Инновационная деятельность на базе КФУ

Делюсь своим опытом на сайте Инфоурок.

Участвую в реализации проекта Министерства образования и науки Республики Татарстан и сингапурской компании по модернизации системы методической поддержки учителей- предметников. 

Работаю над проектом «Обучение правильной речи русскоговорящих учащихся,  опираясь на модели предложений».  В своем проекте я опиралась на  учебник татарского языка для русскоязычных учащихся. Автор - кандидат педагогических наук Хайдарова Р. З. Использовала технологию «Построения модели речи текста» кандидата филологических наук Максимова Н.В. 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Разработка  урока с использованием сингапурской системы

             на уроке  татарского языка в 2 классе.

                                    Шәрипова Гөлнара Хәким кызы

                                    Татарстан Республикасы

                                    Питрәч муниципаль районы

           Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
         беренче категорияле татар теле һәм

          әдәбияты   укытучысы

Класс: 2б, рус төркеме.

Тема: “Мин чисталык яратам” темасындагы лексик материал. (дәвам итү) 

Дәрес тибы: ЛКФ             

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

  1. “Мин чисталык яратам” темасына караган сүзләрне ныгыту;

сорау һәм хикәя җөмлә төзелешен;

белән бәйлеге белән сүзтезмә һәм җөмлә төзелешен кабатлау.

          2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

              ишетеп аңлау, сорауларга дөрес җавап бирү,

              сүзләрнең мәгънәсен аңлап җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү. 

3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау,

 бер-берең белән аралаша, бер-береңә комплимент әйтә белү кебек          сыйфатларны тәрбияләү.

Укучы өчен:

Темага караган сүзләр белән сорау бирә, алынган сорауга җавап бирә, чәчне нәрсә белән тараганлыкны, битне нәрсә белән юганлыкны, кулны нәрсә белән сөрткәнлекне әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау:    Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (59-60 нчы битләр); методик ярдәмлек , дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; куиз-куиз трэд , тик-тэк-тоу структуралары буенча эшләнгән таратма карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

           2) дежур укучы рапорты;

3) дәреснең темасы, максаты белән таныштыру ;

II. Актуальләштерү.

                       Өй эше тикшерү.

        ДЖОТ-ТОТС стуктурасы буенча “Мин чисталык яратам” темасына          караган сүзләрне кабатлау: (дүрт кешедән торган команда белән эшлиләр)

а) дәрес башланганчы һәр укучыга 4әр карточка-бит өләшенә;

ә) беренче укучы темага караган бер сүз яза;

б) язылган сүзне үз командасы ишетерлек итеп әйтә;

в) сүз язылган карточканы язулы ягы белән өскә каратып өстәл уртасына куя;

г) шул рәвешчә 2, 3, 4нче укучы да сүзләр язып, әйтеп өстәл уртасына куялар;

д) эш һәр укучы да дүртәр карточка язганчыга кадәр дәвам итә.

Эшне төгәлләгәч, укытучы 2-3 укучыдан җавапларны укыта. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлап торалар. Сүзләрнең темага туры килүен, темага караган барлык сүзләрнең дә әйтелүен күзәтәләр.

Бу алдагы дәресләрдә өйрәнгән  сүзләр: тарак, сабын, теш щёткасы, сөлге, чәч тарый, юа, чистарта, сөртә, чиста, пычрак, пөхтә, йомшак, бит, куллар, тешләр, күзләр.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

  1. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭД структурасы буенча диалог төзү.(Сорау җөмләләр әйтү, аларга җавап алу.)

           Дәреслектәге күнегүләрне куллану. (Парлап эшлиләр).

 Һәр укучыга алдан әзерләнгән карточкалар өләшенә. Карточкаларның эшләнеше үзенчәлекле: сорау язылган якка ук җавабы да языла. Тик җавабы язылган җире бөкләнеп тора һәм сорауга җавап бирергә тиешле укучыга күренми. Ә сорау бирүче укучы соравын да, җавабын да алдан укып куя.

