне кызыклы итеп үткәрү ул –милләтне, телне саклау дигән сүз. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар да  безнең алда торган бурычларны үтәргә ярдәм итә. Алар укучы күңелен рухи яктан баета, югары әхлаклы шәхес тәрбияләүгә булыша. Дәресләрдә,сыйныфтан тыш чараларда  алынган материаллар, белем – күнекмәләр, Туган илебез, телебез, милләтебез  язмышы  өчен җаваплы шәхесләр тәрбияли. Ә  безнең киләчәгебез үзебез хәзер тәрбияләгән шәхесләр кулында. Безнең язмышыбыз алар күңеленә нинди орлык салудан тора. Әгәр без укыткан, тәрбияләгән балалар миһербанлы, итагатьле, шәфкатьле, иманлы, үз телен, милләтен яратучы, толерантлы икән, димәк, безнең киләчәгебез дә якты, матур булачак. Бу эшебезнең нәтиҗәсе, күпмедер дәрәҗәдә безнең педагогик осталыгыбызның чагылышы да.

      Мәктәп - укытучы- укучы- гаҗәеп матур, самими, шул ук вакытта бик четерекле дөнья.  Укытучы хезмәте җиңел түгел, укытучы ул – психолог та, актер да, сердәш тә, киңәшче дә.  Ләкин мин 38 ел мәктәптә эшләү дәверендә ялгыш кына да үз –үземә: “Нигә бу һөнәрне сайладым икән ?”- дигән соруны куймадым, беркайчан да үкенү хисе кичермәдем. Әле һаманда сайлаган һөнәремә тугрылыклы булып калып эшемне дәвам итәм.

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов