Инновационная деятельность на базе КФУ
В рамках работы на РИП "Инновационная образовательная программа дополнительного профессионального образования" "АКТУАЛЬНЫЕ ПРОБЛЕМЫ РЕАЛИЗАЦИИ ФГОС ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ", по теме: "Формы и методы приема и средства организации педагогического процесса", предлагаю вашему вниманию план урока по технологии Сингапура и выступление по теме: "Татар теле дәресләрендә укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану"
Скачать:
Предварительный просмотр:
2016 ел февраль
Татар теле дәресләрендә укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районының
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче
Питрәч беренче гомуми белем бирү мәктәбенең ”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Канипова Хөршидә Мирхәт кызының
татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән
район семинарында укыган чыгышы
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.Соңгы елларда мәктәптә бу технологияләр көннән-көн активрак кулланыла бара. Уку-укыту эшендә укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү максаты да куела. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара. Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Компьютер, күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – төп мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә кабинетлар Интернет челтәренә тоташкан. Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эзлекле алып барыла. Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту – тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Мәгарифне информацияләү, белем бирүнең сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, укыту методларын һәм формаларын үзгәртүгә нигезләнә. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге шартларда конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.
Дәресләрдә компьютер куллануның юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә
Күптән түгел генә татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:
- белем бирүнең чыганагы;
- мультимедиа һәм телекоммуникацияләр кулланып күрсәтмәлелекнең сыйфатын яңа биеклеккә күтәрү;
- тренажер;
- диагностика һәм тикшерү чарасы;
- текст редакторы буларак.
Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар(компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.
Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.
Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.
- Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук
- шәхес тәрбияләү;
- фикерләү сәләтен үстерү;
- эстетик тәрбия бирү;
- информацион культура тәрбияләү;
- укытуның сыйфатын күтәрү;
- предметара бәйләнеш булдыру;
- укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.
Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:
- укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
- укучының танып белү активлыгын арттыру;
- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү
Предварительный просмотр:
2016 ел апрель
4 нче сыйныфта әдәби уку
Тема:Җ .Тәрҗеманов “Чирик”1 бүлек
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районының
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче
Питрәч беренче гомуми белем бирү мәктәбенең ”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Канипова Хөршидә Мирхәт кызының
татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән
район семинарында күрсәткән ачык дәресе
Белем бирү максаты:
1) “Чирик” текстын аңлап ,дөрес уку күнекмәләрен булдыру
2)Сөйләм телен үстерү.
3) Укучыларда табигатькә, кошларга сак караш тәрбияләү
4)Төркемнәрдә эшли белү
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес барышы
I Оештыру
1) Исәнләшү
II Актуальләштерү
Кошлар турында белемнәрне искә төшерү (слайд)
Нинди кошлар бездә кошлыйлар?
Кыш көне аларга ничек?
Без аларга ничек булышырга тиеш?
III Яңа тема
(Теманы укучыларның үзләреннән әйттерү)
-Без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?
- Кошлар
-Шулай итеп безнең тема нәрсә турында булыр?
-Кошлар турында
-Димәк, бүген без дә кош турында укыйбыз. Безнең тема: Җ Тәрҗеманов “Чирик”
2)Сүзлек эше
(Өшегән, авырта, туңган, кызганыч, кинәт, эремчек сүзләренең тәрҗемәсен сүзлек дәфтәренә яздыру)
3)Текстны уку
IV Ял минуты “Җил исә”
V Яңа белемнәрне ныгыту
1.Сималтиниус Релли Тэйбл
Текстан табарга (Птичке очень холодно.Птичка даже есть не хочет.Птичка на другой день открыл глаза.)
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр)
2.Тәрҗемә итү
3. Конэрс
(Укучыларга сораулар язылган карточкалар бирелә)
-Көн нинди?
-Нәрсәне әни белән кыз кар өстендә күрделәр?
-Кошчык алдына нәрсә куйдылар?
-Кыз кошчыкка ни өчен Чирик исемен кушты?
(Укучылар бер-берсе белән фикер алышалар.Дөреслеген тикшерәләр)
VII Рефлексия.Уку эшчәнлегенә нәтиҗә
-Укучылар бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
2)Укучыларга бәя бирү
VIII Өй эше бирү
1 төркем-Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен сәнгатьле итеп укырга
2 төркем- Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясенә рәсем ясарга
Предварительный просмотр:
Отчет об инновационной деятельности за 2016 год
учителя татарского языка и литературы Каниповой Хуршиды Мирхатовны
Информационная карта инновационной деятельности | |
Полное наименование образовательной организации (учреждения) | Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Пестречинская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Пестречинского района РТ |
Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта | 422770 Республика Татарстан, село Пестрецы, улица Строителей, д. 31, кв. 1 89003248229 http://nsportal.ru/kanipova-hurshida-mirhatovna kanipova1963@mail.ru |
Тема инновационной разработки | Формы и методы приема и средства организации педагогического процесса |
Автор, авторский коллектив инновационной разработки | Канипова Хуршида Мирхатовна |
Краткое описание инновационной разработки (актуальность, новизна, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты (либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме) | Тема эксперимента – “Татар теле дәресләре укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану”. Проблемы - Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Актуальность - Соңгы елларда мәктәптә коммуникатив һәм интернет технологияләр көннән-көн активрак кулланыла бара. Уку-укыту эшендә укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү максаты да куела. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара. Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Компьютер, күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – төп мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә кабинетлар Интернет челтәренә тоташкан. Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эзлекле алып барыла. Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту – тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый Предмет эксперимента – татар теле һәм уку дәресләре Цель эксперимента – Барлык дәресләрдә коммуникатив һәм интернет технологияләр куллану. Гипотезы эксперимента - Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш. Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.
|
Сведения о распространении инновационного опыта: - участие в научно-практических конференциях; - открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики; - участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности; - печатные работы за отчетный период и др. | Җ. Тәрҗеманов “Чирик” - открытый урок по татарскому языку в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы по теме “Овладение инновационными педагогическими технологиями-важнейшее условие профессионального роста учителя и повышения качества образования учащихся” на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Пестречинская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» |
Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки (положительная динамики): - конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский, всероссийский уровень); - качество образования (высокобальники); - др. | - предметные олимпиады:
|
Форма представления инновационной деятельности (указать одну из предложенных): - «Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК; - семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе ОО); - элективный курс в рамках заявленной темы; - открытый урок по инновационной деятельности на уровне муниципального района, республики; - печатные работы; - разработки (контрольно-измерительные материалы и др.) | “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану” - выступление на районном семинаре, организованного отделом образования исполнительного комитета Пестречинского муниципального района Республики Татарстан на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Пестречинская общеобразовательная школа №1 суглубленным изучением отдельных предметов” “Татар теле дәресләрендә укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану” - выступление на районном семинаре, организованного отделом образования исполнительного комитета Пестречинского муниципального района Республики Татарстан на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Пестречинская общеобразовательная школа №1 суглубленным изучением отдельных предметов” Җ. Тәрҗеманов “Чирик” – открытый урок по татарскому языку в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Пестречинская общеобразовательная школа №1 суглубленным изучением отдельных предметов” |