а) укытучы укучыларга урыннарыннан торырга, кулларын күтәреп үзләренә пар эзләргә куша;

ә) укучылар парлашканнан соң, беренче укучы икенче укучыга сорау бирә;

б) икенче укучы җавап бирә;

в) әгәр дә икенче укучы җавап бирә алмый икән беренче укучы  булыша, хатасы булса дөресли, икенче укучы нәтиҗәдә дөрес җавапны әйтә;

г) икенче укучы җавапны дөрес итеп әйткәннән соң, беренче укучы аны мактый;

д) аннан соң, икенче укучы беренче укучыга сорау бирә, эш шулай ук бара;

е) укучылар карточкаларын алыштырышалар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр һәм яңа пар эзлиләр.

Эш шулай дәвам итә. Бер укучы берничә сорауны һәм аның җавабын үзләштерә.

Бу эш барышында укытучы укучылар арасында йөри. Аларның сорау бирүләрен, җавапларын тыңлый. Хаталары булса төзәтә, дөрес җавапларны мактый.

Карточкаларга язылган сорау-җаваплар (укучыларга аңлаешлы һәм җавап бирергә җайлы булсын өчен сорау язылган җиргә тиешле рәсемнәр дә ябыштырдым ):

  • Керпе Галигә нәрсә бүләк итә? (Карточка 4 вариантта) --- Керпе Галигә сабын бүләк итә. (тарак, теш щёткасы, сөлге )
  • Син нәрсә белән кул юасың?--- Мин сабын белән кул юам.
  • Син нәрсә белән чәч тарыйсың? --- Мин тарак белән чәч тарыйм.
  • Син нәрсә белән бит сөртәсең? --- Мин сөлге белән бит сөртәм.
  • Син нәрсә белән теш чистартасың?--- Мин теш щёткасы белән теш чистартам.
  • Малай сөлге белән нишли?(Карточка 4 вариантта) --- Малай сөлге белән бит сөртә.(Тарак белән чәч тарый. ...)
  • Сиңа нинди сөлге кирәк? (Карточка 4 вариантта)--- Миңа зур, чиста, матур сөлге кирәк.
  1. ТИК-ТЕК-ТОУ структурасы буенча бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү күнекмәсен камилләштерү.

а) укытучы һәр командага алдан әзерләнгән карточкалар тарата (9 карточка, карточкалар тәртип буенча 1дән 9га кадәр номерланган һәм һәр карточкага темага караган бер сүз язылган);

1- тарак                        2-сөлге

3- сабын                       4- чәч

5- кул                            6- бит

7-тарый                        8- сөртә                                             9- юа

ә) укучылар карточкаларны 3кә 3 форматы белән өстәл уртасына тезеп куялар;

б) командадагы һәр укучы бирелгән сүзләрне кулланып 3 җөмлә төзи (җөмлә төзегәндә сүзләрне куллану тәртибен үзе сайлый: горизонталь, вертикаль, диагональ вариантларны кулланып була);

(Укучыларның яшьүзенчәлекләрен истә тотып, карточкаларны тәртип буенча тезәргә, җөмлә төзү өчен горизанталь вариантны сайларга куштым. Белән сүзен кулланырга кирәклеген әйттем.)

в) җөмлә төзегәндә башта сүз язылган 3карточканың номерларын яза, аннары шул номер астындагы сүзләр белән җөмләләр төзи;

 Билгеле бер вакыттан соң укытучы  җөмләләрне тактада слайдларда күрсәтә:

Тарак белән чәч тарый.

Сөлге белән кул сөртә.

Сабын белән бит юа.

 

3)ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы буенча укучыларның җавапларын тикшерү.

Тактада күрсәтелгән җөмләләрне төзегән укучылар торып басалар. Күпме укучының биремне үти алуы күзәтелә.

 Үзгә җөмләләрне укучылардан укыту. Аларны бергәләп тикшерү. 

IV. Йомгаклау.

  1. өй эше бирү.
  2. билгеләр кую, мактау.
  3. саубуллашу.

 

 

 



Предварительный просмотр:

Тема проекта

«Обучение правильной речи русскоговорящих учащихся,                                 опираясь на модели предложений»

(“Рус төркемнәрендә бирелгән җөмлә калыплары буенча                                               татар сөйләменә өйрәтү ”)

Актуальность работы:                                                                                                                                    в нашей республике два государственных языка- русский язык и татарский. Каждый гражданин должен знать оба эти языка. Для этого учащиеся должны не только понимать, о чем идет речь, но правильно отвечать на поставленные вопросы, поддерживать диалог, правильно формулировать свои предложения.

Цели и задачи:

  • Научить обучающихся правильному произношению татарских слов, обращая внимание на звуки;
  • Правильно составлять вопросительные предложения и грамотно на них отвечать;
  •  При ответе правильно формулировать предложения и расставлять в них слова, учитывая правила грамматики татарского языка;
  • Научить пользоваться вводными словами и обращениями;
  • Быть друг к другу при разговоре уважительными друг к другу, использовать правила этика.

Описание работы.

В своем проекте я опиралась на  учебник татарского языка для русскоязычных учащихся. Автор - кандидат педагогических наук Хайдарова Р. З. Использовала технологию «Построения модели речи текста» кандидата филологических наук Максимова Н.В. На этой основе я сделала проект «Обучение правильной речи русскоговорящих учащихся,  опираясь на модели предложений». Проект предназначен для  четвертого класса. Обучающиеся при составлении вопросительных предложений и ответов  на них ученики испытывают затруднения: допускают ошибки в перемене местоимений и окончаний глаголов; путают некоторые окончания слов, что приводит к неправильному смыслу предложения. При использовании моих моделей предложений, они  быстрее учатся менять слова, использовать их в разных вариантах. К тому же это еще и повторение лексики и грамматики татарского языка. При составлении диалогов они используют вводные слова и обращения, тем самым они обучаются этике в разговоре.

Этапы проекта.

I. Ознакомление с лексикой и грамматикой  данной темы.

II. Опираясь на модели предложений, составление вопросительных предложений и ответов, составление диалога и монолога.

III. Итоговая проверочная работа.

4нче сыйныф, рус төркеме.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А. Гиниятуллина.

Беренче бирем.

ТЕМА : Белем бәйрәме.

1нче эш.

                   Бүген зур бәйрәм – 1нче сентябрь. Мәктәптә укулар башлана. Мәктәптә безне укытучылар көтә. Без аларны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга чәчәкләр бүләк итәбез.

2нче эш.

  • Әйт әле, Ирек, бүген кайсы көн?
  • Бүген беренче сентябрь. Минемчә, бүген зур бәйрәм. Беләсем килә, Саша , синең укытучың кем?
  • Минем укытучым – Роза Идрисовна. Ә синең укытучың кем?
  • Ә минем укытучым – Резеда Илсуровна.
  • Шулаймыни! Мин аны беләм . Ә син аны котладыңмы?
  • Әйе, котладым . Чәчәкләр дә бүләк иттем. Ул кашкарый, роза, кыңгырау чәчәкләрен ярата.

3нче  эш.

  • Ирек, әйт әле. Син беренче сентябрьдә кайда булдың?
  • Беләсең килсә, мин линейкада басып тордым. Ә син Саша кайда булдың?
  • Мин дә линейкада булдым. Сине күрмәдем.
  • Шулаймыни? Мин Азат һәм Илнур янында булдым.
  • Азат һәм Илнур –кемнәр? Әйт әле, беләсем килә.
  • Алар минем дусларым. Без бергә укыйбыз. Азатка 9 яшь. Ә Илнурга 10 яшь. Алар яхшы укыйлар. Алар миңа булышалар. Минемчә, алар чын дуслар.
  • Ирек, мине дә таныштыр әле.
  •  Әлбәттә, таныштарам, Саша.

4нче эш.

Калыплар буенча җөмләләр төзетү.

1нче калып.  - Бүген нинди бәйрәм ?

2нче калып. -  Без кемнәрне котлыйбыз?    Без нәрсә телибез?

3нче калып. – Без кайчан кемнәрне котлыйбыз?

4нче калып. -  Без  кайчан кемнәрне  нәрсә белән котлыйбыз?

Икенче бирем.

Поставь вопросы к выделенным словам.

Предложения

Вопросы к выделенным словам

Баллы

(макс. 5)

1

Бүген зур бәйрәм

Нинди?

1

2

Укытучы чәчәкләр ала.

Кем?  Нәрсәләр?

2

3

Без аңа уңыш телибез.

Нәрсә?

1

4

Мәктәптә укулар башлана.

Нишли?

1

Өченче бирем.

Допиши окончания слов в предложениях.

Предложения

Окончания.

Баллы

(макс. 8)

1

Марат мәктәп...  укый.

-тә

1

2

Портфель...   дәфтәр, китап, бетергеч бар.

-дә

1

3

Көндәлек...   бишле бар.

-тә

1

4

Дәрес...   диктант яздык.

-тә

1

5

Китапханә...    китаплар күп.

-дә

1

6

Бер атна...   җиде көн.

-да

1

7

Сыйныф...    укучылар дәрес тыңлыйлар.

-та

1

8

Малай  стадион...    футбол уйный.

-да

1

Дүртенче бирем.

Подчеркни слова  отвечающие  на вопрос КЕМ?

 

Слова.

Баллы (макс.- 6)

1.

Укытучы, дәфтәр, чәчәк, малай, мәктәп, бүре.

2

2.

Әни, тәрәзә, өстәл, урындык, песи, бабай.

2

3.

Алма, бетергеч, сыйныф, кыз, куян, кош.

1

4.

Укучы, дәрес, бәйрәм, көндәлек, аю, күбәләк.

1

Бишенче бирем.

Выбери правильный перевод  словосочетания.

Слово

Варианты

Баллы (макс.- 5)

1.

Пять книг

- бишенче китап

- биш китаплар

- биш китап

2.

Три девочки

  • өч кызлар
  • өч кыз
  • өченче кыз

3.

Восемь тетрадей

- сигез дәфтәр

- сигезенче дәфтәрләр

- сигез дәфтәрләр

4.

Шесть мальчиков

- алты малай

- алты малайлар

- алтынчы малайлар

5.

Десять ручек

- ун ручкалар

- ун ручка

- унынчы ручка

Алтынчы бирем.

Составь предложения из данных слов.

Слова

Баллы (макс.- 5)

1

Малай, бара, мәктәпкә, бүген.

2

Дәрестә, укучы, яза, диктант.

3

Көзен, мәктәптә, башлана, укулар.

4

Без, укытучыны, котлыйбыз, бәйрәм белән.

5

Укыдылар, хикәя, кызыклы, балалар.

Җиденче бирем.

Переведи на татарский язык и запиши. - Баллы (макс.- 5).

               Меня  зовут Саша. Мне девять  лет. Я учусь в третьем классе. Я учусь хорошо. Мне нравится урок татарского языка.

Сигезенче бирем.

Переведи на русский язык и запиши. - Баллы (макс.- 6).

                 Мин – Айрат. Минем дустым бар. Аның  исеме – Илнур.  Аңа ун яшь. Ул дүртенче сыйныфта укый. Ул чын иптәш.

Эшләрне бәяләү.

Максималь  балл – 40 балл.

«5»ле билгесе – 33-40 балл.

«4»ле билгесе – 24-32 балл.

«3»ле билгесе – 15-23 балл.

«2»ле билгесе – 15тән ким.